Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 6.

Шрифт
Фон

Урманны «культуралаштыру» утызынчы елларның башында гамәлгә керде. Шуңарчы ул әле тоташ массив кына булган. Культуралаштыру аны йөзәр гектардан торган (1 км х 1 км) тигез шакмак кварталларга бүлү, аларны номерлау, берничә кварталдан соң зуррак визир юлы ачу, билгеле бер урыннарда казыган юл (канаулы юл) яру, кордон, йорт салу, телефон юллары ачу кебек эшләрдән тора иде. Моның барысын да безнең авыл картлары эшләде. Урманда кунып ятып, атналар буе кайтмыйча эшләделәр. Урманга баруның үзенең экипировка тәртибе була. Безнең күрше Вәли картта ул болай: юкәдән матур итеп шакмаклап үрелгән сумка. Вәли карт аны уң җилкәсенә элә. (Хәзер халыкара туризм бик нык үскән бер чорда, чит ил аэропортларында, тимер юл вокзалларында бер илнең гиды икенче илнең интурист вәкиле белән бер-берсен шулай тиз табалар: уң як җилкәдә күн сумка.) Вәли карт сак кеше, ул 1904 елгы рус-япон сугышында катнашкан солдат. Аның сумкасында кайрак, пәке, юкәдән үргән чехол эчендә шешә белән су, шырпы, ашау ризыгы. Билдә балта, бил буылган.

Визир юлы ачуда аеруча зур мәхәббәт белән эшләгән Шәмсетдин һәм Шакир дигән ике карт хәтердә калган. Безнең авылның картлары тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр иде. Болар да шундый, эшчән, аз сүзле кешеләр. Икесенең дә билләрендә яссы каеш. Каешка балта кыстырылган. Болар урман кисә, төп чыгара, питомник утырта, канаулы юл кырыен чүп үләннән чистарта, ботак яндыра, квартал баганалары ясый кыскасы, урманны үз балалары кебек кадерләп, саклап тоталар иде. Кайвакытта алар кечерәк кенә йөк ясап утын коры ботаклар, агач төпләре, сынык-санак төяп кайталар. Каршыларына очраган кеше, безнең авылның гадәте буенча, утынны кайда төягәннәре белән кызыксына, әмма бу картларның андый вакытта икесенә бер җөмлә бар иде:

 Урман бай ул

Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар. Шуңа күрә безнең авыл халкы искә аеруча сизгер. Бу исләр ел вакытына, көн вакытына, һава хәленә карап үзгәреп тора. Парфюмериядә һәм кулинариядә очрый торган бөтен исләр тупланган анда. Менә «тупы урманы». Монда имән, өрәңге. Мондагы иснең иң шәп вакыты көз. Кыштыр-кыштыр коелган өрәңге яфраклары агач төпләренә тигез түшәлә. Җирдә әле җәйдән калган җылы бар. Яфрак белән түшәлгән имән, өрәңге тамырларыннан борынга имән мичкә, укроп, тозлы кыяр исе бәрелә. Ара-тирә борынга җир исе килә: имән урманындагы көзге җир имән мичкәдә тозланган ак гөмбә исен бәреп утыра. Түбәнрәк төшсәң чыршылык. Кара чыршылар кәүсәләренең төньяк кабыгын зәңгәр сакаллар үстереп бизәгән. Аскы рәттәге калын-калын ботакларын кинәт кенә җиргә таба борып, үз төпләрен үзләре төреп алганнар, агач төбенә бернинди кар, буран үтә торган түгел. Җәйге эссе көндә чыршы төбендә куе «Шипр» исе, андый затлы «Шипр»ны бары тик Ленинград фабрикасы гына эшли. Ә зиреклек! Таллык! Таллыкка килеп кергәч иң беренче эшең борыныңны кашу була, аның көньяк агачларына гына хас булган дарчин кебек кырыс, әмма затлы исе күзгә дә, биткә дә бәрелә, борын юлларын кытыклый. Юкәлек! Юк, мондагы ис бүтән бер урманда да була алмый. Монда яңа сугылып, кичә тарттырылган бодай оныннан пешергән кабартма исе бары тик шул ис кенә килә!

Ул «төплек арты»! Анда кунган төннәр, бүредән курыккан атлар, анда яккан учаклар, ул учакларның көлләрендә пешерелгән бәрәңгеләр, шалканнар Андагы еланлы сазлыклар, урман тавыгы оялары һәм төлке уйный торган орлар Күрше малае Шәйхулла, әтисе урынына ат сакларга килеп, «төплек арты»нда куна кала иде. Үзе белән ул мине дә алып баргалады. Мин, күрәсең, бик кечкенә булганмындыр инде, атларның төне буе гел ашап йөрүләрен аңлый алмыйча гаҗиз булдым. Шәйхулла көлде дә көлде.

 Вәт, дүрәк, ат бит ул, кеше түгел, диде.

Аннан ул миңа бер тай тотып биреп урманнан тайга атландырып кайтырга вәгъдә итте. Мин кызыгам да, куркам да. Әмма Шәйхулла сузды: мендәрнең (ул тай, колын дип әйтми, ә сокланып, иркәләп «мендәр» дип кенә йөртә иде), диде ул, тоткач-тоткач настиящиен тотарга кирәк (безнең авылда чын, яхшы әйберне «настоящий» дип йөртәләр), һәм ул көзнең моңлы, вак яңгырлы бер көнендә мине урманга алып чапты. Күзләре ут булган, борын тишекләре киңәйгән иде.

 Бүген, диде, мендәрнең настиящие!

Урман аланында утлап йөргән атлар арасыннан ул берьюлы ике кырыкмыш тотып килде. Мунчала аркалыктан «ялганчы» йөгән генә ясады да «мендәр» өстенә мине менгереп тә куйды. Үзе дә шундый йөгән ясап кырыкмышка атланды, һәм без авылга таба элдерттек. Дөрес, баштарак мин курыккан идем. Әмма мендәр шулкадәр җайлы, шулкадәр йомшак элдертте, ике чакрымны узганны мин белми дә калдым. Аннан соң миңа иярле атларга атланырга, беренче тапкыр чит илгә чыккач, кыланып, гарәп аргамагына атланып йөрергә туры килде, фил өстендә дә утырып йөрдем, әмма Шәйхулла тоткан мендәр белән урманнан кайтуым мәңге хәтердә калды. Бер генә мотоциклист та, бер генә «Жигули» хуҗасы да ул «мендәр»дән алган канәгатьлек хисен кичерә алмыйдыр

Кайтканда, без элдертеп кенә маш яныннан уздык. «Маш» биек дигән сүзме соң? Кырык метрлар чамасындагы биеклектә салынган вышкаларны бездә маш дип йөртәләр. Машны салган еллар Мин әле бик кечкенә идем. Урман буендагы шул калку урынга «маш салучы урыслар килгән» дигән хәбәр минем йөрәкне кузгатты. Маш салу ниндидер тышкы олы дөньяга омтылу дигән сүз инде ул. Без, күрәсең, бу җиргә күктән төшкәнбездер. Шуңа күрә без гел югарыга омтылабыз, пирамидалар төзибез, манаралар, биек һәйкәлләр, башнялар салабыз, космоска чыгарга омтылабыз. Без чыккан җиребезне эзлибез, бабалар янына менәргә хыялланабыз. Көзге кичләрдә әти мине ындыр арты киртәсенә бастырып урман буендагы маш салган җирне карата иде: ә анда ут яна.

 Менә, улым, электр уты шул була инде, дип әйтә иде әти. Күрәсең, аларның ниндидер бер станцияләре-фәләне булгандыр инде. Бераздан ул маш очлаеп күккә ашты. Малайларның ул көннәрдә бөтен сөйләгәне шул маш турында гына булды.

 Фәттах Рәүфе иң очына менеп әрҗә эченә кереп караган!

 Әптел Гаптелфәрте иң очына менеп күлмәген салып очырткан

 Ике баскычына менсәң, Арча уч төбендәге кебек икән (Маш җиде секциядән тора һәм аны җиде баскычлы дип йөртәләр иде.)

 Очына менсәң, аяз көнне зәп-зәңгәр булып Балавыз урманы күренә икән. Казанны шул урман гына каплап тора, ди (Дербышки тирәсендәге урманны картлар Балавыз урманы дип йөртәләр иде.)

Маш янына барганчы, миңа бер-ике ел үсәргә туры килгәндер әле һәм олы малайлар белән җиләктән кайтышлый мин беренче тапкыр машны күрдем.

Күк йөзенең бик биек икәнлеген шунда тойдым. Озын-озын чыршы бүрәнәләрне тимер кучтил белән ялгап җиде бүрәнә биеклеге салынган очлы бер корылма зәңгәр күккә ашкан да шомлы сызгырып утыра иде. Минем шул вакыт шатлыктанмы, әллә бу мәһабәтлекне кабул итеп бетерә алмауданмы, сулышым кысылды, йөрәгем еш-еш типте. Бу әллә ниткән тылсымлы көчкә ия, ихтирамга ия иде. Мин, әлбәттә, ике баскычтан ары менә алмадым, өстә кояшлы тыгыз җил уйный иде, бары тик ташбаш Габдерәкыйп кенә очына ук менеп күлмәген салып ыргытты. Аның алсу күлмәге, җилдә тирбәлә-тирбәлә, маштан бераз читкә, бодай басуы кырыендагы күкчәчәкләр өстенә килеп төште. Шуннан бирле бу маш минем йөрәгемнән китмәде, ул миңа һәрвакыт җанлы, алай гына да түгел, олы җанлы, миһербанлы, тылсымлы, бөек бер шәхес булып тоелды, ә адәм баласы һәрвакытта да миһербанлы олы шәхесләргә мохтаҗлык тоя. Маш гомер буе безнең авыл халкына иптәш, юл күрсәтүче булды. Авылга кайсы яктан гына кайтып керсәң дә, иң беренче әнә шул маш күренә, шуны күргәч, салкын бураннар, газаплы карлы юллар җиңеләеп китә, ә төннәрен урман буеннан узганда машны караңгы күктән сизәсең ул мәһабәт шаулап сине каршы ала, озатып куя. Аның үз чырае, үз бите бар иде, ул миңа бала вакытта ничектер кайгылы-борчулы ананы хәтерләтә иде, кыскасы, безнең авыл өчен ул кырдагы, басу түрендәге бер ана иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3