Гаффар Ренат - Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)

37 минут
читать Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)
Гаффар Ренат
Можно купить 149Р
Шрифт
Фон

Ренат Гаффар

Яшен ташы. Хикәяләр, миниатюралар, шигырьләр

Ошбу китап әниебез

Бибигайшә Хөснетдин кызы

һәм әтиебез Габдрахман

Гаффар улы Гаффаровларның

якты истәлегенә багышлана.

Гаффар Ренат

(Гаффаров Ренат Абдурахманович)



© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Гаффар Р. Г., 2018

Сагышлы балачакка кайту

Мәрәкә

Авыл янә чабатасына кайтып килә торган теге шөкәтсез еллар иде. Җәйләр җиткәч, ял алу белән үк, кайсыдыр ки якка чыгып, ялланып эшләү шабашка дигән бер хикмәт бар иде ул чакта. Иптәшләр белән Гөлүзән дигән авылга килеп төштек тә, бишебезне дә колхоз комбайннарын ремонтларга, ашлык киптергеч КЗС агрегатын монтажларга куйдылар. Эшләгән бар, нәрсә аны. Бишкуллап ризалык бирүләрен күргәч, күңелләр үсеп китте. Уракка төшәргә күп калмаган. Ашыгырга куштылар. Нәкъ бер атнадан Сабан туйлары икәне дә онытылды.

Ире сугышта калган бер әбигә фатир төштек. Саламы-печәне, утыны булыр шунда, дигәч, әбкәебез яшәрепләр китте. Чабып кына йөри. Урын-җиребез чиста. Тамак тук. Көтү куганда уята. Бер айдан кесәләребез акчадан бүселеп чыгасын исәпләгәч, мин абзагыз «бугор» ның баш күктә. Хуҗабикә Сәгадәтбану апа, минем шабашниклар башы булуымны танып, гел сөйләштерә, янымда сырпалана, кай як кешесе икәнемне беләсе килә. Ә мин әйтмим. Тел яшерәм. Урындагы кешенең безләр сыман гаиләсен калдырып, акча ягын кайгыртып йөргәне ул чакта җүнле әйбер саналмый иде шул. Үземнең туган авыл без эшләгән Гөлүзәннән биш чакрымда гына булса да, танымаулары хәерле

Ул төндә мин яман төш күрдем дә куркынып уянып киттем. Идәндә тәгәрәшкән иптәшләрем бригадам ишетмәдеме, сизмәдеме икән инде дип, оялып кына ята торгач, тагын изрәп кителгән. Арткы ызбада әбиләрнең медер-медер итеп нидер сөйләшкәненнән күзләр ачылды. Яктырган иде инде.

 Сәгадәтбану апа, ник уятмадың инде, җә?  дигәнем сизми дә калынган.  Нәрәткә соңарткансың бит.

 Нинди нәрәт инде ул, бала?  диде хуҗабикә. Бүген кәнсәләрдә эт тә юк бит.

 Ник?

 Чү! Сабан туе ич, канәтем. Безнең авыл, нәни генә булса да, Сабан туенда ялтырап ала шулай. Ата-бабадан калган

Иптәшләрем дә уянды. Көтәләр сабыр гына яткан көе. Беләм инде, шундый көнне дә тимер-томыр арасында майга катырып йөртсә, Бугорны һич кичерәселәр түгел.

 Ярый, ярый, зимагурлар,  дидем.  Разгрузка көне игълан ителә. Әшнәк татарлары әйтмешли, «Сәйпулла праҗнигы!»

Ятам шулай илле ягына авышкан ирне елаткан баягы яман төшне анализлап. Арткы ызбада өч әби рәхәтләнеп чәй эчә. Өреген-йөземен, затлы кәнфитен район үзәгеннән Сәгадәтбану апага күчтәнәч итеп үзем алып кайткан идем. Менә ятам хәзер иркәләнеп, үз шәемә үзем куанып.

 Баягынак, кәҗә арканлап менешли, инеш буендагы тирәклектә Мәрәкә очрады,  диде табында дымык кына утырган, мин белмәгән әби.

 И-и-и, Сылу апа, җанашым Бу юлы да кузгаласы иткәнмени? Менә авышкан диген син аны, име?  Боларын мин белмәгән өченче әби әйтте.

 Сабан туе икәнен каян чамалый икән соң ул бичаракай, бәбкәм?  дигәнен хуҗабикәбез Сәгадәтбану әйтте.  Бу юлы да авылның дүрт тарафындагы дүрт юлга чыгып яшь коярмы икән инде, и Ходаем?

«Мәрәкә» дигән сүз ишетелүгә имәнеп киттем. Чәйләгән әбиләр гәбенә тыкшынып, кайтарып сорасаң, безнең әшнәкләр әйтмешли, «Газиз Шакиры булып, хатын-кыз сүзенә колагыңны шомартмасана!» дип әйтерләр сыман иде.

Әбкәйләр әппәр әйтеп табыннан купкач, юынып-ясанып, Сәгадәтбану апа пешереп куйган бер табак бәрәңгегә ябырылдык. Шәп бара, чукынмыш, алда сөт, катык, атланмай да торгач.

 Нәрсә, зимагурлар, Сабан туе шашлыгына әчегән, аның каруы җылынуы таман сырасына урын калдырмыйбызмыни?  дип шаяртты ашлык киптергеч агрегат монтажлаган чактагы җитезлеге аркасында «үрмәкүч» кушаматы алган иптәшебез Ришат. Бу аның «Сабан туенда типтерик әле, Бугор» дигәнгә ишарәләве иде.

 Эш качмас  дидем.

Тавык йомыркасы тулы иләк күтәреп кергән хуҗабикәгә, түзмәдем, сүз каттым:

 Апа, авыр булса да, әйтче. Кем ул Мәрәкә?

 Улмы? Әй, бар инде бездә бер әйбәт әби. Тилемсә. Сиксәндә. Ялгызы. Өеннән чыкмый ята. Ашарына медсестрабыз илтеп бирә. Үзе исәрләнгән булса да, өе, өсте-башы чип-чиста.

 Ул кешенең исеме

 Исеме бар инде дә бит барын

 Марья түгелме?

 Мәрьям шул.

 Сабан туе җитсә, тәмам кояш баеганчы, авылга кайта торган юлларда, нидер көтеп җылый-җылый, җыру җырлап йөрмидер ич?

 Йөри шул. Интегеп бетә. Син, олан, ул дивананы каян беләсең? Бер-бер туганы-фәләне түгелсеңдер ич?

 Түгел, апа. Мәрәкәнең бер генә чыбык очы да юк. Булмаган да. Фазылыннан башка

Сәгадәтбану апа өнсез калды.

 Сабан туе көнне өемә килеп, эчен бушатып, чәй эчеп китә торган иде. Ел саен. Бу юлы нишләр менә? Бик беткән, өшәнгән, дигәннәр иде,  диде ул, игә килгәчрәк.  Юлда елап йөрүе шуның өчен ирен сугыштан көтә-көтә, башына бәргән

 Беләм,  дип бүлдердем мин апаны,  иртәгә Сабан туе дигән көнне никахлары булган да, иртәгесен Рыбныйдан парахут белән ирен сугышка апкиткәннәр. Киткән дә

 Тукта! Син, олан, бер-бер калдун-мазармы әллә?

 Тимер телен беләсең, диләр диюен. Тик, апа бәбкәм, ул Мәрьям Мәрәкә бит безнең авылныкы.

 Юк. Саташма. Үзебезнеке Гөлүзәннән лә.

 Эре сөякле, озын торыклы әби ул безнең.

 Ялгышма. Чыпчык хәтле генә дип йөртәбез. Солдатка. Әйдә соң, үзен күрсәтәм

 Юк-юк, апа. Яман төш күрдем. Куркам Мәрәкә кыйссасын бер сөйләрмен. Тик бүген түгел. Бүген түгел

Сәгадәтбану апа, бу бала үзе дә ычкынган түгелме икән дигәндәй, йөзен читкә борды, күзләрен яшерде. Берни аңышмый калган, коточкыч бәхетле, шат бригадам, әлеге дә баягы шул җылынып беткән сыра вә шашлык белән көрәшергә дип, мәйданга чыгып китте. Хуҗабикә тынды. Мин дәшмәдем. Гөлүзән Мәрәкәсе безнең авыл килене Мәрәкә түгел иде инде

* * *

Баягы яман төш менә нигә елаткан икән

 Теге чакта, ыруыңны кулак итеп талагач, читкә сөреп ничек бетермәделәр, Мәрәкә әби?

 Каенатам болобол НКВД этенә дәү ахак кашлы алтын беләзекләр ташлагач кына котылдык без, олан. Хәллеләрне кан елатып рәхәт алган бу көнче олы юлга чыгып Фазылымны каршылаганны ник өнәми икән ул? Мин бит кеше әйберсенә тимим. Таламыйм. Фазылым менә бүген кайтып картайгансың дип яратмаса нишләрмен? Теге чактагы бала итәкле күлмәгемнән танып алыр әле, име бит?..

Һәр авылның бер үк язмышлы үз Мәрәкәсе булмаса, галактикалар отыры орбитасыннан ычкына, күрәмсең. Кырыклап Сабан туе берәм-берәм хәтердән сызылган. Аннан элгәреләре Мәрәкәлеләре күңелне әле һаман моңландыра.

дип, авыл урамыннан атлаган сәер әбине шыр дивана санап гөнаһ җыйган безнең авыл нинди бизмәннәр белән эш йөртте икән ул чакта?..

 Илең солтаны булырга киредән үз тупрагыңа гына кайтып киткән булсаң соң, әби җанашым

 Фазылсызмы? И-и-и, җүләр, исәр баш. Сабан туена чыгасыбыз калды бит әле. Үпкәләр, пәрәми.

Әби тагын үзенең могҗизалы шигырен дога итеп көйли. Аның инде күптән күкләргә иңгән хәсрәт тулы моңы кырык ел үтеп киткәч тә җанны кыйный:

 Урысчаң яхшы булгач, син, Мәрәкә әби, кем соң? Марҗамы? Керәшенме? Әллә Морокко кешесеме? Чын исемең?

 Төрекмән дигән җирдәниек без, олан, һай, ерактан! Мәрәкә «морока» дан чыккан ул. Сезнеңчә мәшәкать, артык җан, бәла. Тегендә дә артыгыек. Монда да кактылар, суктылар. Сөймиләр. Ник?

Яман төшем белән өнем аралыгында мин бүген Мәрәкә белән әнә шулай саташтым.

* * *

И без малай чакларда! Сабан туе җиткән саен, тирә-юненә бер оста тегүче булгач, әнкәй биш улына да өр-яңа өс-баш җиткезеп бирә. Иң бәләкәчләргә матрос киеме, калкуракларыбызга күркәм кәчтүм-чалбар. Кыңгырау-шөлдер таккан, сөлгеле атларга ияреп, өер-өер булып агылган халыкка тагылабыз да китәбез чыгып үзебезнең Тегермән очы белән болынга мәйданга. Өер саен гармунчы. Мескен тальянканы гыж да гыж шыңшыта-шыңшыта интектереш китә. Моң өйләрнең җыештырылмаган табыннарында адашып калган. Безнең очта оста гармунчы булмаганга, ул чакта миңа гел шулай тоела иде. Бераздан дирижёрсыз оркестр тын кала. Депутат Шандыбин чырайлы, Церетели монументы сыман шыксыз, салмыш Кызрач Сапый абзый оран сала:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3