Гаффар Ренат - Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке) стр 3.

Шрифт
Фон

Инде төтәгән кәгазе-ние белән очкан зәп-зәңгәр төтен дә таралды, текә елга яры да кайтаваз белән җавап бирде. Тынлык. Бәкер, гаҗәпсенеп Зөфәр ягына текәлеп торганнан соң, әкрен генә шунда таба атлады. Аяк астындагы үләнле түмгәккә сөрлегеп китте, җыелып торган суга басып, галош эчен чылатты.

 Менә, Бәкер абзый, бер ашлык нәрсә бар монда! Бүген үк йолкытып казанга! Әбинең как раз мич башында бал да әчеп ята,  дип, җиңүле кыяфәт белән каршы алды аны Зөфәр. Үзе, күзен метмелдәтеп, мактау сүзләре көтте.

 И-их! Тупыйк борын, тупыйк борын Каз атып үтергәнсең ич!

 Ник, Бәкер абзый, кешенеке түгел бит кырныкы. Аны гына аера беләбез инде.

Берни дә аңламый торган Зөфәр шыр-р иттереп көлеп җибәрде.

Киек, яраланып җиргә килеп төшүгә, канатларын киң җәеп талпынган да, соңгы сулыш алганда ачык калган томшыгын җиргә төрткән. Сары тукранбашлар куе кан тамчылары белән чуарланган.

 Әнә баш очында тагын берсе, төзә дә чукындыр! Анысы тоже кешенеке түгел,  диде карт, каш астыннан сөзеп.  Булмый икән, мылтыгыңны ал да аттыр моннан! Ату икеләнә торган адәм түгел. Каз жәлке түгел миңа, син жәлке

 Нәрсә сөйлисең син, картлач? Аңларлык түгел!

Егет киреләнеп маташуның файдасыз булуын аңлады булса кирәк, карышмады. Авылга таба борылып кайтып та китте. Ялпылык таулары артына кереп югалганчы, карашы белән озатып калды аны карт. Ачыргаланып каңгырган каз үзе кебек гомер буе ялгыз булып күренде аңа. «Яраны канаттың бит, малай актыгы! Их, бала, бала»

Хәтерли. Сугыш беткән көннәр. Ул әле өйләнмәгән егерме биш яшьлек солдат иде. Радист кыз Җәмиләне үлеп яратты. Бәкернең туган авылына да бергә кайтып китәргә вәгъдәләштеләр. Тик иң әүвәл Молдавиядә эшелон көтәргә туры килде. Бу бәхетле минутлар гүргәчә Бәкернең хәтереннән җуелмас

Шундый көннәрнең берсендә кыр казы атып алып кайтты Бәкер. Дөрес, киек, җылы илләрдән яңа килеп җиткәнгә, арык иде. Алабута боткасы булмас әле, һәрхәлдә, әнә бит хуҗа хатынының ачлыктан төсләре калмаган, өй тулы бала-чагасы Тик күршедәге Палага түти генә, кечкенә башыннан каны саркып торган казга ымлап, ипләп:

 Их, егет, егет! Ялгышасың, ай, нык ялгышасың. Гомерең буе ялгыз булырсың, дип сөйләнгәч, егет кул гына селекте.

 Әкият! Бүген үк кереп чык безгә, хет ит шулпасыннан авыз итәрсең.

Әби, инде искереп беткән кара яулыгын төзәткәләп алгач, башын чайкый-чайкый, күмерләнгән читән буйлап китеп барган иде.

Состав чәчәк аткан ташландык бакчаларны артта калдырып чапты да чапты. Әле кайчан гына үлем төяп каядыр ашыккан вагоннар шатлык белән туп-тулы. Ничектер Смоленск тирәләрендәге бер станциядә төшеп, әнисе карчыкка яулык сайладылар. Шунда Җәмилә җилкәләрендә шпал ташыган кешеләргә игътибар итте. Әсир немецлар икән. Яннарында автомат аскан конвой егет тә бар. «Бер генә кыерчык ипи биримче шуларга. Бездән булсын игелек. Әнә теге кеше бигрәк жәл шикелле»,  дип, Бәкердән рөхсәт алып, кыз шунда чапты. Нечкә күңелле иде ул. Күп тә үтмәгәндер, станциядәге барлык хәрбиләр, өерелешеп, бер якка чабыштылар. Чуклы ефәк яулыгына акча түләргә дә оныткан Бәкер дә аларга иярде. Ике шпал өеме арасында конвоир егетнең үле гәүдәсен шәйләп алгач, барысын да аңлады. Егетнең касыгында чалгы пәке тырпаеп тора. Чү Җәмилә түгелме? Йөзтүбән ятканы чыннан да ул Җәмиләсе булып чыкты. Әнә бит янында тузанга манчылган ипи кыерчыгы да бар

Бәкер як-ягына каранды. Бүтән әсирләрне җиргә ятарга мәҗбүр иткәннәр, ә икесе качкан булып чыкты.

Ул, аны-моны уйлап тормастан, конвоир егетнең муеныннан автоматын йолкып алды да якындагы шомырт куаклары арасына ташланды. Артыннан ап-ак шомырт чәчәкләре генә талпынып калды. Кешеләр ни булганын да абайларга өлгермәделәр.

«Шушында гынадыр, этләр, ул ара әллә кая китеп өлгермәсләрдер»,  дип кабатлады ул, гыж-гыж тын алган саен. Өстендәге болай да иске гимнастёркасы ботакларга эләгеп ертылды, кулы, йөзе сыдырылды. Тик егет, алны-артны карамый, кабалана-кабалана чапты да чапты.

Кечкенә генә таш будка янында куып җитте ул аларны. Тегеләр дә, тырналып беткән Бәкернең кыяфәте калмаган йөзен күреп алгач, чабасы урында тораташтай катып калдылар.

 Инде бар газап беткәчме? Ник, этләр?..

Шул минутта ук терәп диярлек берсенә атып та җибәрде. Ул сыгылып төшкән арада, калтырана-калтырана, икенчесенә автоматын төбәп куйды. Җәмилә әйткән яшь немец иде бу. Аның озын керфекле күзе картның әле дә исендә. Тик боларның ни белән беткәнен анык хәтерләми ул. Измәсе җебеп аккан иске кирпечләрдә калган кан гына исендә. Ул кан никтер балан тәлгәше булып хәтеренә уелды аның

Бермәлне күмерләнгән читән буйлап кара шәлен бөркәнгән Палага түти тагын килеп чыккандай булды: «Ялгышкансың, ай, нык ялгышкансың син, улым» Үзе якын килергә курка Бәкер, капылт егәре китеп, янәшәдәге ялангач таш өстенә утырды. Таш нәкъ кешенең баш сөяге күк шоп-шома, шыксыз

Бәкер, җилкәсенә төялгән кара уйларын селкеп ташларга тырышып, беркавым таптанып торды. Карт мескен кыяфәтле, ләкин горур иде.

«Мин үлгәнче мүкләнерме икән ул таш, һай, мүкләнерме икән? Әле дә булса ята булыр шунда»

Авыл Советында Зөфәрдән ары берәү дә юк иде. Ул, башын түбән игән килеш:

 Ишеттем, Бәкер абзый, әби сөйләде хәлләреңне, ачуланма инде берүк. Әйдә кайтып китик. Мин җайладым монда.

 Шул шул менә. Беләдер ием мин аның шулай буласын. Шуңа соң гына кузгаласы иттем. Йөрисең шунда вакыт уздырып, мөртәт!

Әтисез малай

1. Яшәгән, ди, бер кәҗә

Озын сүзнең кыскасы, ун яшьлек Гаделләрнең җен шикелле кап-кара бер кәҗәсе бар. Шайтан атлы. Ул мутлыклары дисеңме? Теге дөньяда, гарше-көрси каршында җавап тоткан чакта, һәммә гөнаһысын ничек кенә ярлыкап бетерер инде, бичара? Поши хәтле бардыр үзе, ачуым да бер килмәгәе. Андагы мөгез дисеңме! Як-якка тырпаешкан, һәркайсы бер метрлап булыр, валлаһи газыйм менә! Тау кәҗәләреңне эләктереп алып, әнә шул иләмсез мөгезләре белән кабырга буйлый алагаем бер сыласа, мин сиңа әйтим, име, тегеләрне сытасы, тешләп өзәсе һәм, алай гынамы соң әле, моны күреп алуга ук, көтүләре белән бөтенләй бәлтерәп төшәчәк, меркелдек бер пүчтәккә әйләнеп калачак ул көтү.

Болай танавы, кыяфәте белән җенгә охшаган булса да, Гаделнең үзенә яхшы тагын үзе. Чын әүлия инде менә. Кайчакларда үзе бәбкә чыгармый калган каз ише беркатлы ул кәҗәкәй, юаш. Үз бәясен үзе белми. Кәҗәләнә торган гадәте калмагач, Гадел малкаен төрле-төрле тәмлүшкә белән сыйлый. Ни генә дисәң дә, Гаделнең «иҗат җимеше» инде. Ә нәрсә, тәрбия эше шундый буладыр инде ул! Хәер, көн саен ярты чиләк төче камыр, җаның теләгән хәтле кабыгы әрчелгән бәрәңге, бер кәбестә күчәне, ике коймак, бер түбәтәй карабодай, ара-тирә генә булса да кабак бөккәне, «Сникерс» йә «Баунти» ишесен каптырсалар, кесәл болгатылган чишмә суыннан авыз иттерсәләр, дагаланган тоякларыңны көн саен баксаласалар, кәҗә генә түгел, үгез дә юашланып калыр. Шайтан кичтән калган кыстыбый, ике берүлер чебеше салып пешерелгән аштан да баш тартмый хәтта, шаптыр-шоптыр китереп, кикерә-кикерә, эт савытыннан гына чөмерә, кетер-кетер сөяк кимерә. Шулай булгач, ник башлы булмасын ул кәҗә?! Әллә чиләк хәтле җиленендә СССР картасына охшаган миңе булганга башлымы икән соң ул? Шайтан бәләкәй хуҗасына эттән болай тугры, мекер-мекер килеп, гел Гаделгә каныккан ияреп йөри. Буш вакыты булдымы, киртә башына менеп, мәче куа, ышанмыйсыңмы?

Малай көн дә көтү каршыларга үзе бара. Ике чакрым җирне тәпиләргә кирәк. Мәшәкать шул. Хәер, хәзер инде барганда гына тәпили малай, ә кайтканда Шайтанга атланып кайта. Бозау чаклы кәҗә карышып-нитеп тормый, башлы ул. Чөнки белә: өстеннән чөеп ыргытса, аңа кадер-хөрмәт бүтән тәтеми, көн бетә, рядовой кәҗәгә әйләнә дә кала.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3