«Дәвам», инде алда әйтелгәнчә, асылда, Байков драмасы җитәкчелек итүнең, хезмәтне оештыруның яңа методларын, заман таләпләрен тиз генә аңлый алмыйча хаталар җибәргән, Саттаровның фидакярлеге һәм үлеме нәтиҗәсендә дөрес юлга басарга тиешле кеше драмасы. Әсәрнең төп идея-эстетик көче һәм яңалыгы менә шунда.
Бу драма һәртөрле кимчелекләрдән азат әсәр дип әйтеп булмый. Автор аны «героик драма» дип атаган. Һәм күпчелек урында бу жанрга хас булган югары стиль сакланган да. Гомумән алганда, пьесага эпик киңлек, масштаблылык хас, фикер тирән, сюжет үстерелешендә дә, диалогларда киеренкелек сизелә. Уңай геройларның гомуми эшкә, дәүләт һәм халык эшенә бирелгәнлеген төрле характерлар ярдәмендә, төрле планда ачу уңышлы чыккан. Шул ук вакытта героик драмага хас булырга тиешле стильнең ахыргача сакланмавын да әйтергә кирәк. Урыны белән пьесада минор тоннар өстенлек ала башлый, пессимизм «борын төртмәкче» була. Соңгысы үз чиратында жанр бөтенлегенә зыян сала, аның үзенчәлекләрен исәпкә алып бетермәүдән килеп туа.
Гомумән, стильләр мәсьәләсе бүген, аерым игътибар сорап, алга килеп басты. Бу проблемага бигрәк тә рус әдәбият белемендә нык әһәмият бирелә. Драматургиягә мөнәсәбәттә дә стильләр төрлелеге, стиль үзенчәлекләре турында эзләнүләр һәм теоретик фикер туплау бара. Стильләргә байлык әдәбиятның өлгерү дәрәҗәсен билгеләүдә зур үлчәү.
Соңгы елларда татар драматургиясе белән өстән-өстән генә танышкан сурәттә дә, анда стильләрнең төрлелегенә һәм аерым юнәлешләрне, эстетик тенденцияләр үстерелешен ачык күрергә була. Тематик байлык ягыннан гына түгел, жанр һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә драматургиябез яңа баскычка күтәрелде. Алда әйтелгәнчә, шәхескә, кешенең рухи дөньясына игътибар артты. Хезмәт һәм иҗат кешесен дөньяның терәге һәм үзәге итеп аңлау көчәйде. Бүгенге театрлар афишаларында героик-революцион, тарихи-иҗтимагый, социаль-көнкүреш, психологик һәм романтик драмаларга, трагедия, комедия, водевиль һәм трагикомедиягә дә мисаллар табып була. Мирсәй Әмирнең «Хөррият» һәм «Агыйдел», Аяз Гыйләҗев һәм Альберт Яхинның «Шамил Усманов», Гариф Ахунов повесте буенча эшләнгән «Чикләвек төше», Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» һәм «Давыл», Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» һәм «Диләфрүзгә дүрт кияү», Шәриф Хөсәеневнең «Зөбәйдә адәм баласы» һәм «Әни килде», Аяз Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер» һәм «Сары чәчәк ата көнбагыш», Нурихан Фәттахның «Кол Гали», Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар», Әхсән Баянның «Һәйкәл», Риза Ишморатның «Хикмәтле Сәйфи», Илдар Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый», Юныс Әминевнең «Минем җинаятем» һәм «Гөлҗәннәтнең җәннәте» һ. б. менә бүгенге театрлар репертуарының нигезен тәшкил иткән пьесаларның тулы ук булмаган исемлеге. Хәзерге вакытта татар драматургиясен профессиональ осталыклары арта барган авторлар, иҗади индивидуальлек ягыннан формалашкан һәм үзенчәлекле көчләр нәкъ менә алга таба үстерә. Гомуми реалистик принциплардан тыш, аларның әсәрләрендә дөньяны үзенчә итеп художестволы күрү, заман проблемаларын чагылдыруның эстетик категорияләрен үзенчә кабул итү һәм аңлау хас. Нәкъ менә «художестволы күрү», чөнки стиль ахыр чиктә шуның белән бәйле. Мәсьәләгә нәкъ менә шул ноктадан карап якын килгәндә, бүген актив эшләүче авторлар иҗатында ачык итеп аерып куя торган үзенчәлекләр бар. Нечкә психолог, кискенрәк, вакыты белән хәтта ачы телле Шәриф Хөсәенев белән кеше күңеленең тирән чоңгылларын бирү остасы, лирик сурәтләүгә тартым Аяз Гыйләҗевне үзара буташтырып булмаган кебек, тормышыбызга гашыйк, шаян Хәй Вахит, халык күңелен тирән аңлап сурәтләүче, үткен Туфан Миңнуллин, коммунистик идеалларга бирелгәнлекне ачыктан-ачык чагылдыру тарафдары Риза Ишморат, зирәк акыл ияләре Нәкый Исәнбәт һәм Мирсәй Әмир, гомумиләштерүләргә һәм интеллектуальлеккә омтылучы Диас Вәлиев, романтикага тартылучы Илдар Юзеев һәм Әхсән Баян, уйчан һәм бераз гына кайгылы Юныс Әминев һәм сәхнәне сизгер тоючы Сәет Шәкүровлар да бер-берсенә охшамыйлар.
Вакыйгаларны эпик иңләп алудан һич тә баш тартмастан, героик-революцион драма авырлык үзәген иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрдән, тышкы күренешләрне сурәтләүдән герой шәхесенә, аның рухи дөньясына, характеры формалашу процессына күчерә башлады. «Хөррият», «Шамил Усманов» кебек әсәрләрдә зуррак проблемаларга, психологик анализга, фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтылу көчәйде. Сәхнәгә герой-коммунист, герой-революционер образын кертү белән, тамашачының хуплавын, соклануын һәм энтузиазмын тудыруга өмет итә торган заманалар үтеп бара. Көрәшче характерындагы кырыс аскетизмны алгы планга чыгарып, һәр көрәшнең уңышын шуңа гына кайтарып калдыру, коммунист-көрәшчене шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан, көрәш өчен генә туган, шуннан башка бернәрсә турында да уйламый торган аскет итеп сурәтләү кичәге эстетик зәвык белән бергә калды. Көрәшче-герой характерын да лирик тойгылар һәм лирик җылылык белән, эчке кичерешләр белән баетуга игътибар арта бара.
Хәзерге драматургиядәге стиль төрлелегенең үзәген тәшкил иткән бу юнәлеш заман проблемаларына багышланган, бүгенге геройларны гәүдәләндерүгә ният иткән пьесаларны да үз эченә ала. Монда уңышлар булган кебек, аерым кимчелекләр һәм чатаклыклар да бар әле.
Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» драмасы проблемасы белән дә, темасы ягыннан да актуаль. Ул укытучыларга багышланган, мактаулы, җаваплы һәм авыр профессия кешеләренә дан җырлау нияте белән язылган. Драманың үзәк проблемасын гаделлеккә һәм хакыйкатькә тугрылык турында дип билгеләргә мөмкин. Сүз хезмәттә дә, үзара мөнәсәбәттә дә, балалар тәрбияләүдә дә, мәхәббәт мәсьәләләрендә дә намуслы һәм гадел булу турында бара. Тормышта ялган урын алмасын, тәрбия эшендә фальшьнең эзе дә булмасын, сөешүдә риялану начар тәҗрибәле укытучы Хәят Газизовна да, яшь кыз Мөршидә дә менә нәрсә өчен көрәш алып бара. Бу көрәштә олы яшьтәге Хәят Газизовна яшьлеккә хас романтик омтылыш һәм активлык күрсәтә. Мәсәлән, аның сугыш батырларына куелган һәйкәл янында факел кабызу өчен утны шәһәрдәге олы факелдан, изге уттан кабызып алып кайтырга тәкъдим итүе шул хакта сөйли. Вакыт-вакыт аңа хәтта яшьләрчә җиңеллек, наянлык та хас (мәсәлән, аның мәктәп директорын үз бүлмәсенә бикләп куюы). Болар образны җанландыра һәм аның уңай сыйфатларын үтемлерәк итеп чагылдыра торган табышлар һәм детальләр.
Ә асылда, самимилеге белән күзгә бәрелә торган, яшьлекнең гүзәл якларын, сафлыкны үзендә туплаган Мөршидә исә урыны-урыны белән җитди һәм акыллы була белә. Аның үз эшенә мөнәсәбәте, коллегалары һәм балаларга, тәрбия мәсьәләләренә карашы өлгерә барган саен, образ тулылана, характеры бөтенәя. Монда, геройның үсешен күрсәтү өчен, тормышчан ситуацияләр тудыра белү осталыгы күренә. Шул ук вакытта урыны белән ясалма ситуация дә килеп кереп, автор концепциясенә зыян да салгалыйлар. Мәсәлән, беренче күренешләрдән үк гаделлек сакчысы булуын әйтеп, шул юлда берни алдында да тукталып калмаячагын белдереп, сәхнәгә килеп кергән Мөршидә каршына тормыш бер-бер артлы үз киртәләрен куя тора. Кыз бу авылга, бу мәктәпкә килүе белән үк гаделсезлек эшләгән булып чыга: ничәмә еллар уңышлы төстә балалар укыткан, бу эшне яраткан һәм бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән-үзләштергән Нурислам эшсез кала, күрше авылга хезмәткә йөрергә мәҗбүр була. Бу проблеманы хәл итү Мөршидәнең кулыннан килми. Кулыннан килгәндә исә, кыз гаделсезлекне күрми үтеп китми. Мәсәлән, шәһәрдән алып кайткан факел уты сүнеп, шул ситуациядә балаларны алдау юлына баскан мәктәп директорының ялганын Мөршидә үз репутациясенә тап төшереп булса да фаш итә.