Зиннур Фирдаусович Тимергалиев - Кичә яраттым / Любил вчера стр 5.

Шрифт
Фон

 Моны ничек аңларга, Илсур? Очрашуга чакырасыңмы әллә мине?

 Әйе, чакырам, син сүз бирдең.

 Бирмәдем.

 Бирдең, кайсы кызны чакырсаң да барачак, дидең. Мин сине чакырам, каршы килә алмыйсың.

Менә сиңа мә, килеп каптың, Рамилә туташ, риза булмый чараң юк.

 Риза булмас дисеңме әллә? Төшәм, төшәм синең белән су буена. Соңга калма, ишетсен колагың!

 Борчылма, калмам!

Илсур чыгып китте. Менә сиңа тыйнак егет! Рамиләне үз сүзләре белән очрашуга чакырды лабаса! Алай дисәң, кызый үзе бу чакыруга ныграк та шатланды бугай әле Анысы сер, билгеле.

Илсур һаман шул иске «Жигули»е белән сигезенче яртыда ук кибет янына килеп туктады. Рамиләнең мин-минлеге өскә калыкты. Кара, сигезгә кадәр чыдамаган егет.

 Килеп җиттеңме, Илсур?

 Җиттем, Рамилә.

 Мин бит сигездә дидем.

Илсур бераз тартынгандай итте дә:

 Өйдә эш тиз бетте, дип котылды.

 Ярар, иртә килүең яхшы булды, минем дә эшем беткән иде инде.

Яз матур шул инде. Тау башларын яшәртеп, бәбкә үлән шытып килә. Җиле дә шундый рәхәт. Кышкы салкын җил түгел инде, җылы җил битләрне назлап исә. Илсур белән Рамилә бүрәнә өстенә утырганнар да ташу күзәтәләр. Кыш буе җыелган кар хәзер тиз эри. Башта кечкенә гөрләвек булып ага, аңа башкалары кушыла. Шулай зурая-зурая су юлына төшә дә, ярларга сыймаслык булып, ташып ага башлый.

Егет белән кыз сөйләшмичә озак утырдылар. Рамиләгә күңелсез була башлады. Очрашуга чакырган егет, авызын ачып, ник бер сүз әйтсен. Булмады бу, кыз дилбегәне үз кулына алырга булды:

 Ник дәшми утырасың, Илсур, ичмасам, шигырьләреңне укыр идең.

Егет сискәнеп китте:

 Кая, нинди шигырь? Минем шигырь язганым юк.

 И-и-и, утырасың, мин бит синең машина бардачогында йөрткән блокнотыңны укып чыктым.

 Ярар, тоткансың, кеше блокнотын укырга ярамаганны белмисеңме әллә?

 Беләм, кыш көне, тик утырганчы дип, ачып кына караган идем. Үпкәләмә, яме, матур язасың, чыдый алмадым, кача-кача барысын да укып чыктым аннары.

Егет эндәшмәде.

 Матур язасың бит, Илсур, ник аларны берәүгә дә укытмыйсың?

 Көләрләр тагын.

 Юк, көләрлек түгел алар, бик матурлар. Яз турында укы әле.

 Көлмисеңме?

 Юк, көлмим, Илсур.

Кыз егеткә сыенып ук утырды.

 Миңа таба карама, яме, Рамилә. Оялтасың Укыйм. Тыңла.

 Яз турында түгел бу, Илсур.

 Яз турында.

 Син аны укып бетермәдең.

 Юк, бетердем.

 Бетермәдең, үзем укып биримме? Мин аны инде беләм, син машина көпчәген кабартканда укыдым.

 Әйтеп кара әйдә!

 Алайса, үпкәләштән булмасын! Рамилә, барып, машинадагы блокнотны алды да беренче битен ачып укырга кереште:

Менә бит, «Рамилә» дип язгансың. Димәк, миңа?

Илсур ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен. Сикереп торды да бераз йөренеп алды.

 Ассаң ас, киссәң кис, көлсәң көл, Рамилә. Миңа барыбер инде хәзер. Димәк, син беләсең? Яратам мин сине, Рамилә. Беренче көнне кабинетыңда күргәч үк күңелемә кердең. Көн газапланам, төн газапланам. Синнән аерыласы килмичә ял да алмый эшләдем, чөнки сине күреп тору минем өчен зур бәйрәм. Әйе, алпаш Илсур мин. Матур итеп әйтә дә белмим. Мин ул блокнотны бүген юри күз алдыңда калдырдым. Көпчәк тә бушамаган иде. Мин синең блокнотны алып укыганыңны машина көзгесеннән карап тордым. Алай эшләвем, бәлки, әшәкелектер дә, тик мин башкача түзә алмыйм инде. Кичер мине, ялгыш эшләгән булсам, гафу ит! дип, ул Рамиләгә аркасы белән борылып басты.

Чынлап, егетләр чын йөрәктән мәхәббәт аңлатсалар, рәхәт икән. Бигрәк тә син теләгән кеше алдыңда йөрәген ачып салса.

Кыз, торып, егет артына килеп басты. Аннары аның киң аркасына сыенды.

 Юк, Илсур, ялгыш түгел, син күптән минем күңелемдә утырасың. Тик менә ачылмый йөрүең генә ачуны китерә иде.

Егет кызга таба борылды. Күзләрендә Рамиләнең йөрәгендә ялкын кабызган якты нур балкышы. Гаҗәп: ул нур элегрәк кабынып кына ала иде дә бик тиз сүнә иде. Ә бу юлы сүнәргә уйламый да. Ни эшләргә белми торган егеткә карап, Рамилә елмаеп җибәрде:

 Кочакла инде, Илсур.

Егет кызны кочагына алды да күкрәгенә кысты.

 Ай, сытып үтерәсең бит, кит, алай каты кысма, алпаш!

Илсур кызны кочагыннан бушатты да башын иеп китә башлады.

 Кая киттең инде?

 Кит, дидең бит.

Рамилә көлеп җибәрде. Йөгереп барып, егетнең кочагына сыенды.

 Кит димәдем, ә җайлап кочакла, дидем, алпаш.

Илсур бу юлы Рамиләне, рәнҗетә күрмим дигән кебек, ипләп кенә кочагына алды. Тәҗрибәсез иреннәр бер-берсен эзләргә тотындылар. Ниһаять, табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Акса ни, ага бирсен. Ике гашыйкның анда эше юк, алар хәтта бу минутларда җирдә дә түгел иде, ахры.

Төнге беренче китте. Моңарчы вакытында эштән кайтып, кичнең кич буе өйдә утырган Рамилә һаман күренми. Яшь җилкенчәк түгел бит инде, кайда йөри бу кыз? Саймә апа белән Илфир абый аркаларын аркага терәп ятсалар да, күзләрендә йокы әсәре юк. Раилә озак керми торса, аңлашыла, Алмаз белән инде. Кайда йөри бу Рамиләсе?

* * *

Әти-әни борчыла инде, хәерле генә була күрсен. Без бит, кадерле укучым, Рамиләнең барысы да яхшы икәнен беләбез, шулай бит? Тик әлегә әйтми торыйк, әйдә, иртәнге якта, өйгә кайткач, кыз үзе әйтер. Сандык, мендәрләр әзерме сезнең, Саймә апа, Илфир абый? Туйлап кыз бирәсегез бар бит!

Сабыр төбе алтын түгел!

(Бәян)

 Ммм Ләйлә күзләрен ачты. Нәрсә булды бу?

Ул һаман аңышмый иде әле. Ханым идәндә йөзтүбән капланып ята, башы нигәдер бик каты шаулый. Ул тиз генә хәтерен яңарта башлады. Каршында ире Айдар басып тора, аның күзләре һәрвакыттагыча сабыр Кинәт Ләйләнең күзеннән гөлт итеп утлар атылып чыкты, аннары берни дә хәтердә түгел.

Ләйлә акрын гына торып утырды да бүлмәгә күз салды. Ире бер кулы белән Ләйләнең әнисе Сәкинә апаның чәченнән урап тоткан, икенче кулы белән әтисе Илдар абыйны якасыннан алган да ишеккә таба сөйрәп бара. Әтисе дә, әнисе дә һушсызлар.

 Син, син нишләттең аларны? Беләсеңме, мин сине хәзер нишләтәм?!

Ләйлә идәннән торып басты да Айдар өстенә ыргылды.

Ир хатынының үз янына килеп җиткәнен сабыр гына көтеп торды, аннары кинәт аның уң аягы хәрәкәткә килде. Бөтен бүлмәгә «ах» иткән тавыш яңгырады.

«Мине дә үтерде» дигән уй яшен тизлегендә башыннан үтте Ләйләнең, һәм ул, һушсыз калып, диван өстенә килеп төште. Айдар, әбисе белән бабасының гәүдәләрен кулдан ычкындырмый, ишеккә таба юлын дәвам итте.

* * *

90 нчы еллар башы иде. Айдар, солдат хезмәтен тутырып, туган йортына кайтты. Десантчы булып хезмәт итте. Аннары, контракт төзеп, тагын ике ел ярымга калды. Барысы бергә өч ел. Өч елдан соң исән-сау туган йортына кайтып кергәч, Айдар солдат хезмәтенең ничек үткәне турында күпме генә сорашсалар да, бер сүз дәшмәде. Тик уң як кулбашында ярылып яткан зур яра җөен күргәч, Айдарның әнисе Халидә апаның җаны өшегәндәй булды. Өйдәге бар кеше Айдар янында бөтерелде. Ә ана улын күзәтте. Егерме өч яшен тутырып килгән малайның чигә чәчләрендә инде ак төсләр күренә иде.

 Ходаем, ниләр күрергә язган булган сиңа, улым? Нигә бу түрәләр ил бүләләр? Нигә үзләре үстермәгән балаларны ут эченә тыгалар?

Баласының ниләр күргәнен аңлар өчен, әни кешегә күп кирәк түгел. Икенче улы Алмазның да солдат хезмәтен тутырып кайтасына тагын бер ел бар әле. Аңлап була Халидә апаны. Балаларының ут эченнән кайтканын көткән аналарның җаннары ничек кенә телгәләнә әле!..

Моңарчы сабыр холыклы Айдар үзенең чынбарлыгын кайткан көнне кич клубка чыккач ук күрсәтте.

 О, Айдар! дип, каршысына кочагын җәеп килгән сыйныфташын сугыш чукмары Саматны килә-килешкә сугып екты.

Самат солдатка бармады. Тик авылда «сугыш чукмары» дигән даны чыкты. Үзе хезмәт итмәгәнгә, солдаттан кайткан егетләрне үзенең әшнәләре белән бергә тукмарга ярата иде. Бу турыда Айдарга да яздылар, белеп кайтты ул. Башта «юарга кирәк» дип, аракысын эчәләр, аннары тотып тукмыйлар. Янәсе, әллә кем булып йөрмә, монда без баш.

Клубка эшсезлектән адашып кергән каравылчы Рәсүл абзыйның күзләре дүрт булды. Әле Саматны болай һушын югалтырлык итеп еккан кеше юк иде авылда. Җен кебек таза. Аңа олылар да каршы әйтергә куркып торалар. Сугыш чукмарында «тукта, олы яки кечкенә кеше, ир-хатын» дигән фикер юк. Ул авылга баш.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора