Шарифуллин Наиль Искандарович - Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир? стр 5.

Шрифт
Фон

Гаиләнең тоткасы да хатын-кыз. Кайтуыңа хәләлең тәмле ашлар пешереп, якты йөз белән каршы алса, җан җылысын, назын биреп үстергән, әдәп, әхлак кагыйдәләрен сеңдергән балалар муеныңа килеп сарылса, ир заты өчен моннан да олы бәхет була алмый. Бала табу, бала багу, гаилә учагын сүндерми саклау болары да табигать кушкан вазифалар. Гаиләләрнең сәламәтлеге, бөтенлеге дәүләттәге, җәмгыятьтәге рухи сәламәтлекнең барометры, төп күрсәткече дә ул.

Хатын-кызның бар булган көче көчсезлектә бит. Бары шуның аркасында алар безнең өчен бетмәс илһам, мәхәббәт, соклану чыганагы ич. Әллә без, ир-атлар, көчсезләндек, вагайдыкмы? Анысы да күпмедер бардыр. Әмма «кытаклыйсы» урында «әтәч булып кычкыруның» төп сәбәбе, миңа калса, ул түгел. Җәмгыять хатын-кызларыбызга бүген шулкадәр хокуклар бирде ки, алар үзләренең социаль, биологик роле турында оныта башладылар төсле.

Бар «тамаша» феминизм аша

Гүзәл затларсыз бу фани дөнья ифрат та тонык, нурсыз, кояшсыз булыр иде. Ир затларының 99 проценты хатын-кыздагы төп өч сыйфатка мөкиббән. Беренчесе аларга Ходай тарафыннан бирелгән чибәрлек булса, икенчесе иплелек, тыйнаклык, хатын-кызны көчле иткән көчсезлек. Өченчесе, иң мөһиме, аларның бала җанлы, өй җанлы булулары. Уңган-булганлыклары, зирәклекләре, башка күркәм сыйфатлары да алай ук мөһим түгел.

Хокукларны киңәйтү, тигезләү, ир затларында булган бар хокукларга ия булу максатыннан чыгып, 18 нче гасырда ук башланып киткән, үткән гасыр урталарында шактый көчәйгән феминизм хәрәкәте бүген дә һөҗүмдә. Гүзәл затларыбыз бу эш белән артык мавыгып киттеләр, хокуклар дия-дия, билгеле бер чикләрне дә уздылар, дисәк, хаталанмабыз төсле. Ике-өч гасыр элек андый көрәш кирәк тә булгандыр. Ә бүген? Әгәр кайсыдыр илдә халык санын киметәсең яки ул халыкны бөтенләй бетерәсең килсә, ул илдә феминизм хәрәкәте җәелдер, диләр хәзер демография белгечләре. Шул ук белгечләр феминизмны хокуклар артудан бигрәк вазифаларны киметү көрәше дип тә бәялиләр. Хатын-кыз вазифаларын. Юк, кер юуу, ашарга пешерүне генә түгел, ә төп, табигатьтән килгән вазифа бала табу, аны тәрбия кылуны. «Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда» икәнен бүгенге туташ-ханымнарыбыз акрынлап икенче планга күчереп маташмыйлармы? Фәкать ана гына бала күңеленә беренчел мораль принципларны: нәрсә яхшы, нәрсә начар, ничек яшибез, ни өчен яшибезне дөрес итеп иңдерә алганын алар беләләрме? Ана күңеле балада түгел, «далада» икән, нарасыйны урам, фильмнар, субкультура, ягъни система, мохит тәрбиягә ала. Һәм нәтиҗәдә гипернәфесле, барысы да һәм берьюлы кирәк булган, ялтыравыклы тормышны хуп күргән, рәхәт тормыш өчен теләсә нәрсәгә, хәтта җинаятькә дә әзер фанатлар үсеп җитешә. Шундый мөнәсәбәттә тәрбияләнгән кыз бала киләчәктә чын ана була алмый инде. Гомумән, «Дом-2» дигән мәгънәсез тапшырулар караган җәмгыятьтә әхлакый гариплек, чүплеккә ташланган балалар булмый кала аламы? Акрынлап җәмгыятебез дә мең тапкыр зурайтылган «Дом-2»га, оятсыз тамашага әверелмәсме?

Республикада гаилә елы да игълан ителгән иде. Хәтсез генә эшләр эшләнде, төрледән-төрле чаралар үтте. Аларны оештырган, анда катнашкан кешеләр, сүз дә юк, һәртөрле мактауга лаек. Шундый чараларның берсе булган яшь мөслимәләр конкурсында Рәшидә абыстай Исхакыйның әйткән, «ВТ»да язып чыккан сүзләре истә калган: «Булачак аналар тәрбияле булганда гына, ирләребез, балаларыбыз тәрбияле була ала». Әйе, хатын-кызлар нәфислек саклаганда, әхлаклы, ипле булганда гына, бу дөнья матур була ала. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең камиллеге, гаиләнең генә түгел, җәмгыятебезнең сәламәтлеге, хәтта киләчәге алар кулында.

Табигатьтә һәр җенеснең үз роле. Әгәр тавыклар әтәчкә әйләнеп бетсә, сыерлар барысы да үгезгә әверелсә, башка шундый хәлләр булса, җирдә тормыш та калмас иде. Төрле гермафродитлык, «унисекс гомо сапиенс» ише яңа биологик төрләр тереклек бетүгә юл ул. Әйдәгез, ирләр чын ир, хатыннар хатын-кыз, ана, тыйнак һәм сабыр гүзәл затлар булып үз калебебездә калыйк!

2009

Ирекле мәҗбүри ясак, яки Рәхәт яшәү серләре

Бу дөньяның гаделсезлеген исбатлап тору урынсыздыр, миңа калса. Ул, ихтимал, беркайчан да гадел була алмас та. Бер акыл иясе: «Бу дөнья, без килгәндә, нинди гаделсез булса, без аны калдырып киткәндә дә ул нәкъ шундый булачак», дип әйткән бит.

Нигә гаделсез? Күпчелек шул гаделсезлек белән килешкәнгә, гаделсез ул дөнья. Чөнки кемнәргәдер, билгеле инде, азчылыкка, гаделсезлек бик тә файдалы. Дөнья шулай корылган: шомарган азлар активлык һәм каршылык күрсәтергә иренгән яки күрсәтә белмәгән күпләр җилкәсендә утыра. Кемнәрдер, бик рәхәтләнеп, икенче берәүләр хисабына яшәп ята.

Барыбыз да белгән Америка дигән ил бар бит инде. Менә шул ил нигә бик яхшы яши дисезме? Яхшы эшләгәнгә генә түгел шул менә. Яртылаш бүтән илләр хисабына көн күргәнлектән, шул калган дөньяның артына тибеп яшиләр алар. Гадиләштереп аңлатканда, менә болайрак: бик очсызга һәм күп итеп төрледән-төрле чимал кертәләр дә шуңардан әзер продукт, ягъни җиһазлар ясап, киредән теге илләргә кыйммәткә сата торалар. Күләмнәр бик зур, җитештерүчәнлек югары булу аркасында, файда триллион сумнар китерә. Һәрдаим продукт җитештереп торыр, артта калмас өчен, фәнне, технологияләрне үстерергә дә онытмыйлар. Астыртын гына үзләре ясаганны башкалар җитештермәсен, калганнар гомерлек чималчы булсын өчен дә, барысын да эшләп, майтарып торалар. Һәм бу хәлләр хәтсездән килә. Шуның аркасында икътисад аларда ифрат та көчле, сәнәгать алга киткән. Акча күп, барысына да җитә килә. «Өченче дөнья»дагы илләрнең хөкүмәтләрен сатып алырга да, төрле «төсле» революцияләр оештырырга да, «тыңлаусызларны» бомбага тотарга да мөмкин. «Кем анда янкиларның рәхәт яшәвенә каршы? Кем комачауларга батырчылык итә? Китерегез әле шуны монда!» Күпләр шым «Кредитлар кирәкме? Рәхим итегез! Процентларын гына түләгез». Ул процентлардан килгән табыш кына йөзләгән миллиардлар белән үлчәнә. Бик күп илләрне кредит бәйлелегендә тоталар алар. Савым сыерын бәйдә тоткан төсле. Ничек симермәскә, җырлап яшәмәскә кирәк андый хәлләрдән соң? Ярты дөньядан ясак җыеп торгач. Аларның доллардан төзелгән финанс пирамидасы янында Мавроди пирамидасы кәрләләр кәрләсе. Үзләрен, билгеле инде, алар бик тә акыллы башларга чутлыйлар. Әмма акыллары шуның чаклы гына булгандырмы, карунлана торгач, уеннан уймак кризис китереп чыгардылар.

Мәскәү дигән башкаланы да беләбез. Ни өчен андагы уртача хезмәт хакы бүтән регионнар белән чагыштырганда өч тапкыр артыграк дип уйлыйсыз? Калган Русия, калган барлык шәһәр, авыллар чутына яшәгәнгә. Хак булса, ил акчасының 80 проценты шунда, Мәскәүдә әйләнеп йөри, ди. Илгә 20 процент. Ул 20 процентны калган 130 миллион халыкка бүлсәң күпме килеп чыга соң?

Өч-дүрт гасыр элек барысы да ачыктан-ачык булган, ичмасам. Булган колонияләр, булган метрополия. Колонияләр эшләгән, метрополия ашаган. Бүген башкалага барып Мәскәү метрополия дип сөйләнеп кара син, күрсәтерләр күрмәгәнеңне. Алардан да цивилизацияле, алардан да прогрессив, алардан да ныграк үз көннәрен үзләре күрүче халык Русиядә, гомумән, юк. Алар мантыйгы буенча. Алар да, америкалылар үзләрен дөнья кендегенә санаган төсле, үзләрен бик тә акыллы башларга саныйлар бит. Санамыйча соң, без санатып торгач. Боеру һәм яшәргә өйрәтүләренә, үзгәртеп кору-җимерүләренә, бетмәс реформаларына, төрле авантюралар оештыруларына чыдап, түзеп торгач. Ә нигә алар һәрчак алай кыланалар дисезме? Чөнки аларның анда тамак тук, өс бөтен. Тамак туйгач, адәми затка ни кирәк? Дөрес уйлыйсыз, тамаша, кызык кирәк. Шуңа алар аны оештырып кына торалар. Билгеле инде, бөтен ил күләмендә. Мәчегә көлке, тычканга үлем диләрме әле?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3