Сборник "Викиликс" - Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) стр 10.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Вәсим. Юлга чыккандыр да инде. Ерак ара бит, Каф тавы артында.

Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, нәрсә ди Вәсим абыең, кайтырга чыккан, ди. Ничә көн кайтыр икән, Вәсим?

Вәсим. Йөгереп кайтса, иртәгә монда булачак.

Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, иртәгә монда булачак, ди. Ишетсен колагың, ирләрне кирәгеннән артыгын яратырга ярамый.

Айсылу. Ул бит әле минем ирем түгел.

Хәтимә. Булыр, «Алла бирсә»не әйтсәң.

Айсылу. Алла бирсә.

Хәтимә. Менә шулай. Гел җылап тормыйлар ул. Кияүгә чыккач та өлгерерсең. Әтисенә охшаса, җылатыр әле Хәбибуллаң.

Айсылу. Ул андый түгел.

Вәсим. Сөйләшеп утырдык Хәбиб белән. Айсылудан бүтән беркемгә дә карамаячакмын, ди. Айсылудан да чибәр беркем дә юк дөньяда, ди.

Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, нәрсә ди Вәсим абыең?

Вәсим. Вәсим абый, диде Хәбиб, исән-сау кайтып җитеп, Айсылу синең янга мине сорашырга килсә, мине юксынып җыласа, кочагыңа алып юат, диде.

Вәсимә. Юатырмын менә мин сиңа! Кочаклап кына кара.

Вәсим. Кызык син, Вәсимә. Мин түгел бит, Хәбиб әйтте.

Вәсимә. Әйтмәде, әйтмәде. (Айсылуга.) Йөрмә җыен юк-барга ышанып. Хәбибне дә, чуртны да күрмәде ул. Карават астында ятты. Син дә йөрмә, Хәтимә, кыз баланы алдап.

Хәтимә. Әй Вәсимә, Вәсимә! Син Вәсимне яманлаганда, синең яклы булып йөри идем, болай булгач, Вәсим ягына күчәм.

Вәсимә. Күчәрсең дә. Ир күргәч, башыгыз әйләнде.

Хәтимә. Киттек, Айсылу. Үзем табып бирәм Хәбибуллаңны. (Үкереп елаган Айсылуны җитәкләп чыгып китә.)

Вәсим. Син надан хатын, Вәсимә. Кеше гашыйк булган, беләсеңме син шуны гашыйк булган, гашыйк булган!

Вәсимә. Булса. Сиңа түгел бит, нәрсә кочакларга үреләсең.

Вәсим. Әй Вәсимә, Вәсимә Кеше җанын аңламыйсың син. Кешене юатырга кирәк, кешенең өметен өзәргә ярамый.

Вәсимә. Бик күпләрне өметләндердең, беләм.

Вәсим. Их, качасы калмаган карават астына. Халык белән бергә беткән булсам. Халыктан аерылырга ярамый шул, ярамый. Президентлар бит: «Мин халык белән»,  дип юкка гына әйтми. Алар халык белән бергә булгач, тамаклары да тук, өсләре дә бөтен. Халык үзе ач булса да, авызыннан өзеп аларны ашата. Ничек син, Вәсимәкәй, шуны аңламыйсың?

Вәсимә. Президентлар Айсылу кочаклап йөрми, үз хатынын кочаклый.


Экранда язу:

«Безгә кирәкми секс,

Булсын безгә тик бакс».

Тантана иткән кыяфәт белән шаркылдап көлеп, Сәлимә керә.

Сәлимә. Киләләр! Киләләр, Вәсимә! Күрсәтәчәкләр алар сиңа. Үтүт Вәсимең, алып китәчәкләр. (Кул изәп чакыра.) Һәй, һәй, һәй! Тизрәк килегез. Мона ул Вәсимә, менә ул Вәсим. (Тәтәйләр төркеме кергәч.) Менә ул Вәсим, алыгыз.

«Попка». Вот как. Синмени инде ул Вәсим?

Вәсимә. Якын килмәгез. («Попка» га ябыша.)

«Попка». Уберите её.

Тәтәйләр Вәсимәне бөтереп алалар.

Вәсимә. Караул, караул!..

«Попка». Заткните рот! (Вәсимгә.) Вәсим, Вәсим Ярыйсы экземпляр. Где другие? Бүтәннәр кайда?

Вәсим. Кем кирәк сезгә?

«Попка». Безгә кем кирәген әллә белмисеңме? Где остальные мужики?

Вәсим. Мин каян белим? Әнә хатыннан сорагыз.

«Попка». Какой хатын Нам не нужна хатун, нам мужик нужен.

«Мисс Пипис». Плиз, плиз.

Сәлимә. Чишен, диләр, Вәсим. Тамагың туймый иде, хәзер туяр.

Вәсимә. Ходаем, нәрсә соң бу? Вәсим, ни карап торасың? Бир шуларга кирәкләрен.

Вәсим. Аларга акча кирәк, мин кирәкмим.

Вәсимә. Бир шуларга, бир. (Түшеннән акча чыгара.) Мә, бир. Сөт саткан акчама тыгылсыннар.

«Попка». Юк, түти, моның белән генә котыла алмассың. Ә без күбәү Җир шарында. Кайтар мужикларны. (Вәсимнең изүеннән ала.) Кайда бүтәннәр? Әйт, югыйсә печәбез.

«Бомба». Да, кастрировать будем.

Сәлимә. Кызлар, кызлар! Теләсәгез нәрсә эшләтегез, тик печмәгез генә.

«Попка». Әй, шалава! Тентегез өйләрен, безгә яраклыларын барысын да алыгыз.

Тәтәйләр кайсы кая китеп актарыналар.

Вәсимә. Сәлимә, бәгырькәем, зинһар, алып кит шуларны.

Сәлимә. Әһә, мин дә бәгырькәем булдыммы? Алып китәм, бер кичкә биреп тор Вәсимеңне.

Вәсимә. Юк-юк, теләсә нәрсәмне ал, Вәсимне бирмим. Бер кичкә дә, бер сәгатькә дә, бер минутка да бирмим. Бирмим, бирмим, бирмим! (Вәсимне кочагына алып, караватка ава.)

Ут сүнә. Бөтен шау-шу тынып кала. Ут янганда, караватта Вәсимә ыңгыраша, бәргәләнә.

Вәсим (торып утырып). Нишлисең син? Вәсимә, Вәсимә!

Вәсимә уянып торып утыра. Ни булганын аңламыйча, Вәсимгә карап тора.

Вәсимә. Ни булды ул?

Вәсим. Әллә куркыныч төш күрдеңме?

Вәсимә. Төш идемени ул?.. Синме соң бу, Вәсим?

Вәсим. Яныңда кем ятарга тиеш иде соң?

Вәсимә. Йә Алла. Аллага шөкер, уяндым.

Вәсим. Нәрсә күрдең, миңа да сөйлә.

Вәсимә. Сөйләрлек түгел ул, Вәсим Кил әле, бер кысып кочаклыйм әле үзеңне. Син бит минем бердәнберем. Син минем алтыным, син минем

Вәсим. Ни булды? Ятканда сыртың куеп яткан идең. Азгын дип сүккән идең.

Вәсимә. Сүккән идем, яткан идем Ачуланма, зинһар. Азгынын азгын инде. Аннары шунысы да бар бит, Вәсим: хатыннар күзе төшмәслек ир дә ир түгел инде. Тик Сәлимәгә генә карама, ярыймы? И-и-и-и, минем Вәсимем! Вәсимем минем! Вәсимем бар бит минем! Ишетәсеңме, минем Вәсимем бар. Вәсимәнең Вәсиме бар! (Экранда «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!» дигән язу чыккач.) Алыгыз, алыгыз ул лозунгыны. Кирәкми ул язу. Яшәсен ирләр, яшәсен хатыннар!

Экранда «Яшәсен ирләр, яшәсен хатыннар!» дигән язу чыга.


Пәрдә.

Го-о-о-ол!

Сатирик комедия

Туфан Миңнуллин


Катнашалар:


Әти } 1 нче баскыч кешеләре.

Әни } 1 нче баскыч кешеләре.

Малай } 1 нче баскыч кешеләре.

Кыз } 1 нче баскыч кешеләре.

Шул }

Теге } 1 нче баскыч кешеләре.

Бу } 2 нче баскыч кешеләре.

Ул } 2 нче баскыч кешеләре.

Беркем түгел

Беренче урынбасар (БУ) } 3 нче баскыч кешеләре.

Икенче урынбасар (ИУ) } 3 нче баскыч кешеләре.

Беренче бүлек мөдире (ББМ) } 3 нче баскыч кешеләре.

Икенче бүлек мөдире (ИБМ) } 3 нче баскыч кешеләре.

Беренче министр } 4 нче баскыч кешеләре.

Икенче министр } 4 нче баскыч кешеләре.

Өченче министр } 4 нче баскыч кешеләре.

Дүртенче министр } 4 нче баскыч кешеләре.

Артист } 4 нче баскыч кешеләре.

Эшмәкәр } 4 нче баскыч кешеләре.


Сәхнәдә баскычлы пирамида. Иң астагы баскычы сәхнә идәне. Пәрдә ачылганда, Боз сараенда хоккей уены баргандагы сызгырулар, улаулар, такы-токылы музыка, «шайба-шайба» дип кычкырулар. Пәрдә ачылгач, ут пирамиданың беренче баскычын яктырта. Анда гади халык вәкиле ир малае белән телевизордан хоккей карый. Читтәрәк кыз бала дәрес әзерләп утыра.


Малай (бар көченә кычкыра, сикереп). Го-о-ол! Го-о-ол!

Кыз килеп малайга тибә. Малай аңа кизәнә.

Нишлисең, дура?

Кыз. Минем дәрес әзерлисем бар. Кычкырма.

Малай. Ә син нәрсә тибәсең? Дура!

Кыз. Син үзең дурак!

Малай. Дура!

Кыз. Дурак!

Ир. Әй, җитте сезгә!

Малай. Ә нигә ул тибә?

Кыз. Ә ул нигә кычкыра? Мин дәрес әзерлим.

Ир (малайга). Утыр! (Кызга.) Ә син әниең янына чык!

Кыз. Чыкмыйм. (Дәрес әзерләргә утыра.)

Малай. Әти, әти, буллит!

Ир. Күрәм. Давай, давай!

Малай. Давай, давай! Го-о-ол! Го-ол-ол!

Кыз елап кухняга кереп китә. Аннан әнисе белән чыгалар.

Әни. Нишлисез инде сез?

Ир. Тукта әле, кычкырма.

Әни. Кычкырма, дип (Малайга.) Ә син нәрсә үкерәсең?

Малай. Кычкырма, диләр бит сиңа.

Әни. Нәрсә дидең? Мин сине Күрсәтермен «кычкырма» ны. (Малайның якасыннан эләктерә.) Бар, әзерлә дәресеңне!

Әти. Тимә!

Әни. Тимәм менә! Кара син аны

Әти. Тимә, диләр сиңа.

Әни. Син аны азындырасың.

Әти. Бар урыныңа. (Малайга.) Ә син тик кенә утыр.

Кыз (малайга). Дурак! Әниләргә кычкырмыйлар.

Әти. Остарма. Барыгыз.

Кыз тагын дәрес әзерләргә утыра. Әни кухняга чыгып китә.

Малай. Әти, әти, кара, кара, нишли

Әти (телевизордагы хоккейчыга кычкырып). Кая барасың, ишәк? Куып тот, куып тот, хайван! Молодец!

Малай. Судью на мыло. Әти, әти, дөрес сызгыртмады бит, әйеме?

Әти. Сатылган, сволочь.

Малай ике бармагын авызына тыгып сызгыра. Кыз тагын елап әнисе янына кереп китә.

Әни (чыгып). Туктыйсызмы сез, юкмы?

Әти. Әйттеләр бит сиңа.

Малай. Әти, әти, кертә, кертә.

Әни барып телевизорны сүндерә.

Әти. Нишлисең син, дура! Ну-ка кабыз!

Әни. Чыгарып ыргытам ул телевизорны. Рәтле әйбер күрсәтми.

Әти. Ыргытып кара. (Телевизорны кабыза.)

Малай. Беренче период беткән.

Әти. Сүндереп тор. (Әнигә.) Ашарга бармы?

Әни. Әнә хоккеегыз ашатсын. Аталлы-уллы

Әти. Йә, булды. Чыгар ашарга.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3