Хузин Фирдаус - Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) стр 12.

Шрифт
Фон

Элекке урыс эмигранты, немец жандармериясе подполковнигының дулкынлануы юктан булмаган икән. Менә ул әсирләр тезелеп баскан төркем алдыннан атлап китте һәм, һәрберебезгә текәлеп карап, акрын тавыш белән сөйли башлады:

 Сез бүген бу атаудан портка чыгарылачаксыз. Биредә бомбалар астында калып һәлак булуыгыз ихтимал. Немец командованиесе гуманлылык принципларыннан чыгып, исәнлегегезне кайгырта. Портта пароходка утыртып, бөек Германия җирләренә җибәрәчәкләр. Сезне исән-имин илтеп җиткерүне миңа ышанып тапшырдылар. Алдан ук кисәтеп куям: качарга теләгәннәр тотылган урыннарында атылачак. Андый очраклар булгалады инде, качып ерак китә алмадылар. Үзегезне тәртипле тотсагыз, сезнең белән дә мөнәсәбәтләр нормаль булыр

Комендантның сөйләгәннәре бер колактан кереп икенчесеннән чыга. Башта сораулар бөтерелә. Немецлар ни сәбәпле үзләренә артык йөк итеп совет әсирләрен Германия җирләренә чыгарырга уйлаганнар? Шушында юк итү алар өчен җайлырак түгелме? Моның әллә берәр сере бармы? Болай булса, яшәүгә өмет бетмәгән ич. Юлда әллә нинди хәлләр килеп туарга мөмкин, бәлки, качып котылып булыр.

Комендант, нотыгын төгәлләгәч, сакчыларга алып чыгарга кушып кул изәде. Шуны гына көткән автоматчылар безне урамга куалады. Җир өстенә биниһая зур савытка салынган аксыл кесәл кебек куе томан сарылган. Күп тә үтмәде, томан, кар катыш вак яңгырга әйләнеп, юка гимнастёркаларыбыз аша арык тәннәребезгә үтеп керде, чәчләр учма-учма укмашты. Туңудан тешләр тешкә тими. Немецларга нәрсә, алар өсләренә плащ-палаткалар бөркәнгән. Дүрт солдат һәм дүрт офицер, ике яклап тезелеп, эт һаулаган тавышлар чыгарып, безне диңгез ягына ашыктыра.

Кичүдә халык күп җыелган. Әйләнә-тирә кычкырыш-талаш, елау тавышларына күмелгән. Күпләр бу тирәне, совет гаскәрләре басып алганчы, тизрәк ташлап китәргә ашыга, күрәмсең. Тик качып кая бара инде болар, бер җәһәннәмнән котылып, икенчесенә эләгәләр түгелме? Бу уйлар аңда озак тоткарланмыйча, тиз, сызылып кына уза. Чөнки үз хәлебез хәл. Салкын тәмам бәгырьгә үтте. Паром һаман күренми. Ул берничә сәгатьтән соң гына килде. Ачык паромда да бернинди ышыкланыр урын юк. Карлы яңгыр юешлегенә диңгез салкынлыгы өстәлде, без унтугыз әсир катып үлмәскә тырышып, күшеккән сарык бәрәннәре шикелле, бер почмакка бөялдек. Өлкән лейтенант Бобров, телгә килеп:

 Мөгаен, бу этләр безне атмыйча, шулай туңдырып үтерү ысулын сайлагандыр,  дип куйды.

Аның һәм кайбер тоткыннарның пешеп эренләгән яраларын бәйләгән чүпрәкләре җебеп, урыннарыннан күчкән, ачылган яралар, кызгылт-шәмәхә төскә кереп, коточарлык булганнар.

Атаудан каршы якка чыккач, паром яр буенда туктады. Бу әле порт түгел иде. Бөтен халык чыгып беткәч, безгә чират җитте. Аяклар туң агач кебек каткан, юньләп атламыйлар. Аларны чак сөйрәп, яр буенча өстерәлә торгач, ничек кирәк алай пристань-портка килеп җиттек. Монда да безне көтеп тормыйлар, тиешле пароход бирелмәгән иде. Ярый шулчак кояш чыкты. Сакчылар порттагы зур бер бина янында тезелешеп утырырга рөхсәт иттеләр. Рәхимле кояш нурлары! Ярый әле сез бар. Акрынлап тәннең дерелдәп калтырануы басылды, эчкә җылы керде, кайберәүләр хәтта изрәп йокыга оеды. Өстәге гимнастёркаларны, чүпрәк-чапракны кояшта киптерергә җай чыкты, кичкә таба һава янә суытты. Тик монысына гына түзәргә була инде, өстән явып тормый иде.

Пароход кичке уннар тирәсендә генә бирелде. Трап буенча зур диңгез пароходына күтәрелгәннән соң, әсирләр төркемен судноның борын өлешенә, юан тимер чылбырлар урап куелган урынга кысрыкладылар. Берничә тәүлеккә сузыласы «сәяхәт» не без шушында үтәргә тиеш булып чыктык. Тик әле диңгез корабы якорь ташлаган җиреннән никтер һаман да кузгалырга ашыкмады. Төнге сәгать икеләр тирәсендә генә портны ташлап киттек. Безнең кораб диңгез сәфәрендә ялгызы түгел икән. Әсирләр каян ишетеп белгәндер, кемдер әйтүенчә, янә биш пароход суднолар төркемендә йөзәсе, аларны дүрт су асты көймәсе саклап барырга тиеш, имеш. Бардыр, анысы да булыр.

Пароходлар кузгалып ерак китәргә өлгермәде, Кызыл Армиянең еракка атучы диңгез буе артиллериясе телгә килде. Снарядлар башта шактый читтә шартласалар да, торган саен куәтле су баганалары якындарак күтәрелә башлады. Менә инде кайбер снарядлар янәшәдә үк фонтаннар хасил итә. Күккә чөелгән алагаем су массасы шаулап диңгезгә коела да, пароходның ныклыгын сынарга теләп, як-якка чайкалдыра. Бу вакытта басып торсаң, аяк өстендә калуы кыен. Күңелгә курку хисе үтеп кергән. Үлем янәшәдә генә, һәр мизгелдә зур җимерү көченә ия снаряд тиеп юкка чыгу куркынычы бар. Пароход шунда ук батмаса да, барыбер котылу юк төпкә китеп, балыкларга азык буласыңны көт тә тор. Көн яктысы беленгәч, эскадрадагы алты корабльдән икесенең су астына киткәнлеге ачыкланды. Дүрт су асты көймәсенең берсе юкка чыккан иде

«Батырлык өчен» медале

Эскадрилья командиры капитан Губанов экипажларны үзе яши торган йортка чакыртты. Һәр экипажга сугышчан йөкләмәне үтәү өчен кайсы районнар өстеннән очарга туры киләчәге, биеклекнең җирдән ничә километр булырга тиешлеге, тизлекнең күпме һәм очу юнәлешенең ничә градус тотылырга тиешлеге аңлатылды. Җир өстендәге һәр торак пункт, урманнар, күлләр, тимер юл, аерым агач һәм хәтта куакларның картадагы торышы күрсәтелде.

Штурманнар карталарын өстәлгә җәеп салып, җентекләп очу маршрутын сызалар. Дошманның зенитка батареялары урнашкан урыннар аерым билге белән тамгалана, аэродромнары боҗрага алына аларны ничек тә әйләнеп узарга тырышалар. Фронт линиясе кара карандаш белән калын сызык итеп билгеләнә.

Укчы-радистлар үзләренең элемтә начальникларыннан бу юлы радиодулкыннарны кайсы дулкында кабул итәргә, позывнойларны тапшырганда нинди ешлыкка көйләргә икәнлекне борт журналларына теркиләр, пароль атамасын хәтерләрендә калдыралар.

Эскадрильядагы экипаж әгъзаларының һәммәсенең йөзе ачык, кәефе көр. Капитан Губанов, фронт штабын тар-мар итүдә күрсәткән батырлыклары өчен, Һава Армиясе командованиесе исеменнән барлык звеноларга рәхмәтен җиткерде. Дошман истребительләренә эскадрилья сафларын туздырырга ирек бирмәгән очкыч укчыларының исемнәрен телгә алды. Арада минем дә фамилия яңгырау бик күңелле иде, әлбәттә. Шулчак бер кырыйда боегып утыручы Сашага күзем төште. Теге төнне Сашаның соң гына кайтып ятканда әйткән «Хәлләр бик яхшыдан түгел әле» дигән җавабы исемә төште. Шулай инде, бөтен эскадрилья очучылары рәхмәт алганда, сине әрли башласалар, боегырсың да. Хәл болай була: Александр кичке аштан соң рөхсәтсез генә күрше авылга кызлар янына китә. Андый чакта вакыт үткәне сизелми бит ул. Кайтырга чыкканда, инде таң әтәчләре кычкыра. Гөнаһ шомлыгына, авиаполк сугышчылары урнашкан авылга кергәндә, полк командирының сәясәт буенча урынбасары майор Соколовка очрый. Майор: «Кем син, кайсы эскадрильядан, фәлән-фәсмәтән»,  дип сораштырырга керешә. Куен блокнотына Сашаның исем-фамилиясен теркәп куя. Ул аны сугышчан йөкләмәне үтәп кайтканчы борчып тормый. Ә менә бүген, капитан Губанов башкаларны мактаганда, Сашага, майор Соколов күрсәтмәсе буенча, чираттан тыш биш наряд бирде. Эскадрилья очучылары орден-медальләргә тәкъдим ителгәннәр, Саша автомат рәвештә исемлектән төшеп кала. Әйбәт егет, тик нишлисең, сугыш вакыты законнары буенча штрафбатка да җибәрергә мөмкиннәр иде, җиңел котылды. Хәер, Соколов үзе дә аталарча кайгыртучан кеше полкта һәркемнең хәленә керергә тырыша, күтәренке сугышчан рух хөкем сөрүгә ирешә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188