Хузин Фирдаус - Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) стр 6.

Шрифт
Фон

Лейтенантның күзләрендә ачу чаткылары биеште. Ул кулындагы каләмен өстәлгә атып бәрде дә:

 Вон, вон отсюда!  дип җикеренде.

Тәмам аптырашка калып, бүлмәдән чыгып китәргә ашыктым. «Нигә шулай килеп чыкты соң әле?» дип уйладым, үз гамәлләремдә офицерның ачуын китерерлек берни дә тапмыйча. Уйлана торгач, башыма барып җитте: лейтенант үзен үчекли, әйткәнне попугай шикелле кабатлый дип уйлагандыр. Тизрәк кабинетка кереп, взвод командирына:

 Мине, чыннан да, Хак зовут,  дип аңлаттым, ул менә болайрак языла дип, хәрефләп тә язып күрсәттем. Эшнең асылына төшенгәч, икебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек. Шул хәлдән соң төркемдәге иптәшләр уку курсы тәмамланганчы мине еш кына: «Как зовут Хак зовут»,  дип үчекләп йөрттеләр.

Мәктәптә укулар көннән-көн катлауланды. Бигрәк тә радиостанциянең схемасына һәм Морзе әлифбасы буенча сигналларны кабул итү-җибәрүгә бәйле нечкәлекләргә төшенүе авыр иде. Тырыша торгач, монысына да күнектек. Язга кергәч, самолётта һавага күтәрелеп, практик күнекмәләр үтәргә керештек. Анда инде эскадрильядагы очкычлар арасында гына түгел, бер үк вакытта җирдәге команда пункты белән дә элемтәне тәэмин итүгә, мишеньгә атып тидерергә дә кирәк булды. Атнасына бер каравыл ротасында кизүлек итү дә безнең өстә.

Уку, практика, спорт белән шөгыльләнү график буенча көн шуларга бүленгән. Көннәрне атналар, атналарны айлар алыштыра. Мәхмүзәдән яки Тәскиядән хат килсә, ялыктыргыч бертөрлелеккә башка төсмер кертеп җибәрә. Мин әле кызларның кайсына өстенлек бирүемне анык кына аңлап бетермәсәм дә, атналар буена кош тоткандай сөенеп йөрим. Күңел күтәренкелеге авырлыкларны җиңел кичерергә ярдәм итә.

Җир өстендә карлар эреп, яшеллек борын төрткәч, төркемнәрдә укыту-өйрәтүләрне бик нык ашыктыра башладылар. Безгә ел ярымлык укыту программасын сигез ай ярымда үзләштерүне максат итеп куйдылар. Самолётларны ангарлардан чыгарып, урман кырыйларындагы җәйге тору урыннарына тезделәр. Таң яктысыннан төн караңгылыгына кадәр вакыт, ашханәдә туклану һәм төшке бер сәгатьлек ялны санамаганда, өйрәнүләрдә үтте. Унбишенче июнь көнне дәүләт комиссиясе чыгарылыш имтиханнары кабул итте. Курсантларга сержант дәрәҗәсе бирелеп, укчы-радист таныклыклары өләшенде.

Хәрби башлыклар да кешеләр бит. Алар да адәм баласының мөмкинлеге чикле булуын аңлый. Шуларны күздә тотып булса кирәк, авиамәктәпнең чыгарылыш курсантларына ике атналык ял бирделәр. Төркемнәр өчен табигатьнең хозур җирендә, урман буендагы чирәмлектә, палаткалар корылган. Янәшәдә генә салмак сулы елга ага, елга буенда комлык. Рәхим итеп су коен да, комлыгында сузылып ятып, кояш астында кызына бир. Тик мондый рәхәтлекләр озакка бармады: 22 июнь таңында гадәти булмаган тревога безне палаткалардан йөгереп чыгарга мәҗбүр итте.

«Нәрсә булды?» дип, бер-беребезгә сораулар яудырабыз, тик беркем бернәрсә белми. Сафларга тезелергә команда яңгырады. Взвод командирлары, һәр төркем алдында бер-ике адым алгарак басып, аягүрә каткан. Рота командиры палаткасыннан чыгып, туры безнең сафларга юнәлде. «Смирно!» әмере яңгырады. Капитанның чырае гадәттәгедән җитдирәк тоела, борчылуы йөзенә чыккан. Ул төркем җитәкчеләре лейтенантларның рапорт бирүләрен дә тыңлап тормады, сафлар каршына басып, нык тавыш белән сүз башлады:

 Бүген иртәнге сәгать дүрттә фашист илбасарлары илебезнең көнбатыш чикләренә бәреп керде. Шәһәр һәм авылларыбызны бомбага тоталар, үзләренә каршы корал тотып сугышкан гаскәрләрне генә түгел, карт-карчыкларны, хатын-кыз һәм бала-чагаларны да үтерәләр, кайберәүләрне коллыкка алып китәләр, байлыкларын талыйлар. Без бу ерткычлыкларга чик куярга, дошманны илебез территориясеннән куып чыгарып, үз өнендә тукмарга тиешбез. Ә хәзер ашыгыч рәвештә казармаларыгызга кайту сорала

Авиамәктәптә паникага охшашрак хәл туган иде. Төш турында Пензадан яңа курсантлар төялгән эшелон килеп төште. Аларны аерым казармаларга урнаштырдылар. Аэродромдагы очкычларны саклау максатында төрле урыннарда пулемётлар белән коралландырылган ут нокталары булдырдылар. Ашханәдән ике йөз-ике йөз илле адымнар ераклыктагы шундый бер ноктага якташым Хәбир Сәлимуллин белән мин туры килдем. Аэродромда СБ тибындагы самолётлар иде. Аларның кайберләре командование карары белән туры фронтка озатыла, алар урынына башка аэродромнардан икенче очкычлар төшеп куна. Алары да озак тоткарланмый очып китә.

Сугыш башланганның икенче көнендә көньяктан яңа төркем самолётлар очып килгәне күренде. Алар инде түбәндә, шассиларын чыгарганнар. «Үзебезнекеләр»,  дип, җиңел сулап куйдык. Болар СБлар иде. Эскадрилья аэродром өстендә берничә төркемгә аерылды. Үз күзләребезгә үзебез ышанмадык: беренче очкычтан бомбалар коелып, аэродромдагы машиналар өстенә очты, аннары икенчесеннән. Бомбалар шартлый, җирдә самолётлар яна. Берничә һава лайнеры үлем йөкләрен әле кичә генә китерелгән Пенза курсантлары яши торган казармаларга ташлаган иде. Шактый өлеше җимерелгән бина астында калып һәлак булучылар, яраланучылар аз түгелдер ул тарафтан ачыргаланып кычкырган авазлар ишетелә, кемнәрнеңдер урам якка йөгереп чыкканы күренә. Совет самолётларын кулларына төшергән фашистлар берничә минут эчендә аэродромдагы берничә СБны, җанлы көчләрне юк итеп китеп тә барды. Бу шулкадәр көтмәгәндә эшләнде ки, без исебезгә дә килергә өлгермичә калдык. Мәкерле дошман белән, үлем белән күзгә-күз очрашу шулай башланды

Арыганлык үзенекен итте хәтер төпкелендә иң соңгы булып сугышның беренче көн вакыйгалары чагылып үтте дә мин, чынбарлыктан аерылып, йокы дигән серле дөньяның илаһи кочагына чумдым.

Унбишенче март

Иртә белән уянганда, камерада өченче кеше юк иде. Ул очучы-штурманны кайчан һәм кая алып чыгып киткәннәрдер, мин сизми калдым. Янәшәмдәге танкист лейтенант та һични әйтә алмады. Танкист белән кичтән калган баланданы чөмердек. Ишек ачылды, безне алырга керүләреме?! Алай түгел икән, лейтенант Плюхинны керткәннәр. Җиңелрәк булып китте. Арканы аркага терәп утырып, соңгы көн вакыйгалары, үткәндәгеләр турында сөйләштек. Запас аэродромда торган чакларда ничек итеп күрше авылдагы кызлар янына кич утырырга йөрүләрне, кызларның бездән бик авырлык белән аерылуларын искә төшердек. Күпме генә сөйләшсәк тә, сүз ахыр чиктә барыбер бүгенге хәлебезгә әйләнеп кайта, билгесезлек йөрәкне сызландыра иде. Өметсез шайтан, диләр, әмма фашист әсирлегендә ятканда, исән калырга өметләнү камил акыллы кеше өчен чынга ашмастай хыял, фантазия җимеше. Фашистларның Көнчыгыш Пруссия группировкасы тар-мар ителүгә күп калмады һәм алар, үзләре беткәндә, бернәрсә алдында да тукталып калмаячаклар. Әгәр могҗиза туса гына инде

Бу көнне безне эшкә алып чыкмадылар. Әллә инде элеккерәк елларда әсирлеккә төшкән солдатлар белән аралашып, аларга фронттагы соңгы яңалыклар турында җиткерерләр дип курыктылар, әллә башка сәбәбе бар иде. Ярым караңгы камераның тынчу һавасын иснәп яту да туйдыра, тик бернишләр хәл юк. Үтереп тартасы килә. Төпчек чүпләгәндә җилкә тамырына мылтык түтәсе белән берне тондырсалар да, анысына гына түзәсең. Тилмереп, урамга чыгаруларын көтсәк тә, өметебез акланмады, бу көнне безне камерада гына калдырдылар. Төнлә кабат күзгә тиз генә йокы кермәде. Мин кабат хатирәләргә бирелдем.

Сугышчан авиаполкта

Июльнең бишләрендә чыгарылыш төркемен Запорожьедагы авиаполкка җибәрделәр. Мондагы сугышчан полкларда СБ маркалы очкычлар түгел, ә ТБ-3ләр иде. Аларның кайбер параметрлар буенча аерымлыклары булса да, идарә итү системасында охшашлыклары күп. Август урталарына кадәр бу төр самолётларда очу һәм сугышу күнекмәләре алдык.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188