Тагын да бер образны сурәтләү ягыннан Аяз Гыйләҗев әсәре Диас Вәлиевнеке белән аваздаш. Сүз партком секретаре Урал Шабанов турында бара. Аяз Гыйләҗевнең партия җитәкчесе образын сурәтләргә алынуын хупларга кирәк. Чөнки, бердән, безнең сәхнәгә нәкъ менә шундый геройлар җитми. Икенчедән, бу факт драматургның үз иҗатында тагын да җитлегә, тирәнәя баруы турында сөйли.
Әйе, мондый характердагы, ягъни фикерләр бәрелешенә корылган пьесаның әһәмиятле һәм карау өчен кызыклы, мәгънәле булуы интеллектуализмга бәйле. Бәхәс кузгаткан мәсьәләләр тирән һәм оригиналь булганда, бәхәс җанлы диалоглар рәвешендә алып барылганда, персонажларның дөньяга карашы ачык, аң-белем дәрәҗәсе югары булганда һәм алар үзләре бәхәс вакытында характер буларак тулы ачылганда гына, автор үз максатына ахыргача ирешә ала. Монда һәр ваклык уйланган һәм мәгънәле булырга тиеш. Ялгыш кулланылган деталь, ашыгып әйтелгән сүз, буталчык фикер автор концепциясен сүтә, максатка тулы ирешүгә комачаулый.
Рабит Батулланың Камал театры сәхнәсендә куелган «Өчәү юлга чыктык» әсәре күп кенә моментларда пьеса-бәхәс билгеләмәсенә туры килә. Исеменнән үк күренгәнчә, тормыш юлына бергә чыккан дуслар тора-бара аерым сукмаклардан китәләр. Пьесаның аерым күренешләре тулысынча дип әйтерлек фикер көрәшенә корылган. Беренче карашка, геройларның интеллектуаль яктан өстенлеге ачык та кебек, аларны көн кадагында торучы мәсьәләләрне белмәүдә дә, наданлыкта да, активлык җитмәүдә дә гаепләп булмый. Ләкин персонажларның тормыш кредосын билгели торган бәхәсләр еш кына өстән-өстән бара, ачык түгел. Шуңа күрә образлар да каршылыклы чыккан. Яшь авторга образ бөтенлеген тудыра белү осталыгы җитми. Шулай ук тормыштагы төрле авырлыкларның эчке сәбәпләрен аңлап бетерү җитенкерәми. Характер каршылыгы дигән әйберне ул образ тукымасына, ситуацияләргә берәр четерекле әйбер кертү дип аңлый булса кирәк. Мәсәлән, автор үзе башка геройлар арасында иң төпле һәм тәҗрибәле журналист дип тәкъдим иткән Моратны, соңыннан редакторны, ул һичшиксез эчке газаплар белән «баетылырга» тиеш дип санап, гаиләдәге «бәхетсезлек» дигән шактый ясалма әйбер китереп кертә. Сәләтле яшь журналист дип тәкъдим ителгән Ихласның эчке каршылыгы, үсеш юнәлеше, гомумән, аңлашылмый: әллә ул киребеткән кеше, әллә инде аның район җитәкчеләре белән «сугышып» йөрүендә тулысынча хаклык бар? Аның үз мәкаләсе турында өстәл сугып бәхәсләшүе пүчтәк бернәрсә булып чыга. Чөнки редактор әйтеп бетермәгән дөреслекне аңа ансат кына хатыны аңлатып бирә. Әлбәттә, мәсьәлә «характер каршылыклардан азат булырга тиеш» дип куелмый. Мәгълүм бер фикерне генә искә төшерәсе килә: характер каршылыгы да логик яктан акланган, ягъни каршылыкның да эчке бөтенлеге, бәйләнеше, эчке берлеге булырга тиеш. Характер бөтенлеген онытып, тамашачының күңелен кытыклау турында гына уйлаганда, төп фикер тулы ачылмый, автор идеясенә зыян килә, әсәрнең ышандыру көче кими. Бәхәс үзмаксат түгел, ул мәгълүм бер идеяне укучыга һәм тамашачыга җиткерүдә бер чара, бер алым, бер форма. Һәм фикер ачыклыгы, автор концепциясенең аныклыгы гына бу алымнан, бу формадан уңышлы файдаланырга мөмкинлек бирә.
Алда әйтелгәнчә, татар драматургларының игътибары кешенең рухи байлыгын, аның кичерешләрен, эчке каршылыгын, катлаулылыгын чагылдыруга һәм сурәтләүгә юнәлгән. Шуңа күрә, әлбәттә, татар драматургларының әхлак һәм этика проблемалары, психологик анализ белән кызыксынулары бик табигый. Шаблон фикерләүдән, вакыйгаларны һәм ситуацияләрне өстән-өстән генә сурәтләү белән мавыгудан, конфликтларны хәл итүдә туры сызыклылыктан баш тартып, драматургия киң фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтыла. Авторлар кешенең тормыш белән, чынбарлык белән йөзгә-йөз килеп очрашуын сурәтли торган конфликтлар эзләүне көчәйттеләр. Мондый конфликтлар бүгенге кешенең эш-хәрәкәтен җәмгыятебезнең үсешен билгеләүче тирән процессларда ачып күрсәтергә мөмкинлек бирсен асыл максат менә шул.
Гомумән алып караганда, бүгенге драматургиягә чын реалистик аеклык, рухи кичерешләрне сурәтләүдә дә, көнкүреш мәсьәләләрен тасвирлаганда да аналитик якын килү яисә күтәренкелек, революцион пафос хас. Ягъни, икенче сүзләр белән әйткәндә, драматургия тормышны бай һәм тулы чагылдыруның төп сыйфатларына ия. Ләкин болар драматургларыбызның эзләнүләрендә бер генә якны тәшкил итәләр. Болар бүгенге сәхнә әдәбиятыбыздагы таза-сәламәт реалистик сызык. Шулай да кайбер моментларда бу сызыкка поэтик образлылык һәм лирик дулкынлану җитеп бетми. Аерым әсәрләрдәге кайбер уңышлар гына бу җәһәттәге ихтыяҗны каплый алмый. Кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәт, җылылык һәм мөлаемлыкны сурәтләү өчен тиешле поэтик образлар һәм метафоралылыкка омтылу әле зур уңышларга китергәне юк. Ә бит лирик-поэтик чаралар ярдәмендә сурәтләнгән геройларны да ирлек-батырлык ягыннан да, гүзәллек җәһәтеннән дә бер дә ким-хур булмаслык итеп күрсәтеп булыр иде. Аның каравы андый геройлар тамашачыга якынрак та, аңлаешлырак та, кешелеклерәк тә, рухи яктан баерак та булып чыгалар.
Бу өлкәдә кайбер уңышлар драматургиягә килгән шагыйрьләрдән Әхсән Баян һәм Илдар Юзеев, прозаик Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә күренә.
Аяз Гыйләҗевнең «Җиргә тапшырылган серләр» һәм бигрәк тә «Эңгер-меңгер» пьесаларында кешедәге иң гүзәл сыйфатларны якты дөньяга чыгару өчен, ул сыйфатларны басып-каплап тора торган мещанлык, бүгенге тук һәм төссез тормышыннан риза булу, бернәрсә өчен дә янмау-көймәү кебек тискәре сыйфатларга каршы көрәш темасы алына. Бу әсәрләрдә артык гаҗәп тә күренмәгән вакыйгаларга көтмәгәндә күңелләрне эретерлек якын булып гади кешене ярату, аны олылау һәм зурлау тойгысы килеп керә. Ул, мәсәлән, «Киек Каз Юлы» драмасында үзәк мотивларның берсе төсен алган. Шул ук «Җиргә тапшырылган серләр» пьесасында ул Кәрим Хәернасов образы яки Илшат белән аның әнисе Гаян апа арасындагы мөнәсәбәт ярдәмендә ачык куела.
Сәхнә әсәрләрендә метафорага, лирик-поэтик образлылыкка омтылу тагын да көчлерәк булып шагыйрьләр иҗатында чагыла. Һәм бу беркадәр аңлашыла да булса кирәк. Чөнки шагыйрьләр метафора белән уйларга өйрәнгән халык. Алар бигрәк тә романтик драма жанрына мөрәҗәгать итәргә ярата. Ә революцион романтика сәхнә сәнгатенең мөмкинлекләрен баета. Зур идеяләрне, кешелекне борчый торган олы фикерләрне тамашачыга җиткерүдә романтик сәхнә әсәренең үз чаралары һәм алымнары бар. Ул аерата поэтик образлылыктан һәм метафорик чаралардан мул файдаланырга сәләтле. Романтик әсәргә рухландыргыч патетика һәм гүзәл пафос органик төстә кушыла ала. Ә пафосны, патетиканы, романтик күтәренкелекне безнең тамашачы бик тә уңай һәм теләп кабул итә.
Моның ачык мисалы итеп романтик драматургиянең уңышлы мисалларыннан берсе санала алырлык әсәрне Әхсән Баянның «Һәйкәл» исемле драмасын күрсәтергә була. Ул берничә сезон уңыш белән Минзәлә театрында барды, аннары «Казан утлары» журналында (1973. 1011) басылды. Әсәр үзенчәлекле булуы, романтик характеры, катлаулы фикерләргә байлыгы белән игътибарга лаек. Ситуация шактый гади. Ләкин шул гади ситуациягә автор тирән мәгънә сала алган. Күңеле белән ихластан революция эшенә бирелгән Арсланның байлык коллары булган хыянәтче туганнары тарафыннан алданып талануы һәм үтерелүе тасвир ителә. Менә шул үткәндәге хәлләрне автор бүгенге кешеләр белән, аларның тормышы һәм эшләре, яшәүнең мәгънәсен ничек аңлаулары белән бәйли. Романтик шартлылыктан файдаланып, ул үткәндәгедән бүгенгегә төп үсеш юлын билгели, бу үсешнең кайбер сәбәпләрен, эчке көчләрен күрсәтә. Социалистик җәмгыятьнең нинди әхлак принципларына нигезләнгән булуын үзенчәлекле эшләнгән күренешләр һәм фәлсәфи уйланулар ярдәмендә ача. Юламан исемле персонажны фаш итү тормышта үзенә урын дәгъва иткән ялганны, куркаклыкны, икейөзлелекне, кеше хисабына рәхәттә яшәргә омтылуны фаш итү ул. Әсәрдә шулай ук, гәрчә ахыргача ачылып бетмәсә дә, «сәнгать бары тик дөреслеккә нигезләнергә тиеш, сәнгать бары тик хаклык өчен генә көрәшергә тиеш» дигән фикер дә гәүдәләнеш таба. Шул яклары белән әсәр оригиналь, формасы белән дә ул яңача эшләнгән.