Сборник "Викиликс" - Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) стр 2.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Әлеге вакыйга җәмгыятебездәге бик күп проблемаларның    каршылыкларның калкып чыгуына китерә: «аллар» адарына башлый, акчага ләззәт бүләк итеп көн күргән тәтәйләр газап чигә, Вәсимәне каргый, кеше хокукларын яклаучылар баш калкыта, гомерен ялгызлыкта үткәреп, башкаларның ирләрен бер ярты аракыга яллап, йә булмаса, башкача кодалап нужа куган авыл хатыннары пошаманга төшә һ. б. Коточкыч хәл! Бер селтәнүдә меңәрләгән еллар буе үз җаена аккан җәмгыять җимерелә.

Вакыйга-мизансценаларны Туфан Миңнуллин һәрвакыттагыча оста, шома үрә, хәтта бу очракта алар аерым лозунглар белән «беркетелеп» тә барыла. Вәсимә белән калган персонажлар арасында туган тартышулар шаукымына бирелгән укучы-тамашачы төп героиняның йокыдан куркып уяну эпизодында гына исенә килә. Баксаң, болар һәммәсе начар төш кенә икән бит.

Әйе, бер караганда формада оригинальлек юк күп әсәрләргә хас клише. Автор бу очракта нәрсәсе белән алдыра соң? Әлбәттә, эчтәлек белән, астарлы гыйбарә-җөмләләре, гадилеге, ләкин тирән фәлсәфи фикере белән.

Татар әдәбиятында фикер драматургиясе буенча үзенең абруйлы исемен булдырган Туфан Миңнуллин, игътибар итегез, татар халкы турында гына язмый. Комедиядә башка милләт вәкилләре дә актив. Бу үз чиратында автор күтәргән проблемаларның Россиядә яшәүче һәммә милләткә, хәтта дөньякүләм даирәдә актуаль булуын раслый. Тикмәгә генә ул пьесаны «Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават» ремаркасыннан башламый.

Кызганыч, әсәрнең драматург тарафыннан эшләнеп бетмәгәнлеге үзен сиздерә. Камилләштерәсе урыннарга әдип күпнокталар куеп калдырган. Аеруча чит милләт вәкилләренең репликалары язылмаган. Шулай да комедиянең, төгәлләнгән сәнгать әсәре буларак, әдәбиятыбызда үз урыны бар.

«Әбрәкәй» комедиясенә тукталсак, алдагысы белән чагыштырганда, әсәрне тулаем эшләнеп беткән дип саный алабыз.

Вак кына кебек тоелган бер мәсьәлә: федераль трасса буенда утырган гади бер татар авылында гомер итүче карт белән карчыкның бакча башын пассажир-шофёрлар бәдрәфкә әйләндереп бетергән. Аптыраган әби белән бабай туктаган машина-автобуслардан төшеп, күнегелгән урыннарына йөгерүче халыкны куып җибәреп тора. Узгынчылар арасында Германиядән килгән эшмәкәр дә бар. Ул картларга бәдрәф салып куярга тәкъдим итә, әби белән бабай шулай эшлиләр дә. Шуннан китә тикшерү, төпченү. Кайсы гына оешмалардан килмиләр

Туфан Миңнуллин комедиядә гади генә мәсьәлә аша җәмгыятебезгә хас проблемаларны ачып сала. Прокурор-полицейскийларның да, янгын сүндерүче, салым инспекторларының да, кәттә егетләрнең дә реаль портреты күз алдына килеп баса. Автор фикерен җиткерүдә авыл диванасы Хәяли дә үз урынында.

Пьеса тирән фәлсәфәгә корылмаган, эчке конфликтка да урын юк кебек, фәкать бер фокус кешелек шуннан башка тереклек итә алмый торган ихтыяҗ атрибуты бәдрәф тирәсендә оешкан.

Фольклорда без әкиятләрне берничә төркемгә бүлеп өйрәнәбез. Шунда тормыш-көнкүреш әкиятләре чынбарлыкны бик тә тәфтишле һәм гади итеп яктырта. Туфан Миңнуллинның «Әбрәкәй» комедиясен дә мин «тормыш-көнкүреш комедиясе» дип атар идем. Тик бер ягы бар: әсәрдә күтәрелгән бәдрәф проблемасы киң җәмәгатьчелеккә бер ягы белән генә таныш уңайлырак кай урында туктап, ихтыяҗны үтәргә?! Ә юл өстендә утырган авыл халкы мәсьәләнең ике ягыннан да хәбәрдар. Ләкин алар күп түгел, азчылыкны тәшкил итә. «Әбрәкәй» шул ягы белән дә актуаль: кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә!

«Го-о-о-ол!» кызганыч, тәмамланмаган комедия. Туфан ага аның жанрын да «сатирик комедия» дип билгеләгән булган. Катнашырга тиешле унтугыз персонажның ул язып өлгергән мизансценаларда нибары алтысы гына катнаша. Глобаль, актуаль тема күтәрә автор, аны проблема дәрәҗәсендә кискенләштерә: «уеннардан «дан» дигән төшенчә югалды», «чын спортта акча төп рольне уйнамаска тиеш» Һәм фикер тирәнлегенә төрелгән проблеманы Артист авызыннан әйттерә. Билгеле, автор позициясе әлеге персонаж аша уздырылырга тиеш була Ни кызганыч, тулаем әсәр белән таныша алмыйбыз. Көчле сатира буларак, «Го-о-о-ол!» комедиясе күп еллар сәхнә тотар иде!

Әлеге китапка туплап бирелгән өч проза әсәре дә үзләренең Туфанча гади, «тәмле телле», реаль яшәешебезнең фотокүчермәсе булулары белән кыйммәт.

Унбиш бүлектән торган «Хат башы яз каршы» повесте    хатлардан оешкан әсәр. Иҗатка омтылган Чулпан исемле кыз белән яшь язучы Ризван Маликов хат алыша. Сүз фәкать иҗат, әдәбият, дөньяны танып белү турында гына бара. Аларның бу иҗади фикер-киңәш алышуына Чулпанның әбисе Сөембикәнең Ризванга язган хаты сәбәпче була. Кызларының киләчәк язмышы өчен борчылган (шагыйрә була күрмәсен тагын!!!) әти-әни дә повестьны «оештыруда» үз хатлары белән «катнаша» кискен каршылык туа өч буын арасында аңлашылмаучанлык чоңгылы барлыкка килә, кызыксыну даирәләре дә төрле. Шуңа да Чулпан язганнарын үзен һәрчак аңлаучы әбисенә укырга мәҗбүр. Җәмгыятебездә акны ак, караны кара дип кенә яшәргә тиешле урта буын тәрбияләнгән. Нәкъ менә шул сәбәпле Ризван Маликов белән Чулпанның әнисе арасында «сандугач сарымы?» бәхәсе киң колач ала.

«Сез бик яхшы беләсез, каен утыны әйбәт яна, күмере дә самовар чыжлату өчен начар түгел шикелле, ә мунчада чабынырга каен себеркесен ни алыштыра?! Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Без сылу каенга карап сокланабыз да, каен кызы дип җырлар да җырлыйбыз. Дөньяда матурлык бар» ди автор. Һәм ул хаклы. Бу әсәрендә генә түгел, кеше, аның күңел дөньясының матурлыгын табарга омтылган яшь корреспондент егет образын тәкәббер колхоз председателенә каршы куйган «Кырларым-тугайларым» бәяны белән дә.

Әсәрнең жанрын повесть дип атау дөрес үк булмас, әлеге жанр таләпләренә җавап биреп бетерми ул. Туфан ага аны эшләп бетерергә уйлаган булгандыр

Күрүгә үк сагаеп каласың: әсәр шушы ук исемдәге ике пәрдәле драматик хикәянең проза варианты түгелме? Юк, ике әсәр дә мөстәкыйль. Шулай да уртак сызыклар шәйләнә: колхоз, аның председателе һәм әлеге җитәкче белән очрашырга килгән корреспондент (пьесада Гадельшина фамилияле кыз). Бу формаль як кына. Әмма пәриләр һәм бөкре егетләр турындагы мәгълүм притчаны («Дуслар җыелган җирдә» пьесасындагы) биреп, Туфан Миңнуллин үзен кабатлый да.

Повесть булып язылырга тиешле «Тәгәри китте йомгагым» әсәре үзенең оригиналь формасы белән кызыклы. Капка төбендә утырган егет белән кыз һәм аларга контраст рәвештә бирелгән карт белән карчык. Әсәрдә ачык диалоглар юк. Ул күңел монологлары аша бәян ителә: Габдрахман карт белән Хәдичә карчык чиратлап күңелләрен «сөйләтәләр». Әлеге парны гомерләре дәвамында читтән күзәткән «Алар» да бар әсәрдә. Бу өчлек Һади Такташның «Ак чәчәкләр» ендәге «Мин», «Ул», «Алар» тандемына да охшаш (кем нишли, нишләгән, аңа «Мин» яки «Ул», ә бәлки «Алар» ни рәвешле бәя бирә).

Кызганыч ки, безгә әдипнең әлеге повесте белән тулаем танышу мөмкин түгел. Сигезенче бүлеген яза башлаган әдипнең каләме дүртенче җөмләдә туктап калган: «Хәтер иләгең тишелмәгән булса» Әсәр ничек төгәлләнергә тиеш булган, гомерен зимагурлыгы аркасында төрмәләрдә уздырган, уллары тәрбиясендә катнашмаган Габдрахман картның да, аны көтеп, авырлыкларга бирешмичә гомер сөргән карчыгы Хәдичә әбинең дә, әсәр башында капка төбендәге бүрәнәләр өстендә утыручы яшь парның да язмышы билгесез көе кала

Күргәнебезчә, өч бәян да автор тарафыннан геройларны сөйләтүгә корыла. Табигать тасвирын да, портрет тудыруны да, башка сурәтләү үзенчәлекләрен дә әдип, пьесалардагыча, образ-персонажларына йөкли. Диалогларга хас кыска, фикер һәм мәгълүмат ягыннан тыгыз, йомры җөмләләр игътибарны җәлеп итә. Гомумән, Туфан Миңнуллин прозасында да драматург булып кала. Драматургиягә хас таләпләр бәяннарда ачык сизелә, һәм бу алым шактый ук отышлы килеп чыга. Оста драматург прозаны җиңел яза кебек Шул ук вакытта Туфан аганың шагыйрьлеге дә ачыла. Пьесаларында булсын, бәяннарында булсын, аерым-аерым строфалар, җыр куплетлары рәвешендә тәкъдим ителгән шигъри сүз әдипнең шагыйрьлегенә ачык мисал.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3