Хузин Фирдаус - Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) стр 8.

Шрифт
Фон

Көзге төннәрнең берсендә экипажыбыз ерак дошман тылына очып, мөһим объектны бомбага тотарга боерык алды. Берничә сәгать очканнан соң, кирәкле урынга җитеп, бомба удары ясадык. Әмма шулчак прожекторлар утына эләктек. Фашистлар котырынып зениткаларыннан атарга кереште. Бер снаряд самолёт янәшәсендә үк ярылды. Штурманыбыз лейтенант Путник каушаудан ориентировканы югалтты. Шулай да куркыныч зонадан чыгу әмәлен тапты. Төнлә юнәлешне югалту хәтәр нәрсә, бөтенләй әллә кая килеп чыгуың бар. Үзебезнең аэродромнан күтәрелеп киткәнгә дә җиде сәгатьтән артык вакыт үткән, бензобаклардагы ягулыкның менә-менә бетәчәген искәртеп, стрелкалар биешә. Яшәү белән үлем арасында эленеп торган шундый бер вакытта штурман, тигез болынлык табып, очкычны исән-имин шунда төшертә алды. Әле немецлар басып алган җирдәме, әллә фронт сызыгының бу ягындамы икәнлекне белмәсәк тә, Путникка рәхмәтле идек. Чөнки без исән идек. Таң беленүгә, үзебезнең якта булуыбызны күреп куандык. Тик частька кадәр ара ерак, экипаждан кемдер анда кайтып, хәлне аңлатырга һәм очкычка ягулык китертү чарасын күрергә тиеш. Рация сафтан чыкканлыктан, элемтәгә кереп булмый иде. Бу эшкә штурман белән радист егет алынды, миңа экипаж командиры белән һава корабын саклап калырга туры килде. Ярый әле һәр экипажга сугышчан йөкләмәгә очар алдыннан биш көнлек коры паёк бирелә, бу паёк аэродромга әйләнеп кайтканчы тукланып торырга таман гына булды. Безне полкта инде һәлак булганга санаганнар, штурман белән радист, юлда туры килгән машиналарга утырып, кайда җәяүләп, штабка кайтып кергәч, башта ышанмаганнар, аннары тизрәк полуторка әрҗәсенә бензинлы мичкәләр төяп, ярдәм җибәрү ягын караганнар.

Самолёт белән исән-имин аэродромга төшеп утыргач, безне каршыларга эскадрилья командиры үзе килде.

 Тагын берничә көн күренми торсагыз, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертә идек. Болай булгач, озак яшәрсез, бөркетләр,  дип сөйләнде капитан, җиткән сакал-мыеклы битләребездән үбеп. Аның күзләре дымланган иде

Унҗиденче март

Иртән торуга, җир һәм диңгез өстен куе томан каплаган иде. Тозлы, аксыл төстәге җылымса баланда керттеләр. Бер кешегә җитмешәр грамм икмәк өләштеләр. Немец бушка ашатып яткырмый, барлы-юклы азыкны йотып та бетермәдек эшкә куаладылар. Урамдагы күренеш тетрәндергеч иде. Моннан ике көн элек кенә зур матур йортлар, ангарлар торган урында ватык кирпеч өемнәре генә калган, кан катыш әче төтен исе борыннарны ярып керә. Безне, бу урамда туктатмыйча, икенче урамга алып чыктылар. Анысында сирәк кенә җимерелмичә калган биналар күзгә ташлана, яртылаш җимерелгәннәре шактый. Шундый йортларның берсе янында «һальт!» дигән аваз яңгырады. Туктарга кушулары. Тәрҗемәче килеп нәрсә эшләргә кирәклекне аңлатты. Ватылган, чәчелеп яткан кирпечләрне урамның каршы ягына ташырга тиеш икәнбез. Кайбер урыннарда һаман төтен пыскып утыра. Диңгез култыгының аргы ягындагы еракка ата торган безнең туп эше икән. Эре калибрлы снаряд тиюдән бинаның яртысы ишелеп төшкән. Монда фрицларның штаблары булырга охшаган. Актарган саен, төрле кәгазьләр күбрәк чыга. Немецлар аларны берәмтекләп җыялар, һәрберсен тикшереп, кирәк булмаганнарын ыргыталар. Кирпеч ватыклары арасыннан язу машинкалары да чыккалый, кайберләре бер дә зыян күрмәгән. Күрәсең, снаряд тигәндә эш вакытының иң кызган чагы булган. Җимерекләр астында калган фашист мәетләренә тап булабыз, аларны сөйрәп чыгарып, бер читкә ташыйбыз. Менә полковник дәрәҗәсендәге бер хәрбине табып алдык, аны да башка үлекләр янына илткәч, хәрабәләр чистартуны туктаттылар. Кабат төрмә ролен үтәүче бинага кайтырга әмер булды. Иң күңелгә тигәне бер генә төпчек тә табылмау иде. Ачлыкка да түзәргә күнектек, ә менә тартасы килүгә чама юк.

Ишекләрне ачканны берара көтеп тордык. Мин, Бобров, Бондаренколар белән сүзгә мавыгып, керергә команда бирелгәнне ишетми калганмын. Комендантның әче тавышы борылып карарга мәҗбүр итте. Коридор буенча бире таба ашыккан комендант, таягын селти-селти, ямьсез итеп сүгенә иде. Мин барганда, кулындагы карама таяк ике тапкыр җилкә тамырына менеп төшәргә өлгерде. Ишектән керүчеләргә иллешәр грамм икмәк белән бер стакан баланда тоттыралар икән. Тик миңа баланда урынына таяк белән суктырылу гына тәтеде. Әсирләрнең эчке тәртип кагыйдәсен бозуы өчен шундый җәза каралган икән. Ярар, моннан соң белеп торырбыз. Болай да кечтеки паёктан мәхрүм кала башласаң, ачлыктан җан тәслим кылу да ерак түгел. Шартлар начар булса да, яшәү барыбер тансык бит.

Төштән соң томан күтәрелүгә, Кызыл Армия артиллериясе телгә килде, күктә бомбардировщиклар пәйда булды. Кабат алдагы көннәр мәхшәре башланды. Кичке якта снарядларның берсе без ябып тотылган бинаның уң канатына эләкте. Түшәмдәге штукатурлар шыбырдап идәнгә коелды. Снаряд эләккән якта ачыргаланып кычкырган авазлар ишетелгәндәй булды. Тик алар ничек кинәт ишетелсәләр, шулай кинәт тындылар. Ярты сәгатьләр чамасы үтүгә, тәрәзәдән ике немец солдатының N нчы номерлы полк командиры подполковникны, ике култыгыннан сөйрәп, ярга таба алып киткәннәрен күреп калдык. Фрицлар һәлак булган совет офицерын яр кырындагы чокырга ыргыттылар. Подполковникның гауптвахтадагы иң кырый номерда ялгызы гына тотылуын белә идек. Димәк, снаряд анда эләккән. Әкренләп бу йортны да җимерә башладылар. Болай булса, чират безгә дә җитмәгәе. Күңелгә кергән шомнан ярты төнгә кадәр йокларга ятмыйча утырып тордык.

Коридорда тавышлар ишетелде. Ишектәге тишек аша дүрт әсирне алып кергәннәрен күрдек. Биш-алты көн эчендә фронтта зур үзгәрешләр булгандыр. Безнекеләр кайсы тирәдә икән, беләсе иде. Төнге уникеләрдә бәдрәфкә чыгардылар. Шул чагында яңа китерелгәннәр белән аралаштык. Очучылар күрше дүрт йөз кырык бишенче полкныкылар булып чыкты. Алар безнекеләрнең бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчүләрен, көннән-көн Кёнигсберг тирәсендәге боҗраның кысыла баруын әйттеләр. Көнчыгыш Пруссия башкаласының алынуына күп калмаган инде. Шушы ике-өч атна эчендә, әгәр гитлерчылар юк итмәсә, әсирләрнең дә исән калу-калмавы хәл ителә. Чөнки туктаусыз дәвам иткән артиллерия һәм авиаударлардан исән калу шулай ук икеле. Совет гаскәрләре Пилауга да бомба, снарядларны яңгыр урынына яудыралар.

Камерага кертеп япкач та тиз генә тынычлана алмадык. Башка төрле уйлар килә. Ничек кенә булса да исән каласы иде. Күпләребез өчен тормыш яңа башлана гына, арада кызлар кулы тотып карамаган егетләр дә бар.

Дягилево аэродромы

Самолёт белән югалып торганнан соң күп тә үтмәде, безнең сигез йөз кырыгынчы авиаполкны Сталинград юнәлешендәге Дягилево аэродромына күчерү турында фронт командующиеның әмере булды. Тик бу вакытта тоташ яңгырлар башлану сәбәпле, әлеге боерык тиз генә үтәлмәде. Беренче кырпак кар төшеп, җир өстен каты боз элпәсе каплап алгач кына андый җай чыкты. Звенолар бер-бер артлы эскадрильялар, ә эскадрильялар полк хасил итеп, күккә күтәрелдек тә, һаваны иңләп, Рязань ягына очтык. Бөтен полк, ә кайчагында дивизия белән бергә очу тәэсирләндерә торган күренеш. Күңелдә үзең хезмәт итә торган хәрби берләшмә, туган илең өчен горурлану хисләре туа, дошманга нәфрәт тойгылары арта. Йөзләгән самолётның тиешле дистанция саклап, җепкә тезгән шикелле тигез очулары җирдән күзәткәндә, бәлки, тагы да тәэсирлерәктер.

Авиашәһәрчектән бер чакрымнарда гына Дягилево дигән авыл бар. Аэродром да шул исемне йөртә икән. Монда күчкәч, безнең экипаж өчен бик тә күңелсез хәл булып алды. Командир белән штурман рөхсәтсез авылга киткәннәр иде. Шулчак эскадрильябызга сугышчан йөкләмә җиткерелде. Радист белән икәү генә булганга, очкычыбыз һавага күтәрелә алмады. Тикшерү китте. Полк особистлары килеп, «югалган» экипаж членнарын Дягилево авылы кызлары яныннан табып алып кайттылар. Сугыш вакыты законнары коры шул: командирны да, штурманны да судсыз-нисез генә штрафбатальонга озаттылар. Көтмәгәндә радист та авырый башлады. Шулай итеп, бер гаилә булып укмашкан экипаждан ялгызым гына калдым. Күпләр көн саен эскадрильялары белән фронтка якынрак аэродромнарга күтәрелеп очканда, минем өчен бер дә күңелле хәл түгел иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188