Хәй Вахитның каләме якты буяуларга бай. Автор, моңа ирешү өчен, һәрвакытта дип әйтерлек әсәрләренең үзәгенә яшьләр образын куеп, мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. Ләкин драматург бервакытта да диярлек мәхәббәтне ялгыз гына, үзен генә алмый. Ягъни мәхәббәт вакыйгаларыннан мавыктыргыч сюжет кору, коллизияләр тудыру өчен файдаланса да, бу аның асыл теләге дә, төп максаты да түгел. Ул мәхәббәт ситуацияләре ярдәмендә алдынгы хезмәткә, кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләргә, тормышыбыздагы яңалыкларга, уңай геройларга дан җырларга омтыла. Дөрес, мәхәббәткә, яшьлеккә хас романтикага артык бирелеп китеп һәм мавыгып, автор еш кына үз әсәрләрендә тормыш кыенлыкларын, хезмәт авырлыкларын, яшәү һәм көрәш мәшәкатьләрен өстән ялтыравыклы пәрдә белән дә каплап куя. Шуның нәтиҗәсендә геройларның эш-көрәше тиешенчә күренеп бетмәгән очраклар да бар. Чөнки андый пьесаларда мәхәббәт геройларның иң беренче адымнарыннан ук хезмәттәге батырлыкка һәм бирелгәнлеккә бәйләп куела. Ләкин шунысын ачык әйтергә кирәк: тормыш-яшәештәге уңайны, яктыны, алдынгыны сурәтләүдә драматургның үз алымнары, үз стиле бар. Бу алымнар белән, мондый стильдә язылган әсәрләрне тамашачы бик тә якын итә. Хәй Вахит яшьлек темасыннан, мәхәббәт проблемасыннан күпчелек әсәрләрендә бик белеп һәм уңышлы файдалана.
Без тикшерә торган әсәрдә дә шуны ук күрергә мөмкин. Драматург хаклык, гаделлек, дөреслек өчен көрәш темасын мәхәббәт проблемасы белән органик бәйләнештә бирергә тырыша. Мәхәббәт проблемасы! Чыннан да, драмада ул проблема дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әсәрнең исеме дә шуңа ишарә. «Мәхәббәтең чын булса» дигән исемнең мәгънәсе Мөршидә һәм Таһирның бер-берсенә булган көчле тойгыларны гына түгел, ә Хәят Газизовна, Нурислам, Мөршидә һәм Мәликәләрнең үз профессиясен, балаларны чын ярату хисен дә аңлата.
Гаҗәп хәл, ләкин нәкъ менә шушы проблеманы хәл итүдә әсәргә ачыклык җитеп бетми. Драманың, аның буенча куелган спектакльнең гомуми уңышын һич тә кире какмаган хәлдә, бу кимчелек хакында да әйтеп узарга кирәк. Мәсьәлә шунда: драманың соңгы күренешләрендә ике хис шәхси һәм иҗтимагый мәнфәгатьләр кирәкмәгән төстә үзара каршылыкка кертелә. Дөрес, автор белән бер мәсьәләдә килешергә кирәк, кешеләрдәге гүзәл сыйфатларның берсе шунда: алар кирәк булган вакытта гомуми эш өчен шәхси теләкләрен йөгәнли дә, корбан итә дә беләләр. Шул ук вакытта тормышта шәхси теләкләр белән иҗтимагый мәнфәгатьләрнең ярашуы өчен мөмкинлекләр күп. Шуңа күрә дә андый үзара каршылык булган очракның сәбәпләрен, конкрет чагылышын ныклап нигезләргә кирәк. Драмага менә шул җитми. Авторның теләген аңлау кыен түгел. Ул укытучы һөнәренең авыр һәм җаваплы булуын, шул ук вакытта мавыктыргыч һәм мактаулы һөнәр икәнен тамашачыга тулырак җиткерергә тели. Хәят Газизовна һәм Нурислам кебек, яшь буынны тәрбияләү эшенә гомерләрен һәм талантларын багышлаган кешеләрнең фидакярлеген үтемле итеп күрсәтергә тырыша. Кабатлап әйтергә кирәк: көчле мәхәббәт һәм җәмгыять каршындагы бурычның үзара каршылыкка керү очраклары булырга мөмкин. Ләкин тормышта мондый конфликтның да үз мәнфәгатьләренә зарар килмәслек, шул ук вакытта җәмгыять каршында, халык алдында бурычларыңны намус белән үтәрлек төстә хәл ителү мөмкинлекләре бик зур. Автор менә шул мөмкинлекләрне исәпкә алып бетермәгән. Драмадан килеп чыга торган логика буенча барсаң, нәрсә була? Яхшы укытучы һәм үз профессияңнең серләренә төшенеп җиткән тәрбияче булыйм дисәң, үз тормышыңа азрак игътибар ит, шәхси теләкләреңне йөгәнлә, янәсе. Нәтиҗәдә әнә Хәят Газизовна кебек кияүгә чыкмыйча, гаилә рәхәтен күрмичә, аның каравы халык мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп, үз укучыларыңнан хатлар алып, аларның уңышлары белән горурланып яшәрсең. Яки батыр фронтовик Нурислам кебек, балалар белән булу, аларга дәрес бирү мөмкинлеге өчен, һәр көн җиде чакрым араны үтеп, күрше авылга йөрерсең. Мәликә шикелле ир-ат иркәләвенә сусап гомер кичерерсең. Шәхси мәнфәгатьләр һәм профессиягә тугрылык хисен капма-каршы куеп, Хәят Газизовна, Мәликә, Мөршидәләрне гаилә рәхәтлекләреннән ваз кичкән кешеләр ясап, автор, үзе телиме-юкмы, укытучы эшен берьяклы күрсәтә. Укытучылык хезмәтендә шәхси мәнфәгатьләрне тулы канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр аз дигән ялгыш фикер тудыра торган бәхәсле концепция барлыкка килә.
Шунысы да гыйбрәтле: проблеманы болай хәл иткәндә, уңай геройларның характер бөтенлегенә дә зыян килә. Таһирның тәкъдименнән баш тарту күренешләрендә Мөршидә үзен гаять ясалма тота. Ә Таһирны карагыз инде! Сөйгән кызы алдына нинди таләп куя ул: йә мин сине бүген үк алып китәм, яки беркайчан да без бергә була алмаячакбыз (!). Ни өчен диген? Чөнки егет үз алдына «хәзер үк өйләнергә» дигән максат куйган. Һәм ул моны эшләячәк. Мөршидәне булмаса, бүтән кыз алачак. Ә бит үзе, имеш, Мөршидәне шашып сөя. Шулай итеп, пьесаның соңгы күренешләрендә тотнаксыз бер егет күз алдына килә. Шунысы гаҗәп: егетнең мондый фикерләре, таләпләре теләсә нинди кызны хурландырыр иде, ә шуларга Мөршидәнең бер дә исе китми. Таһирның анасы урынына калган, аны тәрбияләп кеше иткән Хәят Газизовнага, аның үз профессиясенә булган мөнәсәбәтенә һөҗүм ясап сөйләгән сүзләре әсәрдә тиешле отпор алмый. Яки Мөршидәнең егетеннән баш тартуының сәбәбен карагыз. Имеш, Таһир (ә ул очучы) хезмәткә бара торган җирдә татар мәктәбе юк икән дә, Мөршидә татар телен һәм әдәбиятын укыта алмаячак икән. Димәк, укытучы буларак, ул үз-үзен югалтачак. Шактый ук ясалма киртә.
Шәхси тормыштагы уңайсызлыклар һәм бәхетсезлекләр, җәмгыять мәнфәгатьләре өчен шәхси теләкләрен корбан итәргә әзер тору алда карап узган «Дәвам» драмасындагы кайбер геройларга да хас. Мәсәлән, Дания Әхмәдуллина, Саттаров образларында күренә ул. Ләкин бу персонажларның аскетлыгы аклана һәм ышандыра. Аннары ул вакытлы бер күренеш итеп сурәтләнә. Аскетлык монда геройларның характерын бөтенәйтә, аларны бизи. Ә Мөршидә характерын бизәргә тиеш дип уйланылган аскетизм хакыйкатькә зыян сала, уңай геройларның эш-хәрәкәтендә ясалмалылык тудыра.
Драматургия турында сүз барганда, тагын да бер төр пьесаларга аерым тукталырга кирәк. Хәзерге татар драмасы авыр һәм каршылыклы тормыш ситуацияләрен һәм характерларны, принципиаль мәсьәләләрдә бәхәсне, авторның эзләнүчән тынгысыз фикерен торган саен тулырак чагылдыра. Аның өчен кулай формалардан берсе драма-бәхәс, драма-дискуссия. Аны «фикер драмасы» дип атау да бар. Бездә бу төрдә шактый әсәрләр язылды. Нәкый Исәнбәтнең «Мәрди белән Нәфисә», Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне» һәм «Нигез ташлары», Аяз Гыйләҗевнең «Җиргә тапшырылган серләр» һәм «Җан җылысы», Хәй Вахитның «Давыл», Риза Ишморатның «Мирас», Шәриф Хөсәеневнең «Әни килде» һ. б. Бу пьесалар сәнгатьчә алымнары, язылу формалары һәм күтәргән мәсьәләләре җәһәтеннән бик тә төрле, хәтта андый әсәрләр жанрлары ягыннан да кискен аерылырга мөмкин. Ләкин аларны берләштергән бер уртак сыйфат бар: ул да булса, интеллектуальлеккә аерата игътибарлы булу. Интеллектуальлек хәзерге драматургиягә, гомумән, хас. Чөнки ул бүгенге кешеләрнең мөһим үзенчәлеге булып тора һәм заман рухын чагылдыра. Агымдагы тормыш активлык, фикерләүдә мөстәкыйльлек һәм принципиаль мәсьәләләрне хәл итүдә тәвәккәллек таләп итә. Ә бу үз чиратында кешенең интеллектуаль яктан тиешле югарылыкта булуын сорый, баюын һәм үсүен китереп чыгара. Драма-бәхәстә менә шул сыйфатлар тиешенчә чагылу өчен мөмкинлекләр күп.