Сәнгатьнең таләп-йөкләмәләреннән берсе чынбарлыкның уңай якларын, кешеләр аңында һәм характерында торган саен ныграк урын ала баручы яңаны һәм алдынгыны җиңел формада һәм күтәренке рухта, шаянлык һәм җорлыкка, күңеллелеккә байый баруын тасвирлау. Шуларга нигезләнгән водевиль жанры сизелерлек алга китте. Комедияләрдә юмор хасияте, яратып һәм үз итеп тәнкыйтьләү көчәйде. Шаһиморат Зәйнинең «Әй әшнәләр, әшнәләр», Газиз Мөхәммәтшинның «Тынгысыз төн», Аяз Гыйләҗевнең «Кияү урлау», Юныс Әминевнең «Кошның үз канаты була», Риза Ишморатның «Хикмәтле Сәйфи», Туфан Миңнуллинның скетчлары шундыйларга мисаллар. Андыйлар янына Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Әнә килә автомобиль» (Фәнис Яруллин) водевилен китереп кушарга мөмкин. Һәм, һичшиксез, мондый әсәрләр турында сүз чыккач, Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса», Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү», Илдар Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый» дигән водевильләрен атарга кирәк. Хәй Вахит, водевиль авторы буларак, сюжет үстерелешен көтелмәгәнчә борып җибәреп, вакыйгаларны кызыклы төзеп яза. Шул яклары белән аның әсәре уңыш казанды, 1967 елдан бирле Азәрбайҗанда, Уфада, Эстәрлетамакта, Балашовта, Березникида, Ставропольдә уйналды. Бүгенге драматурглар арасында уйлап табуга, әкәмәт хәлләр тудырып язуга иң тапкырлардан берсе булган Туфан Миңнуллин үз әсәрендә җорлык, шаянлыкка киң урын бирә, характерларны җанлы сурәтли, шуның белән уңышка ирешә. Болар комедиябездә Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнашлар традицияләрен уңышлы үстерә. Ә шагыйрь Илдар Юзеев исә сәхнәгә алда сүз барган лирик-поэтик бизәкләр һәм метафорика алып керергә тырыша. Ул реаль картиналарны баетуның башка юлларын эзли. Монда аның ситуацияләрне һәм бигрәк тә яшьләр образларын романтик сурәтләргә омтылуы игътибарга лаек. Әсәрнең исеме үк авторның метафоралар белән эш итәргә өйрәнгән булуына ишарә ясый. Гелүс һәм Нәзнинә образларында кирәкмәгән артык көнкүреш ваклыкларыннан, фактологиядән качарга омтылыш сизелә, әсәрне поэтик идея белән сугарырга теләк чагыла. Шул ук вакытта, күрәсең, яңалыкка берьюлы гына ирешүе дә кыен эш. Аерым алганда, бу ике образда авторның аларны үз фикерен тамашачыга җиткерүдә рупор итеп файдаланырга омтылу сизелеп кала. Ягъни, икенче сүзләр белән әйткәндә, бу персонажларның индивидуаль үзенчәлекләрен, аларның логик үсешен булдыруга игътибар җитеп бетмәгән.
Югарыда сөйләнгәннәрдән һич тә традицион стиль һәм алымнар инде исәптән чыгып баралар икән дигән мәгънә килеп чыкмый. Шул ук алда карап үтелгән, тема һәм жанр үзенчәлекләре ягыннан, стиль төсмерләре белән яңа дип саналган пьесаларда да традицион алымнарны очратырга, композиция формаларыннан, тел-стиль чараларыннан уңышлы файдалануны да күрергә мөмкин. Традицияләр дәвам иттерелә, уңышлы үстерелә. Менә берничә мисал. Мирсәй Әмир үзенең «Агыйдел» повестен драма итеп эшләде. Бу гади инсценировка гына түгел, ә повестьтагы төп мотивлардан файдаланып язылган мөстәкыйль пьеса. Драма итеп язганда, автор традицион стильдән киң файдаланган. Бу стиль аңа 2030 нчы еллар комсомолларының эшләрен, авылдагы сыйнфый көрәшне тулы күрсәтерлек мөмкинлек биргән. Монда киң эпик полотноның үткен сюжет интригасы белән органик бәйләнешен күрәсең. Крестьяннарның җыелышын чагылдырган массакүләм күренешләр Сәхәү кулак йортындагы яисә Низами сәүдәгәр өендәге камерный күренешләр белән аралашып килә, шул чорның колоритын, җанлы вакыйгаларын тулы гәүдәләндерә. Гаяз, Артыкбикә, Ильяс, Имәли һ. б.ның образларында авыл комсомолларының фидакяр көрәшен, аларны рухландырган идеяләр һәм аларны зурлаган сыйфатлар ышандырырлык сурәтләнеш тапкан.
Нурихан Фәттахның 19731974 елгы сезонда Академия театры сәхнәсендә куелган «Кол Гали» исемле трагедиясе дә традицион стильнең иң яхшы үзенчәлекләренә тугрылык саклап иҗат ителгән. Трагедиядә ХIII йөзнең мәшһүр шагыйре Кол Галинең поэтик образы гәүдәләндерелә. Әсәрнең, аның буенча куелган спектакльнең уңышлы якларыннан берсе шунда: монда җирле халыкларның монгол яулап алучыларына каршы фаҗигале көрәше, бу көрәштә югары катлау вәкилләренең төп игътибары хакимият өчен тартышуга китүе, бу тартышларның, интригаларның Болгар дәүләтен җимерүгә алып килүе, ягъни чорның олы фаҗигасен тудыруы үтемле итеп күрсәтелә. Трагедия иҗтимагый яңгырашы белән актуаль һәм бүгенге көнгә аваздаш.
Драматургларыбыз кайчандыр очраган шартлы сәхнә алымнарын һәм чараларын да уңышлы кулланалар. Мәсәлән, Риза Ишморат «Хикмәтле Сәйфи» комедиясендә үз вакытында Гафур Коләхмәтовның «Ике фикер» драмасында кулланылган алымнан уңышлы файдалана. Сәйфи характерындагы тискәрелекне тәнкыйть итү, бүгенге көннең искелеккә туктаусыз һөҗүм алып баруын һәм җиңүен үтемлерәк күрсәтү максаты белән, автор сәхнәгә картның кирелеген гәүдәләндергән Җен образын кертә, һәм автор әйтергә теләгәннәрне бу образ ярдәмендә тамашачы ансатрак кабул итә.
Гомумән, мондый шартлылыкка, театральлекнең төрле формаларына драматурглар кыюрак мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Мәсәлән, башкорт драматургы Нәҗип Әсәнбаев «Фәйзи» драмасында, геройларның хәзерге эчке кичерешләрен тулырак күрсәтү өчен, вакыйгаларга персонажларның яшьлеген сурәтләгән образлар өстәмә геройлар китереп керткән. Һәм ул образлар һич тә вакыйгалар барышына комачаулык ясамыйлар, киресенчә, характерларны тулыландыралар, җанландыралар. Аяз Гыйләҗев «Киек Каз Юлы» исемле драмасында кулланган алым да бик оригиналь. Директорлыктан алынган Бадамшин дигән персонаж баштарак, әле кешеләр турында ялгыш фикердә торганда, аның күз алдына элекке хезмәттәшләре килә. Болар бик тә реаль персонажлар буларак гәүдәләнәләр һәм бары тик элекке директорга тискәре карашлары һәм мөнәсәбәтләре белән генә гәүдәләнәләр. Бадамшин күңелендә туган, ләкин сәхнәдә реаль формада гәүдәләнгән мондый образлар геройның каршылыклы фикерләрен, кешеләр турында начар уйларын бик үтемле төстә күз алдына бастыралар. Димәк, сак һәм белеп кулланганда, мондый шартлылыкларны саф драма да күтәрә ала икән. Ә комедия турында инде әйтеп торасы да юк.
Әлбәттә, бер мәкаләдә генә 19601980 елларда татар драматургиясе ирешкән уңышларны һәм аның үзенчәлекләрен тулы яктырту мөмкин түгел. Хәтта драматургларның барысына тукталып та булмый. Мәсәлән, өлкән язучы Нәкый Исәнбәтнең кулъязма хәлендәге әсәрләре турында сүз алып барырга мөмкин булыр иде. Аның «Хәйләкәр Дәлилә» дип исемләнгән комедиясенең уңышлары яки «Мәрди белән Нәфисә» дип аталган бер генә пәрдәле, ләкин зур драматургик осталык белән, Чехов алымнары белән иҗат ителгән драмасы хакында сөйләргә мөмкин булыр иде. Шулай ук сәхнә әдәбиятына билгеле бер өлеш керткән һәм хәзер дә иҗат белән уңышлы шөгыльләнүче Зәйни Шаһиморат, Сәет Шәкүров, Юныс Әминев, Сәет Кальметов, Габдрахман Минский, Рәйсә Ишморатова һ. б.ның соңгы пьесаларына анализ бирү кирәк иде. Театрларның инсценировкаларга мөрәҗәгать итеп, «Тирән тамырлар», «Акчарлаклар», «Чикләвек төше» кебек уңышлы спектакльләр тудыра алулары турында иркенләп сөйләшү дә киләчәккә кала.
Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк. Әгәр дә без бүген ирешелгәннәр югарылыгыннан торып үткәннәргә, узган юлга күз ташласак, шуны күрәбез: тематиканы төрләндерүдә булсын, жанр үзенчәлекләрен үзләштерүдә булсын яки стиль, драматургик форма кебек махсус мәсьәләләрне хәл итүдә булсын, камиллеккә ирешүдән әле ерак торса да, татар драматургиясе сәнгатьчәлек дәрәҗәсен яңа бер югарылыкка күтәрде. «Үр артында үрләр бар», ди шагыйрь. Татар драматурглары да бүген ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмиләр. Аларны яңа бурычлар алга әйди, яңа иҗат ачышлары көтә. Иң беренче, сәхнәгә бүгенге көн героен, безнең көннәрнең иҗатчысын, хезмәт кешесен һәм каһарманын бөтен буена, бөтен тулылыгы һәм рухи байлыгы белән чагылдыру теләге авторларны яңа эзләнүләргә рухландыра.