Всего за 149 руб. Купить полную версию
Китапта Туфан Миңнуллинның «Үзгәрү» («Үзем турында үзем») публицистик бәяны да тәкъдим ителде. 2012 елда «Казан утлары» журналында (13 нче саннар) басылып чыккан әлеге әсәр укучыларда шактый зур кызыксыну һәм әдипкә карата гаҗәпләнү хисе уяткан, татарны күпмедер сискәндергән дә иде. Гомере буе тугры калган тормыш фәлсәфәсенә икеләнебрәк, башка күзлектән карый бу бәянда Туфан ага. Ничек алай була ала?! Тәүбәгә килүме бу, үкенүме, әллә васыятьме? Соңгысыдыр! Гәрчә автор: «Язмам әле тәмамланмаган. Бераз бу якты дөньяда яшәп алырга өметләнәм», дисә дә, редакциягә үз аягы белән китергән соңгы язмасы була бу. Шул рәвешле, «Үзгәрү» Туфан аганың, узган гомер юлына йомгак ясап, сөйгән халкына яшәеш кануннары, кешенең җир йөзендәге тереклек эволюциясе турында җиткереп калырга ашыккан фәлсәфи трактаты, васыяте, бәхилләшүе ул.
Зур әдипнең иҗат лабораториясе дә кызыклы, «язу кухнясы» да киң биләмәле. Тәкъдим ителгән әлеге әсәрләр мисалында гына да Туфан Миңнуллинның бай әдәби-иҗади маясын күрдек. Мирасында калган яңа кулъязмалары алга таба да дөнья күрер, галимнәребез аларны өйрәнеп, киң әйләнешкә кертер дип өметләник.
Туфан Миңнуллин
Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар !
Ике пәрдәле комедия
Катнашалар:
Вәсимә } ир белән хатын.
Вәсим } ир белән хатын.
Сәлимә } авыл хатыннары.
Хәтимә } авыл хатыннары.
Галиябану авыл карчыгы.
Айсылу авыл кызы.
Сихерче карчык.
Варвара балалар бакчасында тәрбияче.
Хөллия } «аллар».
Наташа } «аллар».
Шарлотта } «аллар».
«Бомба» } тәтәйләр.
«Попка» } тәтәйләр.
«Мисс Пипис» } тәтәйләр.
Ләлия } кеше хокукын яклаучылар.
Маша } кеше хокукын яклаучылар.
Элизабет } кеше хокукын яклаучылар.
Гузелька } балалар.
Наташенька } балалар.
Беренче пәрдә
Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават. Күктә ай һәм йолдызлар. Айга эленгән бауда Вәсим белән Вәсимәнең бергә кочаклашып төшкән рәсеме эленеп тора. Сәхнә өстендә тар гына экран. Анда сәхнәдә барган вакыйгаларга комментарий рәвешендә икеюллыклар язылып бара.
Вакыйга башланыр алдыннан экранда:
«Куйдык та сыртны сыртка,
Пешердек тозсыз ботка»,
дип язылган. Караватның ике ягында, сыртны сыртка куеп, ир белән хатын Вәсим белән Вәсимә утыра.
Вәсим (авыз эченнән көйләп).
Былтыр җуйган балдагымны
Быел таптым утлыктан.
Җырлыйсым килеп җырламыйм,
Җырлыйм хатын юклыктан.
(Вәсимәгә таба борыла.) Әйт инде берәр сүз.
Вәсимә. Җырла, җырла. Оятсыз. Янында хатыны утыра, хатын юк, ди.
Вәсим. Дәшмисең бит, сөйләшмисең бит. Мин сине юк дип торам.
Вәсимә. Юктыр шул. Сөйрәлчекләр янында йөргәч, хатын юк булып күренәдер.
Вәсим. Сөйрәлчек, дип, бүтән хатыннарны мыскыл итмә, Вәсимә. Алар да бит синең җенестәшләрең. Сөяркәләр, диген.
Вәсимә. Үртәмә. Миңа сөяркә ни, сөйрәлчек ни. Мир үгезе.
Вәсим. Алай түгел ул, Вәсимә. Сөяркә, хатын кебек үк, күңелгә якын була. Үзең кебекләрне мыскыл итмә.
Вәсимә. Минем кайчан сөйрәлгәнем бар?
Вәсим. Алла диген, Вәсимә. Дөнья бу. Ярый ла синең менә дигән ирең бар.
Вәсимә. Синме ир?
Вәсим. Кем соң?
Вәсимә. Әйтер идем инде
Вәсим. Син әйт, Вәсимә. Барысын да әйт, мин белеп торыйм. Ир түгел дисең инде? Син, Вәсимә, ни сөйләгәнеңне белеп сөйлә. Уйлабрак әйт. Үзең «мир үгезе» дисең, үзең «ир түгел» дисең. Сөяркәләрең дисең, үзең ир түгел дип әйтәсең. Ир булмаган ирнең сөяркәләре буламы?
Вәсимә. Көлмә миннән. Җитеп килә торган кызларың бар. Оялмыйсың да, һаман сөйрәләсең.
Вәсим. Әйдә болай сөйләшик, Вәсимә. Син минем кебек оятсыз белән торма, аерып җибәр. Үзеңә менә дигән ир тап.
Вәсимә. Бик кирәкләре бар. Барыгыз да бериш. Кулымнан килсә, бөтенегезне кырып бетерер идем. Берегезне дә калдырмас идем җирнең йөзендә.
Вәсим. Бөтенебезне дә димә инде. Арабызда әйбәтләребез дә бардыр Мин дә ул кадәрле үк начар түгел инде.
Вәсимә. Сине беренче булып юкка чыгарыр идем. (Эленеп торган карточканың алдын артка әйләндереп куя.)
Вәсим. Карточкадан үч алма.
Вәсимә. Тормасын җан көйдереп.
Вәсим. Рәхмәт, Вәсимәкәй. Ләкин булып чыкмый ниятең. Ирләрсез яши алмый хатын-кыз.
Вәсимә. Яшәмәде ди, көтеп тор. Әнә Сабира апа әйтә, ирдән котылгач рәхәтләнеп яшим, ди.
Вәсим. Сандугачым
Вәсимә. Әйтмә миңа «сандугачым» дип.
Вәсим. Карлыгачым
Вәсимә. Мыскыл итмә, диләр.
Вәсим. Ярый, алайса, сандугачым да димәм, карлыгачым да димәм, чыпчыгым диярмен. Менә нәрсә, чыпчыгым, синең рәхәтләнеп яшим дигән Сабира апаң беркөн миңа әйтә, бер генә кочакла әле, Вәсим, ди.
Вәсимә. Алдашма. Кирәгең бер тиен.
Вәсим. Ярый инде, алайса. Бер тиен тек бер тиен. Хәзерге тиенне җирдә ятса да иелеп алучы юк. Шулайдыр инде без дә. Ничек соң сине бәхетле итәргә, Вәсимәкәй? Син, әйдә, болай эшлә. Ходайдан сора, и Алла, бу дөньядан ир дигән хайваннарны юк ит, үзебез генә калып рәхәтләнеп яшик, диген.
Вәсимә. Авызың ерма, сорармын да шул.
Вәсим. Юк, Вәсимәкәй. Алла андый этлекне эшләмәс. Ни әйтсәң дә, ул безне алдан яраткан. Аннан соң безнең кабыргадан сезне. Син иң яхшысы сихерче карчыклардан сора. Алар явыз. Алар сине тыңлар. Мин бетәргә риза үзе. Әйдә, икәү бергә чагында ятып сөйләшик. Мин сине кочагыма алырмын, син шунда, ирләр кирәкми, диярсең. (Ята.)
Вәсимә. Якын киләсе булма, орынасы булма! (Вәсимгә аркасын куеп ята.)
Серле музыка астында утлар сәхнәдә хакимлек итә. Ай дерелди, йолдызлар сикерешә. Сәхнә яктырганда, Вәсимә ялгызы гына караватта ята. Вәсим яткан урынны капшап карый. Вәсим булмагач торып эзләнә.
Әй, кайда син? Вәсим! Вәсим, дим.
Экранда язу:
«Ирләр бетсен, үлсен, катсын,
Хатыннар чәчәк атсын».
Сихерче карчык пәйда була.
Сихерче карчык. Вәсим юк. Ирең юк.
Вәсимә. Ничек юк? Син кем?
Сихерче карчык. Мин бөтен Җир шарындагы сихерче карчыкларның президенты. Кичә сезнең ишегалдында безнең җыелышыбыз булды. Көн тәртибендә сезнең теләкне тикшерү иде. Озакка сузылган фикер алышулардан соң сезнең теләкне канәгатьләндерергә булдык.
Вәсимә. Нинди теләк?
Сихерче карчык. Кулымнан килсә, бөтен ирләрне дә кырып бетерер идем, дидегез. Дидегезме?
Вәсимә. Дигән идем.
Сихерче карчык. Дисәгез, шул: теләгегез үтәлде. Җир шарында һәм космоста бөтен ир заты юкка чыгарылды.
Вәсимә. Ничек?
Сихерче карчык. Сихер көче белән. Рәхәтләнеп яшәгез, Вәсимә ханым.
Вәсимә. Туктагыз әле
Сихерче карчык. Туктарга ярамый безгә. Без һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Сихерчеләр илендә сездәгечә түгел. Бездә барысы да уйланылган. Без сүзләребезне уйлап сөйлибез. Сүзебезне төгәл үтибез. Бездә кризис-мризис юк. Бездә барысы да модернизацияләнгән һәм структуризацияләнгән. Бездә сездәге шикелле бюрократизм юк. Хушыгыз. (Югала.)
Вәсимә сәхнәнең төрле ягына барып карана. Тыңлый. Җир шарындагы хатын-кызларның шатлыктан көлгән тавышлары яңгырый. Күрше хатыны Хәтимә керә. Аның белән бергә экранда:
«Тыныч ашаган ашым
Юк янымда алкашым»,
дигән язу языла.
Хәтимә. Вәсимә, минеке сезгә кермәдеме ул? Иртә таңнан чыгып югалды, заразы, дуңгыз прачункасы.
Вәсимә. Синеке түгел, үземнеке дә юкка чыккан әле.
Хәтимә. Бергә киткәннәр микәнни? Алай дисәң, синеке минеке кебек дуңгыз урынына эчми дә инде.
Һавада «Ур-ра!» дигән хатын-кыз тавышлары яңгырый.
Син ишетәсеңме, нәрсә кычкыралар анда?
Вәсимә. Сихерче карчыкның әйткәне дөрес булып чыкты, ахрысы.
Хәтимә. Нинди сихерче?
Вәсимә. Иртән торсам, каршымда бер карчык тора. Бөтен ирләрне бетердем, ди, хатын-кызлар гына калды Җир шарында, ди.
Хәтимә. Кит әле! Нишләп икән?
Вәсимә. Кичә Вәсимгә ачуым чыккач, бөтен ирләрне бетерер идем Җир шарындагы, дип теләк теләгән идем, шул теләгең үтәлде, ди.
Хәтимә. Кит аннан!.. Чынмы икән?
Вәсимә. Юк бит, синеке дә, минеке дә юк.
Хәтимә. Ходаем, шундый бәхетнең дә килер көне булыр микәнни? (Карана.) Кара, чыннан да, урамда ир заты күренми. Тукта, Санияләргә кереп чыгыйм әле, аның хөрәсәне нишләде икән? (Чыгып чаба.)
Вәсимә. Кара, көтмәгәндә килеп чыкты бит әле бу. Нишләргә икән? Кызык булып китте бит әле. (Җырлый.)