Хузин Фирдаус - Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) стр 5.

Шрифт
Фон

Ничаклы гына ач булсак та, әлегә анысына түзәбез. Ә менә тартасы килүдән башлар әйләнә башлады. Юл аша чыкканда аунап яткан тәмәке төпчекләре күреп, шунда ташландым. Бер-ике төпчекне җирдән күтәреп кесәмә салырга өлгермәдем, арттан килеп кемдер аркама каты итеп оруга тәгәрәп киттем. Янәшәмдә, авызын ямьсез кыйшайтып, сакчы басып тора, үзенчә көлүедер инде. Автомат түтәсе белән суккан икән. Болай да сызлаган умырткам тагын да ныграк авырта башлады. Конвоирларга ияреп безнең төркемне озатып йөрүче тәрҗемәче алай эшләргә ярамаганны аңлатты. Инде бүтән чагында саграк кыландык: күзәтүчеләр күрмәгәндә, тычканга ташланган мәче җитезлеге белән төпчекне эләктерәбез дә эчке кесәгә шудырабыз. Хәлсез әсирләргә көч каян килгәндер, анысын бер Ходай белә. Хәер, тартасы килү тойгысы барысыннан да өстен иде шул.

Төштән соң томан таралуга, тагын үзебезнекеләр очып килеп җитте. Җир өстен кабат дәһшәтле күкрәү авазлары күмде. Безне ашыгычлык белән төрмә ролен үтәүче бинага алып кайттылар. Кичкырын, авиаһөҗүм туктагач, эшкә яраклыларны бер якка, яраланып яисә имгәнеп эшкә чыга алмаучыларны икенче стройга тезделәр. Ике арада автоматчылар озатуында немец офицеры йөренә, әсирләргә эчке тәртип кагыйдәләрен, алар тарафыннан качарга омтылыш ясалса, шунда ук атып үтерәчәкләрен аңлата. Тәрҗемәче урысчага аударып, сүзен сүзгә җиткерә. Стройда торганда селкенергә дә ярамый. Ике төркемдә барлыгы егерме кеше. Каршы яктагылар ишлерәк. Кайсысының бөтен йөзе бинтка уралган, кайсының кулы чүпрәк бәйләп муенына асылган, тәннәре каты пешүдән чиләнеп, киеменә ябышканнары да бар. Минем каршыда ук төнлә ерак араларга оча торган номерлы полк командиры подполковник басып тора, аның аягы имгәнгән. Мескенкәй аксак аягын бераз бушатып кыймылдатып куйды. Исемлек буенча барлау уздыра башлаган офицер аның хәрәкәтен күреп, янына йөгереп килде. Юкка фашист димәгәннәрдер бар куәтенә күн итеге белән подполковникның тез астына китереп типте. Ир уртасы, ыңгырашмаска тырышып, ике куллап тезен тоткан килеш алга иелде. Аның чыдамлыгына җене котырган гитлерчы, арттан баш чүмеченә сугып, яралыны җиргә екты. Әсирләр, немецның подполковникны таптый-таптый изүен күрмәскә тырышып, йөзләрен читкә борды.

Безне камераларга куалап керттеләр. Караңгы төшкәндә, җан башына җитмеш грамм пычкы чүбе кушып пешерелгән икмәк һәм берәр стакан җылы су өләштеләр. Бу тәүлеклек норма. Аннан соң тагын һәр әсиргә ярты литр чамасы болганчык су бирделәр. Табак-савыт юганнан калган су икәнлеге исеннән сизелә иде. Икмәкне болай гына тешләп ашарлык түгел, шакыраеп каткан. Җаен таптык: юынтык суга ипи кисәкләрен ташладык та, болгата-болгата җебеткәннән соң, шулпага ошый башлаган баланданы азлап-азлап эчәргә керештек. Аңа чак кына ниндидер тәм кергәндәй сизелде. Ач тамакка анысы да ярап тора.

Нык арылган. Идәнгә сузылып яттык. Шулай да күзгә йокы кермәде. Уйларым мине ерак үткәнгә, 1940 елның октябрь аена алып китте

Казан Пенза арасы

Кырыгынчы елның унҗиденче октябренә каршы төндә без некрутларны завод клубы яныннан, бөркәүле машиналарга утыртып, Казан тимер юл вокзалына алып киттеләр. Гарифҗан абыем белән беренче мәхәббәтем Мәхмүзә мин утырган машина артыннан текстиль фабрикасы мунчасына кадәр йөгерделәр. Менә алар, ераклашканнан-ераклашып, урам чатындагы багана төбендә басып калдылар. Ут яктысында кул болгаулары аермачык күренә. Мәхмүзә башындагы ак яулыгын салып изи дә изи. «Хуш, туган абыем, хуш, сөеклем Мәхмүзә»,  дип пышылдый иреннәрем. Моңсу булып китте. Машина әрҗәсендә күңелле гөрелдәшеп барган иптәшләремнең әңгәмәсенә дә катышмадым. Безгә кирәкле поезд иртәгәсе көнне иртәнге сигездән соң гына буласы икән. Булачак гаскәриләр кем каян бушрак эскәмия таба, шунда җайлашып баш төртте. Пензага кадәр озата баручы төркем җитәкчеләребез сүз әйтмәде.

 Әллә кая китеп югалмагыз гына,  диделәр. Тәүлек буе йокламаган яшь-җилкенчәкнең хәлен аңлый иде алар.

Әниләрнең йомшак урыны булмаса да, арыган яшь тәнгә берничә сәгать йоклап алу яңа көч кертте. Вокзал иртәсен сискәндереп, «Подъём!» дигән аваз яңгырады. Торып аякка басуга, фамилияләп исемлек барладылар. Мин җиде йөз уникенче төркемгә эләктем. Бу төркемгә һава флотына билгеләнүчеләрне җыйдылар. Залга өр-яңа хәрби киемнән, кыска калдырган чәчле, озын буйлы вокзал коменданты килеп керде. Төркем башлыклары аңа үрә катып честь бирделәр. Һәрберсенең рапортын тыңлаганнан соң, комендант башындагы фуражкасын салып өстәлгә куйды. Ашыкмыйча, салмак тигез тавыш белән булачак кызылармиячеләргә вокзалдагы тәртипләр, станциядән рөхсәтсез чыкмау, эшелонда барганда үзеңне ничек тотарга, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга тиешлекне һәм башка кагыйдәләр турында җентекләп аңлатты. Шуннан соң, барыбыз белән саубуллашып, залдан чыгып китте.

Тышкы якта паровоз гудогын кычкыртты. Призывниклар өчен состав биргәннәр икән. Төркемнәрне бер-бер артлы утыру платформаларына алып чыктылар. Һәр төркемне алдан билгеләнгән вагоннарга тараттылар. Паровоз янә моңсу итеп кычкыртты. Шунда яшәп ияләнелгән кала белән саубуллашуы кыен иде. Поезд, тимер тәгәрмәчләре белән рельска дырк итеп бәрелеп, урыныннан акрын гына кузгалып китте. Паровоз, безнең хәлне аңлагандай, авыр пуфылдап куя, рельс белән рельс ялганган җирдә вагоннар чак кына сөрлеккәндәй акрынаялар да кабат алга тартылалар. Без дә шул уңайга алга-артка чайкалабыз. Тизлек артканнан-артып, перронда басып торган кешеләр, соры моңсу биналар артка йөгерә. Казан инде артта кала. Җылы хатирәләр белән бәйле калада сөйгәнем Мәхмүзә, әлегә авылга кайтып китәргә өлгермәгән абыем, инде икенче өемә әверелгән заводым һәм хезмәттәш дусларым кала. Күрешкәнчегә кадәр, хушыгыз, газизләрем. Сез мине онытмагыз, мин сезне онытмам!

Казан Пенза арасы ерак түгел. Зуррак шәһәрләрдә озаграк, ә кечерәк торак пунктларда кыска вакытлы тукталышлар ясап барса да, безнең эшелон, күз бәйләнгәндә инде Пенза вокзалында иде. Монда озак тоткарламадылар, Хәрби һава көчләре өчен очучылар әзерләүче авиамәктәпкә тиешле санда курсантлар җыелу белән, Орёл ягына озаттылар. Ике тәүлек дигәндә, Орёлга барып җиттек.

Авиамәктәптә

Биш көн карантинда тотканнан соң, чәчләрне кыркып, мунча кертеп, хәрби киемнәр кидерделәр. Бер-беребезгә карыйбыз да елмаябыз. «Синме соң бу? Танырлык түгел»,  дип, шаян сораулар бирешәбез. Гражданскийдан хәрби формага күчү килеш-килбәтләрне нык үзгәрткән: бу хәл күпләребезгә ошый, бераз сәер дә тоела. Хәер, бер-ике атнадан ияләнеп җиттек тагын. Бертөрлерәк курсант тормышы башланып китте. Минем белән утыз алтынчы авиамәктәпкә эләккән Казан егетләре байтак иде, күпчелеге татарлар. Никтер татар милләтеннән булганнарны, тигез санда бүлеп, төрле төркемнәргә тараттылар. Урысча ярыйсы ук сукаласак та, дәреслекләрдәге терминнар аңлау өчен авыр булганга, уку программасына төшенү җиңел түгел иде. Берсендә, әле укулар яңа башланганда, минем белән мәзәккә охшаш кызык хәл дә булып алды. Взвод командиры лейтенант һәр курсант белән аерым сөйләшеп бланк тутырганда, чират миңа җиткәч:

 Фамилияң?  дип, беренче соравын бирде.

Мин:

 Хәлилов,  дигәч, анысын теркәп куйды да: Исемең ничек,  диде.

Урысча ул «Как зовут» була бит.

Мин:

 Хак зовут,  дип җавапладым.

Лейтенантның ачуы килде бугай. Бу юлы, катырак итеп:

 Я тебя спрашиваю: как зовут?  дип кычкырды.

Мин: «Нишләп бу лейтенант әйткәнне бер дә аңламый икән?» дип сәерсендем.

 Хак зовут,  дидем, тавышыма тимер чыңы кертеп.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188