Ахмадуллин Азат Гилмуллович - Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) стр 6.

Шрифт
Фон

Туфан Миңнуллин бу төрдә уңышларга иреште. Аның 1968 елда Галиәсгар Камал исемендәге театрда куелган «Миләүшәнең туган көне» драмасында, мәсәлән, яшәүнең һәм иҗатның асыл мәгънәсен аңлаудагы төрле һәм капма-каршы фикерләр үзара кисештерелә. Төрле караштагы кешеләрнең үзара бәрелешләре, фикер көрәше драмада хәрәкәт барлыкка китерә. Шуның белән әсәрдә проблемалар иҗтимагый яңгыраш алырлык дәрәҗәгә үстереләләр. Пьеса, аерым кимчелекләре булуга да карамастан, бу драматург иҗатында беренче уңышлы адым, уңышлы башлангыч булды, аның иҗат кредосын ачыклауда мөһим роль уйнады.

Туфан Миңнуллин ифрат нәтиҗәле иҗат итә. Академия театрында аның тагын да «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле, «Ир-егетләр» һәм «Канкай углы Бәхтияр» дигән драмалары, Республика күчмә театрында бер-бер артлы «Күрше кызы», «Уйланыр чак», «Нигез ташлары», «Үзебез сайлаган язмыш» пьесалары сәхнәгә куелды. Тематик яктан да, материал эзләп, тормышның яңадан-яңа өлкәләренә мөрәҗәгать итү ягыннан да Туфан Миңнуллин кабатлауларга юл куймый. Ул иҗат иткән әсәрләр арасында комсомол вәкилләренең тынгысыз хезмәтен үзәккә куеп сурәтләгән пьеса да, яңа әхлак нормаларының үзләренә ничек итеп юл яруларын күрсәткән әсәр дә, укытучыларның тынгысыз эшенә багышланган драматик хикәя дә, бүгенге авыл яшьләрен якты буяуларда тасвирлаган, кайбер кимчелекләрдән күңелле итеп көлгән водевиль дә бар. Драматург сәхнәне сизгер тоя, ул үзенчәлекле характерлар тудырырга оста. Аның пьесаларында сюжет катлаулылыгы да, вакыйгалар өстенлеге дә юк, аларның көчен үзенчәлекле характерлар билгели. Болар бигрәк тә аның комедияләрендә ачык күренә. Драмаларында да ул комик типларны тормышчан һәм җанлы итеп, шактый тапкыр сурәтли. Мәсәлән, аның «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле шаянлыкка, уенга, көлкегә, җорлыкка байлыгы, характерлары ачык беленеп торуы һәм аларның кызыклы булуы белән укучының һәм тамашачының игътибарын яулап алды. Шул ук вакытта Туфан Миңнуллин драматик характерлар иҗат итү өлкәсендә дә эзләнүләр алып бара. Бигрәк тә аны заманыбызның үзәк геройлары, әйдәүче геройлар, алдынгы кешеләрне гәүдәләндергән образлар кызыксындыра. Дөрес, монда аңа бөтенесе дә ансат кына бирелми. Уңышлар аерым кыенлыклар белән аралашып килә, барысы да автор уйлаганча гына килеп чыкмый. Мәсәлән, бу яктан аның «Ир-егетләр» кебек, вакытында матбугат битләрендә уңай рецензияләр алган пьесасы шактый гыйбрәтле. Сүз дә юк, әсәр, нигездә, әйбәт, аның буенча куелган һәм драманың «Казан утлары» журналында (1972.  9) басылган әдәби варианты тамашачыларны һәм укучыларны тәрбияләүдә уңай роль уйный. Ләкин зур сәнгать югарылыгыннан торып караганда, пьесага кайбер кимчелекләр дә хас булуын күрмәү мөмкин түгел.

Драма, асылда, пьеса-дискуссия төренә якын. Чыннан да, драмада капма-каршы торып көрәшү ачык рәвештә түгел, ә колхоз рәисе Мәрван белән аның электәге фронтташ дусты, талантлы архитектор булган, ә соңыннан исереклек юлына кереп киткән Әхтәм арасындагы тартыш төсендә оеша. Дустын һәлакәт юлыннан йолып алу өчен, Мәрван аны көчләп диярлек авылына алып кайта, аңа үзе теләгәнчә эчеп-ашап ятарга мөмкинлек тудыра. Шул вакытта Әхтәмнең колхоздагы олы эшләрне, авылдашларының фидакяр хезмәтен күреп, яңадан да үз асылына кайтачагына нык ышана. Һәм шулай булып чыга да. Ләкин монда образларның логик үсеше, гәрчә бик матур уйланылган булса да, тамашачыны һәм укучыны ышандырып ук бетерә алмый. Әхтәм белән Мәрван арасындагы эчке яшерен бәхәс уңай якка хәл ителү өчен, тормышчан вакыйгалар да, бәхәснең киеренкелеге дә җитәрлек түгел. Заман каһарманының гүзәл образы булырлык Мәрвән тиешенчә ачылып бетмәгән. Ул, гомумән алганда, декларатив. Геройларның интеллектуаль дәрәҗәләре дә бик үк югары түгел. Әсәрдә Мәрван үзенең эчке рухи көче, оештыру сәләте, әхлакый принципларының гүзәллеге белән ачылып җитәрлек күренеш тә, ситуация дә юк дәрәҗәсендә. Автор, геройның уңай сыйфатларын күрсәтү өчен, Әхтәм образына, аның айнып, тормышта дөрес эзгә кайтып басуына зур өмет баглаган. Ләкин теләгенә ирешә алмаган. Чөнки андый очракта мондый образның икенчерәк планда тагын да тирәнрәк, кешенең эчке фаҗигасе, рухи кичерешләре төсендә ачылуы кирәк. Ләкин бу эшләнмәгән. Шуның аркасында исерекбаш белән кирәкмәгән төстә артык булашу, аны кирәгеннән артык игътибар үзәгендә тоту килеп чыккан.

«Пьеса-бәхәс» иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләрен Туфан Миңнуллин комедия жанрында да дәвам иттерде. Аның Күчмә театрда куелган «Нигез ташлары» шундый әсәр. Монда да әсәрнең тамашачыга тәэсир көче сюжет сызыгының кызыклыгы һәм катлаулылыгы белән түгел, ә бәхәснең, сүз көрәштерүнең киеренкелеге, персонажның эчке мәгънәсен ачудагы логик эзлеклелек, психологик тирәнлек белән билгеләнә. Чыннан да, әсәрнең эчтәлеген бер-ике җөмләгә сыйдырып була: бик «характерный кеше» Гарифулла абзый, «авырыйм, үләрмен, ахры» дигән булып, малайларына телеграмма суга, дүрт улын да үз янына җыя һәм аларның ничек яшәүләре турында допрос ала. Инде тормышта үз сукмакларын салган уллары бергә җыелгач, яшәүнең мәгънәсе һәм үзләренең тормыш итү рәвешләре турында бәхәс-дискуссия ачыла. Менә шул бәхәс Гарифулла картның олы намусын, килешмәүчән характерын һәм принципиальлеген күрсәтә. Ул хезмәт иясенең намус турында, җәмгыятькә файдалы хезмәт, кешенең дөньядагы билгеләмәсе һәм аны аклар өчен нинди әхлак нормаларына таянырга кирәклек хакындагы карашларын гәүдәләндерә торган ил карты кыяфәтендә алга килеп баса.

Без моңарчы әдәбиятта ил картын авылның иң акыллы кешесе, ягъни аксакалы образын һаман да тыныч, мәһабәт кыяфәттә генә күреп өйрәнгән идек. Драматург мондый кешенең үзенчәлекле яңа образын бирде, характерындагы төртмәле сыйфатлары, аерым чатаклыклары белән аны яраттыра алды. Бәхәстә шулай ук картның малайлары Хәниф, Хәмит һәм Хәлилнең кеше буларак та, хезмәткәр һәм эшче буларак та көчле һәм йомшак яклары, уңай һәм кимчелекле сыйфатлары мәгълүм була, тормышка карашлары ачыклана. Туганнарның каты-каты һәм хак сүзләре министр урынбасары Хәмитне үзенең эш стиле һәм шәхси тормышы, тәртибе турында уйланырга мәҗбүр итә; Хәлил дә үзенең намуссызлык юлына таба кереп баруын аңлый башлый. Дөрес, комедиядә автор, барлык сорауларга да җавап биреп, образларның барысын да логик үсеш ахырына китереп җиткерми. Чөнки бу очракта болар мәҗбүри түгел, автор шуны яхшы сизә.

Мондый төр пьесаларның үзәгенә салынган бәхәс өчен сайлап алынган теманың мөһим булуы, аның актуальлеге кирәк. Бу яктан һәм характерлар тирәнлеге белән Аяз Гыйләҗевнең «Җан җылысы» дип исемләнгән драмасы да игътибарга лаеклы. Вакыйгалар нефтьчеләр тормышыннан алынган, шундагы кешеләрнең образларын чагылдыра. Ситуациясе беркадәр алда анализланган «Нигез ташлары» пьесасын хәтерләтә: ата-ана йортына балалары җыйнала (һәр ике әсәрдә дә болар дүртәр ир туган). Шунда яшәү һәм хезмәт принципларын аңлау тирәсендә конфликт-бәхәс куба. Берәүләрнең хата карашлары кире кагыла, дөрес принциплар раслана. Ләкин Аяз Гыйләҗев һич тә кабатлау юлыннан бармый. Аның материалы да бүтән, конфликтны чагылдыру алымнары да башкача. Хезмәткә һәм халык байлыгына дөрес мөнәсәбәт һәм хуҗаларча караш булдыру, производство белән төпле җитәкчелек итү, әхлак кагыйдәләрен саклый белү кебек мәсьәләләр драмада үзәккә куелган. Персонажларның күпчелеге үзенчәлекле. Таймас карт белән Сабира әбидән башлап аларның һәр улы, хәтта кечкенә оныклары Лилия хакында да, образ буларак, билгеле бер төшенчә туа, аларның характер үзенчәлекләре төсмерләнә. Эре масштабтагы җитәкче Госман Шабановның шәхес буларак үсә-үзгәрә башлавы, Мирхәтнең тормышка җиңелчә караштан арына һәм җитдиләнә баруы шулай ук ышандыра. Драматургның табышы да шушы ике образга кайтып кала түгелме икән әле Чөнки драма Госманны, ул таяна торган принципларның хаталыгын фаш итүгә юнәлтелгән. Шушы яктан әсәрдә алда искә алынган «Дәвам» драмасы белән яңгыраш моментлар да бар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3