Әле тагын джипларда гына йөри торган төрле сорт җитәкчеләр, бизнесменнар бар. Ни өчен алар француз коньягы эчә, ә аңарда эшләгән эшче кибеттә очсызлы аракы сайлый дисезме? Шул ук схема. Башкалар хисабына яшәгәнгә. Паразитлыкның өченче баскычы. Әллә сез ул эшчене аена ун мең генә эшли дисезме? Ул утызны да, кырык-иллене дә эшли. Тик кем бирә аңа иллене? Уны да бик җиткән. Ә калган кырыгы? Монысы инде Маркс язган «өстәмә кыйммәт», ягъни «прибавочная стоимость», сездән безләргә мәҗбүри бүләк, тагын да шул ясак була. Ленин бабай тикмәгә генә революция ясамаган шул.
Бик кызык сурәт килеп чыга. Без бөтен Русия, бүтән илләр белән бергә, шул мәңге туймас тамак Американы баетабыз. Америка алып бетермәгәнне Мәскәү ялмап ала. Урыннардагы эшкуарлар, директорлар, чиновниклар Мәскәү суырганнан калган канны суырып торалар. Катлы-катлы паразитлык, чыда гына. Икенче яктан, катлы-катлы күндәм үшәнлек, буйсынганлык. Без барыбыз да үшән, сүзсез донорлар, савым сыерлары һәм эш атлары шул.
Русия регионнарының исә үз кайгысы. Алар да кыбырсып алгаладылар. Суверенитетлар парады да гел милли төсмерләрдән генә тормады бит заманында. Свердловск өлкәсе губернаторы Россель төзергә җыенган Урал республикасын гына исегезгә төшерегез. Ә без, Татарстан, Мәскәү белән ассоциацияләшеп яткан вакытларда, бер каналлы налог системасы төзеп караган идек тә, әмма бик тиз «ясак түләүнең» элекке схемасына кайтардылар үзебезне. Аннан соң бөтенләй кыстылар. «Үзең турында уйлама, илең турында уйла» диделәр. Уйлыйбыз да салымнарның җитмеш-сиксән процентын Мәскәүгә озатып торабыз хәзер. Башкалар да шулай. Мәскәүдә исә җыелганны чутлап, бүлгәләп, үзләштереп торалар. Ясак «авторлары» саналучы Алтын Урда ханнары күпкә юмартрак булганнар ун өлешнең бер өлешен генә алганнар, диләр. Мәскәү исә алай ваклашып тормый, бише белән җыя. Тик уны белән җыйсалар да, регионнар тарафыннан бүген бернинди дәгъва да, каршылык та күренми. Халык дип, ул әйбәт яшәсен дип, урындагы хакимиятләр ник михнәт чигәргә тиеш соң әле? Ахыр чиктә кан алардан түгел, халыктан алына ич.
Каршылык гаделсезлек чылбырының соңгы буынында булган гади эшче, хезмәткәрләр ягыннан да юк исәбендә. Мәскәүгә барып, шау-шу куптарганда, «ясак» түләмибез йә яртысын гына түлибез дигәндә, губернатор яки республика җитәкчесенең югалтыр әйберләре күп. Кәнәфиеннән башлап ирегенә кадәр. Хәтерләсәгез, теге буталчык елларда Хасбулатовның да безнең Президентыбызны тимер читлеккә ябып Мәскәүгә китерәсе килгән иде бит. Алла саклады. Ә менә «пролетарийлар»ның, кабат Ленин бабайны искә төшерсәк, «чылбырларыннан гайре югалтыр нәрсәләре юк». Кәнәфи дә, лимузин да, яхта да юк. Бар халыкны каталашкага да ябып куя алмыйлар. Шуңа карамастан чуваш атыдай һаман да юаш, карусыз без. Эштән башканы белмибез. Каршылык астан башланырга тиештер дә бит. Юк, кыскартсалар «кыскарабыз», түләмәсәләр сорамыйбыз, уң яңакка чапсалар сулын куябыз. Русия шул бу. Крепостнойлыктан да бит биредә заманында халыкны «көчләп» патша үзе коткарган. Белүемчә, халык үзе кайбер урыннарда каршы да булган.
Аллага шөкер, безне бүген крепостной крестьяннарны саткан, алган, бүләк иткән, кәрткә оттырган кебек мәсхәрә кыла алмыйлар. Әмма авыздан тартып ала торалар. Биреп торгач ник алмасыннар? Дөресен әйтергә кирәк: Америка белән Көнбатыш Европа капиталистлары үз халыкларына ихтирам белән карыйлар. Теге «өстәмә кыйммәт» тә аларда минималь күләмдә. Шундый күләмдә, ниндидер изү, ясак турында сүз алып бармаска да була. Миллионерлар да анда, өч буын баш күтәрми тир түккәннән соң гына, миллионер була. Бездәге кебек биш-ун елда миллиардер түгел. Мэрлар да анда эшкә җәяү йөри, эш машинасында баласын мәктәпкә, хатынын бассейнга илттерми. Реформаларны да андагы халык сизми дә кала. Кайчан бездә дә шулай булачак соң?
Җавап бер һәм бик гади халык андагы кебек булгач.
2009Мең тиленең күмәк акылы, яки Гыйлемлелек «зарары» хакында
«Күп белсәң, тиз картаерсың». Һәр шаяруда азмы-күпме дөреслек бар дисәләр дә, бу очракта ул нәкъ киресенчә. Күп белү, мәгълүмат кабул итеп, аны «эшкәртеп» тору, китап белән дус булу, акыл хезмәте, кыскасы, башны даими эшләтеп яшәүнең гомерне озынайтуы билгеле. Ягъни эштәге тимер тутыкмый. Әмма ки, кемнәргәдер без күгәргән килеш тә ярап торабыз икән бит әле. Русиядә наданлыкка янә бер адым ясалу ихтималы юк түгел. Ул да булса, илдәге урта белем бирү системасын түләүле итү турында сүзләр әледән-әле куергалап ала.
«Күп белсәң, тиз картаерсың». Татарчага тәрҗемә иткәндә, надан озын гомерле була дигән сүз бит инде бу. Ягъни, Марсель Гали яратып һәм үз итеп, «наданым» дип дәшкәннәр барысы да, ким дигәндә, сиксән-туксанны тутырмыйча, Ходай хозурына китмәячәкләр, димәк. Әмма ки, наданлыклары аркасында микән? Ошбу сүз белән ул, белүемчә, урам себерүчеләргә түгел, ә каләм тибрәтергә алынган акыл хезмәтендәге халыкка дәшә булыр. Ә соңгыларының, алда китерелгән исбатлауларны да искә алып, озак яшәргә шанслары җитәрлек.
Тик, гомумән алганда һәм җитди сөйләшкәндә, рустан кергән мондый әйтем, «Эш тилене ярата ул» («Работа дурака любит»), «Гомерең буе укы дивана булып үләрсең» («Век живи, век учись, всё равно дураком помрёшь») кебек мантыйксыз башка әйтем-мәкальләр бары бездә генә ярала һәм яши аладыр. «Өлкән туган»ыбызның электән килгән үзенчәлекле психологиясе, аң-белемгә, хезмәткә булган аңлаешсыз һәм кире мөнәсәбәте, рациональлектән, акылдан ерак яткан ниндидер очсызлы кыйммәтләре. Биредә син артык акыллы, гыйлемле булма, уңышка түгел, киресенчә, бәхетсезлеккә, бәлагә таруың бар. Данлыклы «Акыллылык бәласе» дә башка ил-җирләрдә түгел, Русиядә туган бит. Үзеңә дә, башкаларга да, инде килеп бигрәк тә төрле дәрәҗәдәге башлык-түрәләргә синең тилемсәрәк халәтең, мокытлыгың мәслихәт. Бары биредә генә элек-электән, төрле «блаженный»ларны изгегә санап, алар хөрмәтенә олы чиркәүләр салганнар. Бары монда гына мич башыннан да төшмәгән ялкау Емеляларның патша кызын алуы турындагы һәм башка шундый әкиятләрне хәзер дә исләре китеп тыңлыйлар. Кая китәсең менталитет!
Гомер-гомергә гыйлем эстәргә яраткан, белемле затка олы хөрмәт белән караган, китапны өйнең иң түрендә тоткан татар, татар баласы нишләргә тиеш булып чыга? Без бит, ни кызганыч, шушы Идел-Чулман төбәгендәге җирләребезне күтәреп, Айга менеп китә, гыйлем системасын анда үзебез дигәнчә корып, үзебезчә укый-укыта, гыйлемгә хирыслыкны шул рәвешчә канәгатьләндерә алмыйбыз. Шушы гөнаһлы җирдә, Русия уртасында калабыз. Гыйлем бирү юнәлешендә Мәскәү безне болай да стенага китереп терәде. Тик анысы турында соңрак.
Инкыйлаб шәүләсе
Түләүле урта белем ни дигән сүз соң ул? Очын очка кыенлык белән генә ялгап килгән бик күп ата-аналар өчен балаларны укытмау надан калдыру дигән сүз ул. Уй сөрешен дәвам иткәндә, бүген халыктан өстәмә акча саву, иртәгәгә, илнең киләчәгенә балта чабу
Дөнья кызу темплар белән үзгәрә, алга бара. «Туганыбыз»ның мәкаль-әйтемнәре тормышны үзләренчә сукаласалар да, егерме беренче гасырда аларга ияреп, элекке холык-фигыль белән әллә ни ерак китеп булмаячак. Заманнан артта калмау, белемлелекнең милләт өчен бөек хәзинә икәнен аңлау ифрат та зарур. Белем белән мәгълүмат бүгенге дөньяның беренче кыйммәтләре. Тик юк, биредә һаман да үз туксаннары туксан. Гыйлемгә аңлаешсыз караш Русиядә урта белемгә булган яки булачак мөнәсәбәт белән генә һич чикләнми. Узган ел азагында, «Мәгариф турында закон» дип аталган закон проектын тикшергәндә, Дума трибунасыннан Владимир Жириновский ясаган чыгышны сүзгә-сүз китерәсем килә. «В любом законе об образовании заложена революция. Чем больше высокообразованной молодёжи, тем она опаснее для нас. Они будут свергать власть каждые 10 лет. Надо сдерживать образование, если мы хотим стабильности. Всё правильно делал Николай I на каторгу декабристов. Слишком образованные были русские офицеры».