Шулай ук Азат Әхмәдуллинның Акмулла турындагы язмасы да, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең бердәнбер драмасына анализы да җыентыкны баета гына.
Асылда, әдәбият галиме, профессор, прозаик Тәлгат Галиуллинның «Сәет Сакманов» трилогиясе ике гасыр арасында туган күренекле әсәрләрнең берсе булды. Бездә, гомумән, трилогияләр еш язылмый. Ә бу заманыбызның каршылыкларын, табигый матурлыгын югары сәнгати дәрәҗәдә сурәтләгән әсәр. Аның үзәк персонажында чагылган сәяси-иҗтимагый тәрәккыяткә мөнәсәбәт һәм бәя ачык: ул милләт яшәеше, татар теленең язмышы турында уйланулары, тарих тарафыннан рәнҗетелгән, башкалар тарафыннан изелгән, кимсетелгән халык баласы бәгыреннән өзелеп төшкәнлек сизелү белән аерылып тора. Сәет гади образ гына түгел, ул кыргый капитализм шартларының типик гәүдәләнеше булган герой.
Кыскасы, бу фәнни мәкаләләр җыентыгы XX һәм XXI гасырлар арасында татар әдәбияты, татар драматургиясендәге кайбер үзенчәлекләрне билгеле бер дәрәҗәдә күз алдына төгәл итеп китереп бастыра. Ул шул ягы белән белгечләргә дә, әдәбият сөючеләргә дә файдалы булыр дип уйлыйм.
Ленар Шәех,
филология фәннәре кандидаты
Татар драматургиясе яңа гасыр алдыннан
(XX йөз ахыры XXI йөз башы)
19601980 еллар драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре
Драматургия һәрвакыт татар әдәбиятының игътибар үзәгендә торды һәм тора. Аның үсеш юлында төрле чорлар бар. Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан исемнәренә аның беренче адымнары, оешу, формалашу этаплары бәйле. 1920 елларда Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов, Шәриф Камал иҗатлары белән бәйле төстә ул татар әдәбиятының гомуми сыйфат дәрәҗәсен билгеләште. 1930 елларда, бигрәк тә унъеллыкның ахырында, ул Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи иҗатлары, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» ләре белән югары бәяләнде, башка жанрлардан һич түбән булмады. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы беренче чорларда «конфликтсызлык теориясе» дигән зарарлы концепция бу жанрның үсешен билгеле бер дәрәҗәдә тоткарлады. Шулай да анда «Миңлекамал», «Мулланур Вахитов», «Үлемсез җыр» һәм «Муса» кебек әсәрләр барлыкка килде. Һәм менә без сәхнә әдәбиятыбызның 19601980 елларда ирешелгәннәре турында сөйлибез.
Бүгенге драматургиябез бәрәкәтле агачның тамырларыннан тукланып, гүзәл традицияләрне дәвам иттереп яши. Ләкин ничек дәвам иттерә? Үстерәме ул Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый һәм Кәрим Тинчурин традицияләрен? Заманга тиң адымнар белән барамы ул? Әллә инде артта сөйрәләме, үткәндә ирешелгәннәрне генә кабатлыймы? Кемнәр бу жанрны үстерә, кайсы юнәлешкә таба? Драматургия бүгенге көн сорауларын һәм хәзерге көн кешеләрен ничек чагылдыра? Нинди чаралар һәм алымнар бар аның арсеналында, нинди уңышлары һәм кимчелекләре бар?
Бүгенге сәхнә әдәбиятыбыз актив һәм эзләнүчән. Мәсьәләгә сан ягыннан килеп караганда, драматурглар татар театрларының репертуарын оригиналь пьесалар белән тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиттеләр булса кирәк. Болай дип әйтергә нинди сәбәп бар? Татар язучыларының VIII съездында (1974 ел) драматургия буенча ясалган докладта ике съезд арасында барлыгы 45 яңа әсәр сәхнәгә куелуы турында әйтелде. Бу санга сәхнәгә куелмыйча, турыдан-туры матбугатка чыкканнарын да кушарга мөмкин. Шулай итеп, елына бездә кимендә 1015 яңа әсәр иҗат ителә дигән сүз. Драматургиябез тарихында әле бу хәл беренче тапкыр.
Әлбәттә, хәзерге торышны һәм бүгенге драматургик процессның характерлы сыйфатларын бары тик пьесалар санының артуы белән генә билгеләү дөрес булмас иде. Әдәбиятның аерым чорларын бер-берсеннән аерып куя торган нәрсә ул сыйфат үзгәрешләре.
Шундый сыйфат үзгәрешләренә илтә торган үзгәрешләрнең берсен түбәндәгечә билгеләргә мөмкин: драмада үсеш характерларны декларатив сурәтләүдән кеше күңеленең бай һәм катлаулы булуын күрсәтүгә күчү юнәлешендә бара. Сәхнә әдәбиятының бүгенгесе өчен сюжетны артык катлаулы төстә оештыруга омтылу түгел, ә тирән иҗтимагый-фәлсәфи һәм сәнгатьчә гомумиләштерүләргә омтылу хас. Ә соңгысына ирешүдә юри катлаулы итеп төзелгән сюжетка караганда кешенең рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керүне, психологик байлыкны тулырак күрсәтүне авторлар кулайрак табалар. Катлаулы һәм каршылыклы иҗтимагый-сәяси, этик һәм психологик процессларга мөрәҗәгать итеп, аларның эчке мәгънәләрен тулы ачканда, ышандыру көче һәм әдәби кыйммәте зуррак булган образлар иҗат итәргә мөмкинлек арта. Хәзерге сәхнә герое сыйнфый дошманнар белән дә, ачыктан-ачык корткычлык юлына баскан кешеләр белән дә көрәшми. Ул үзендәге искелек калдыклары, иптәшләренең инертлыгы, хезмәткә чит-ят мөнәсәбәт, әхлак кагыйдәләренә искечә караш белән көрәшә. Сәхнә әдәбиятында уйлану, җәмгыятьтәге һәм шәхес тормышындагы эчке пружиналарны аңлау һәм шуларны җентекләп тикшерү коры агитацияне, идеяләрне декларатив белдерүне кысрыклап чыгара. Күпчелек авторлар, геройларны характерлаганда, ачык һәм кискен ак-кара төсләр белән генә эш итмәскә, ә барлык төсләрдән дә тулырак файдаланырга омтылалар. Татар драматургиясенә хәзерге чорда чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең башкарак, заманга тәңгәл килә торганрак стиле хас. Бу стильнең тәэсирен бүгенге актив иҗатчылар Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәенев кебек драматурглар әсәрләрендә генә түгел, өлкәннәр Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Хәй Вахит пьесаларында да күрергә мөмкин.
Мондый сыйфатлар һич тә бары тик бүген генә, кичә генә барлыкка килмәде. Аларның башлангычларын үткәндә үк күреп була. Яралгылар һәм матур үрнәкләр Кәрим Тинчуринның «Алар өчәү иде» исемле драмасында һәм Фәтхи Бурнашның «Ялгыз Ярулла» комедиясендә, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» һәм Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» әсәрләрендә үк бар инде. Сүз, 19201930 еллар чоры һәм сугыштан соңгы еллар драматургиясендә үк ачыклана башлап та, бүгенге көн әсәрләрендә анык төс алган тенденцияләр турында бара. Һәм ул тенденцияләр бүгенге сәхнә әдәбиятының йөзен билгелиләр.
Жанр үзенчәлекләрен үзләштерүдә дә кайбер уңышлар күз алдында. Моннан өч-дүрт ел гына элек драматургиядә комедия жанрына күбрәк игътибар итү, ә драмага игътибар җитмәү бар иде. Комедия жанрында сәнгатьчә эшләнеше белән югары торган әсәрләр башка жанрларга караганда да күбрәк иҗат ителде. Ә драмалар арасында схемачылык чире белән авырган, ясалма ситуацияләргә, сай характерларга һәм сыек фикерләргә ия булган пьесалар шактый очрый иде. Бүген исә драма жанры да театрлар репертуарында лаеклы урын ала башлады. Әлбәттә, комедия төре һич тә икенче сорт әйбер түгел. Кимчелекләрне фаш итүдә, көлкедә аның белән бер жанр да тиңләшә алмый. Шулай да сәнгатьнең һәм әдәбиятның төп максатларыннан берсе уңайны раслау. Ә моның өчен сәхнә әдәбиятында мөмкинлекләр, барыннан да бигрәк, драма төрендә күбрәк. Драма сәнгатьчәлек җәһәтеннән тирән эшләнгән тормышчан һәм ышандыра торган характерлар иҗат итәргә, кешенең бай эчке дөньясын, аның хисләрен, фәлсәфи уйлануларын ачарга, чынбарлыкның үсеш хәрәкәтен тиешенчә сурәтләргә киң мөмкинлек бирә. Татар драмасы шул яктан сәхнә әдәбиятының башка жанрлары белән генә түгел, гомумән, бөтен татар әдәбияты белән бер адымнан атлап барырга тырыша. Ул мөһим һәм актуаль сәнгать проблемаларын хәл итәргә алынды. Һәм бу аның көченнән килер кебек күренә. Чөнки заман темасын хәл итүдә артка калу, көч һәм тәҗрибә туплау чоры үтеп бара. Драманың мөһим үзенчәлекләреннән берсе шунда: ул дәвернең фәлсәфи һәм әхлакый проблемаларын аңлау-төшенү һәм гәүдәләндерү юнәлешендә үсә. Аның бу үсешендә ачык төс алган тенденциядә яңа җәмгыять төзүнең, яңа кеше тәрбияләүнең сәнгатьчә хәл итәргә максатчан омтылыш чагыла.