Хузин Фирдаус - Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) стр 11.

Шрифт
Фон

Сугышчан бурычны үтәп, аэродромга әйләнеп кайткач, мин очкычыбыз бортын тишкәләп үткән дошман ядрәләре эзен санадым, алар егермедән артык иде. Безне язмыш аяды, әгәр бензобакларга тисә, исән әйләнеп кайтмаган булыр идек.

Иптәшләр белән сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булганнар рухын фронтовой йөз грамм күтәреп искә алдык. Алай гына җиңеллек килмәде, әле бүген иртән генә безнең белән янәшә атлаган, сөйләшкән, ашаган-эчкән полкташлар хәтердән китмәде. Бүгенге көн мәхшәре күз алдына килеп йөдәтте. Фатирга кайтып урынга яткач та тиз генә йоклап китә алмадым. Күзне йомуга, өскә фашист «фокке» лары үкереп килгән кебек тоела. Төшме, өнме икәнлеген һич аерышлы түгел. Соңлап булса да, йокы патшалыгы барыбер үз куенына алган

Унтугызынчы март

Иртә белән көндәлек баланданы эчеп куюга, камерага комендант килеп керде. Бу юлы ул тәрҗемәчесез, бер кораллы сакчы гына иярткән иде. Аның саф урыс телендә эндәшүеннән сискәнеп куйдык. Үзенең урыс кешесе булуын әйткәч, гаҗәпләнүебез тагын да артты. Утыз алтынчы елны Германиягә экскурсиягә барган җиреннән яшәргә шунда төпләнеп калган. Әле өч-дүрт көн элек кенә әсирләр белән мөгамәләдә үзен эт кебек тоткан кешенең йомшап-юашланып калуының сәбәбе совет гаскәрләре Пилауны алгач, аларга мөнәсәбәт начар булудан курку икән. Ул, бу турыда кызыксынып:

 Советларга әсирлеккә бирелгән очракта безгә нәрсә булачак?  дип сорады.

 Һәркемгә кылган гәмәлләренә карап җәза бирерләр,  дип җавапладык.

Комендантны бу гына канәгатьләндермәде булса кирәк, ул тагын сораулар бирде. Тик әсирләр булганлыктан, хәтта исән котыла калсак та, особый отделдан карашның үзебезгә дә үзгә буласын чамалый идек, фашист ялчысын ни дип юатыйк соң?

Комендант шушы көннәрдә генә Гитлерның Пилауга карата махсус әмере ирештерелүен әйтте. Пилауны Кызыл Армиягә бирмәскә, соңгы солдатка кадәр сугышырга, диелгән, ди, анда.

Бу инде дошманның атаудан табан ялтыратырга өмете киселгән, сугышып үләргә яисә әсир төшәргә генә тиешлеген аңлата.

Утыз алтынчы елда ук илен саткан адәмнең тагын ниндидер мөһим соравы бар иде кебек. Ул гадәти сораштырудан башка нәрсәнедер ачыкларга теләп, бер-ике тапкыр талпынып авызын ачты, тик иңнәрен җыерып кулын селтәү белән чикләнде. Ахырда: «Сезнең белән соңгы сөйләшү булмас әле»,  дип чыгып китте.

Комендантның исән калган очракта үзен нәрсә көткәнен беләсе килүе аңлашыла. Аны Ватанга хыянәт итүе, фашистларга хезмәт итүе һәм кылган явызлыклары өчен Советлар ягында үлем җәзасы көтә. Иң ким дигәндә дә егерме биш ел төрмә. Гаебен бераз булса да йомшарту нияте беләндер, кулындагы таягын «югалтты» ул, әсирләр белән кешечә сөйләшә башлады. Шул көннән башлап әсирләргә бирелә торган җитмеш грамм икмәкне йөз грамм иттерде, баланданың сыйфаты да чак кына яхшырды, чәйнең тәүлеклек нормасы ике мәртәбә артты. Ул, камерага кереп, ашау якларыннан немец солдатларының да кысынкылык күрүләрен, ә безгә паёк арттыруның ватандашларына яхшылык эшлисе килүдән икәнен аңлатты. Шулчак башка, телдән менә-менә ычкынам дип, «Гаебеңне юар өчен шулай тырышасыңмы, фашист эте?» дигән сорау килде. Тик аны кычкырып әйтергә ярамый шул, маңгаеңа пуля алуың бар.

Егерме икенче мартка кадәр безне камералардан беркая да чыгармадылар. Совет самолётларының шәһәрне бомбага тотулары да нык кимеде, еракка ата торган туплар да нигәдер тынып калды. Тик бу тынлык давыл алдыннан була торган тынлыкны хәтерләтә иде. Күрәсең, Кызыл Армия киң фронт буенча зур һөҗүмгә әзерләнә.

Тәскиядән хат

Мин йокыдан уянуга, йорт хуҗасы өстәлдәге конвертка күрсәтте.

 Солдат, сиңа хат килгән анда,  диде ул аталарча җылы тавыш белән.

Мин, рәхмәт әйтеп, конвертны кулыма алдым. Хат Тәскиядән иде. Аның белән хат алышу мин армиягә алынганнан соң да тукталмады. Тик менә Мәхмүзә генә И-их, Мәхмүзә! Мин лазаретка эләгеп озак вакытлар дәваланып ятканда һәм аннан соң бу кызга тиз генә хат язып сала алмадым. Аннан да хат килүләр тукталды. Соңрак ишеттем Мәхмүзә тормышка чыккан икән. Кызларга ышанычым бетте. Аерылышканда: «Габделхагым, мин сине мәңге көтәрмен!» дип антлар итте, күкрәгемә капланып елады. Һәм менә сиңа мә. Мин моны аңламадым. Иптәшләремнән берсе «Ул синең турыда «үлде» дигән хәбәр ишеткәч, сораучысы барында кияүгә чыгып калыйм дип уйлады» дигән эчтәлектәге хат та язып салды. Мәхмүзәнең, әгәр мин гафу итсәм, иреннән аерылырга нияте барлыгын белгертте. Миндә дә горурлык бар: бернәрсә ишетергә дә, аңларга да теләмәдем, Мәхмүзә белән араны кырт өздем.

Тәския хатын кырык өченче елның бишенче июнь көне белән даталап, болай дип башлаган: «Йөрәк дустыма! Онытма мине, онытмам сине. Хак дустым, сиңа меңнәрчә, миллионнарча сәламнәремне җибәреп калам. Бүген җиденче сыйныфларга татар теленнән имтихан үткәреп кайтуыма, капка төбендә бригадирым (мин беренче бригаданың агитаторы да бит әле) көтеп утыра. Аның белән бергәләп кырга сукачылар янына киттек. Басудан кайтсам, өстәл өстендә ике хат ята: берсе синнән, икенчесе энекәштән, ике хатны да бер тында укып чыктым. Нык арылган булса да, сиңа шунда ук җавап язарга утырдым. Хатың белән фотоңны да җибәргәнсең, хәрби кием бик килешә икән үзеңә. Рәхмәт. Дошманны арымыйча кыйнагыз, сез, үзегезне аямыйча, җиңүгә зур өлеш кертәсез. Ул көн ерак түгел инде. Бүген радиодан Орёл юнәлешендә зур бәрелешләр булачагы турында хәбәр иттеләр. Канкойгыч сугышлардан исән килеш чыгарга насыйп итсен.

Дустым, мин сиңа кичә тагын посылка итеп кәгазь төргәге җибәргән идем. Моннан алдагысын «алмадым» дидең. Шәт, бу юлы барып ирешер. Неужели инде һәр җибәргәнне үзләштереп барырга намуслары җитәр? Үзем, җаен туры китереп, Апаска барып фотога төштем, сиңа бер карточкамны җибәрәм. Сагынганда алып карарсың.

Үткәнендә «Түбән Барыш белән бәйләнеш» дип язган идем бит әле, син аны дөрес аңламагансың. Минем анда беркем белән бернинди бәйләнешем юк. Чит-ятларга күз дә салмыйм. Ә синең башкалар белән хат алышуыңа исем китми, чөнки һәркем җаны теләгән кешесе белән хат алышырга хокуклы. Алай кызыклырак та әле ул, тормышта күп нәрсәләрне чагыштырып карарга өйрәнәсең.

Авылда хәлләрне җиңел дип әйтеп булмый. Чәчү һаман бетмәгән. Бәрәңге утыртырга хәле булганнар да бәрәңгесен утыртмаган. Иген турында әйткән дә юк, бәрәңгенең поты алты йөз-алты йөз илле сум тора. Аңлыйбыз инде: фронт өчен күп кирәк. Без монда ничек тә түзәрбез, сугышта тагын да кыенрак ич».

Тәския хатын шигъри юллар белән төгәлләгән иде:

5.06.43 ел»

Тәскиянең ак кәгазьгә төшергән чиста хисләре, миңа карата күңеленнән ташып чыккан мәхәббәте мине дә әсәрләндергән иде. Фотосын зур саклык белән кулыма алып, үз итеп озак кына карап утырдым. Ачык йөз, гөнаһсыз туры караш мине тәмам әсир итте. Тыйнак кыз баланың йөрәген ачып салуы күп нәрсә турында сөйли: ярата ул мине, өзелеп ярата. Үзем дә сизмәстән бармакларым белән Тәскиянең фотосурәтен сыйпадым. Иреннәрем үзләреннән-үзләре: «Көт кенә, кайтырмын»,  дип пышылдады.

Ашханәгә кичке ашка барганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар иде, Тәскиягә җавап хаты язып салырга булдым.

Берникадәр ничек башларга микән дип утырганнан соң, башына «Кадерлемә» дип язып куйдым. Бу сүз артыннан шигъри юллар тезелеп китте:

Соңгы хәлләр турында бәян иткәннән соң, аны күрергә зар-интизар булуым турында әйттем. Язганнарымны зәңгәр конвертка салып, ашханәгә барышлый, хатны почта әрҗәсенә салдым.

Егерме икенче март

Егерме икесе көнне иртән иртүк безне, камералардан чыгарып, коридорда тезделәр. Стройда унтугыз кеше. Шулардан өчесе генә сержант: мин, Мазин һәм Метелкин дигән иптәшләр. Ун очучы-офицер, калган алтысы танкистлар. Подполковник дәрәҗәсендәге комендант үзенең ярдәмчесе һәм тагын ике немец офицеры белән безнең төркем каршында басып тора. Аның дулкынлануы йөзенә чыккан. Дүрт автоматчы автоматларын корсакларына терәп, бер-берсеннән тигез ара калдырып тезелеп басканнар. Әмер яңгыраса, алар кичекмәстән ут ачарга әзер.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188