1943 елның егерме беренче июлендә полк башка аэродромга күчәргә боерык алды. Тик миңа әле һаман да элекке урында калырга туры килә, өч ел буе эскадрилья белән база арасында юньләп бернинди кәгазь-хисап эшчәнлеге алып барылмаган, одеял, простыня, тагын әллә нәрсәләр үлгәннеке дә, исәннеке дә җыелып килгән. Искесе гамәлдән чыгарылмаган, яңасы теркәлмәгән. Бу хәл инде өч ел дәвам итә икән. Һәм менә хәзер барысы өчен миңа җавап тотарга туры килү ихтималы эчне пошырды. Бәхеткә, әллә минем гаеп юклыкны аңлап, әйберләрне тапшырганда артык вакланмадылар. Егерме өченче июльгә аэродромда лейтенант Межевов экипажыннан башка полктан бер очкыч та калмады. Межевов самолётының кайбер җирләренә ремонт кирәк икән. Экипаж членнары техниклар белән көнозын аның янында мәш килә, кичләрен алар белән казармада гәп куертам. Көндез штабка йөри идем, анда мин хезмәт күрсәткән эскадрилья өчен яңа аттестатлар тутыралар. Кирәкле кәгазьләр әзер булу белән, мин аларны алырга тиеш.
Берсендә, Межевов экипажының радисты һәм укчысына ияреп, Хирин дигән авылга киттем. Үзебезчә, кызлар урамга чыкса, алар белән күңел ачарга исәп. Барып җитүебезгә һава тревогасы башланды. Кичке күңел ачарга чыккан кызлар өйләренә ашыкты, без дә, командирлар сизгәнче дип, казармаларга йөгердек. Моннан соң рөхсәтсез беркая бармаска карар кылдым, янәшәдә Маруся бар ич, сөйләшеп утырырга ул да бик җиткән.
Ниһаять, аттестатлар әзер. Инде Межевов экипажы да очып киткән иде, миңа американнарның «Дуглас» дигән дүрт моторлы дәү генә пассажир самолётында очып барырга куштылар. Аның салоны иркен, ни әйтсәң дә, безнең бомбардировщиклар ише түгел, гражданский бит. Очкыч артык югарыга күтәрелмәде, дүрт моторын да гүелдәтеп күптән түгел генә сугыш булып узган кырлар, янган урманнар, җимерелгән авыл һәм шәһәрләр өстеннән очты. Самолётның өскә күтәрелүе кирәк тә түгел, чөнки дошманнан чистартылган районнарда аны зениткалар сагаламый. Аста елгалар, зур күлләр күзгә чалынып кала. Күл өстеннән узганда, кинәт һава бушлыгына туры килеп аска омтылган очкыч су дәрьясына чумар төсле. Икенче мизгелдә инде «Дуглас» өскә күтәрелә. Акрын хәрәкәтләнүче һава корабы, шулай берничә сәгатьләр очканнан соң, тиешле урынга төшеп туктады.
Аэродромда үзебезнең эскадрильяның кайда урнашканын сорашып белдем дә туры шунда юнәлдем. Һәр экипажны вакытлыча яшәп торырга якындагы авыл өйләренә таратканнар икән. Безнең экипаж торган йортны эзләп таптым.
Икенче көнне иртән, башкаларга ияреп, аэродромга киттем. Һава бозылган, самолётларга очу мөмкинлеге юк иде. Алып килгән әйберләрне, аттестатларны ияләренә тапшыргач, үзем сугышчан йөкләмәләргә очасы бомбардировщикның кабинасына мендем. Тиешле урынымны тәртипкә китереп, пулемётның патроннарын барладым, пушканы яхшылап чистарттым. Күңелем күтәренке иде, чөнки очучы өчен һавага күтәрелүдән дә зур шатлык юк. Аның өчен зәңгәр күк йөзе газиз стихиягә, икенче йортына әверелә. Әгәр очучыны биеклеккә күтәрелүдән мәхрүм итсәң, ул, рухы сынып, хастага әверелергә мөмкин. Инде мин старшина вазифасындагы эчпошыргыч бертөрлелектән котылган идем. Вак-төяк хуҗалык эшен үз иткәннәр ябышып ятсын, тик мин түгел.
Командный пунктның кызыл почмагында очучы халкы мәш килә. Кайберәүләр шахмат уйный, кемнәрдер кәрт суга, бер иш гавам, шау-гөр килеп, «городки» тәгәрәтә. Әйдә, күңел ачып калсыннар, иртәгә гаять мөһим объектка бөтен полк белән диярлек барышлы, ди. Кем исән дә кем үлгән.
Кич белән авыл мәктәбендә «Свинарка и пастух» кинофильмы күрсәттеләр. Төп рольне башкаручы Любовь Орлова СССР халкының иң яраткан артистларыннан берсе иде бөтен личный состав фильмны бер тын булып карадык.
Фатирга кергән йортка кайтканда, минем белән бергә торучы экипажыбыз радисты Саша әле һаман күренми иде. Аның өчен борчылып, күземә йокы эленмәде. Сержант бик соң гына кайтты. Эндәшәсе түгел идем, тирән көрсенүен ишеткәч түзмәдем:
Ни булды, Саша, берәр проблема юктыр бит? дип сорадым.
Әй, булды инде. Хәлләр бик яхшыдан түгел әле, диде күршем төшенке генә.
Үзе сөйләмәгәч, артыгын сорашмадым.
Җаваплы йөкләмә
Иртә беләнгә һава чалт иткән аяз, күктә ник бер болыт әсәре күренсен. Очучылар телендә мондый күренеш «лётная погода» дип атала. Иртәнге аштан соң аэродромга киттек. Салкынча саф җил битләрне иркәли. Тик табигать хозурлыгы күзгә күренми, җанны алда торган гаять мөһим бурычны үтәп чыгу җаваплылыгы биләп алган. Һәркемнең чырае җитди, үзара аралашканда иң кирәкле сүзләр тыенкы тавыш белән генә әйтелә. Йөкләмәгә очканчы экипажларга янә бер тапкыр самолётларны җентекләп карап чыгарга әмер бирелде. Әмерне үтәгәннән соң, полкның командный пунктына дәштеләр. Кабат һәр звенога, һәр экипажга кайсы линиядән ничек очып үтәсе, кайсы урынны бомбага тотасы картага сызылган маршрутлар буенча аңлатылды, дошманга сафлар арасына бәреп керергә мөмкинлек бирмәү бурычы куелды.
КПдан чыгуга, һавага ак ракета аттылар. Бу экипажларга очкычларында урнашырга кирәклекне аңлата. Эскадрилья командирының «По машинам!» дигән боерыгы һаваны ярып үтте. Башка төркемнәрдә дә шундый ук хәл. Йөгереп барып һәркем үз урынына утыруга, күк йөзенә зәңгәр ракета чөелде. Ул әле югары ноктасына менеп, түбәнгә төшәргә өлгермәде, дистәләгән очкыч моторлары дәррәү кабынып, тирә-юньне тоташ гүелдәүгә, дөбердәүгә күмде. Өченче кызыл ракета һавада пәйда булуга, «тимер кошлар», бер-бер артлы кузгалып, старт мәйданчыгына чыга башлады. Инде полк буенча җаваплы кизүнең кулындагы флагчыклары хәрәкәткә килгәнне генә көтәсе калды. Ниһаять, кизү офицер ак флагын алга, ә кызылын аска юнәлтте. Очкычлар да, тылсымлы хәрәкәткә буйсынып, старт полосасы буйлап йөгерә-йөгерә, бер-бер артлы зәңгәр күк биеклегенә омтылды.
Һәр төркемдә тугызар самолёт тезелеп, көнбатыш тарафка очабыз. Разведка бер зур торак пункт янында дошманның күп санда бронетехникасы, башка сугыш кирәк-ярагы туплануы турында хәбәр иткән. Шунда ук гитлерчыларның фронт штабы да урнашуы ихтимал дигән мәгълүмат алынган. Димәк, ул тирә зениткалар, истребительләр тарафыннан нык саклана. Алдагы бомбага тоту, фашист очкычлары белән һава сугышына керүне уйлап, тәнне салкын тир басты. Тиешле урынга якынлашканны белдереп, алда-артта-янда зенитка снарядлары ярылудан зәңгәрсу-кара төтен болытлары пәйда була башлады. Безнең төркемдә очучы бер самолётка эләкте, ахры, ул, түбәнәеп, каядыр читкә юнәлде. Җиргә төшеп шартлаганы күренмәде. Бәлки, мәҗбүри берәр кая төшеп утыргандыр? Бәхет елмайса, билгеле. Фашист кулына эләкмәү дә кирәк бит әле.
Зениткалар кордонын да үттек. Өчәрләп-өчәрләп пике ясап, билгеләнгән нокталарга бомба йөкләрен коябыз. Түбәндә коточкыч шартлаулар маскировкаланган танкларны тимер өеменә әйләндерә, автомашиналар шырпы кабы кебек дөрләп яна, паникадан ары-бире йөгерешкән фрицларның теткәләнгән гәүдәләре йомычка кебек оча. Җаен туры китереп, исән калганнарын, без укчылар пулёметтан атып, чалгы белән чапкандай кырабыз. Хәзер кырык беренче ел түгел, кырык өченче ел шул! Без дә өйрәнеп җиттек сугышырга, үтте фашистның җирдә дә, һавада да хакимлек иткән заманнары.
Төркемдә тигезлекнең саклануы укчылар өчен уңайлы, ул прицеллы утка тоту һәм дошман истребительләрен строй эченә үткәрмәү мөмкинлеге бирә. Шул турыда уйлап бетерергә өлгермәдем, бер кырыйда немецларның «фоккевульф» лары пәйда булды. Алар унике. Чак кына икеләнеп торгандай иттеләр дә икешәрләп безнең эскадрилья өстенә ташландылар. Безне озатучы истребительләр алтау иде, алар «фокке» ларның юлына аркылы төшеп ярдәмгә килде. Фашистларның искәрмәстән һөҗүме барып чыкмады. Алдан килүче ике дошман очкычы, ут кабып, түбәнгә мәтәлде. Һава сугышы кызганнан-кызды. Дошманга совет истребительләре ата, без дә атабыз. Бер безнеке, бер немец очкычы, кара төтен эзе калдырып, җиргә төшеп шартлады. Нәтиҗәдә үлем уенында фрицлар җиде самолётларын югалтты. Безнең яктан өч.