Энем, нигә аны сугып ектың, бер дә алай ачу китерерлек сүз әйтмәде бит ул сиңа?
Вакыт уздырып тормадым инде, Рәсүл абый, шунда ук эшен бетереп куйдым, дип җавап бирде Айдар.
Атаманнары аңсыз калгач, Саматның әнчекләре дә артка чикте. Көтүчесез куркак иде шул алар.
Буйга алай пәһлеван түгел, метр да җитмеш дүрт. Тик киң гәүдәле, мускуллары бүртеп, күренеп торган солдат егеттән клубтагы кызлар да һушсыз калды. Менә ичмасам егет! Самат та әнә, һушына килгәч, клубтан сыпыртты. Кызлар бик курка иде аннан.
Айдар клуб эчендә тегесе, монысы белән күрешкәләп йөрде дә, бер кызга да сүз кушмый, бөтен кешене аптырашта калдырып, өенә кайтып китте. Бик үпкәләделәр Айдарга: «Харап икән берәүләр, әллә кем булган, бик кирәгең бар иде», диештеләр.
Икенче көнне өйдә әтисенә булышкалап, тегесен-монысын эшләп йөрде Айдар. Кичкә таба урам халкы көтү каршы алырга чыкты. Узган көн яңалыклары барысына билгеле иде инде: авылга яңа сугыш чукмары кайткан.
Йә, солдат, хәлләр ничек? дип, наряд бирергә чыккан бригадир Айдар янына килеп утырды.
Ничек булсын, дембельләрнеке кебек инде, дип җавап бирде тегесе.
Ишеттем инде, ярар әйдә, ул малайга күптән кирәк иде.
Шуннан ни димәкче буласың?
Шуннан шул, егет. Иртәгә авыл халкы чөгендер арасын эшкәртергә чыга. Синең карамакка алты буразна. Көчеңне шунда күрсәтерсең, дип кеткелдәп көлеп куйды бригадир.
Минем колхоз басуында утырткан чөгендерем юк.
Ничек юк?
Шулай, юк. «Минем чөгендерне утыртыгыз» дип телеграмма сукканны хәтерләмим.
Син акыл сатма, яме, башың яшь әле! Авыл халкының барысына да бүлеп бирелгән. Солдаттан кайттым дигәч тә, бигрәк тагын!
Димәк, калганнарның утырткан чөгендере бар, ә минеке юк.
Малай, синең белән мин башкача да сөйләшә алам! Бригадирның гайрәт чәчәргә иде исәбе.
Соң, әйдә башкача сөйләшик, мин каршы түгел.
Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде. Тегенең аяклары җиргә тияр-тимәс булып калды.
Улым, тимә, кешеләр карап тора, җибәр! дип, Халидә апа улы янына килеп басты.
Бригадирның аяклары кире җиргә төште. Айдар аны этеп җибәрде.
Син, абзый, бар, нәрәтеңне биреп чык инде, юкса чөгендереңне чүп басар.
Солдаттан кайтып гайрәт чәчә, утырткан чөгендере юк, имеш
Бригадир, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, өй буенча эшкә чакырырга китте.
Шуның белән шул. Кызык карарга өметләнгән күршеләр ерык авызларын япты. Ярар, барыбер инде сөйләргә сүз булды. Раят малае бригадирның якасыннан тотып селкегән. Итәкле-сакаллы телефоннар өй буенча таралды. Улы янына Раят абый чыгып утырды. Тыныч, сабыр холыклы иде әтисе. Малайның бик нык үзгәргәнен ул да чамалады:
Алай, ну, бөтен авылны кыйнап бетергәч нишләрсең инде, малай?
Юкны сөйләмә, әти, нигә авыл халкын кыйныйм инде мин, үзләре сорагач кына инде.
Чөгендергә чыкмагач, авылда калырга исәбең юк дигән сүзме инде бу?
Әйе, әти. Мин шәһәргә китәрмен инде, күрәм, авылда тормыш калмаган.
Анысы дөрес, колхоз дип әйтерлек җире юк. Безгә ярый инде, пенсия килә. Эшләгән кеше акчаның ни икәнен дә онытты. Түләмиләр бер тиен дә. Кайчан китәсең?
Иртәгә дип торам, алып кайткан бераз акчам бар, җитәр.
Ярар, бала-чага түгел инде, үзең беләсең. Әйдә, кичке ашны ашап алыйк та, син киткәнче, бакчадагы печәнне өярбез.
Ата белән бала капка аша йортка юнәлделәр.
Айдар иртүк сөт машинасында шәһәргә килеп кергәндә, шәһәр уянган иде инде дип әйтү дөрес булмас. Шәһәр беркайчан да йокламый, көнме-төнме һич аермасы юк. Бертуктаусыз шау-шу, машиналар, халык күп. Барысы да үзләре генә белгән юлдан, үзләренә генә билгеле эшләре белән чаба. Айдар килде әле дип, шәһәрнең исе китмәде. Авылдан бәхет эзләп шәһәргә агылган егетләр ул гынамыни?! Бергә артык, бергә күп аермасы юк шәһәргә. «Килгәнсең икән, карап карарбыз, ничегрәк килеп чыгар икән», дип уйлый шәһәр. Шушында инде егетләр, булдыра алсалар, ныклап аякка басалар, барып чыкмаса, тормыш төбенә тәгәриләр. Тик авылга кире кайтырга дигән уй берсенең дә башына кабат килми, ахры.
Анда тормыш юк, андыйлар өчен кызлар да юк.
* * *
Айдарның бергә хезмәт иткән дусты бар иде. Урыс егете Николай. Яхшы гына егет үзе, инде беттек дигәндә дә курку белмәс. Ә андый вакытлары аларның солдат хезмәтен үткәндә күп булды. Якын-тирәдә җәһәннәм кайнаганда да бер-берсен ташламадылар. Андый дуслар арасында милләт, дин аермасы бөтенләй булмый. Бертуганнар кебек яшәделәр. Айдар кулына Коля язып тоттырган адрес буенча юлны, автобуслар маршруты тукталышларын белешеп, кирәкле йортны тапты да ишектәге кыңгырау төймәсенә басты.
Кем бар анда? Ишек артыннан тавыш ишетелде, шуның артыннан ук ишек тә ачылды, сары чәчле ханымның башы күренде. Сезгә кем кирәк?
Исәнмесез, миңа Николай кирәк иде.
Ханым Айдарга текәлеп карап торды да:
Фотода күргәнем бар кебек, син Айдар буласың, ахры. Коляның синең турында сөйләгәне бар.
Әйе, Айдар мин.
Ханым ишекне зур итеп ачты да, егетне бер кулы белән кочаклап, эчкә таба этте.
Уз әйдә, уз, син дә миңа улым кебек инде, энем. Икегез өчен дә, чиркәүгә барып, исән-имин кайтыгыз, дип дога кылдым. Килүең бик яхшы булган.
Кем ул, Тамара? Залдан Коляның әтисе Сергей абый килеп чыкты.
Менә Айдар килгән бит, ул инде авылдан килеп җиткән, Коля әле уянмаган да.
О-о-о, бик яхшы, әйдә, торма анда ишек артында, уз кухняга, чәйләп алабыз.
Коляның әти-әнисе, Айдарны ике яктан аркасыннан кочаклап, кухняга әйдәделәр.
Коля, йокы капчыгы, тор инде! Айдар кунакка килде.
Каршы як бүлмәдән дөбердәгән тавыш ишетелде. Аннары Айдар каршына дусты йөгереп чыкты.
Айдар, друг! дип, Коля Айдарны кочагына алды.
Соломиннар гаиләсе белән чәй эчкәндә, Айдар шәһәргә эш эзләп килүен әйтте. Авыл тормышы турында сөйләп үтте.
Алай, диде Тамара апа. Без инде авылда тормыш яхшырак, барыбер үз бакчасы бар авыл кешесенең, тамагы тук дип уйлап йөри идек.
Шәһәргә бик ышанып килгәнсең, дип сүзгә кушылды Сергей абый, монда да май да каймак түгел. Акча түләүче юк. Шабашка белән йөргәннәр генә акча күрә. Түрәләр, эшмәкәрләр котырынып йорт, дача сала. Алар таба, алар кулында дилбегә.
Николай телгә килде:
Айдар бит авыл малае, балта эше таныштыр инде сиңа?
Таныш, әти янында йөреп өйрәндем.
Без монда егетләр белән бригада төзедек. Синең кебек оста кирәк. Бригадада яртысыннан күбесе шәһәр егетләре. Таш сала беләләр, штукатурка, плитка дигәндәй. Менә балта эшенә килгәндә булдыра алмыйлар.
Чынлап, шулай ит әле син, эш эзләп тапсаң да, барыбер акчасын күрә алмассың, бер җирдә дә түләү юк. Бераз акча юнәткәнче, бүлмә тапканчы бездә торырсың. Торырсың дип инде, шабашниклар айлар буе өйгә кайтмый, дип, сүзен очлап, кеткелдәп куйды Сергей абый.
Шулай итеп, Айдар белән Николай икенче көнне шабашкага чыгып киттеләр. Эше авыр булса да, акчалы иде. Кулына акча керә башлагач, Айдар, яшәп торыр өчен, кечкенә генә бүлмә дә тапты. Хакын да күп сорамадылар. Тамара апа белән Сергей абыйга рәхмәт әйтеп, Айдар шунда күчте.
Улым, авылга кайтсаң, әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт. Безне онытып бетермә, яме! Үз йортыңа кайткан кебек килеп кер, дип, Тамара апа Айдарны озатып калды.
Торырга урыны булса да, Айдар анда сирәк кайтты. Икешәр атна кайтмый эшләгән вакытлары булды. Зарланмады, эш күреп үскән авыл малаеның «уф» дия торган гадәте юк иде. Коля белән гел бергә булдылар. Бригадада төрле милләт кешеләре булса да, тату яшәделәр. Көз айлары җиткәч кенә, авылга кайтып килә алды егет. Энесе кайтырга ярты ел калып бара. Авылда газ кертәләр. Бер тиен күрә алмаган авыл халкы акча эзләп изалана. Авылның күп яшьләре акча эшләргә читкә чыгып киткән. Кулларына бер төргәк акча тоттыргач, Халидә апа белән Раят абзый «уф» дип, җиңел сулап, урыннарына утырдылар. «Кем акча түләми, шуңа газ кертмиләр», дигәннәр.
Улым, үзеңә каламы соң?