1941 елның 18 августы. Табигать үзенең җете яшеллеген югалтып, көз сагышына өретелә башлаган. Агач яфраклары, җирдәге үләннәр сизелер-сизелмәс сарылыкка манылып, салмак җилдә «эх, үтте шул ямьле җәй айлары» дигән шикелле әкрен генә лепердәшә. Бүген минем дә, гомеремдә беренче мәртәбә сугышчан йөкләмә алып, дошман тылына оча торган көн. Күңелдә тирән дулкынлану, башта уйлар өермәсе. Кайбер иптәшләрнең берничәшәр очу практикасы бар. Алардан сорашу бер нәрсә, ә үзеңә дошман белән йөзгә-йөз килү бөтенләй башка. Һавада иң хәлиткеч мизгелдә каушап, югалып калмаммы, кирәк чагында очкыч пушкасыннан ут ачып өлгерерменме? Минутлар түгел, секундлар хәл итә язмышны.
Экипажның башка әгъзалары белән инде таныш идем. Сугышның беренче көннәреннән үк дошман объектларын, эшелоннарын бомбага тотуда катнашкан тәҗрибәле экипаж командиры да, штурман да беренче күрүдә үк миндә уңай тәэсир калдырды. Хәер, башкача була да алмыйдыр. Экипажда җылылык атмосферасы туу, бер-береңне бер ым, бер хәрәкәт, күз карашыннан аңлау мөһим. Киресенчә булса, бәхетсезлеккә тарыйсыңны көт тә тор. Алар бер анадан туган игезәкләр кебек булырга тиеш. Хәтта якынрак та. Һавада командир сүзе закон, штурман да, радист һәм укчы да аңа берсүзсез буйсына, кирәк чакта тиешле индивидуаль карар да кабул итеп өлгерсә, уңыш киләчәк.
Радист белән мин «яңалар» командирның очар алдыннан соңгы киңәшләрен тыңлый-тыңлый, аэродромдагы безгә билгеләнгән самолётка таба атлыйбыз. Килеп җитәргә берничә адымнар кала, экипажны техник каршы алды. Командир каршына басып, очкычның һавага күтәрелергә әзер булуы турында рапорт бирде. Һәрберебезнең кулын кысып, уңышлар теләгәннән соң, лейтенант артыннан ияреп кабинага менде, штурман да аларга иярде. Экипаж командиры һәм штурман җайлап урнашкач, радист белән миңа чират җитте. Без дә урыннарыбызга менеп утырыштык. Мин пушка һәм пулемёт установкаларының торышын тикшердем. Аларны канәгатьләнерлек дип таптым. Күз кырыем белән радистка карыйм, ул элемтә приборлары белән мәш килә. Күрәсең, үз «хуҗалыгыннан» канәгать җиңел сулап, маңгаендагы тирен сөртте.
Техник кабинадан чыгып түбәнгә төшүгә, баскычны алдылар. Самолёт моторлары эшли башлады. Пропеллер әйләнүе тизләнгәннән-тизләнеп, ул инде тоташ түгәрәк хасил итеп бөтерелә. Әллә ничә очкычтан чыккан тавыш колак тондыргыч гүелдәүгә әверелде. Башлап эскадрилья командирының самолёты стартка чыкты, аның артыннан башкалары. «Өчлек» звенолар бер-бер артлы старт мәйданы буенча йөгереп китәләр дә, билгеле тизлеккә җиткәч, җирдән аерылалар. Без дә шул ук хәрәкәтне кабатладык. Очкычыбыз инде һавада.
Беренче сугышчан очыш
Эскадрильяда тугыз очкыч. Һәр «тугызлык» һавада үз урынын белә. Биеклекне күрсәтүче стрелка «икеле» цифры өстендә. Димәк, без җир өстеннән ике мең метр биеклектә очабыз. Сәгатькә күз салам: вакыт ун тулып унберенчене күрсәтә. Аста урманнар, болыннар җәелеп киткән; авыллар, шәһәрләр күзгә чалына. Бу күренешләрне манзара кылу башта күңелле тоелса да, соңрак кызыгы бетте. Дошман тылына очабыз шул, күңелдә тынычлык булмагач, матурлык күзгә күренми.
Штурман: «Дошман линиясенә якынлашабыз», дип белгертте. Ул да түгел, тигез сафлар арасында зәңгәрсу-кара бүрекләр пәйда булды, шартлау тавышлары ишетелде. Түбәндә немец зениткалары ут ачкан иде. Бусы инде җитдирәк, һәр мизгелдә дошман снаряды машинага эләгергә, якты дөнья белән хушлашырга мөмкин. Иң яхшы дигәндә дә парашюттан сикерергә туры киләчәк, әле анда исән каласыңмы-юкмы, анысын бер Ходай белә. Кайбер снарядлар очкычыбыз янәшәсендә үк ярыла. Андый чакта дары исе кабинага үтеп керә. Бераз алдарак очучы эскадрильяның бер самолётына снаряд тиде. Ул, ялкынга уралып, түбәнгә омтылды, артыннан кара төтен эзе сузылды. Без машинаның түбәнгә төшеп шартлавын да, экипажның парашюттан сикерүен дә күрмәдек, чөнки бу урынны инде очып үткән идек.
Түбәндә тимер юл станциясе. Ул танклар, туплар, автомобильләр һәм башка сугыш кирәк-ярагы шыплап төялгән эшелоннар белән тулы, читтәрәк цистерналарына ягулык тутырылган состав сузылган. Немецның бөтен фронтлар буенча һөҗүмгә күчеп, ашкынулы алга барган айлары. Ул җирдә генә түгел, күктә дә хакимлек итә. Әнә ич, радист элемтә буенча югарыда дошман истребительләре күренүен белгертә:
Бездән өстә фашист «мессерлары» пәйда булды, әзер торыйк.
Фриц хәйләкәр, үзләренең зениткалары атканда, снарядлары зыян китермәслек биеклеккә менә, алар туктау белән, совет бомбардировщикларына һөҗүмгә ташлана. Йөрәк уч төбендә, гәүдә шабыр тиргә баткан. Әлеге мәхшәрдән исән килеш чыга алырбызмы? Чигәмдәге кан тамыры шулай дип тукылдый. Алдагы эскадрильялар түбәнрәк төшеп, станцияне бомбага тотарга кереште, каршы як истребительләре аларга ташланды. Ике арада һава сугышы кабынып китте. И-их, кая соң бомбардировщикларны озатырга тиешле истребительләр? Юк шул алар. Аста ягулык тутырылган цистерналар яна, танклар, машиналар өстендә ялкын телләре биешә. Безнең берничә бомбардировщик та бәреп төшерелгән. Бу вакыт станция өстеннән очып әйләнеп, кабат объектка якынлашабыз. Наушникта командир тавышы:
Түбәнәябез, бомбаларны ыргытырга әзерләнегез!
ТБ пикега керде, бомба люклары ачылды, үлем йөге аска коелды. Машинабыз җиңеләеп калып, өскә омтылды. Шулчак фашист стервятнигының, пулемётыннан ут ачып, безгә ябырылуын күрдем, уңайлы мизгелне ычкындырмаска кирәк иде мин дә гашеткага бастым. Командирның һава машинасы белән виртуоз идарә итүе коткарып калды, ул очкычны дошман ядрәләре артык зыян китерә алмаслык ягы белән куеп өлгерде. Берничә пуля шулай да кабинаны тишеп кергән иде, штурман җиңелчә яраланды. Ә мин фрицка атып тидерә алмадым бугай. Соңарып булса да, безнең истребительләрнең ярдәмгә килүе күренде. Алар дошман ягы белән һава сугышы башлап җибәрде. Берничә очкычын югалткан авиаполкыбыз, сугышчан йөкләмәсен үтәп, аэродромга әйләнеп кайтты. Мин нык арыган булсам да, самолётыбыз төшеп утырганнан соң да кабинаны ташларга ашыкмадым, дошманга каршылык күрсәтүдә төп ярдәмчебез пушканы җентекләп тикшердем, киләсе бәрелешләр өчен әйбәтләп чистартып куйдым. Инде ял итәргә кайтырга да була. Казармага кайтуыма өстәлдә минем өчен әзерләнгән фронтовой йөз грамм тора, янында кабымлыгы бар. Экипажның башка членнары мине көткәннәр. Экипаж командиры, кулларыбызны кысып:
Молодцы, егетләр, сынатмадыгыз. Мондый команда белән дошманны кыйнарга була, дип котлап, киләсе яуларда уңыш теләде.
Стаканнар стаканнарга бәрелеп чекелдәде, зәһәр сыеклык бугазны яндырып үтте. Тынычланып, зур канәгатьлек кичергән хәлдә койкаларга сузылып яттык һәм тирән йокыга чумдык.
Төнге очыш
Көндезге очулар бер нәрсә, ә төннәрен ерак дошман тылына үтеп, билгеләнгән объектларны бомбага тоту бөтенләй башка. Озак та үтми, безнең полкны төнлә очу серләренә өйрәтә башладылар.
Төнлә очу искиткеч катлаулы. Көзге төн караңгылыгын сискәндереп, самолёт куе болытлар арасыннан алга ашыга. Берни шәйләп булмый. Визуаль күзәтү мөмкинлегеннән мәхрүм шартларда һәр минут саен очкычның нинди биеклектә, кайсы курс буенча очуын билгеләргә, кайсы район өстендә икәнлегеңне белергә кирәк. Фронт линиясеннән яки дошманның аеруча сакланучы объектлары өстеннән үткәндә, күк йөзен тасмалар белән бүлгәләүче прожекторлар утына эләксәң, үзеңне тозакка эләккәндәй хис итәсең. Теңкәгә тиеп, күзләрне чагылдыручы прожектор эзәрлекләвеннән котылу шактый катлаулы, күп нәрсә һава корабының штурманы һәм командирының һөнәри осталыгыннан тора. Әлбәттә, дошман, яктылык кайчыларын ялт-йолт уйнатып, ычкындырмаска тырыша, зениткаларыннан дәррәү ут ача. Очкычка снаряд эләгү ихтималы бик нык арта. Андый чакта болытлар булса, алар арасына качып котылу мөмкинлеге бар.