Всего за 149 руб. Купить полную версию
Ләлия. Әйе, әйе. (Вәсимгә.) Без сезне алып китәбез һәм аерым бер резервациядә яшәтәбез.
Вәсим. Ни өчен? Минем гаебем юк бит.
Ләлия. Ир булсын, гаебен табабыз без аның. Сине хатының янында калдырырга ярамый, син бердәнбер экземпляр. Без сине якларга һәм сакларга бурычлы.
Вәсимә. Мин аны үзем дә саклыйм.
Элизабет. Вас ист дас?
Ләлия. Ирен саклаган хатын аны карават астында яшәтми.
Вәсимә. Мин кертмәдем аны карават астына, үзе керде. Вәсим, нигә бер сүз дә дәшмисең, алып китәләр бит үзеңне.
Вәсим. Мин нәрсә Безнең сүз йөрми бит хәзер, сезнең сүз дөрес. Нәрсә эшләтәләр, шуны эшлибез инде хәзер.
Вәсимә. Ишәк булма, Вәсим бәгырькәем, тыңлама алар сүзен, китмим, диген. (Елап, Вәсимнең кочагына ташлана.)
Маша. Ай-ай-ай Нельзя! Теперь он под нашей опекой. (Вәсимне Вәсимә кочагыннан азат итәргә тели.)
Тарткалашалар.
Вәсимә. Уходи.
Маша. Сама уходи. Ләлия ханум, что смотрите, помогите освобождать человека. Фрау Элизабет, арбайте, шнель!
Вәсимә. Галиябану әби, харап итәләр. Бир әле таягыңны.
Галиябану. Нишләп сиңа бирим ди, үземнең дә кулларым бар минем. (Таяк белән халыкара кеше хокукларын яклаучыларны дөмбәсли.)
Тегеләр чырылдап чыгып качалар.
Вәсимә. Рәхмәт, Галиябану әби. Вәт заразылар, тапканнар гатавый мужик.
Галиябану. Ир бирмәк җан бирмәк. Мин дә китим инде. Бәлкем, Хәлилем дә кайткандыр. Исмәгыйль очрап, алтатарыннан атып үтермәсә кайтыр, Алла боерса. «Урам аша чыккан чакта» (Җырлап чыгып китә.)
Вәсимә. Вәт заразы. Татар ирләре күрсә, күзләре акая. Болай да инде тартып алып бетерделәр.
Вәсим. Алар алмады, без үзебез алдык.
Вәсимә. Сиңа хатын-кыз итәге генә күрсәт инде, җиленнән исерәсең.
Вәсим. Сез тәмле булганга, безнең ни гаебебез бар? Имиегез белән ниегез булмаса, мин сезгә әйләнеп тә карамас идем.
Вәсимә. Әйдә, Вәсим, берәр җиргә китик. Эзләп табарлык булмасын.
Вәсим. Кая?
Вәсимә. Безнең авылга.
Вәсим. Авылыгыз юк ич инде.
Вәсимә. Бик яхшы. Ул инде картадан сызып ташланган. Чурт та эзләп табалмас.
Җыр ишетелә.
Экранда язу:
«Безгә кирәкми ирләр,
Без үзебез маһирләр».
Вәсимә. Кач, Вәсим, тагын киләләр.
Вәсим. Кая качыйм, Җир шарында безнең караваттан башка урын юк. (Карават астына кача.)
Җырлап, «аллар» керә:
Алларын алга манам,
Ал булса гына алам;
Иркәм алларның да алы,
Шуның утында янам.
Ал таң ата, таң ата,
Аллар алны ярата;
Аллар алларыма ятып
Кайгыларым тарата.
Хөллия (Вәсимәгә). Кайда ул?
Вәсимә. Кем?
Хөллия. Затсыз, котсыз, юньсез, мәнсез, шөкәтсез, йогышсыз, кошбәтсез, ятышсыз җан иясе.
Наташа. Где он?
Шарлотта
Вәсимә. Нәрсә сөйлисездер, аңламыйм.
Сәлимә. Кыланма инде, Вәсимә. Вәсимне эзлиләр алар. Кайда ул?
Вәсимә. Каян белим, чыгып киткәндер.
Сәлимә. Алдашма инде, Вәсимә. Чыгып китсә, мин күрми калмас идем. Үз өеннән чыгып киткән ир миңа кагылмыйча үтми. (Карават астына карап.) Әнә ул. (Карават астына кермәкче була.)
Вәсимә (Сәлимәне сөйрәп чыгарып). Якын барасы булма! Чык, Вәсим.
Вәсим (чыгып). Сөбханалла, нинди чибәр кызлар. (Хөллия каршына килә.)
Хөллия. Якын килмә, җирәнгеч җан иясе.
Вәсим Наташага таба атлый.
Наташа. Не подходи, тварь вонючая.
Шарлотта (каршына килгән Вәсимгә)
Хөллия (Вәсимгә). Җыеныгыз, кабахәт җан иясе.
Вәсим. Кая?
Наташа. Ты осуждён на смертную казнь.
Вәсим. За что?
Наташа. За то, что остался жив.
Хөллия. Гүзәл Җир шарының ямен бозып йөрергә бездән рөхсәт юк. Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!
Наташа. Понял?
Шарлотта
Вәсимә (Сәлимәгә). Син алып килдеңме аларны?
Сәлимә. Килдем шул. Сиңа гына рәхәт яшәргә димәгән. Сиңа да булмасын, миңа да («Аллар» га.) Сез, кызлар, аны миңа бирегез, мин аны үзем буып үтерәм. Үлде дигән справкасын үзем илтеп бирермен.
Вәсимә. Юк!!! Үзегез алып китеп теләсәгез нишләтегез, Сәлимәгә бирмим.
Сәлимә. Син закон чыгаручы түгел, Вәсимә. Законны хәзер болар чыгара. Алар Вәсимне миннән үтерттерергә телиләр. Шулай бит, кызлар? Вәсимне мин үтерергә тиешме?
Вәсимә. Вәсим! Син нигә бер сүз дә дәшмисең?
Вәсим. Миңа кайсыгыз үтерсә дә ярый.
Вәсимә. Их, Вәсим, Вәсим! (Җырлый.)
Яратышкан идек бит без,
Сөешкән идек.
Син минеке, мин синеке,
Диешкән идек.
Тулган айны икәү бергә
Калкыткан идек.
Таң аттырып, җирнең йөзен
Балкыткан идек.
Сандугачларны уятып
Сайраткан идек.
Гашыйклар гына җырларлык
Көй тапкан идек.
И Вәсим, Вәсим Ничек син ятлар кочагында үләргә ризалык бирәсең? Мин сине кочаклап үтерә алмас идеммени? (Вәсимне кысып кочаклап.) Бирмим, берегезгә дә бирмим, үзем кочаклап үтерәм.
Шарлотта
Наташа. Дура.
Хөллия. Тиле.
Сәлимә. Аерып алыгыз инде, ни карап торасыз?
Хөллия. Мин әле сезгә карап торам. Үзегез шундый чибәр, ниндидер җирәнгеч җан иясенә ымсынасыз. Килегез әле, кочаклыйм үзегезне. (Сәлимәне кочаклый.)
Сәлимә. Кит, кытыгымны китерәсең. (Хөллия кочагыннан ычкынып чыгып йөгерә.)
Хөллия (Кочаклашып торган Вәсим белән Вәсимәгә күрсәтеп). Моны нишләтәбез?
Вәсимә. Ул үлде. (Вәсимне кочагыннан чыгара.)
Вәсим егыла.
Күрәсезме, ул үлде. Мин кочаклап буып үтердем.
Наташа. Ну и баба. Мне бы такую. Пойдём с нами, дорогая.
Вәсимә. Куда?
Наташа. В рай. В раю с нами будешь жить.
Вәсимә. Ярый. Мин бу азгынны күмим дә килермен.
Хөллия. Көтәбез.
Җырлашып чыгып китәләр.
Вәсимә. Рәхмәт, Вәсимем. «Үл!» дип әйттем колагыңа, үлдең. Бу егетлегеңне мәңге онытмам.
Вәсим. Шундый тәмле итеп кочакладың, ничек инде үлмисең.
Вәсимә. Рәхмәт, бәгырь кисәгем. Мин сине һәрвакыт шулай кочаклармын.
Вәсим. Мин дә шулай үләрмен.
Вәсимә. Кочаклашып үләрбез без үлгәндә дә.
Вәсим. Кочаклашып көләрбез без көлгәндә дә.
Вәсимә. Кызыкмассың Сәлимәне күргәндә дә.
Экранда язу:
«Әтисез бала булса да,
Ирләрсез бала булмый».
Гузелька белән Наташеньканы ияртеп, Варвара керә.
Варвара. Гузелька, начинай!
Гузелька. Вәсим абый, без сине
Кайткан өчен котлыйбыз.
Безнең әтиләрне дә
Кайтарырсыз дип уйлыйбыз.
Варвара. Наташенька!
Наташенька. Дядя Вася, спасибо,
Что вернулись вы к нам.
Наших пап тоже верните,
Они очень нужны нам.
Вәсим (кызлар каршына тезләнеп). Нинди чибәр кызлар. Әниләрегез бармы?
Варвара. Балаларга якын килмәгез, педофил ясап, судка бирербез. Гузелька, продолжай.
Гузелька. Вәсим абый, без сезгә
Гел рәхмәтләр укыйбыз
Үсеп җиткәч, мәктәптә
«Отлично» га укырбыз.
Вәсим. Һай, рәхмәт. (Варварага күрсәтеп.) Бу апагыз кем?
Гузелька. Ул безнең воспитательница.
Вәсим. Шулаймыни? Исеме ничек?
Гузелька. Варвара Васильевна.
Вәсим. Бигрәк матур икән.
Варвара. Гузелька, не отвлекайся. Наташенька, продолжай!
Наташенька. Дядя Вася, вы герой,
Сбежали от плена.
Ищет моего папу Марата
Моя мама Елена.
Вәсим. Вот спасибо, вот спасибо! (Варвара янына килә.) Сәгать ничәдә килим?
Варвара. Как всегда.
Вәсим. Сагындым.
Варвара. Я тоже. Пойдём, Гузелька. Наташенька, пойдём.
Чыгып китәләр.
Вәсимә. Көтәм, дидеме?
Вәсим. Кем?
Вәсимә. Әй, җаным, кем дигән була. Белмиләр ди. Антун авылына барып йөрергә иренеп, безнең авылга китерттердең бит.
Вәсим. Нәрсә инде син? Ул бит марҗа, мин мөселман.
Вәсимә. Синме мөселман? Сине бит теге дөньяда хәтта тәмугка да кертмәячәкләр. Тәмуг капкасына асып куячаклар.
Вәсим. Алай димә, Вәсимәкәй. Минем берәүне дә көчләгәнем юк. Үзегез килеп ябышасыз да безне гаеплисез. Безне көчләгән өчен теге дөньяда сезгә аерым статья булачак. Безнең аяк астына егылгач, без абынып егылабыз инде ул.
Вәсимә. Барасыңмы шул марҗа янына?
Вәсим. Мин бармасам, син барырсың.
Вәсимә. Нишлим мин аның белән?
Вәсим. Күрдең бит «аллар» заманы да «зәңгәрләр» заманы.
Аклар булды яман,
Ә кызыллар таман.
Аллар белән зәңгәрләргә
Калып бара заман.
Вәсимә. Тфү!
Вәсим. Иске коега төкермә, Вәсимәкәй. Мәкальне онытма.
Вәсимә. Сиңа түгел лә, заманына төкерәм.
Экранда язу:
«Елата да, көлдерә дә мәхәббәт,
Елавы да, көлүе дә рәхәт».
Тышта шау-шу. Үкереп елаган Айсылуны җитәкләп, Хәтимә керә.
Хәтимә. Әйдә, әйдә, кемнән ояласың? Менә Вәсим, менә Вәсимә. Бу кыз баланы җылавыннан туктатыгыз. Әйт, Вәсим, күрдеңме син акай Габдулла малае Хәбибулланы булган җиреңдә? Күрдем, диген, исән-сау, диген, гел Айсылуны уйлый, диген, озакламый кайтырга да мужыт, диген.