Бар, әни, борчылма.
Соломиннарга барсаң, күп итеп сәлам әйт, яме! Каклаган казым бар, күчтәнәчкә илтеп бирерсең.
Ярар, әни, шулай итәрмен, дип җавап бирде уллары.
Казны илтә баргач, Коля шыпырт кына Айдарга эндәште:
Тагын ике көннән чыгып китәбез, кызлар янына барып киләбезме?
Бармыйча булмас, эш дип инде, кызлар онытып та бетергәннәрдер безне.
Николайлар йортыннан ерак түгел кызлар тулай торагы бар, егетләр күптән инде шунда барып йөрергә ияләнгән иде. Вахтада торган апалар ике акыллы егетнең килеп йөрүенә сүз әйтмәделәр. Үзләре эчеп, котырынып йөрми. Бик гайрәт чәчкән егетләрнең колак төпләренә утыртып тынычландыра беләләр.
Билгеле инде, бу ике егетне кызлар да яратты. Беркайчан куллары буш булмый, күчтәнәчсез килмиләр, акчалары да бар. Айдар белән Коляны сагынып каршы алдылар.
Абау, сез онытылып беткәч кенә киләсез безгә. Башка җирдә кызлар таптыгызмы әллә?
Әйе, таптык, безнең кәләшләр мастероклар, балта, пычкы, чүкеч, кадаклар, дип, Николай авызын ерды. Аз гына вакыт булуга, сезнең янга инде, кызлар.
Шулай дип ялганлаган булыгыз инде.
Кухняга тәмәке тартырга керде егетләр. Шунда күрше бүлмәдән бер кечкенә гәүдәле, җыйнак кына кыз килеп чыкты.
Исәнмесез, дип, кыз тыйнак итеп егетләр белән исәнләште дә аш салырга кереште.
Шундый чибәр кыз, күргән юк иде сезне моңарчы, исемегезне белсәк, начар булмас иде, туташ, диде Николай.
Ләйлә, дип исемен атады кыз.
Кара, яшьти, нинди чибәр кызлар бар икән монда, исеме дә матур Ләйлә, әйеме? Яшьти, сиңа әйтәм, чукрак мәллә? Николай дустына таба борылып карады. Айдарның авызы ачык, кыздан күзен ала алмый тора.
Дустының хәлен Коля бик тиз чамалап алды:
Ну всё, пропал Айдар друг.
Кызлар янына кергәч, Коля шаяруын дәвам итте:
Кызлар, Айдар сезнең янга башка килмәскә булды бит әле.
Кая, ничек, нигә әле шулай? Кызларның күзе Айдарга төбәлде.
Менә сезнең теге кечкенә күрше кызына гашыйк булды бит!
Коля, җитте инде! Айдар Коляга йодрык селкеде.
Ләйләгәме? Кызлар бер-берсенә карашып куйдылар. Алай икән, бәлки, үтәр әле, алай бик «һай» димәс. Шыпырт җил сасы була.
Кызлар әйткәнчә булмады шул. Айдар, вакыты булган саен, Ләйлә янына йөри башлады. Кыз аны елмаеп каршы алды. Кечкенә генә буйлы булса да, Ләйлә үтә чибәр, буй-сыны курчакныкы кебек төз. Айдар аны уч төбенә утыртып йөрерлек була кайчак. Егет чын-чынлап гашыйк булды. Башта кыз карышса да, тора-бара егетне үз куенына алды. Инде Айдар кунып та кала башлады.
Бер егет алдалап качты мине, дип еласа да, Ләйлә түшәк өстендә үзен бик оста тотты.
Бер генә микән? Охшамаган. Айдар хатын-кыз күрмәгән егет түгел. Анысын гына аера белә. Чын-чынлап, оста хатыннар кебек назлады кыз егетне. Айдар аның иркәләвеннән берни тоймас, аңышмас хәлгә килә иде. Егетнең төрле шикле уйлары кыз кочагына килеп керү белән юкка чыга. Юк, үзен шушы назлыбикә назыннан аерыр көч таба алмады Айдар.
Бераз вакыттан соң, Ләйләнең туган йортына кайтып, аның әти-әнисе белән танышып килделәр. Сәкинә апа белән Илдар абый алай карт түгелләр, пенсия яшенә дә җитмәгәннәр. Айдарның бер алдына, бер артына төштеләр, елмаеп кына тордылар. Сәкинә ханым җитез булса, Илдар абый бик тыныч, хатынының авызына гына карап тора. Тик менә йортлары бик иске. Сарай, мунча дигәннәре ишелергә тора. Коймасын, капкасын да бик төзек дип әйтеп булмый.
Ярар, балалар, диде кич чәй эчкәндә Ләйләнең әнисе, шушы көзләргә туйны үткәрербез инде.
Туй дигәч, Айдар сискәнеп куйды. Ул бит әле туй турында бер сүз дә әйтмәде, тәкъдим дә ясамады. Ничек алай бик тиз? Төрле уйлар белән кире шәһәргә кайтты егет.
Мин аңламадым, нигә әниең туй турында сүз кузгатты, мин сиңа тәкъдим дә ясамадым бит әле?
Ясама теләмәсәң, диде кыз, бер тапталганны таптап китүе кызык сезгә.
Ничек итсә итте, Сәкинә ханым үз дигәненә иреште. Айдарның туган авылында гөрләтеп туй үткәрде. Аннары, йола буенча, кода-кодагыйны, туган-тумачаны атна буе кунактан кунакка йөртте. Раят абый белән Халидә апа алҗысалар да шат иделәр, килен күрү бәхетенә ирештеләр бит. Ләйләгә «кызым-кызым» дип кенә тордылар. Тик менә ни өчендер Сәкинә апа белән Илдар абый гына, җавап итеп, кода белән кодагыен кунакка чакырмадылар.
Кем белә, бәлки, аларда башкачадыр, дип кенә куйды Айдарның әнисе.
Шәһәргә кайткач, Айдар инде шабашка эшен ерактан алмый башлады. Кунарга гел яшь хатыны янына ашыкты. Коля белән Айдар икесе дә бригадир ролендә. Эш күп, кайчак Айдар соң кайта. Моның өчен ул Ләйләдән үпкә сүзләре дә ишетә.
* * *
Яшьләр янына ай саен Сәкинә ханым килергә ияләнде. Акрынлап ул кияүгә ни эшләргә кирәген дә өйрәтә башлады. Инде Айдар чамалый: әби әби генә түгел, ә «генерал» икән бит. Аңардан Илдар абый да, Ләйлә дә бик «шүрлиләр» икән. Гомумән, Илдар абый басылып беткән, үз сүзен әйтә алмаслык бәндәгә әйләнгән. Ирлеген югалткан ир, билгеле, хуҗалыкны да карамый башлый. Эшенә бара, кайта, алдына куйганны ашый. Эшлә дисәләр эшли, юк икән тик утыра.
Кияүгә биргәч, әнисе кызын да ничек итеп ирне кулга алырга икәнен өйрәтергә тотынды. «Кызым, Айдар һаман сине тыңламый, ник алай ул үз сүзен сүз итә? Ник син аңа ирек бирәсең? Бөтенләй басып бетерә бит сине!» дия башлады.
Кияүгә бәйләнергә дә күп сорамый:
Нәрсә, кияү, эштән иртәрәк кайтып булмыймыни? Ә? Дәшәргә ярамыймы? Бер сүз әйтеп булмый Минем белән гел сүзгә киләсең. Һаман болай торып булмый. Төзелештә эшләп, фатир булдырма инде!.. Адәм көлкесе! Кит моннан, булмаганны
Айдарның акчасы бар-барын, бер бүлмәле фатир гына алып була. Тик ике бүлмәлесен исәптә тота иде ул. Ә анысына бераз акча җитеп бетми. Ләйлә авырайгач, Айдарга бөтенләй көн бетте. Эштән кайтса, Ләйлә тавыш чыгара. Имеш, анысы алай түгел, монысы болай түгел Әбисе дә килүен ешайтты атна саен килә дә җитә. Хәзер алар Айдарны ике яклап талыйлар.
Кызым, исенә килергә ирек бирә күрмә, гомерең буе иреңне көйләрсең, дип, Сәкинә ханым кызына тукып кына торды.
Ни булганын аңышмый башлады Айдар. Тыйнак кына Ләйлә бер алдына, бер артына төшеп, елмаеп торган әбисе белән кинәт кенә ике аждаһага әверелделәр дә куйдылар. Болай да аз сүзле Айдар бөтенләй сөйләшмәс булды. Күбрәк уйчан йөри башлады. Бу хәлгә Коля да игътибар бирде:
Айдар, сиңа нәрсә булды? Бик нык үзгәрдең, безгә дә килмәс булдың. Әни дә сине сорый, кая югалды, ди
Айдар өйдә булган хәлләрне дустына сөйләп бирде.
Да, брат, мочат тебя капитально, бәлки, аерып җибәрерсең? Болай яшәп булмый бит инде.
Балабыз туарга тора бит, Коля.
Бала тугач, бөтенләй бетерәчәкләр сине, анда инде бала белән куркытып. Үзең чамала, брат. Мин кызлардан белешәм әле. Алар белмичә кисәтмәгәннәрдер сине. Бер-бер хәл бар монда.
Шулай аерылыштылар дуслар.
Айдар өенә кайтып китте. Ачкыч белән ишекне ачып кергәч, аңышмый торды. Бүлмә эче буш. Өстәлдә хат ята: «Торырга фатирың булгач килеп алырсың, белдеңме?!»
Хат Ләйлә кулы белән язылса да, сүзләре Сәкинә ханымныкы. Айдар урындыкка утырды да уйга калды.
Бер бүлмәле булса да, фатир алмый булмас инде.
Икенче көнне Айдар, акчасын алып, фатир эзләп чыгып китте. Төзелеш өлкәсендә эшләгәч, кайда арзанрак бәягә алып булуы хакында хәбәрдар иде ул. Озак эзләмәде, очсыз гына хакка табып та алды. Кухняга гарнитур, өстәл, залга диван, стенка кебек әйберләр алырга да акчасы калды әле. Шул эшләрне бетереп йөргәндә, кәрәзле телефон шалтырады. Әбисе Сәкинә икән:
Нәрсә, хатын кайтып китте дип, иркенләп йөрисеңме? Ләйлә кыз алып кайтты. Тфү, ир булып йөргәнең!..
Айдарның башы әйләнеп китте. Ләйлә белән кичә генә сөйләшкәннәр иде бит, ул аны-моны әйтмәде. Анасы сүзен тыңласа да, хатыны аңа көн саен шалтыратып торды. Үзенеке үзенеке инде, Ләйләнең Айдарны читкә бер дә җибәрәсе килми шул.
Тормыш үз җае белән дәвам итте. Айдар хатынын бала тудыру йортыннан туры яңа фатирына алып кайтты. Гөрләтеп бәби туен да үткәрделәр. Авылдан әти-әнисе белән энесе, Соломиннар гаиләсе килде. Әби белән бабай да, ничектер, моңарчы тавыш булмаган кебек, матур гына бәйрәм иттеләр. Кечкенә Рәсиләне кулларына тотып карау бәхетенә ирешү өчен, олылар чират торды хәтта