Всего за 149 руб. Купить полную версию
Вәсимә. Чыгып китәсеңме-юкмы?
Сәлимә. Бир иреңне, китәм.
Вәсимә (кәҗә тоягы ясап). Менә моны күрәсеңме? Вәсим, нәрсә авызыңны ерып торасың? Әйт үзенә, чыгып китсен.
Вәсим. Хатыннар сөйләшкәндә кысылырга ярамый, Вәсимәкәй. Кысылып үлүеңне көт тә тор.
Вәсимә. Хәтимә, ни карап торасың? Әйдә, типкәләп чыгарыйк шуны.
Хәтимә. Тибәргә аның да аягы бар шул, Вәсимә. Ярый, чыгыйм әле мин. Вәсим, син абзар башы турында онытма инде, ярыймы? (Чыгып китә.)
Вәсимә (Сәлимәгә). Бар, ычкын син дә.
Сәлимә. Ычкынды ди, көтеп тор. Биреп тор Вәсимне бер төнгә.
Вәсимә. Вәсим, ни сөйли ул? Нигә дәшмисең? (Елый.)
Сәлимә. Нәрсә, хәзер җылыйсыңмыни? Алдарак җыларга иде, җаным-кисәгем.
Вәсимә (чыгырыннан чыгып). Кит! Үтерәм!
Сәлимә. Ярый, бу юлы китәм. Мине үтерерсең дә, тегеләр килсә нишләрсең? (Чыгып китә.)
Вәсимә. Вәт кәнтәй, вәт кәнтәй! (Вәсимгә.) Ә син ияреп китәргә генә торасың!
Вәсим. Кирәкмәгәч китәсең инде ул.
Вәсимә. Ничек инде ул «кирәкмәгәч»?
Вәсим. Кирәк булсам, сихерчеләр чакырмас идең.
Вәсимә. Мин чакырмадым, чакырмадым. Әйттем генә. Әйттем генә мин. Уйламыйча гына әйттем.
Вәсим. Уйлап әйт, дип, ничә әйттем үзеңә. Йә, ярый, тынычлан. Кил яныма, утыр. (Вәсимәне кочагына алып, караватка утыра.) Менә шулай.
Вәсимә (иркәләнеп). Хәтимәнең абзар башын япсаң да, Сәлимә янына барма, ярыймы?
Вәсим. Кистереп әйтә алмыйм, Вәсимәкәй, дөнья бу. Минем күзләрем дөрес түгел, Вәсимә. Менә бер күзем сиңа карап торганда, икенчесе читкә карый. Ә анда чибәр хатыннар.
Вәсимә. Мин дә ямьсез түгел бит инде.
Вәсим. Түгел, Вәсимә, түгел.
Вәсимә. Сәлимәдән чибәррәк бит.
Вәсим. Әлбиттә, әлбиттә. Шуңа күрә Сәлимәгә түгел, сиңа өйләндем. Ләкин, Ходайның хикмәте, дөньяда синнән дә чибәррәкләр очрый. Нишлисең, күңел уйнап китә бит шунда. Бозау да бит кояш күрсә сикеренә.
Вәсимә. Азгынлык ул, Вәсим.
Вәсим. Азгынлыктыр, сүзем юк. Кызык кына, әйеме? Үгез ничә сыер артыннан йөри, аны азгын димиләр. Безгә нигә ярамый? Нигә инде Ходай мине кеше итеп яраткан? Үгез итеп яратса, син дә җыламас идең, Сәлимә дә сүгенмәс иде, Хәтимәнең дә абзар башын ябасы булмас иде. Әйдә, без болай эшлик, Вәсимә. Чакыр син сихерчеләреңне
Вәсимә. Нәрсә инде сез барыгыз да. Минем сихерчеләрем түгел алар.
Вәсим. Ярый, ярый. Чакыр сихерчеләрне. Әйт, алып китсеннәр мине. Дезертир булганым өчен җәзасын да бирсеннәр. Армиядән качып йөрүче егетләрне судка бирәләр бит. Мине дә утыртып куйсыннар.
Вәсимә. Беркая да җибәрмим. Минеке генә буласың дип кияүгә чыктым, минеке генә буласың.
Вәсим. Алайса, кара инде үзеңә, үзеңә кара.
Вәсимә. Өйдән беркая да чыкмыйсың. Әйт, чыкмыйм, диеп.
Вәсим. Әйтә алмыйм өзеп, әйтә алмыйм.
Вәсимә. Әйт, җаным, җанкисәгем,
Бердәнберем, бәгырем,
Башым миңгерәү булганга
Белмәгәнмен кадерең.
Вәсим. Вәсимәкәй, җанкисәгем,
Бакчамдагы багалмам.
Өйдән бер дә чыкмамын дип
Өзеп кенә әйталмам.
Вәсимә. Якты дөньядан киткәч тә,
Белермен мин кадерең.
Синең каберең янында
Булыр минем каберем.
Вәсим. Вәсимәкәй, җанкисәгем,
Асыл кошым, күз нурым.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Өйгә кайтып кунармын.
Вәсимә. Әгәр дә син өйдән чыксаң, алып китәчәкләр бит сихерчеләр.
Вәсим. Китсәләр китәләр инде. Мин бит президентлар кебек халык кайда, мин шунда.
Вәсимә. Президентлар да юк бит инде. Президент хатын-кыз булса, калган булыр иде урынында. Нишләрбез инде, нишләрбез? (Тәрәзәдән күреп.) Галиябану әби килә, кач тизрәк.
Экранда язу:
«Мәхәббәт картлыкка карамый,
Картлардан көләргә ярамый».
Вәсим. Керсен. Ул карчыкка мин нигә кирәк?
Галиябану керә.
Галиябану (Вәсимне күреп). Дөрес әйткән икән Сәлимә. Нихәл, улым?
Вәсим. Исән-сау, Галиябану әби.
Галиябану. Кайттыңмы, кайтардылармы?
Вәсим. Качтым, Галиябану әби.
Галиябану. Качып була торган җирмени? Безнеке нигә качмый?
Вәсим. Сагындыңмы әллә, Галиябану әби?
Галиябану. Сагынмаска. Хәлил бит ул.
Таң әтәчләре кычкыра,
Әллә таң ата микән?!
Төшләремә керсә чыкмый,
Хәлил бәгърем, җанкисәгем,
Һаман ярата микән?!
Урам аша чыккан чакта,
Бүрәнәгә абындым.
Сәгате ел, минуты ай,
Хәлил бәгърем, җанкисәгем,
Шулкадәрле сагындым.
Күрдеңме үзен, нәрсә ди?
Вәсим. Бер ун елсыз кайтып булмас, ди.
Галиябану. Әстәгъфирулла. Йөздә була бит инде ул чакта. Мин нишләрмен? Мин бит ялгыз торырга, ялгыз йокларга күнекмәгән. Күз алдымда ир-ат булып болганып йөргән кешене күрергә өйрәнгән.
Вәсим. Бер-ике сәгатькә үзем барып килермен, Галиябану әби. Күз алдыңда болганырмын.
Галиябану. Әстәгъфирулла
Вәсим. Хәлил бабайның киемнәрен киеп торырмын. Ул дип уйларсың.
Галиябану. Кит, юньсез, Хәлилемнең бөкресен каян аласың? Аныкы кебек килешле бөкре беркемдә дә юк. Тагын да шул Каф тавы артына барыр булсаң әйт Хәлилемә, кайтып җитсен. Вәт юньсез, кешенең ирләре кайтып җитте, ул юк.
Вәсим. Яратмыйдыр үзеңне, Галиябану әби.
Галиябану. Әстәгъфирулла! Хәлилнең Галиябануны яратмаганын кемнән ишеткәнең бар? Күзебез күзләрдән китмәде. Килер иде гармунын култык астына кыстырып тәрәзә каршына. Мин аны тәрәзәдән тартып алыр идем. Сөйләшеп туймый идек. Таң әтәчләре кычкырганда гына кайтып китәр иде. Арабыздан чебен дә очып үтәрлек түгел иде. Исмәгыйль дигән бер бай малае гына арабызга кереп маташты. Алтатар дигән мылтыктан Хәлилгә атты да әле, юньсез. Ярый әле Хәлилемне бүлнистә коткарып калдылар. Ул чакта безнең авылда да бүлнис бар иде. Хәзер яптылар. Хәзер бөтен нәрсәне ябалар, итәкне генә ачалар.
Вәсимә. Галиябану әби, озынмы әле сүзең?
Галиябану. Тыңлыйсың килмимени? Шулайдыр шул, ир кадерен беләсезмени ул хәзерге хатыннар?! Без өйләнешкәч
Вәсимә. Йөз тапкыр тыңлаган бар инде.
Галиябану. Мең тапкыр тыңласагыз да таманга килә әле сезгә.
Җыр авазы ишетелә. Җырлап, халыкара хокук яклаучылар килә.
Экранда язу:
«Тимәгез кешегә, тимәгез,
Ул фәлән, ул төгән, димәгез».
Халыкара хокук яклаучылар (җырлыйлар).
Без хокук яклаучылар,
Кешедә шәхесне саклаучылар.
Гаепленең гаебе булса да,
Кешене какмаучылар.
Да здравствует человек!
Кешенең хокукы яшәсен!
Ист лебе геноссе айн менш!
Вәсимә. Киләләр, Вәсим, кач тизрәк.
Вәсим карават астына кереп кача.
Ләлия. Күрдек, качуның кирәге юк. Һәм, гомумән, кеше качып яшәмәскә тиеш, кешене карават астында яшәтү кеше хокукларын бозу.
Маша. Человек! Звучит гордо! (Карават астына керергә маташа.)
Вәсимә. Кая барасың?
Маша. Я освобождаю человека.
Вәсимә. Күрсәтермен освобождаюыңны. (Яртылаш карават астына кергән Машаны сөйрәп чыгара.) Чык, Вәсим.
Вәсим чыга.
Ләлия. Исәнмесез, Вәсим әфәнде!
Маша. Здравствуй, Васимчик!
Элизабет. Гутен таг, һерр Васим!
Вәсим. Мин гаепле түгел.
Ләлия. Без сезне гаепләргә җыенмыйбыз. Сезне рәнҗеттеләр. Сезне хатыныгыз карават астында яшәтә. Бу кешегә карата гаделсезлек.
Маша. Мужика не надо держать под кроватью, его место под юбкой.
Вәсимә. Өйрәтмә!
Элизабет. Вас ист дас?
Ләлия. Әнә фрау Элизабет та әйтә, безнең халыкара оешмадан сезгә берәр ярдәм кирәкмиме, ди.
Вәсимә. Кирәкми, кирәкми.
Галиябану. Ярдәм миңа кирәк. Хәлилемне кайтарыгыз.
Маша. Кто вы такая?
Галиябану. Я Халила невеста. Потерялся мой жених.
Маша. Ура! Сама старуха, сама по-русски знает. Вот она права человека.
Галиябану. Кайтарыгыз Хәлилемне.
Элизабет. Вас ист дас?
Ләлия. Әби, без югалганны кайтаручылар түгел, без кайтканны югалтмаучылар. Без кеше хокукын яклаучылар.
Галиябану. Минем дә картым белән яшәргә хокукым бар.
Ләлия. Әби, безгә эшләргә комачаулама.
Маша. Не мешай, бабушка. Не стариков, молодых надо беречь. (Вәсимнең кулыннан алып, читкәрәк китә.) Ты мне нравишься.
Вәсим. Ты тоже.
Маша. Может где встретимся?
Вәсим. Конечно.
Вәсимә (Вәсим белән Маша янына килеп). Нишлисез монда?
Маша. Не мешайте, у нас индивидуальная беседа.
Вәсимә. Үз ирең белән беседуй.
Маша. А где мой муж? Что сделала с моим мужем? Значит так, Ләлия ханум и фрау Элизабет. Моё предложение: отобрать у этой женщины мужика и сохранить его в особой изоляции.