Сборник "Викиликс" - Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) стр 5.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Вәсимә. Мин түгел, сихерчеләр.

Ләлия. Ләкин сезнең үтенечегез буенча.

Вәсимә. Мин үтенмәдем, теләдем генә.

Ләлия. Димәк, сезнең теләкне искә алып, сихерчеләр җир өстендәге ирләрнең тамырын корытты?

Вәсимә. Тамырлары ук корымагандыр, юкка чыгулары хак бугай.

Ләлия. Сез, ханым, үзегезнең җинаятьче икәнлегегезне таныйсызмы?

Вәсимә. Ниткән җинаятьче?

Ләлия. Сез аңлыйсызмы, бер кешене үтерүчене гомерлеккә төрмәгә ябалар, ә сез миллиард кешенең башына җиткәнсез.

Вәсимә. Нәрсә сөйлисең син, ниткән кеше?

Ләлия. Сезнеңчә, ирләр кеше түгелмени?

Вәсимә. Минем кешедә эшем юк, үз ирем белән теләсә нишлим. Телим икән үтерәм, телим икән яшәтәм.

Элизабет. Сезнең ирегез дә кеше бит.

Вәсимә. Ул сезнең өчен кешедер, минем өчен ир генә.

Маша. Вообще-то она права.

Вәсимә. Сез нәрсә, мадам Мария? Сез җинаятьчене якларга җыенасызмы?

Маша. Я в том смысле, что не все мужья мужчины.

Элизабет. Ах, бу Россия! Бөтен милләтләрнең дә хатыннары бертөсле. Европада, мадам Мария, бөтен ирләр дә кеше.

Маша. И вашу Европу я знаю. Кочаклап йокларлык ир юк.

Элизабет. Ләкин алар кешеләр. Сез безне гаҗәпләндерәсез, мадам Мария. Үзегез кеше хокукларын яклау үзәгенең әгъзасы, үзегез кешелек дөньясын юкка чыгарган авыл хатынын яклыйсыз.

Вәсимә. Нәрсә һаман миңа бәйләнәсез, мин иремне генә беләм, калганын сихерчедән сорагыз.

Элизабет. Юк, без сине хөкемгә тартабыз.

Ләлия. Кеше хокукларын яклаучы оешма исеменнән халыкара трибуналга мөрәҗәгать итәчәкбез.

Вәсимә. Итмәгәегез. Минем иремдә берәүнең дә эше юк.

Элизабет. Әгәр дә сез үз ирегез кебек ирләрне генә бетерсәгез бер хәл. Ләкин сез ир-атлар исеме йөртеп тә ирлек вазифаларын үти алмаганнарны да юкка чыгаргансыз.

Вәсимә. Аларында минем эшем юк. Сез нәрсә әле хатын-кыз башыгыз белән алкашларны яклап йөрисез?

Ләлия. Алкогольнең монда катнашы юк.

Вәсимә. Ничек булмасын! Әнә Сания әйтә, эчә дә йоклый, эчә дә йоклый, ир рәхәтен күрми изаланам, ди. Нәрсәгә кирәк андый ир?

Маша. Браво! Браво! Дөрес! Нечего их кормить.

Элизабет. Мадам Мария, әгәр дә сез безгә каршы фикер йөртсәгез, без сезне халыкара оешмадан чыгарырга мәҗбүр булабыз. Сез кеше хокукларын яклый белмисез.

Маша. Извините, кешеләрне яклыйм мин, ир була белмәгән ирләрне генә якламыйм.

Ләлия. Алар да кеше, аңлагыз.

Маша. Булмагайлары. Мин марҗа, миңа мине төнлә йоклатмыйча кочаклаучы мужик кирәк. (Вәсимәгә.) Синең ирең төнлә сине йоклата идеме?

Вәсимә. Мине генәме?! Ярты районның ирсез хатыннарына җитешә иде.

Маша. Һәм син шундый ирне юкка чыгардыңмы, дура?

Вәсимә. Бүтәннәргә дә булмасын, миңа да булмасын.

Элизабет. Сез кыргый халыклар, мадам Мария һәм мадам

Вәсимә. Вәсимә.

Маша. Ә сез кем? Ир-ат белән йоклаган гомоларны яклап йөрисез.

Элизабет. Без кеше яклыйбыз. Кемнең кем белән йоклавында безнең эшебез юк. Кешенең теләсә кем белән йокларга хакы бар.

Вәсимә. Алтын икән акылыгыз. Йокламый торсыннар әле. Сөйрәлчекләр белән йокларга яраткач өйләнмәскә иде. Мин көчләп өйләндермәдем. Яратам, диде, артымнан ялынып йөрде. Синнән бүтәнгә карамыйм, диде.

Маша. Да, жаль мужика. Я бы его простила, пусть бегает. Хороший бык на всё стадо успевает.

Ләлия. Җитте! Туктатыгыз эротиканы!

Элизабет. Бу эротика гына да түгел, бу порнография. Кыскасы, мадам Вәсимәне халыкара трибунал хөкем итәчәк. Сез безнең белән китәсезме, мадам Мария? Әллә бу хатынның адвокаты булып каласызмы?

Маша. Юк, мин бу хатынны яклый алмыйм, шундый ирне юк иткәне өчен җәзаның иң катысын сораячакмын.

Вәсимә. Нинди була инде ул иң катысы? Асасызмы, атасызмы?

Маша. Юк, җиңел генә котылырга уйлама, дорогая. Без сине менә бу хатыннар ише хатыннар белән гомер буе яшәргә мәҗбүр итәчәкбез.

Элизабет. Безгә һөҗүм итмәвегезне үтенәбез.

Ләлия. Китәбез, коллегалар. (Вәсимәгә.) Ә сез халыкара трибуналда җавап тотарга әзерләнегез.

Китәргә борылалар.

Маша (китеп барган җиреннән туктап). Әгәр дә мужигыгыз табылса, миңа хәбәр итәрсез. Дура ты, дура. Такого мужика потеряла. (Частушка җырлый.)

Помидоры, помидоры,

Помидоры овощи:

Баба едет в карете,

Муж на скорой помощи.

Мой милёнок в армии

Атлар эчерәм, дигән;

Пока гуляй время шулай,

Кайткач кичерәм, дигән.


И-и-их! (Чыгып китә.)


Экранда язу:

«Алдың булса, арт кирәк

Карчыкка да карт кирәк».

Галиябану керә.

Галиябану (каранып). Монда берәр кеше бармы?

Вәсимә. Бар, Галиябану әбекәй, бар.

Галиябану. Күзем күреп бетерми, кай тирәдә син?

Вәсимә. Менә ич. Каршыңда басып торам.

Галиябану. Шулайдыр. Шулай икән шул.

Вәсимә. Уз, утыр, Галиябану әби.

Галиябану. Узам, утырмыйм. Утырсам тора алмыйм. Мин ята алам да басып тора алам. Кайда, кайда минеке? Тизрәк чыгар да кайтып китик.

Вәсимә. Нәрсә сорыйсың, Галиябану әбекәй?

Галиябану. Нәрсә түгел, кем.

Вәсимә. Кемне сорыйсың?

Галиябану. Кемне дип Үземнекен сорыйм. Хәлилемне. Юкка чыкты. Янымда яткан килеш юкка чыкты. Арканы аркага куеп рәхәтләнеп җылынып ята идек. Нигә аркам туңа дисәм, Хәлилем юк. Кая киткән бу бер сүз дә әйтмичә дип, урамга чыксам, әйтәләр бөтен ирләрне дә түбән оч Вәсимәсе җыештырып-төештереп абзарына ябып куйган, диләр. Ышанмадым ышануын, шулай да килдем менә. Дөресме шул, дөрес түгелме?

Вәсимә. Дөрес түгел, Галиябану әби. Үземнең дә Вәсимем югалды.

Галиябану. Ни булды икән, алайса? Җитмеш ел буе янымнан китмәгән иде. Дүрт елга сугышка гына барып кайтты да гел янымда булды. Кеше әйткәч тә шикләндем үзе. Япь-яшь хатын нишләсен туксан яшьлек картым белән, дим. Болай ул мутын мут та инде. Әле беркөн кибеткә барган идек, шунда Гайниҗамал итәгенә ышкылып-ышкылып үтә. Тегесе дә бит аның, ни хәлләрдә, Хәлил абзый, җир җимертеп йөрисеңме, дигән булып чытлыклана.

Вәсимә. Ирләр барысы да бер. Туксан яшьтәгесе дә, унтугыз яшьтәгесе дә. Синеке дә шул, минеке дә шул.

Галиябану. Синекен белмим, минеке Аллага шөкер. Үзем сайлап алдым бит. Бер театр караган идем, шунда җырладылар. Берәү гармун тотып чыкты да җырлый. (Җырлый.)

Таң әтәчләре кычкыра

Әллә таң ата микән:

Тәрәзә ачып карап калды,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Әллә ярата микән?

Миңа атап җырлый дип торам. Галиябану дип җырлаучысы Хәлил исемле икән. Шунда мин үземә Хәлилне эзләргә керештем. Күршедә генә булган икән. Кая китте икән соң? Берәр җирдә егылып ятмаса ярый инде.

Вәсимә. Юк, Галиябану әби, Хәлилең егылып ятмый. Сихерче карчыклар алып китте аны.

Галиябану. Кит әле, миннән дә сихерчерәк карчык бар микәнни? Хәлилем дә миңа «сихерче» дия иде, «сихерләдең» дия иде. Дөрес сүз түгелдер. Туксан яшьлек картны кем сихерләсен.

Вәсимә. Картына-яшенә карамаганнар, барысын да җыеп алганнар.

Галиябану. Шундый закон чыкканмыни?

Вәсимә. Законсыз гына җыеп алганнар.

Галиябану. Юк-юк, законсыз бирер хәлем юк. Ул минем законлы картым. Сугыш вакытында закон чыкты биреп тордым.

Вәсимә. Юк икән юк инде, йөрмә аптырап туксан яшьлек карт өчен.

Галиябану. Нәрсәме дисең?

Вәсимә. Туксан яшьлек карт нәрсәмә кирәк инде дим.

Галиябану. И-и-и, кара моны. Хәлил бит ул. Минем Хәлилем бит. Унике баламның атасы ич ул. Хәзер генә ул атасыз балалар туа. Без ирләрсез бала таба белми идек.

Вәсимә. Надан булгансыз, шуңа ул. Хәзер баланы элеккечә тапмый башлаячаклар. Ирләрнең кирәге калмаячак.

Галиябану. Кит аннан!.. Шундый закон чыкканмы?

Вәсимә. Әлегә чыкмаган. Чыгачак

Галиябану. Кит аннан!.. Булмас!

Вәсимә. Син колхозда эшләдеңме?

Галиябану. Эшләмәскә. Гомерем сыер астында фермада үтте.

Вәсимә. Ясалма орлыкландыруны беләсеңме?

Галиябану. Белмәскә. Әстәгъфирулла, әллә кыз-хатыннарны да шулай итәчәкләрме?

Вәсимә. Итәчәкләр. Ирләр кирәк булмаячак.

Галиябану. Кит аннан! Без генә җүләр булып ирдән бала тапканбыз, алайса?

Вәсимә. Шулай. Бар, җүләрләнеп йөрмә. Эзләмә картыңны.

Галиябану. Соң, аңгыра бәрән, Хәлилем миңа бала табар өчен кирәкмени?! Арка җылытырга кирәк ул.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3