Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 7.

Шрифт
Фон

1956 елның җилле коры бер җәйге көнендә маш ауган. Мин, поезддан төшеп, урман эченнән чыгуга машны күрермен дип горизонтка күз ташлаган идем басу түрләре ятим! Баштарак аңламый тордым. Бөтен әйләнә-тирәнең яме беткән, җир белән күкне тоташтыра торган мөлаем, кайгылы чырайлы карт ана үлгән, басу-кырларның рәте беткән иде. Шулай, мәчет манарасы ишелеп төшкән авыл да нәрсәсездер кала; хезмәт халкының кул көче белән салынган сәнгать әсәрләренең югалуы кызганыч. Безнең авыл табигатен очлап, камилләштереп, бөеклек белән тоташтырып торучы маш инде юк

Халык моңа шулкадәр изге итеп караган ки, маш җимерелгәч, андагы коры чыршы бүрәнәләрен ташып ярты авылны кышлык утын белән тәэмин итеп булыр иде. Әмма авылдан бер генә кеше дә бер генә йомычка алып кайтмады. Машның коры (сөяккә әйләнгән) бүрәнәләрен ул машны күрмичә яшәгән үзәндәге күрше авыл халкы утынга ташып бетерде.

Бәхеткә каршы, каяндыр, кемнәрдер килеп, нәкъ шундый ук яңа маш салып киттеләр. Авыл нибары бер җәй машсыз ятим яшәде. Икенче машка да акрынлап күз ияләнде, әмма теге, беренчесе йөрәккә якынрак иде, анысы «безнекерәк», балачак истәлеге буларак кадерлерәк иде.

Землемер баганалары, урмандагы «тәмәке тарту урыны» кебек эскәмияләр, беседкалар ун еллар, егерме еллар буе торалар, халык аларны саклап, кадерләп тота. Хәзер таш юллар кырыена тимер-бетон конструкцияләрдән ышыклану, автобус көтү корылмалары бастырып куялар, бераздан карыйсың шуны теткәләп, ваткалап эштән чыгаралар. Ә землемер баганалары, урман баганалары, урман буендагы щитлар күпме еллар буе исән-имин тора. Без кечкенә вакытта (ихтимал, бу авылдан безнең беренче чыгуыбыз булгандыр) басу түренә махсус землемер баганасы карарга бара идек. Андагы дулкынланулар! Зур өем уртасында ниндидер серләрне үзенә туплаган хикмәтле багана утыра. Ул багананың шома итеп уелган җиренә көйдерепме, кара буяу беләнме зур түгәрәк печать басылган. Бу печать сине шушы җиргә, шушы басуга беркетеп куйган: бу җир синеке, бу багана синең чик сакчың, ышанычың.

Кышкы буран көннәрдә ерак басу юлы чатларында, урман почмакларында бу багана әллә нинди серле булып күренә: ул, бер карасаң, кыймылдый кебек, икенче карасаң, юл чатына чыгып утырган бүре кебек. Еракта, кар диңгезендә, саргылт-соры булып утырган ул баганадан сискәнеп буранда атлар да пошкыралар иде. Бу баганалар безнең якның бизәге, матурлыгы иде.

Безнең авылдан чыгып, әнә шул машка, әнә шул баганаларга карый-карый, теләсә кайсы якка ике чакрым бар урманга килеп чыгасың. Тик Масра ягы гына кешене читкә алып китә. Ул Арча юлы, анысы кешеләрне солдатка, сугышка озаткан, анысы яралыларны, сирәк калган исәннәрне авылга кайтарган юл. Ә башка юллар гел урманга.

Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез

Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп акрын гына шыбырдашып утыралар, әле яфрак бар әмма инде соңгы атналар. Каен инде саргаеп яфрак коя, яфрагын койган каен чыбыклары күксел шәмәхә слива төсенә керә бара, бу вакытта авыл халкы аларны җыеп ындыр табагы, урам себерер өчен себерке ясый. Юеш киртәле печән кибәннәре җиләк исе, шипр исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре барысы да калыгып, көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да Киләсе елда да шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? Урманчы кләймә сугып сезне утынга ектырмасмы? Чыршы агай, сине, йорт бүрәнәсенә дип кисеп, браконьер урламасмы? Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. Ә сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар, орлар! Сезнең иңкүлектә төлкеләр уйнаганда сез аларга әйтегез: сак булсыннар, аучы килгәнен сизми калмасыннар!

Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә рәхәт кан саф, күңел саф. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә:

Әмма моңа Рәшит Ваһапов моңы кирәк. Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп мәһабәт агачлар һәм киек кошлар кебек, бу дөньядан инде китеп барды

Әйдә барыйк, кызлар карыйк

Мин йөз квартиралы йортта торам. Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе илле яшьләр чамасы кешеләр. Күбесенең балалык вакыты сугыш елларына туры килгән, авыр тормышта үскәннәр. Аннан соң бу йортта яшәүчеләрнең күпчелеге авылдан килеп белем алган, зур, укыган кешеләр. Фән кандидатлары, булачак докторлар Әлбәттә, һәрберсенең бер кызы, бер малае бар. Бөтенесе китаптагыча Ул кыз, әлбәттә, өендә пианинодан дәрес ала, спорт мәктәбенә йөри, махсус чит тел мәктәбендә французча геометрия өйрәнә. Ясле яшендәге малай да инде төнге чүлмәген башына кигән килеш кунак бүлмәсенә килеп кереп әнисен кызартмый, ә скрипкада Паганининың берәр шаккатыргыч әйберсен уйный. Кичләрен бөтен йорт симфония белән тула. Бер яктан Бетховен, астан Сен-Санс, форточкадан Чайковский ишетелә, һәр квартираның түр бүлмәсендә пианино. Әйе, кичләрен безнең йорт мәһабәт бер консерваториянең уку классларына охшап кала. Мин бу тавышларны ирексездән тыңлыйм һәм уйлыйм: әле кырык еллар гына элек чабатага күтәрмә тагып, кырда черек бәрәңге җыеп ашап, күрше авылга җидееллыкка йөргән малайларның балалары бүген зур, якты бүлмәләрдә Бетховенны, Григны уйный! Никадәр үсеш, никадәр алга сикереш бу! Әлбәттә, минем шул Брамслар, Григлар арасында «Баламишкин» яки «Алмагачлары»н да ишетәсем килгәләп куя. Ләкин бу теләкне мин кешегә әйтмим, чөнки, «искелекне яңалыкка каршы куясың» дип, Мирсәй Әмирнең җыелышта, язучы малае булган бер философ галименең матбугатта чыгып әйткәннәре бар һәм мин кешегә белгертмичә генә хәтерлим, искә төшерәм

Утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы еллар. Авыл тулы ирләр сытып эшләүче көч. Менә Сабантуй вакытлары җитә. «Фәлән колхозда фәлән көнне Сабантуй икән» дигән хәбәр бөтен авылны дерт итеп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул Сабантуй атнасына кайтып төшәләр.

 Күкчәтаудан Сәлимә белән Ахияр кайткан! дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала. Чөнки Ахияр безнең авыл кияве гармунчы. Бер аңарда гына венский гармун бар. Бер ул гына «Алмагачлары»н җиренә җиткереп уйный белә. Бер ул гына урамның билгеле бер турысыннан әдәп саклап кына ялгыз гөрләтеп уза белә.

Менә Сабантуйга инде ике генә көн калды.

Инде колхозда даими эштә булган кешеләр генә эш киеменнән йөри. Болар: ат караучы, фермада эшләүче, амбар каравылчысы, кәнсәләр дежуры Калган кешеләр инде чыш та пыш пешеренәләр. Кичләрен капка төбе тулы кеше. Карт-коры ризык карап, тегесен-бусын рәтләп йончый, кичтән үк кереп йокыга ята. Бала-чага егетләр-кызлар уенын күзәтергә су буена чаба. Узган ел гына өйләнгән ирләр әдәп саклап капка төбендәге бүрәнә өстендә кич утыралар. Инде төнгә таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралышты, капка төпләре дә бушап калды. Иртәгә эшләр бик күп, иртүк торып камыр басасы, симергән тәкәне дә иртәгә тәвәккәллисе бар, кибеттән чәй-шикәр алырга кирәк Шул мәшәкатьләргә әзерләнеп, дөнья тынып кала Кинәт! Аһ, бу фани дөньяның тынлыгы! Кинәт бу тынлыкның кайдадыр бер кылы өзелде. Өзелде Шуның белән вәссәлам! Бу икән Күкчәтау Ахияр үзенең гармунын күтәреп чыккан да түбән оч урамында кыска гына аккорд алган. Әйе, шуның белән төнге авылда икенче тормыш, рухи тормыш башланды. Ахияр гармунны үзенчә уйный: гармун аның кочагында да түгел, күкрәгендә дә түгел. Ул урамның бер кырыннанрак югары очка таба атлый, ә гармунын бите турысынарак күтәрә. Гармун аның гәүдәсеннән аерым. Сул кулы белән мехларны сузганда да ул аны янга түгел, ә гармунны кыйгайтып телле ягын аска, бакалы ягын күккә каратып борып бетерә. Аның гармунындагы бакалар кадәр көчле, моңлы басларны беркайчан да ишеткәнем булмады! Гармун телләреннән бигрәк әнә шул бакалар моңлана, шулар елый торган иде. Ахияр бер генә көй уйнап уза «Алмагачлары»н. Моны хәзер Ахияр төсле итеп бер генә кеше дә уйный алмый. Менә гармун тавышы якыная, аның бакалары үкерә-үкерә елый. Ахияр үзе дә урамның билгеле бер турысында җырлап җибәрә (үзе уйнап, үзе җырлый ала торган гармунчы ул елларда бик сирәк очрый торган хәл иде). Җырлавы да аның үзенчә. Җырның сүзләре аның өчен һич тә аерым сүзләр түгел, ә бары тик аерым музыкаль кисәкләр. Шуңа күрә ул аларны теләгән җирендә бүлеп, теләгән авазын кушып теткәләп бетерә. Кыскасы, Ахияр белән гармун кинәт кенә икесе ниндидер бер сихри музыкаль инструментка әйләнә дә куя. Бу инде кеше генә түгел, бу инде гармун гына да түгел, бу татар халкының гасырлар буена килгән моңы, рухи куәте, музыкаль потенциясе, бу татар халкының оркестры, филармониясе, консерваториясе Урамнан әнә шундый могҗизалы көч килә һәм бу көч алдында бөтен тереклек дөньясы сихерләнә. Карт-коры агач караватын шыгырдатып әйләнеп ята, авыр сулый, сөйгән егете белән үпкәләшеп кайткан яшь кыз, бу тавыштан әсәрләнеп, мендәрен тешләп кайнар яшь түгә, кичтән генә киленен рәнҗеткән усал каенананың күңелендә шәфкатьле хисләр уяна Ә урам кырыеннан Ахияр бара:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3