Всего за 149 руб. Купить полную версию
Полицейский. Ул чакта җиңел иде, хәзер кем белә ничек язасын. Сөйлә инде, Гыйбадулла абый, ничегрәк тартып алдың?
Гыйбадулла. Берни дә тартып алмадым мин, энекәш.
Полицейский. Энекәш, димә инде, Гыйбадулла абый. Энекәш дип әйттерергә кушмыйлар.
Гыйбадулла. Ничек кушалар соң?
Полицейский. Начальник үзе дә белеп бетерми әле. Ну, господин полицейский, диген.
Зөлхиҗә. Нинди господин инде син? Ләтчә авылы малае.
Полицейский. Ярый инде. Языйк инде, Гыйбадулла абый. Прокурор бик бәйләнчек кеше.
Гыйбадулла. Язма, кирәкми.
Полицейский. Булмый, Гыйбадулла абый. Куып чыгарулары бар. Хәзер район җирендә эш юк. Мин сине беләм. Элек булса, бер яртыны бүлеп салыр идек тә
Гыйбадулла. Хәзер эчмисеңмени?
Полицейский. Әлегә юк. Тәртипкә салып бетерсеннәр әле. Аннары барысы да элекке урынга кайта ул. Әйдә, утыр әле, эшне бетерик. Ничегрәк тартып алдым дидең?
Гыйбадулла. Син, энекәш, кайт районга, әйт, мин анда бернәрсә дә күрмәдем, диген.
Полицейский. Күрдем бит, Гыйбадулла абый, тора бит. Килеп тикшерсәләр
Гыйбадулла. Тикшерсәләр, монда бер әйбер дә булмас.
Полицейский. Ничек булмас?
Гыйбадулла. Сүтеп ыргытам мин аны.
Полицейский. Шулаймы? Язмыйм, алайса. Алдамассыңмы?
Гыйбадулла. Син нәрсә инде? Әйдә, безгә кереп чыгыйк. Полицай булсаң да, әйбәт егет син. Милиция чагыңда начар түгел идең.
Полицейский. Юк, рәхмәт, Гыйбадулла абый. Берәр ай үтсен әле, карарбыз. Сүтәсең инде, әйеме?
Гыйбадулла. Әйттем бит.
Полицейский. Сау бул, Гыйбадулла абый. (Китә.)
Зөлхиҗә. Син чынлап әйттеңме, Гыйбади?
Гыйбадулла. Бар, балта белән чүкечне алып кил. Комганнарыңны алып кит.
Зөлхиҗә. Дурак нимес, йөри шунда кеше котыртып.
Ут сүнә.
Өченче күренеш
Ут янганда, бәдрәф инде юк. Ул урында Гыйбадулла белән Хәяли басып тора. Гыйбадулланың кулында ау мылтыгы.
Хәяли. Әйбәт ие ул ни. Тәрәзәсеннән карарга рәхәт иде. Бу мылтык атамы, иптәш Бәдриев?
Гыйбадулла. Сиңа атмый, курыкма.
Хәяли. Бүтәннәргә атамы?
Гыйбадулла. Бүтәннәргә дә атмый, куркытыр өчен генә.
Хәяли. Куркалармы?
Гыйбадулла. Син күп сорашма, Хәяли. Җырла гына син.
Хәяли. Бии-бииме?
Гыйбадулла. Бии-бии.
Хәяли (җырлый).
Дулкынланып сулар керә
Парахут идәненә.
Мондый рәхәт, матур тормыш
Тик безнең илдә генә.
Хәялигә Гыйбадулла кушыла. Икәүләшеп җырлый-җырлый бииләр.
Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердәми җилләрдә.
Мондый рәхәт, матур тормыш
Без яшәгән илләрдә.
Пәрдә.
2009
Робагыйлар
Әлмәндәрнең мут карашы
Һич көтмәгәндә Туфан Миңнуллин «Робагыйлар» китабы бастырып чыгарган иде. Пьесалар арасында уйнап кына язылган шигырьләр, дип «акланса» да, гомерен шигърияткә багышлаган шактый шагыйрьләрне шомландырды бугай аның әлеге уч китабы. Мин үзем дә сокланып-тәэсирләнеп укып чыккач, бераз шаяртып, болай дип язып куйганмын: «Туфан робагыйларын укыгач, Гомәр Хәйямне кызганып куйдым»
Робагый шигъриятнең йөзек кашы, нибары дүрт юлга тыгызланып сыйган, фәкать Шәрыкка гына хас хикмәти акыл һәм хиснең тантана итүе
Туфан робагыйлары гашыйк була белү халәтенә, хатын-кызның, пәри зат буларак, әллә нинди батырлыклар, уйламаган җүләрлекләр кылырга котырта, очындыра белү сәләтенә мәдхия җырлау. Олыгайган йөрәкнең мәңгелек хисләрне, чәчәк-гөлләргә төрмичә, үз кәефен кытыклап та, дөньядан көлеп тә, ачыктан-ачык, эчкерсез фаш итүе ул. Шигъриятнең төш-үзәге яшәешнең кадер-тәме нәкъ менә шул илаһи хис кабынышыннан ярала да. Ә калганы Библиядә әйтелгәнчә: суета сует
Шигырьләрдәге исерткеч сүз-рәшә тирбәлеше аша хәйран дәртле Әлмәндәр карт, үткен-җете күзләрен кысып, дөнья кызыкларын эзәрлекләп, мут елмаеп карап тора.
Гомәр Хәйям робагыйлары бөек шагыйрьләр теле саналган фарсы телендә дөньяга таралган. «Идегәй» кебек үлмәс дастаннар тудырган татар теленең дә шагыйранә бөеклеген күрсәтергә дип, Туфан мәйданга алышка чыккан һәм билен дә, телен дә, илен дә бирмәслек сүз егәренә ия икәнлеген горуранә раслый алган.
Бәлки әле Дәверләр үтәр дә Бу шигырьләрне вакыт агымыннан өскә калкытып, Туфан уйнап кына пьесалар язган арада туган бөек робагыйлар, дип, бәя чыгарырлар
Күңел күген аязлата торган табигый фикер югарылыгына ирешкән бу шигырьләрне елмаеп, рәхәт чигеп укыйсың да, «шәп бит, чукынчык!» дип, иңеңнән еллар йөген кагып төшереп, хыялдагы яшьлек күкрәгенә башны куясың.
Күңелгә Алтайдан алып Альп кыяларына кадәрге киңлекләрдә айлы дага эзе калдырган шанлы төрки бабаларыбыздан күчкән рух-дәрман, олыгаюны оялтырлык ихтыяр көче, теге дөньяга күчкәч тә хатын-кыз өммәтенә битараф кала алмаган Әлмәндәр мутлыгы иңә: йөрәк тулпарлана, зиһен елгырлана, фикер куәсе йомрылана, күз карашы елдырымлана; көйле сүз аһәңеннән күңел илһамлана Һәм мин татарның матур олыгая белгән милләт аксакалы Әлмәндәр-Туфан тавышын ишетәм:
Марсель Галиев
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
* * *
Хат башы яз каршы
(Бәян)
1
Күк йөзендәге бихисап йолдызлар кинәт калтыранып куйдылар да, дәррәү кузгалып, өй янына җыйнала башладылар. Яктырак янганнары Айның янәшәсенә елышты, тоныграклары читкәрәк урнашты. Арада сабырсызлары да бар алар кабаланалар, Айның өстенә үк менеп утырмакчылар. Ай андыйларны ачулана, этеп җибәрә. Шул чакта миллион очкыннар чыгып галәмгә сибелә.
Ниһаять, барысы да урнашып бетте. Кайдандыр ниндидер көй пәйда булды: чың-чың-чың Йолдызлар Ай тирәли әйләнеп биергә тотындылар. Гаҗәеп бию иде бу. Ай елмая, Ай көлә, ә йолдызлар түгәрәк уены уйнап бииләр: салмак кына, ашыкмый гына бер-ике адым ясыйлар да вак-вак атлап йөгереп китәләр, капылт туктап, бер чүгәләп-чүгәләп алалар.
Чулпанның мондый бию күргәне юк иде әле. Шаккатып, таң калып карап торды ул йолдызларның әйлән-бәйләненә. Аларга кушылып биисе, сикерәсе, очынасы килеп китте.
Кызның уен, теләген иң беренче булып Чулпан йолдыз сизде, биюеннән туктады. Бүтән йолдызлар да туктадылар. Чулпан йолдыз, Айның каршына очып төшеп, Айга болай диде: «Аебыз кадерлебез, мин беләм, син мине өзелеп яратасың, шуңа күрә үз яныңнан еракка җибәрмисең, миңа да синнән якынрак җисем юк. Күк шаһит, һәр җемелдәвем синең өчен. Бу юлы миңа синең тирәли биемәскә рөхсәт ит. Юк, биисе килмәүдән түгел. Сәбәбе башка. Әнә, күрәсеңме, җирдә нурларың астында Чулпан исемле кыз сиңа һәм безгә сокланып карап тора. Ул да Чулпан, мин дә Чулпан. Урыннарыбызны алышып торыйк аның белән. Биесен күңеле булганчы».
Ай рөхсәт бирде. Чулпан йолдыз җиргә төште, Чулпан исемле кыз күккә ашты. Йолдызлар аңа кулларын суздылар, ай кызның чәченнән сыйпады. Бию дәвам итте.
Биеде дә соң Чулпан! Биюе шундый рәхәт, шундый җиңел. Аяклар үзләреннән-үзләре галәм көенең ритмына баса, куллар канат.
Бию кызулыгыннан Чулпан, түгәрәкнең уртасына килеп чыгып, бер урында бөтерелгәнен дә сизмәде. «Чулпан! Чак кына сабыр ит!» дигән тавыш ишетелде. Кыз, туктап, як-ягына карады: Ай да, йолдызлар да аның тирәсендә әйләнә иде. Чулпанга сабыр итәргә кушучы Ай үзе икән, әнә ул тагын кызга эндәште: «Җиргә күз сал», диде.
Җирдә, ике кулын кесәсенә тыгып, Иршат басып тора. Башын артка ташлап күккә карый, авызы ачылган, сул күзе кысылган. Бит урталарында, борыны очында һавадагы йолдызлар санынча сипкел.
Кинәт кенә әллә ни булды Чулпанга. Йөзе җитдиләнде, күзләре моңсуланды, шашып биюен онытты хәрәкәтсез калды. «Ни булды аңа?» дип сорадылар йолдызлар. «Кызның йөрәгендә мәхәббәт дигән олы хис кабынды, Чулпан олыгайды, ул үз гомерендә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булды», дип җавап бирде Ай.
Чулпан уянып китте. Ни эшләгәнен белештермичә, урыныннан сикереп торды, тәрәзә янына барды. Тышта таң атып килә. Ә Иршат кайда? Әле генә шунда басып тора иде ич. Нигә качты? Тәрәзәне ачып, бакчага карады Чулпан. Иршат алмагачлар арасында да юк иде. Тукта, нигә эзли соң әле Чулпан шул Иршатны? Кем соң әле ул Иршат? Нигә кирәк ул? Мәктәптә күреп тә җан бизгән. Каршыга килеп баса да, сул күзен кысып, мыскыллаган сыман карап тик тора. Кит дисәң дә китми, әйткәнеңне ишетми дә. Этеп җибәргәч кенә, ике кулын кесәсенә тыгып, ашыкмыйча, сызгырынып китеп бара. Бит урталары, борын очы тулы сипкел.