Гаффар Ренат - Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке) стр 2.

Шрифт
Фон

 Эһе. Теге килә

 Кем?  дип сорый арадан бер килмешәк кунак.

 Дивана. Кулак калдыгы. Кем булсын тагын? Авыл гәләе. Мәрәкә

Карашлар бәрелешә. Сәламләшеп торыш юк. Ак яулыгын урысчалатып япкан кара чутыр Мәрәкә әбине мин үскәчрәк горур Карменга охшаттым. Төп-төз гәүдә, зәп-зәңгәр күз. Кыз чагында ак гвардия моны тачанкаларда затлы экспонат рәвешендә генә утыртып йөрткәндер. Төз әбинең һәр адымы үлчәнгән. Болеро биеп арыгач та, зыялы кавалерыннан аерылып, бай, үтә затлы дәргаһ залыннан, балга дип килгән берсеннән-берсе дәртлерәк, гаярьрәк барча кенәзне аяктан еккан кыяфәт ясап, ары табан узып китә Мәрәкә әбиебез. Урталай аерылган томана чирү як-якка сибелешеп, шыңшып калса да, ни гаҗәп, ошбу затка ник бер эт өреп карасын! Еллар үткәч, мин бу инсанны череп беткән буралы газиз чишмәнең болганчык суына ялгыш кына китереп ташланган аквариум балыгына тиңләдем. Чишмә Алтын балык стихиясе түгел, юк. Хрущёвның бичара, гыйбат авылы пейзажына мондый илаһи фактура ни көндезен, ни төнен төс түгел иде.

Әби үтеп киткәч, чирү янә җанлана. Кызыл чырайлы, күбенгән Кызрач Сапый, муен тамырын бүрттереп, кәҗә тавышы белән җыру башлый:

Усал малайлар һәр елдагыча чәрелдәп кала:

Ә әби Кармен дәшми. Үз бәясен үзе белгәнгә. Бермәл вакыт үткәч, тыкрыкны узып, сәер әби безнең өй турына килеп җитәр. Гадәтенчә, якын итеп, үзенең күңелен тыңлый белә торган әнкәбез янына килеп керер дә:

 Мир дому,  дияр. Ә аннары: Күңелем моңлана, Бибигайшә, дип өстәр.

Бергә-бергә сәйлүн чәе эчә-эчә елашып алгач, теге әби олы юлга илтә торган үргә менеп китәр дә, нәни учларын каш өстенә куеп, астан кул сузымындагы Чулмансу өстеннән тез чүгеп, ак парахут күзли башлар. Чулмансу гына менә кысыр калган карт мүкләк сыер сыман өнсез, шөкәтсез, үпкәле күренер дә, ак парахут урынына тутыгып беткән, ком, таш төягән ямьсез баржалар гына ухылдый-ухылдый ары узып китәр.

 Алдагы Сабан туена килми калма, ак парахут!  дияр солдатка әби. Аның:

дип, үзе генә белгән җыру сузганын сәйләнләп чигүле матур түбәтәй рәвешле Сабан туе мәйданында эт тә ишетмәс.

Әбәткә кыр казы

Җирән байталын йөгәненнән арба үрәчәсенә бәйләп, Бәкер карт тәмәкесенә ут элде. Ишегалдында ятып мүкләнеп беткән карама түмәренә җайлап кына чүмәшкәннән ары, беләүләнеп, тәмам төсен җуйган түбәтәен баш түбәсенә чөңкәйтеп куйды. Аннары очсызлы тәмәкесе төтененә уралды.

«Бәрәкәт, әле Зөһрә йолдыз да сүрелмәгән икән ич. Шулай иртә торылдымы икәнни бүген?» дип гаҗәпсенде ул, күккә багып.

Карт, иртәнге салкынга әле генә илтифат итеп, бөтен гәүдәсе белән калтыранып, дерт итеп куйды.

Авыл Советына дәштергән иделәр. Бәкер ашыкмаска булды әле бүген. Күрше Гайфи малае Зөфәр белән әчелешле булдылар. Шул мәлгунь Зөфәр, Бәкер картлач хурлады, хисләремнән көлде, яңак төбенә менеп төште, дип, судка бирергә йөри, имеш, хәерсез

«Шул ара өлгергән, жалу сырларга да җитешкән, эт ашагыры. Минем башка төшкән михнәтне урап узсын бу бала дип кенә кылган хилафлыгым иде кана»

Ындыр артыннан салмак кына таң сызылды. Бәкернең абзар почмагындагы яңа гына бәрәнләгән сарыгына дип әтмәлләнгән утлыгына менеп кунаклаган яшь әтәче бугаз киереп кычкырып җибәрде. Карт сискәнепләр китте. Шулхәтле көчәнгәнгә яшь әтәченең бүксәсе ничек ертылмыйдыр чуртым белсен. Агай эчтән генә сүгенеп тә куясы итте әле. «Әнәтерә бит, карт әтәче иртәләрен ничекләр итеп кенә аваз сала торган иде. Күрше Гайфи эте буып харап итмәгән булса Карт әтәченең төнлә, вакытлы-вакытсыз кузгалгалап алган чаклары да күп булды. Их, ма-а! Үткәннәрне янә искә төшереп, әллә кайлардан, борынгы көй сыман, тирәннән килә иде аның тавышлары. Бусы исә, кичләрен авыл бетереп ярык гитара чирттереп йөргән ни бала, ни җитлеккән егетләр күк, үз чамасын үзе белми шапырына. Әүвәлгесе Бәкер карт заманы яшьләре кебек саллы, горур, үзенә бәяне зурдан куяр, әллә ничә нигез аша торган тавык халкын да тәмам әлсерәтеп, эштән чыгарып, имгәтә-имгәтә куып йөрергә бә-ә-әк мачтыр иде шул, оятсыз»

Беравыктан татлы йокылары бүленгән камыт аяклы Акбар өйалды астыннан һау-һаулап чыгып чапты. Келәт артындагы кычытканлыкта, моңлы да, кызганыч та иттереп, мәче мияуларга кереште. Ә аннан ары шабра күрше солдатка Мәрьям карчыкның безелдәтеп кенә сыерын саварга керешкәне ишетелде.

Менә шуларның барчасын рәхәт чигә-чигә тыңлап, дөньялар бөтенлегенә куанып утырган Бәкер әле елмаеп, әле боегып алырга өлгерде. «Йа Раббы хикмәтләре! Гомер бакый менә шулай.

Шундый көнне юлдан ат арбасына утырып барганыгыз бармы сезнең? Нәкъ менә шушы юл, кысырланып калган басулар инде онытылган хатирәләрне, үзең теләсәң-теләмәсәң дә, янә сиңа китереп ташлый. Бәкер белән дә шулай булды. Әнә тагын егет чакларында кызлар куган бәбкәләрне үгезгә төяп әвенгә ташыган кыр ягы. Тугайда ул әвеннең кычытканлы чокырлары бүген дә исән әле. Ул чакта үзәккә үткән кебек тоелса да, сагындыра икән шул. Бигрәк тә бала итәкле күлмәк кигән, чигүле алъяпкыч япкан ялан беләкле кызлары

 Яле, уңгыры, күтәрә төш сыйракларыңны. Син бигрәк тагын!

Карт, «зерт» иттереп кенә, байталның арык сыртына мунчаладан үргән чыбыркысы белән тамызып алды. Тегесе адымнарын җәһәтли төште. Теләми генә фырылдап куйды. Ат башын чайкаган саен, кай җирендәдер нидер шапылдый. Бу тавыш нидер үлчәп барадыр сыман тоелды картка. Раббысы язган гомере түгелме икән?..

Ә аннары рухын гарипләткән сугыш. Үҗәтләнеп-үҗәтләнеп үч алу

«Нишләп болай соң әле бу, хәерсез? Ник дип үткәннәр болай йөдәтә икән бүген, кадалгыры? Шәт, шул юеш борынның Советка жалу белән барганы өчендер әле. Кемгә зыян салганым бар инде, ә?»

Кыскасы, Бәкер картның күңеле рәнҗегән, шул күңелнең иң түрендә сәер бер зилзилә кузгалмакчы.

 Әйдә әле, Бәкер абзый, Чүнник күленә барып, бер-ике кыр үрдәге бәреп кайтыйк әле.

Алдагы көндә генә Марьям карчыкның кунакка кайткан Зөфәр атлы студент оныгы шулай аптыратудан башланды инде җыенысы.

 Җә, җә, естудин, тилчәләнми генә тор. Каныкма юкка. Аннары соң җәдрәнең булган хәдәрәсе былтыр чебешләрне ашаган мәчегә тотылды,  дип тә карады Зөфәр бер чәйнек әче бал күтәреп кермәсә, күнәсе түгел иде.

Киттеләр. Акбар, күрше-күләннең каз-үрдәген пыр туздырып, алдан чабулады.

 Җә, Зөфәр энекәш, ошады дисең инде каланы? Ату гел естудинга охшамагансың, һаман шул шыпана килеш калгансың. Тик менә өйдә ятасы, егыла-тора җир сукалыйсы урында  дип сүз башлады карт, юлда барганда. Тегесе дәшмәде. Көзгә кырын әйләнәсен ишеткән иде, шуңа күңелсездер бу дип, карт борчымаска булды аны.

Кич. Аяк астыннан бытбылдыклар да пырхылдап чыкмады, күктә, биектә-биектә, тургайлар да сөенешмәде. Шулай да үле тынлык тәнен рәхәтлектә коендырды Бәкернең. Зөфәр бытылдады да бытылдады. «Абау килештерә, Алла колы! Үтереп исеңә төшәр әле авылыңның йолдызлы күге! Нинди түгәрәк ай да урам фонаре гына кебек ич анда, калада»,  дип уйлады ул, галошы белән тырпаеп торган тары камылын кыштырдатып.

Күл тирәли ике кат әйләнеп, камыш утрауларын ничә кат айкадылар. Тик үрдәк түгел, чыпчык та күренмәде. Үч итте диярсең. «Бигрәк шәп! Кипкән кәлшәгә ятып бер ял итүләре ни тора ичмасам!» дип сөенде карт. Зөфәрнең генә менә уңышсыз аудан күңеле кырылды.

Кинәт якында гына гөрселдәтеп мылтык аттылар. «Чү, кай ара китеп барган икән, мөртәт, әле генә янымда иде ләбаса?»

 Шаярма әле, малай актыгы! Син икәнсең, сискәнеп киттем тагын. Ташла берәр яры шул шайтан коралын,  дип кычкырып җибәрде ул, муртайган карама төбендә бөгәрләнеп яткан Зөфәргә карап. Шуны гына көткән диярсең, малай, аягүрә торып, бер якка томырылды. «Хәерсез, ни генә майтарды икән тагын?» дип шөбһәләнде Бәкер, нидер барын сизеп.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3