Сборник "Викиликс" - Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) стр 19.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Чулпан урынына барып ятмакчы иде. Еракта-еракта, таң сызылып килгән офыкта Иршатны күреп туктап калды. Сул күзе кысылган, ике кулы кесәдә, бит урталары, борын очы тулы сипкел. Үзе: «Мин дә сине бик яратам, Чулпан»,  дип кычкыра.

Офыкта, әлбәттә, кысылган күзле, сипкелле Иршат юк иде. «Яратам!» дип тә кычкырмый иде. Чулпанга гына күренде ул. «Яратам» дигән сүз Чулпанга гына ишетелде. Аңа бу иртәдә уналты яшь тулган иде.

(Ризван Маликовның хикәясеннән өзек)

2

Ризван балакаем, күктәге йолдызлар, судагы балыклар санынча күптән-күп, чуктин-чук сәламнәр җибәреп калам. Исемеңнең Ризван икәнен беләм. Фамилияң хәтердән чыккан инде, Чулпаннан сорадым да, ул әйтеп бирде. Чулпан ул    безнең бик акыллы кызыбыз. Мин инде үзем Сөембикә атлы булам. «Атлы» дигән сүз «исемле» дигән сүз була инде, Ризван балакаем. Мин инде бик олы карчык, тешләрем дә юк инде хәзер, ипинең дә йомшагын гына ашыйм. Катысын Чулпанга бирәм. Чулпан ашамаса, суга салып җебетәбез дә казларга-тавыкларга чыгарып салабыз. Үзем салам инде. Чулпанга әйтәм дә, чыгарып сал шул җебегән ипине казларга-тавыкларга, дип, дәрес әзерлисем бар, ди. Тыңлаусыз бала безнең Чулпаныбыз. Мине түгел, әтисен, әнисен дә бик үк тыңламый. Ә мин аның әбисе булам инде. Әтисенең әнисе. Синең хәлләрең ничек соң, балакаем? Чирләмисеңме? Эчең-башың авыртмыймы? Дус-ишләрең исән-саулармы? Үзләренә күп иттереп сәлам әйт инде. Мөслим районыннан Ишем авылындагы Сөембикә әбидән сәлам, диген. Мин сиңа әби тиештер инде. Бик алай карт күренмәгән идең сәхнәдән. Чулпан да әйтеп торды, син Ризван абыйга әби тиеш буласың, диде. Ул әйткәч дөрестер. Минем үземнең, балакаем, күзләрем дә бик әйбәт күрмиләр шул. Энәгә җепне дә Чулпан кызым саплап бирә. Бик тә, бик тә игелекле бала үзе ул яктан. Сиңа хат язарга да күзем күрми, Ризван балакаем. Күршедәге Алсу атлы кызга әйтеп торып яздырам. Чулпанга әйткән идем дә, Ризван абыеңа хат язып бир минем өчен, дип, тыңламады, хәерсез.

Әйтергә дә онытканмын, хәтерем начарланган. Син мине белмисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Язучылар җыелышып килдегез бит күптән түгел генә Мөслимгә? Шунда мине дә алып барган иде Чулпан. Мөслимнең үзенә түгел инде. Безнең авыл бәләкәй. Бәләкәй булганга, аңа артистлар килми. Артистлар карарга колхоз үзәгенә Балтач авылына барабыз. Шунда алып барды Чулпан. Анда син дә бар идең, балакаем. Бөтен язучыларның уртасында утырдың. Язганыңны укыдың безгә. Бүтәннәр шигырь укыды, син хикәя укыдың. Укыганың миңа бикләр дә ошады инде. Чулпанга да ошады. Әйттем әле шунда Чулпанга, менә алар кебек бул, дидем.

Бу хатны язганым шуның өчен, Ризван балакаем, Чулпанга матур итеп хат язмассыңмы икән, акыл өйрәтеп яз әле шуңа. Менә әле гәҗиттән синең язганыңны укыды Чулпан. Аның исемен әйтеп язгансың. «Чулпан таңны уята» дигәнсең. Әбиләр өчен язылган хикәя инде менә, каплаган да куйган. Укып еладым. Яшь чакларым искә төшеп китте. Шул инде, безнең заман инде, безнең заман. Хәзерге яшьләрнең бүтәнрәк шул. Алар икенче төрлерәк. Чулпан да шулай ди, хәзер алай түгел, ди. Ничек икәнен үзе дә белми, балакаем. Бигрәкләр дә яшь шул әле, балакаем, унбише тулып, уналтынчыга гына чыкты. Быел, Алла боерса, сигезенчене бетерә. Укуы әллә ни куандырырлык түгел түгеллеккә. Тик зиһенле бала. Бер дә генә белмәгәне юк. Унны укып бетерәм шул, дип йөри үзе, институтка керәм, ди, синең сыман язучы булам, ди. Кем белә инде анысын. Үзе болай шигырьләрне бик оста яза. Кайсыберләрен миңа кычкырып та укып җибәрә. Әтисенә, әнисенә укымый, миңа гына укый. Әтиләре, әниләре өйдә юк чакта. Яныма килә дә: «Әби, шигырь укыйммы?» ди. «Укы, балакаем, укы»,    дим. Шуннан укый. Болай үзләре ярыйсы кебек. Гәҗиткә басырлыклары да бар сыман. Язучы абыеңнарга күрсәт, дим. Мин аларны белмим бит, ди. Ризван абыеңа җибәр, дим. Ул мине белми, ди. Соң, мин әйтәм, кулыңда китабы бар Ризван абыеңның, «Чулпанга! Бәхетле бул. Ризван Маликов» дип язылган китабы, дим. Белмәгән кешегә шундый сүзләр язалармы, дим. Ул миңа гына түгел, бөтенебезгә дә шулай язды, ди. Ничек инде барыбызны да хәтерләсен, ди. Хәтерлисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле кыз инде. Класстагы малайлары аңа чибәр дип әйтәләр, ди, иптәш кызлары көнләшәләр, ди.

Ризван балакаем, сиңа хат язуым шуның өчен, син Чулпанга, шигырьләреңне миңа җибәр, дип хат яз. Оялма, диген. Син, диген, мин язганнарны яратып укыйсың икән, диген, үзең язганнарны да мин укып карыйм әле, диген. Минем шигырь язганымны кайдан беләсең, дип хат язса, әбиең әйтте, диген, ярыймы? Чулпан үзе җибәрәсе шигырьләрне көтәргә бик озак дисәң, мин сиңа аның бер шигырен дәфтәреннән күчереп алып җибәрәм.

Ярый, Ризван балакаем, сау булып тор. Саулык сиңа да кирәктер. Ничә яшьтә инде үзең? Кирәк инде, яшьләргә дә, картларга да кирәк саулык. Хат яз, яме. Миңа атап та яз, Чулпанга да яз. Хатны язучы Ишем авылыннан Сөембикә карчык дип белерсең.

20 сентябрь, 1970

3

Сөембикә әби, саумысыз! Хатыгызны алдым, рәхмәт. Рәхмәтем шуның өчен, Сөембикә әби, мине хәтерләп калгансыз. Янә дә тагын шуның өчен, оныгың Чулпанга акыл өйрәтеп хат язу эшен ышанып тапшыргансыз. Белмим шул, ничек итеп мин ул кара күзле, кара кашлы кызга акыл өйрәтә алырмын икән. Бигрәк тә читен эш бит ул читтән торып акыл өйрәтү. Кем белә, бәлки, ул миннән дә акыллырактыр. Үзегез үк язгансыз, Чулпан безнең бик акыллы кызыбыз, дигәнсез. Әнә мин язган этюдны да тәнкыйтьләп ташлаган. Бәлки, ул хаклыдыр да: хәзерге унбиш яшьлекләр икенче төрлерәктер, бездән аерылып торалардыр. Мин үзем дә, әлбәттә, хәзерге яшьләр дип сөйләрлек дәрәҗәдә үк өлкән түгел, шулай да егерме яшь аерма бүгенге заман өчен шактый. Күп нәрсәләрне аңлап бетермәвем табигый. Сезнең турыда әйтеп тә тормыйм, безнең балачак авыррак елларга туры килде сугыш вакыты. Әниләрнең безне кочакларына алып иркәләргә вакытлары юк иде, азып-тузып китсәк, тузаннарыбызны каккаларга әтиләрнең каешлары да үзләре белән фронтка киткән иде.

Чулпаныгыз икенче заман кешесе. Шуңа күрә мин язганны ошатмавына аңа үпкәләмим. Мин бер нәрсәгә сөенәм, Сөембикә әби, шигырьләрен Чулпан сезгә укый икән, димәк, ул Сезгә ышана. Минемчә, бу зур бәхет. Сезнең өчен дә, аның өчен дә. Ә шигыре Чулпанның миңа ошады. Мин, билгеле, үзем шигырь язучы, ягъни шагыйрь түгел. Аңа болай яз, тегеләй яз, дип, киңәшләр бирергә куркам. Шулай да шагыйрьләр янында йөргән кеше буларак, әз-мәз аңлыймдыр. Аңламасам да, күңелем белән тоям, сизәм. Ул шигырьнең Сезгә ошавына да куанам. Сез шигырь җанлы кеше, Сөембикә әби. Чулпанның ничаклы шигырьләре арасыннан шунысын, иң әйбәтен күчереп җибәрүегез куанычлы. Мин аны шагыйрьләргә күрсәтермен. Тик аларга күрсәткәнче үк Чулпаныгызның әбисе шикелле шигъри күңелле кыз икәненә ышанам. Аңа уңышлар телим. Киләчәктә дә күңеле сүрелмәсен иде, бәхетле булсын иде. Кызганычка каршы, мин аңа китап бүләк иткәнемне хәтерләмим. Ләкин «бәхетле бул» дип дөрес язганмын. Тагын бер кат оныгыгыз бәхетле булсын, Сөембикә әби, дип кабатлыйм. Әйтегез үзенә, тыңлаусыз бала булмасын. Әти-әнисенең сүзен тыңласын, яхшы укысын. Чын шагыйрь булыр өчен, күп укырга да кирәк.

Сезгә хат язарга булышкан өчен күршегездәге Алсу атлы кызга минем исемнән рәхмәт әйтегез. Ул да Чулпан кебек үк бәхетле булсын.

Ярый, Сөембикә әби, хатымны тәмамлыйм. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп, Ризван Маликов.

1 октябрь, 1970

4

Исәнмесез, Ризван Фаилович! Шулай дип язганга гаҗәпләнмәвегезне үтенәм. Сезнең әтиегезнең исемен китабыгызның соңгы битеннән укып белдем. Мин үзем Чулпанның әнисе Кәримуллина Фәһимә Закировна, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Сезгә минем әнкәй Чулпанның әбисе хат язган икән. Сезне борчуы өчен гафу итегез карчыкны. Вакыт табып хат язгансыз, анысына зур рәхмәтемне белдерәм. Әнкәй Сезнең хатны миңа да укытты, һәм мин дә Сезгә хат язарга булдым. Чөнки Чулпан безнең төпчек кызыбыз һәм аның язмышы, әлбәттә, безне кызыксындыра. Мин әнкәй сыман Чулпанны тәрбияләү мәсьәләсендә Сездән ярдәм сорап, Сезне интектермәм. Тик үземне борчыган кайбер мәсьәләләрне Сезнең белән уртаклашырга телим.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3