Всего за 149 руб. Купить полную версию
Әйе, Чулпан быел сигезенчене тәмамлый, унбиш яшендә. Унбиш яшь кешенең иң куркыныч чоры, диләр педагоглар. Мин, әлбәттә, өлкән педагогларның әйтүе белән тулысынча килешәм. Миңа авыр Чулпан белән. Ана буларак та авыр, укытучы буларак та авыр.
Мин Сезнең «Чулпан таңны уята» исемле хикәягезне укыдым. Сез унбиш яшьлек кызның үзгәрүе турында язарга теләгәнсездер инде. Анысы дөрестер. Унбиш яшь тулгач, Чулпан да бик нык үзгәрде. Кинәт уйчанланды, моңсуланды. Безнең белән аз сөйләшә яки дорфа җавап кайтара. Без, әлбәттә, моның сәбәпләрен аңлыйбыз, унбиш яшь тулудан килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар. Бәлки, киләчәктә үтәр, әмма хәзер читен. Безгә дә читен, үзенә дә читен. Ләкин без читен дип читтә кала алмыйбыз, без аны тәрбияләргә тиеш. Тиеш кенә түгел, мәҗбүр. Аларны кулдан ычкындырырга ярамый. Югыйсә ни буласын үзегез дә күз алдына китерә торгансыздыр.
Чулпанның акыллы булуы турында әнкәй Сезгә язган булса кирәк. Әйе, ул үз яшенә караганда акыллырак, мәгълүматлырак. Бик күп укый һәм ни укыганын аңлап укый. Шигырьләр яза. Әмма әнкәйдән һәм Сездән аермалы буларак, шигырьләре миңа һич кенә дә ошамый. Дөресрәге, мин аның юк эш белән мавыгуын яратып бетермим. Сез, әлбәттә, язучы кеше, әдәбият укытучысының болай дип әйтүе Сезгә сәеррәк тоелыр. Тик ана буларак Чулпанның шигырь язуына борчылам. Дөресен әйтергә кирәк, шигырь язу җитди эш түгел. Әлбәттә, Тукай булган, Такташ булган. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Шулай булуына карамастан мин шигырь яратмыйм. Дөньяда җитди эш эшләргә кирәк. Шул мәсьәләдә без күп вакыт Чулпан белән бәхәсләшәбез. Һәм үзегезгә генә әйтәм, күңелсезлекләр килеп чыга.
Беркөн минем кызым Чулпан дәрес уртасында партасыннан торды да чыгып китәргә җыенды.
Кая барсың, Чулпан? дидем.
Шагыйрьләр турында сөйләргә синең хакың юк. Син шигырь яратмыйсың, ди. Син шигырь яратмаган килеш шагыйрьләр турында сөйлисең, шуңа күрә мин чыгып торам, чөнки мин сине тыңлый алмыйм, ди.
Күз алдыгызга китерәсезме класста ни булганын? Минем кызым минем дәресемдә укучылар алдында шулай ди. Нәтиҗәдә, өйгә кайткач, ул да елады, мин дә еладым.
Сезнең әнкәйгә язган хатыгызда аңа карата җылы сүзләр күп. Ләкин, кызганычка каршы, Чулпанны ул боза дисәм дә ялгыш булмас. Дөресен әйткәндә, Чулпан әнкәй тәрбиясендә үсте, безнең вакыт, үзегез беләсез, бик аз. Карчыкларның вакыты күп. Ул Чулпанга төрле тузга язмаган әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, аны тормыштан аерды. Шигырь язарга өйрәтте аны әнкәй, ә әнисен, әтисен хөрмәт итәргә өйрәтмәде. Тормышта яшәргә дә өйрәтмәде. Нәтиҗәдә унбиш яшьлек кыз аш пешерә дә белми. Шигырь яза, аш пешерә белми. Ничек уйлыйсыз, яхшымы ул?
Сез язучы кеше. Шигырь турында шулай әйткәнем өчен гаҗәпләнүегез, хәтта ачулануыгыз да мөмкин. Ләкин минем үз карашым бар. Кеше иң элек укырга тиеш, белем алырга, профессия сайларга тиеш. Шагыйрь профессия түгел. Ул мавыгу гына. Үз-үзеңне алдап яшәү. Романнарны, повестьларны, драма әсәрләрен аңлыйм алар җитди эш. Ә шигырь
Сез әнкәйгә Чулпанның шигырен мактап язгансыз. Ә Сез беләсезме, кызыбызның укуы әйбәт түгел бит. Укытучылар аңардан канәгать түгел. Аның өчен миңа оят. Укытучы кызы булуына карамастан, дәресләргә әзерләнеп килми, диләр, дәрес вакытында игътибарсыз, диләр. Сәбәбе шигырь. Югыйсә, әйтеп үттем, күп укый үзе, акыллы. Ләкин күп укыганны файдалана белми, уенда рифмалар гына. Мин Чулпанның киләчәге өчен куркам. Сезгә, бәлки, читтән караганда кызыктыр, тик миңа аның кызыгы юк. Сезнең хаттан соң мин Чулпанның сандугач турындагы шигырен көндәлегеннән укып чыктым. Нигә ул шигырьне мактагансыздыр аңлашылмый. Унбиш яшьлек кыз белмәсә дә, Сез белергә тиеш ләбаса: сандугач сары түгел соры. Бәлки, Сезнең сандугачны күргәнегез юктыр, минем сандугачны күргәнем бар, тавышы матур булса да, үзе ямьсез. Аннан соң нигә сандугачны мактап, каргадан көләргә? Карганың кара булуына ул үзе гаеплемени? Карганың кара булуыннан кемгә зыян? Сез, язучы кеше, шуларны аңлатып язган булсагыз, әйбәтрәк буласы иде. Мондый шигырьне мактау зарарлы.
Чулпаныбыз сандугачны сары дип, дөньяны аллы-гөлле дип яшәсә, ни булыр? Дөньяны, тормышны ничек бар, шулай күрергә кирәк. Бервакыт Чулпан сандугачның сары түгеллеген, дөньяның ал түгеллеген күрер дә аптырап, югалып калыр, алданганын аңлар. Коточкыч! Шул уңайдан Сезнең хикәягезгә тагын бер тукталып китәм. Сез дә мәхәббәтне әкият югарылыгына күтәреп, аны бизәп күрсәткәнсез. Мәхәббәт бик гади нәрсә. Ул ашау, эчү, киенү, йоклау, уяну кебек үк гади. Без үзебез Чулпанның әтисе белән күкләрдә йөзмәдек, йолдызларга кушылып биемәдек. Авыл Советына барып язылыштык та яши бирәбез. Берәүдән дә ким түгел. Ә менә минем дус кызым бар иде, сөйгән егетен теленнән төшермәде, хыял дөньясында яшәде. Нәтиҗәдә ике баласы әтисез үсте.
Гафу итегез, бик эчкәре кереп киттем бугай. Ләкин бу хакта мин кемгә дә булса сөйләргә тиеш идем. Әнкәй белән ул турыда сөйләшә башласам, үпкәләшүдән башка нәтиҗә юк. Чөнки ул гади колхозчы, укымаган, юк өчен башыңны әйләндермә, дип кенә җавап кайтара.
Күп яздым, ахрысы. Ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән.
Сау булыгыз. Иҗатыгызда зур уңышлар теләп, Кәримуллина Фәһимә Закировна.
8 октябрь, 1970
5
Хөрмәтле Фәһимә ханым!
Хатыгызны алып дикъкать белән укып чыктым. Хат ахырында, ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән, дигәнсез. Дөресен язганга кичерә күрегез, мин аңлап бетермәдем бугай. Сүзләрегез аңлаешлы, шигырьгә мөнәсәбәтегез ачык, әмма ни теләгәнегез аңлашылып җитмәде. Сөембикә әби, мәсәлән, ачыктан-ачык язган иде. Мин, әлбәттә, Сезнең кызыгызга берни дә язмадым, чөнки мин аны белмим, үзең белмәгән кешегә, хәтта ул унбиш яшьтә генә булса да, ничек акыл өйрәтәсең? Сезгә ни дип җавап языйм?
Хәер, Сез җавап язуымны сорамагансыз да. Сезгә үзегезнең уй-борчуларыгызны кем беләндер уртаклашырга кирәк булган. Ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтеп, Сезгә ике генә юллы хат җибәрергә дә мөмкин иде. Тик алай гына эшли алмадым. Сез борчылган кебек, миңа да борчу төште.
Ни өченме? Шигырь яратмавыгыз өчен түгел. Анысы һәркемнең үз зәвыгы. Ләкин шигырьне сөймәгән килеш әдәбият укытуыгыз Монысына инде үтерсәгез дә төшенә алмыйм. Гафу итегез, кызыгызның дәрестән чыгып китүен дөрес дип санамасам да, күңелнең кайсыдыр төше аның мондый тәртипсезлеген аклый. Сезнең урында мин булсам, янә дә гафу итегез, башка эшкә күчәр идем. Дөнья булгач, шигырьнең катнашы булмаган эшләр дә бардыр. Сез анда, бәлки, күбрәк файда китерерсез.
Инде Чулпанның шигырь язуына килик. Ана кешегә кызыгызны алай тәрбияләмәгез дип әйтү әдәпсезлек билгесе. Кызыгызны теләсәгез ничек тәрбияләргә Сезнең тулы хакыгыз бар. Тик озын-озын вәгазь укымыйча, бер нәрсә турында гына үтенәм: зинһар өчен, шигырь язудан тыя күрмәгез Чулпанны. Зинһар өчен! Зинһар өчен! Күңеле тупасланмасын кызның. Бәлки, ул шагыйрь дә булмас, укытучылар аның шигырьләрен дәреслекләрдән укып та интекмәсләр, ләкин кайда гына эшләсә дә, Чулпан күңелендә шигырь йөртер. Аңлагыз, күңелендә шигырь йөрткән кеше бәхетле ул. Кызыгызның киләчәге өчен борчылмагыз.
Зинһар өчен, Чулпан сандугачны соры итеп күрмәсен, дөньяны төссез итеп күрергә өйрәнмәсен.
Инде килеп, кем әйтте Сезгә сандугачны соры дип? Минем, әлбәттә, сандугачны үзен күреп сөйләшкәнем юк. Шулай да аны сары дим. Миңа хәтле ничаклы кешеләр аны сары итеп күргәннәр.
Халык шулай дип җырлаган, шулай дип җырлый, шулай дип җырлаячак. Сезгә ышаныйммы, халыккамы? Сандугач соры түгел, Фәһимә Закировна, сары. Сап-сары!
Сез бик яхшы беләсез, каен утыны әйбәт яна, күмере дә самовар чыжлату өчен начар түгел шикелле, ә мунчада чабынырга каен себеркесен ни алыштыра?! Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Без сылу каенга карап сокланабыз да каен кызы дип җырлар да җырлыйбыз. Дөньяда матурлык бар, Фәһимә ханым!