Сборник "Викиликс" - Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)

Шрифт
Фон

Илфак Ибраһимов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимова

Безнең Туфан

Редколлегия:

Р. И. Вәлиев, М. Г. Арсланов, И. М. Ибраһимов, Р. Г. Ханнанов, И. К. Сәгъдәтшин


Төзүчеләр:

Илфак Ибраһимов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимова



© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Ибраһимов И. М., Бәйрәмова Г. Ә., Мөслимова Ф. Ә., төзү, 2015

Туфан белән горурлану, иҗатына соклану көчәя бара

Минтимер Шәймиев,

Татарстан Республикасының

беренче Президенты


Туфан тормышның ямен дә, тәмен дә, мәгънәсен дә, идеалларын да үз туган җирендә, үз милләтенә хезмәттә тапкан затлы, зыялы шәхес, татар баласы. Көн артыннан көн үтә, еллар уза, Туфан хәзергәчә күз алдында, мыек астыннан елмаеп, дәррәү кабынып китә Аның әсәрләрен, аның турында истәлекләрне телевизордан да, газета-журналларда да, Интернетта да күрәм, хәтеремә аның кайчандыр әйткән сүзләре килә дә, фәлсәфи уйларга биреләм. Дөрестән дә, иҗатында кайчак тарихка мөрәҗәгать итсә дә, гамендә һәрвакыт татарның бүгенге язмышы иде. Ул, Тукай шикелле, табигать матурлыгына мөкиббән, иҗади илһамын авылдан эзләде, очрашканда, авыл турында сөйләми калганы бик сирәк иде. Ул бит әдәби геройларын да, тормыштан, үзебезнең арадан алып, сәхнәгә менгерде, без тамашачыларга күрсәтеп бирде: сез менә шулай яшисез, ә бит башкача яшәргә дә мөмкин, дип, бу дөньяны игелеклерәк, яхшырак итү юлларын тасвирлап бирде. Аның бу омтылышы бигрәк тә үзгәртеп кору елларында ачык чагылды.

Гомумән, минем фикеремчә, Туфан Миңнуллинның иҗаты киләчәк буыннар өчен үлемсез халык иҗатына тиң кадерле мирас булачак. Чөнки аның бөеклеге, фикер тирәнлеге, халкыбыз өчен әһәмияте көннән-көн ныграк ачыла, аның белән горурлану, иҗатына соклану көчәя бара.

Әйе, горурланабыз, Туфан Миңнуллин белән бер чорда яшәвебез, аны шәхсән белүебез белән бәхетлебез. Бу яңгыравык сүзләр түгел, күңел түреннән чыккан хисләр.

Язмыш дигәнең кызык нәрсә бит ул. Мин моңа Туфан белән бер утырып сөйләшкәндә инандым. Язмыш безне, тизрәк очраштырырга теләгәндәй, гел янәшә йөрткән булып чыкты. Икебез дә авыл балалары, икебез дә бер үк чорда Казахстанда чирәм җирләр күтәреп йөргәнбез: ул Кустанай өлкәсендә хисапчы, мин Павлодар өлкәсендә комбайнчы студент. 1960   еллар башында ул Минзәлә театры артисты, мин Минзәлә районара «Сельхозтехника» берләшмәсе башлыгы. Ниһаять, Казан һәм безне таныштырган, якынайткан Камал театры. Ул шактый ныгып килүче драматург, мин мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, театр сөюче. Дөресен әйтергә кирәк, безне гомер буе янәшә тоткан көч ул, һичшиксез, театрга, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт иде.

Дөрес, соңрак без Туфан белән зур сәяси мәйданга да бер чордарак аяк бастык. СССР халык депутатлары булып Мәскәүләрдә йөрдек. Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә ул депутат, мин аның шактый четерекле сорауларына җавап бирүче Президент. Шунысын әйтәсем килә: гаять катлаулы чорларда халык мәнфәгатьләрендә дөрес карарлар кабул итә алуыбызда Туфан Миңнуллинның да роле зур булды. Туфан үзен һәрчак лаеклы тота белде. Гомумән, без бер-беребезне тигез күреп, үзара ихтирам итеп аралаштык.

Туфан, заманча дөньяви процессларны, глобальләшү үзенчәлекләрен яхшы аңлаган хәлдә, бу проблемага ераккарак китеп карый белә иде. Җир шарында ни генә булмасын, кеше барыбер үзенең тамырларын эзләячәк, дип санады ул. Мин аның бу фикерен бүген халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын торгызу һәм саклау эшенә керешкәч тагын да ныграк аңладым. Иманым камил, Туфан әсәрләрен укып, аның фикерләрен аңлап, васыятьләрен үтәп яшәсәк, тарихта эзебез югалмас.

Беренче бүлек

Рамил Ханнанов

Ничә Туфан бәхәсләшә аларда

Туфан ага Миңнуллин белән мин үз гомеремдә нибары өч тапкыр очрашып, сөйләшеп, фикерләшеп калдым. Аның беренчесе университетта соңгы курста укыганда булды. Без татар яшьләре «Шәрык» клубына җыелган идек. Туфан ага белән очрашуга Бирегә ул Нәҗибә апа һәм оныгы Данияр белән бергә килде. Чәй өстәле янында шактый гына кызыклы әңгәмә булды. Татарның олпат әдибеннән бераз шүрләтсә дә, аңа бер-бер артлы сораулар яудырганыбыз исемдә. Туфан ага, безне сынап, үзе дә сорау арты сорауларын кызганмады. Замана яшьләрен, аеруча да фикерлеләрен ярата, аларны өйрәнә иде ул

Икенче очрашу, инде мин укуны тәмамлап, университетта эшли башлагач булды. Татар драматургиясе һәм аның төрки әдәбиятлар контекстында формалашу үзенчәлекләрен кандидатлык диссертациясе кысаларына тупларга омтылып йөргән көннәремнең берсе иде. Уку йортыбызның «Мизгел» яшьләр театры Туфан аганың «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрен сәхнәләштерде. Режиссёр Марсель Җаббаров, күренекле драматургыбызны инде ничә тапкырлар чакырып та, аерым сәбәпләр чыгып, гел килә алмыйча калуына үзенә генә хас бер борчылу белән янып йөри, премьера көнне бик үзгәрә, уйга кала, инде ышанып бетмәсә дә, Туфан Миңнуллинның да килүе мөмкин, дип, безгә хәбәр салып куя. Һәм килә Туфан ага Килү генә бер хәл, спектакльгә зур бәя бирә. Чыннан да, «Мизгел» сәнгатьнең бар таләпләрен күздә тотып иҗат итә, аны тамашачы ярата, төрле районнарга гастрольләр оештырыла, хәтта «Халык театры» исеменә лаек була!

Менә шулай әвәрә килеп йөргән вакытта (журналистлар белән теге яки бу рольне башкаручыны, режиссёрны, хәтта Туфан аганың үзен «кавыштырып» чабулаганда), әйдәман драматургыбыз белән минем арада кем булуым, ни белән шөгыльләнүем һ. б. хакында җәһәт сүз алышу булды. Мин, аның телефон номерын сорап алып, «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенә (бу вакытта аның җитәкчесе идем) чакырачагыбызны әйттем. Туфан ага сынаулы караш ташлады

Берничә көннән теге номерны җыям. Туфан Миңнуллинның көр тавышы минем үтенеп чакыруга (яшьләр арасында пьесалар язарга теләк-омтылыш, хәтта беренче тәҗрибәләр дә бар, тик тиешле юнәлеш бирердәй остаз юк!) уңай җавап кайтара. Тиешле вакытка килә, очрашабыз Аудиториябез шыгрым тулы. Туфан ага шат: иҗат турында ачылып китеп сөйләшердәй егет-кызлар, яшь мөгаллимнәр бар, драматургия буенча диссертация әзерләнә

Туфан ага белән өченче очрашуым шулай була. Әлбәттә, яшьләр өчен бихисап тәҗел фикерләр яңгырый, даими очрашып торырга килешенәбез, драматург берничә өметле яшь «пьесачыны» шефлыкка алырга вәгъдә бирә. Әмма бу очрашуыбыз соңгысы булуын ул вакытта кем уйлаган?!

Еллар узган. Соңгы очрашуыбызда Туфан аганың иҗат турында әйткән бер, әмма берәгәйле фикере истә: «Матур әдәбият әсәре тудыру өчен, бер Туфан булып кына язу җитми, әсәрдә ничә персонаж булса, ничә образ катнашса, минем күңелдә дә шулхәтле Туфан була. Үз-үзең белән бәхәсләшеп, гадел хакыйкатькә җитәргә, укучы-тамашачыңа да шуны җиткерергә кирәк!»

Олуг әдиптән зур иҗат кала. Басылганнары һәм басылмаганнары, әйтелеп бетмәгән фикерләр Туфан ага безне калдырып киткәч тә шулай булды. Тәкъдим ителә торган өч повесть (берсе төгәлләнмәгән) һәм өч пьеса (берсе төгәлләнмәгән) әле моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә таныш түгел иде. Без ул кулъязмаларны редакцияләргә, үзгәреш кертергә, пьесаларның автор билгеләгән исемнәрен алмаштырырга җөрьәт итмәдек. Ул әсәрләр кайчандыр язылып онытылган, читкә куелган кулъязмалар түгел, ә әдипнең тән һәм җан җылысын гомеренең иң соңгы мизгелләрендә үзенә сеңдереп калган язмалар ничек бар, шулай калсын, дидек. Алар әдипнең иҗат лабораториясен дә хәтерләтәдер әле. Бер нәрсәдә шигебез юк: бу өр-яңа әсәрләр сезгә ошаячак! Нәкъ Туфанча, яшәешебезнең төрледән-төрле актуаль мәсьәләләрен кыл үзәккә куеп, ничәмә-ничә Туфан бәхәсләшә аларда!

«Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!» ике пәрдәле комедиясе, Туфан Миңнуллинның һәр әсәренә хас булганча, иң баналь тоелган проблеманы галәми яссылыкта киң, колачлы һәм җәмгыяви яктан актуаль рәвештә ача: гомерләрен бергә уздырган ир белән хатын (Вәсим белән Вәсимә) бер-берсеннән туйган. Аеруча да хатын. Арадагы сүзалмаш бәхәс вакытында Вәсимә иреннән канәгать булмавын белдерә конфликт үстерелгәннән-үстерелә бара. Ахыр килеп, хатын дөньядагы барлык ир затларының юкка чыгуын Ходайдан сорауга ук барып җитә. Кискен конфликтны шартлы аллегорик Сихерче карчык хәл итә: Җир шарында бер генә ир-ат та калмый.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3