Всего за 149 руб. Купить полную версию
Мондый көнне күрер көн дә булыр икән,
Тормышыма бәхет ташып тулыр икән
Ир дигән азгыннан котылдым;
«Ялгыз башым тыныч колагым» дип кенә,
Үз җаема, үз көемә ипләп кенә
Рәхәттә яшәргә тотындым.
Кайчан кайтып керер икән бу азгын дип,
Кайсы кошны тотты икән бу козгын дип,
Ут йотып ятмамын төннәрен;
Бәхетемне шатлыгыма төйнәп кенә,
Җырлап кына, көен көйгә көйләп кенә
Рәхәттә үтәрдер көннәрем.
Хәтимә (атылып кереп). Валлаһи, дөрескә чыкты әйткәнең, Вәсимә, Саниянең дә ишәге юкка чыккан, Әминәнең дә сарыгы югалган. Сөенеп туялмый Әминә. Аерылам, аерылам дип яшәдем шул сарык белән, ди. Рәхмәт яусын Вәсимәгә, ди. Авыл тулы өйләнмәгән егетләр иде, урам этләре кебек өерелеп йөриләр иде, берсе дә күренми. Чыннан да, кая олактылар икән алар?
Вәсимә. Үле гәүдәләре дә күренмиме?
Хәтимә. Ю-ук, күренмәве яхшы да әле аның. Күмеп мәшәкатьләнер идек.
Көлешәләр. Сәлимә керә.
Экранда язу:
«Мохтаҗ түгел ир-атка,
Сезнеке булган чакта».
Сәлимә. Карале, кызлар, ирләр юкка чыккан, диләр, дөрес микән? Карагыз әле, законный ирләр генә бетте микән, законный булмаганнар калды микән?
Хәтимә. Өметләнмә, Сәлимә, бетте килгән-киткән мужикларың.
Сәлимә. Ир бетсә дә, сөяркә бетми ул, җаным.
Вәсимә. Вәсимгә дә өметең сузма, югалды.
Сәлимә. Юкка шикләнәсең, Вәсимә, синекенең кунганы булмады.
Хәтимә. Синдә кунмаган ир булды микән?
Сәлимә. Аллага шөкер анысы. Тагын да кунарлар әле. Болай гына, юри генә әйтәләрдер әле, бетмәгәндер ирләр. Ирләр бетсә, дөнья бетә ич.
Шулвакыт «Тыңлагыз! Тыңлагыз!» дигән тавыш яңгырый.
1 тавыш. Тыңлагыз! Тыңлагыз! Казан сөйли. Мәскәү вакыты белән сигез сәгать кырык минут.
2 тавыш. Говорит Москва. Московское время восемь часов тридцать минут.
Сәлимә. Карале боларны. Икесе ике төрле сөйли. Казан «кырык минут» ди, Мәскәү «утыз» ди. Әллә Мәскәү безгә вакытны бераз арттырганмы?
Хәтимә. Тукта, тырылдама, тыңлыйк.
1 тавыш. Казан сөйли. Бүген иртәнге сәгать алтыда бөтен Җир шарында ир җенесеннән булган затлар юкка чыкты. Бары тик хатын-кыз җенесеннән булган затлар гына калды.
2 тавыш. Сегодня в шесть часов утра на всей территории Земного шара ликвидирован мужской род. Остались только особы женского рода.
Сәлимә. Мәскәү әйткәч, дөрес булып чыкты, алайса. Мәскәү белми сөйләмәс. Аның ялганы да дөрескә охшаган. Этлек ишетәсең килсә, Мәскәү радиосын тыңла. Ходаем, нишләрбез икән ирләрсез?
Вәсимә. Нишләрбез икән димә, нишләрмен икән диген.
Сәлимә. Аллага шөкер, мин, ичмасам, күрәсен күреп калдым. Бетсәләр дә, үкенечкә калмады. Үкенечкә калмады. Китим әле, берәрсе берәр җирдә посып калмады микән. (Чыгып китә.)
Вәсимә. Сөйрәлчек.
Хәтимә. Шулар аркасында бозылды да инде дөньясы. Алар булмаса, син дә теләк теләмәгән булыр идең. Карале, күрше, кемнәр ул тегендә? Әллә бүген берәр бәйрәмме?
Экранда язу:
Үзебез үзебезгә
Кирәкми ирләр безгә.
Ал төстәге флаглар, лозунглар күтәргән бер төркем хатын-кызлар керә. Лозунгларда «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!», «Яшәсен хатын-кыз белән хатын-кыз мәхәббәте!», «Ал төс затлы төс!» дигән язулар. Төркем Вәсимә каршына килеп җиткәч, сафларга тезелеп җыр суза.
Без котылдык безне басып торган,
Безне изгән ирләр затыннан.
Без әйткән сүз безнең девизыбыз:
Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!
Безнең байрагыбыз ал төстә
Ал төс балкып торсын һәр төштә.
Җыр тәмамлангач, төркемдәгеләр Вәсимә алдына чәчәкләр сибәләр.
Хөллия (алга чыгып). Хөрмәтле Вәсимә! Сез җир йөзеннән ирләр дип аталган котсыз, шыксыз, кыяфәтсез, шөкәтсез, килбәтсез, мәнсез, рәтсез, нурсыз, йогышсыз, кошбәтсез, мөрәвәтсез затларны кырып-себереп ташлап, бөек эш эшләдегез. Бу гамәлегез безне чиксез шатландырды, куандырды, сөендерде. Төрле төбәкләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче аллар исеменнән сезгә зур рәхмәт. (Вәсимәне үбеп ала.)
Наташа (Хөллияне алыштырып алга чыгып). Дорогая наша подруга Васима! Уничтожив безобразный род человечества мужчин, вы сделали огромное дело. От имени всех розовых вам огромное спасибо! (Вәсимәне үбеп ала.) А вы очень сладкая, Васима.
Вәсимә. Туктагыз әле, сез кемнәр?
Шарлотта. Мадам Васима
Хөллия белән Наташа әйткәннәрне французча кабатлый һәм Вәсимәне караватка егып салып үбә. Башкалар кул чабып котлап торалар.
Вәсимә (Шарлотта кочагыннан котылып). Нишлисең син? Сез кемнәр?
Хөллия. Әйткәнемчә, без «аллар». Әллә ишеткәнегез юкмы? Икенче төрле итеп әйткәндә, лесбиянкалар. Без дөньяның рәхәтен ирләрдән башка гына татый белүчеләр. Без нәфислек символлары. Ирләр дип аталган тупас җаннардан җир өстен арындыруыгыз өчен, без сезгә роза чәчәкләре алып килдек. Ә болары ал төстәге мәк чәчәкләре. (Җырга күчә.)
Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал була;
Күзең сирпеп бер карасаң,
Йөрәгемә ял була.
Белегез, кадерле Вәсимәкәй, без мәк чәчәген чүп үләне белән бутаучылар түгел.
Мәк чәчәге бәйләмен Вәсимәгә тапшыра. Хатыннар төрле телләрдә Вәсимәгә рәхмәт әйтәләр. «Огромное женское спасибо!», «Данке шон!», «Мерси!», «Сенкью веремеч» дигән авазлар яңгырый.
Хөллия (Хәтимә янына килеп). Ә сез кем буласыз?
Хәтимә. Мин Вәсимәнең күршесе Хәтимә булам.
Хөллия. Сез дә чибәр хатын.
Наташа (Хәтимә янына килеп). Аппетитная, правда?
Хәтимә. Сез әллә кыз-тәкәләрме? Ирдәүкәләрме?
Хөллия. Анысы да түгел, монысы да түгел. Без нәфислек фәрештәләре. Килегез әле бирегәрәк, кочаклагыз әле мине.
Хәтимә. Хатын-кыз кочакларга мине кем дип белдең?
Хөллия. Ә син кочаклап кара. (Хәтимәне кочаклый, үбә.)
Хәтимә. Нишлисең, җибәр! (Хөллиядән ычкынып, Наташа кочагына керә. Аңардан ычкынып чыгып чаба.)
«Аллар» төркеме көлешә, кул чаба.
Хөллия (Вәсимә каршына килеп). Без китәбез, Вәсимәкәй. Без әле очрашырбыз. Безне эзләп табарга теләсәң, безнең адрес: бөтен Җир шары.
Наташа. Наш адрес: весь Земной шар.
«Безнең байрагыбыз ал төстә.
Ал төс балкып торсын һәр төштә»,
дип җырлап чыгып китәләр.
Хәтимә керә.
Хәтимә. Киттеләрме? Шулар бу, Вәсимә, шулар кыз-тәкәләр. (Көлеп.) Кочаклый, үбә Кытыкны китерделәр. Начар түгел икән үзе.
Вәсимә. Ни сөйлисең син?
Хәтимә. Ни сөйлисең дип Дөньяда булмаган эшме? [] Иркәләнәсе дә килә бит. Кил әле, кочаклыйм әле үзеңне, Вәсимәкәй.
Вәсимә. Якын киләсе булма!
Хәтимә. Курыкма, шаярам гына. Әй дөньялар, дөньялар. Кая таба бара бу дөньялар? Нишләтәсең, Вәсимә, ирләр исемен йөртеп, ир булмаганнар дөнья тулы. Алар бар дип алданып яшәгәнче Аптыраганнан инде болар барысы да. Үгез теләп тә үгез булмаса, сыер өстенә сыер да атлана шул. (Караватка чалкан ава да җыр суза.)
Наз күралмыйча үтте гомерләр,
Чәчәк атмыйча сулдылар гөлләр.
Яфрак ярмыйча корды каеннар,
Корган каеннар безнең кайгылар.
Синең, ичмасам, ирең, азгын булса да, ир иде. Рәхәтен күрә идең.
Вәсимә. Каян беләсең?
Хәтимә. Үзең зарлана идең ләбаса. Йокларга ирек бирми, дия идең. Бүтән хатыннар янына йөргәнгә тузына идең. Йөрерлек ирең булсын иде лә ул. Миңа да булмады, бүтәннәргә дә тәтемәде. (Вәсимәне кысып кочаклый да чыгып китә.)
Экранда язу:
«Ир-атлар да кешеләр,
Почти хатын-кыз ишеләр».
Портфельләр тоткан, ирләрчә киенгән күзлекле өч-дүрт хатын керә.
Ләлия. Керергә рөхсәттер дип беләбез. Исәнмесез! Здравствуйте, бонжур, гутен таг! Гражданка Вәсимә Бариева биредә яшиме?
Вәсимә. Әйе.
Ләлия. Безгә аны күрергә мөмкинме?
Вәсимә. Мөмкин. Мин ул Вәсимә Бариева.
Ләлия. Бик яхшы. Без Халыкара кеше хокукын яклау оешмасыннан.
Маша. Мы правозащитники человеческих прав. Из Всемирной организации правозащитников.
Элизабет. (Маша әйткәнне инглизчә кабатлый).
Тезелешеп басып, үз оешмаларының гимнын җырлыйлар.
Һәр җирдә һәм күктә, һәр төштә
Бертигез хокукта кешеләр:
Ирләр һәм хатыннар барысы
Һәм безнең, һәм сезнең ишеләр.
На земле, на небе, повсюду
Равные права у людей.
Женщины, мужчины всех мастей
Все равны, нет рабов, нет судей.
Гимнны инглиз телендә җырлыйлар.
Ләлия. Безнең оешмада ирләр дә бар иде, ләкин алар кинәт кенә юкка чыктылар. Ишетүебезчә, аларны юкка чыгаручы сез.