Әгәр дә автор үз әсәрен «драма» дип атый икән, димәк, бер яки берничә шәхеснең драматик хәлен күрергә, бу хәлгә китергән эчке һәм тышкы сәбәпләр ачып бирелгәнен өмет итәргә кирәк. Ә шәхес драмасы, ягъни драматизм, төрле сәбәпләр аркасында һәм үзе дә күптөрле булырга мөмкин. Аны әсәрдә чагылдыруның үзенең берничә алымын аерып карарга була. Бездә, мәсәлән, бу алымнарның берсе, бик тә күп кабатланып, эчне пошыра башлаган иде. Аның якынча схемасы шулайрак. Сурәтләнә торган вакыйгалар дәвамында әйбәт тәэсир калдырган, моңарчы «уңай кеше» дип, яхшы иптәш, акыллы һәм тугрылыклы дус дип ышанып йөргән персонажның бердәнбер көнне чын эчке дөньясы, асыл мәгънәсе ачыла башлый. Баксаң, ул начар кеше икән. Ниндидер сәбәп аркасында, көтелмәгән ситуациядә бу персонажның эчке дөньясы белән тышкы кабыгы-кыяфәте арасында зур аерма, хәтта каршылык барлыгы беленә. Шушы ачыш башка бер (яки берничә) персонажда кичерешләр тудыра, бу геройлар характерында үсеш китереп чыгара. Шуның белән әсәрдә эчке динамика, хәрәкәт барлыкка килә. Бу күп кабатланган һәм әле дә кабатлана килүче, инде күнегелгән, шактый «чарланган» (алымнары эшләнгән мәгънәсендә) һәм шомарган алым. Бигрәк тә якын кешесенең, мәсәлән, ире яки хатынының, әтисе яки әнисенең, сөйгән кешесенең һ. б.ның үткәндә эшләгән берәр хатасын ачу, әшәкелеген белү, начар гадәтләрен күрә башлау аның әйләнә-тирәдәгеләре өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә зарарлы икәнен аңлау геройда тирән кичерешләр уята, аның өчен фаҗига төсен ала. Бу алымга нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләргә мисал итеп Шәриф Хөсәеневнең «Әни килде», Әнгам Атнабаевның «Ана хөкеме», Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» исемле драмаларын күрсәтергә мөмкин. Болар уңай мисаллар, ягъни бу алымга таянып иҗат ителгән һәм уңыш казанган пьесалар. Мондый хәлдә характер үсәргә мөмкин, һәм күпчелек очракта ул шулай, ышандырырлык итеп сурәтләнә дә. Шундый драматизмны нигез итеп алганда, персонажның эчке кичерешләрен күрсәтү артык кыенлык тудырмый. Укучы һәм тамашачы күңелендә дә андый драматизм тиешле яңгыраш таба. Чөнки, кызганычка каршы, тормышның үзендә андый характердагы драматизмга мисаллар аз түгел.
Ләкин драматизмны мондый ситуацияләрдән генә эзләү, мондый алым ярдәмендә генә тудыру сәхнә әдәбиятын ярлыландыруга илтәчәк. Чөнки драматизм үз табигате белән үк кешенең эчке дөньясында туып үсүне, ачылуны таләп итә. Ягъни шәхеснең үз хаталарын яки кимчелекләрен аңлаудан, тормыш серләренә төшенүдән, авыр ситуацияләргә, вакыты белән хәтта фаҗигале хәлләргә юлыгу-эләгүдән туган эчке кичерешләре тирән дә, мәгънәле дә, көчле дә була. Аларны сурәтләүнең башкалар өчен дә әһәмияте зур, тәэсире үтемле. Драматик кичерешләр никадәр үткен булса, эчке тетрәнү һәм яңарыш кичергән характерның үсешен, алга китешен күрү һәм аңлау шулкадәр үк гыйбрәтле.
Шундый төр драмалар бездә элек-электән сирәк языла. Драматизмның бу төренә яраклы конфликт табу һәм шуны әсәрнең нигезенә сала белү авыр һәм осталык сорый торган, психологик анализга сәләт сорый торган эш, күрәсең. Шуңа да андый пьесалар иҗат итүне хупларга гына кирәк. Соңгы вакытта берничә шундый төр әһәмиятле сәхнә әсәре туды, жанрның бу төре сизелерлек булып алга китте.
Драматург Диас Вәлиевнең «Дәвам» драмасы конфликтның менә шул төренә нигезләнгән. Бу аның олы сәхнәгә менгән икенче пьесасы. «Намус хөкеме» дип аталган беренче драмасы Татар дәүләт академия театрында уйналган иде. Ә «Дәвам» исемлесе Казанда Качалов исемендәге Рус зур драма театрында һәм «Сиңа тормыш бүләк итәм» дигән исем астында Мәскәүнең Ермолова театрында зур уңыш белән барды. СССР халыклары драматургияләре әсәрләре буенча куелган спектакльләр ярышында (1973) Союз күләмендә беренчелекне яулап алды. Драма «Театр» журналында (1972. 12) басылып чыкты. Монда материал бүгенге тормыштан алынган, бүгенгә хас булган конфликт җирлегендә заман геройларын сурәтләп, автор җәмгыять үсешенең безнең көннәрдә туган актуаль мәсьәләләрен күтәргән. «Намус хөкеме» әсәрендә проблематика мораль-этик нормаларны үз эченә ала иде. «Дәвам» драмасында исә иҗтимагый-сәяси, хезмәт һәм әхлак проблемаларының үзара тыгыз бәйләнештә алынуын күрергә мөмкин. Аерата калку итеп куелган һәм үтемле төстә хәл ителгән мәсьәләләр рәтенә түбәндәгеләр керә: илнең, халыкның уртак байлыгына сак килү, аны тагын да арттыру өчен көрәш, эшкә җәмгыять күзлегеннән карап, максатны олы җаваплылык белән билгели белү, коммунистлык бурычлары, кешенең кылган эшләре, аерым алганда, җитәкчелек итүнең яңа алымнары һәм шуларны аңлый-төшенә белү, массалар инициативасына дөрес бәя бирү. Драмада автор материалны яңа зур төзелештән алган, ул атаклы КамАЗ төзелеше дип кабул ителә. Үзәк конфликт төзелештә яңа прогрессив методларны тормышка ашыру өчен алып барылган көрәш төсендә оеша. Бу көрәштә партиянең шәһәр комитеты секретаре Саттаров, инженер Катынский (русча вариантта Сатынский. Ред.), эшче кыз Алсу, баш механик Дунаев, төзелеш начальнигы урынбасары Дания Әхмәдуллина һ. б. алдынгы көчләрне гәүдәләндерәләр. Гоголев, Саликова кебекләр, кайберәүләрнең йомшаклыгыннан, вакытлы кыенлыклардан оста файдаланып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәргә омтылалар.
Әсәрнең үзәгендә Байков һәм Саттаров образлары тора. Гәрчә пьеса, асылда, Байков драмасы буларак уйланылган булса да, сюжет сызыгында боларның кайсына булса да өстенлекне бирүе кыен. Гигант төзелеш җитәкчесе Байков күпчелек сыйфатлары белән уңай тәэсир калдыра торган кеше. Үзенә ышанып тапшырылган эшне ул һәрнәрсәдән өстен саный, аңа изге бернәрсә итеп карый. Юк, ул карьерист түгел. Үз тормышын һәм талантын яңа тормыш төзүгә багышлаган, акыллы, каты куллы бу кеше мондагы төзелешне үзенең хезмәт баскычындагы иң югары басма дип, үзе өчен «соңгы тургай җыры» дип атый. Ул үз-үзен онытып эшли, бүтәннәрдән дә шундый ук фидакярлек таләп итә. Шул ягы белән ул соклангыч, шул ягы белән уңай герой. Ләкин тиңе булмаган гигант төзелеш күп кенә мәсьәләләрне яңача хәл итә белүне сорый. Менә бу яктан инде Байков образы каршылыклы, аның характерында консерватив сыйфатлар калкып чыга. Төзелешне ул искечә, күнегелгән методларга таянып оештырырга һәм җитәкләргә ниятли. Мондый зур эшкә һич ни дә кызганыч булмаска тиеш дип уйлап, ул хөкүмәттән өстәмә рәвештә зур-зур суммалар сорап тора. Кайбер очракларда, көндәлек мәшәкатьләр һәм төзелешнең вак-төяге белән мавыгып, төп мәсьәләләрне дә күздән ычкындыра, кешеләргә игътибарын киметә. Тагын да бер җитешсезлеге шунда: Байков производство белән җитәкчелек итүнең алдынгы алымнарын күреп бетерә алмый, аларны дөрес бәяли белми. Катынскийның беркадәр тәвәккәллек сорый торган, аның каравы киләчәге зур булган техник тәкъдименә ул игътибар биреп бетерми. Менә шулар аркасында ул Саттаров, Дунаев һәм Әхмәдуллиналар белән каршылыкка керә.
Саттаровның язмышы көтелмәгән үлем белән бетә. Шулай булуга да карамастан ул пьесадагы иң якты фигураларның берсе. Аның характерына хезмәт иясенең тормышын яхшырту, гуманистик идеалларга тизрәк ирешү өчен көрәшкә ахыргача бирелгәнлек хас. Шәхси тормышына кул селтәү, үз мәнфәгатьләре турында кайгыртмау, ягъни аскетлык Саттаровны образ буларак көчсезләтми, киресенчә, аның характер бөтенлеген тулырак күрсәтү өчен хезмәт итә. Партиянең шәһәр комитеты секретаре Саттаров драматургиябез өчен яңа, оригиналь образ.
Бу образны сурәтләүдә драматург үзенчәлекле эш йөртә. Саттаров баштарак әле, ничектер, вакыйгалардан читтәрәк торган шикелле. Катынский тәкъдимен күңеле һәм акылы белән кабул иткәч тә, әле мәсьәләне өйрәнүен дәвам иттереп, аның төрле якларын ачыклый. Иң әүвәл аңа Байковның мөнәсәбәтен белү кыйммәт. Бу бик тә табигый, чөнки Саттаров белеме буенча инженер түгел, ахыргы сүзне ашыгып әйтү аңа ярамый. Ләкин инде төзелеш процессында үзләренең, ягъни партия оешмасының катнашы кирәк икәнен күреп-аңлап алгач, Саттаров бөтен темпераменты, принципиальлеге һәм кыюлыгы белән көрәшкә ташлана. Бу якынча пьесаның икенче яртысыннан гына башлана. Аның каравы вакыйгаларның мондагы өлешендә Саттаров гаять актив, ул үзәктә тора, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт җепләренең күпчелеге аңа килеп бәйләнә. Төп конфликт та шунда гына ачыкланып бетә. Ләкин драманың беренче яртысы да хәрәкәт үсеше ягыннан сүлпән дип әйтеп булмый. Арткы пландарак булып күренгән, әмма, асылда, төп конфликтның оешуында зур роль уйнаган образлар һәм коллизияләр ярдәмендә автор тамашачыны олы конфликтны кабул итәргә әзерли. Инженер Катынскийның төзелешне күп мәртәбә тизләтәчәк һәм арзанайтачак проекты, тар ведомствочылыктан чыгып, аңар Гоголевның каршы торуы, бу бәрелештә Качаеваның урталыкта калуы, шуннан туган эчке кичерешләре ышандырырлык сурәтләнешен тапкан.