Телевизордан хатын-кыз культуристлар конкурсын тапшыралар. Чырайга мөлаем-күркәм генә күренгән ханым вә туташлар, мускулларын кабарта-бүлтәйтә, төрле рәвешләргә килеп, тәннәрен күрсәтәләр. Кабарган, бүлтәеп чыккан, махсус ялтыратылган беләкләр, бот-балтырлар, киң җилкә. Ә менә арт шәрифләре ирләрнеке кебек тар. Тагын да гаҗәбе күкрәк бизенең сизелер-сизелмәслек кенә булуы. Күрәсең, анысын төрле күнегүләр, анаболиклар белән генә үстереп булмый. Бәлки, көчле җенескә ныграк охшарга тырышкан ошбу ханымнарга ул әгъзаның кечкенә булуы мәслихәттер? Бәлки, биредә мин аңлап җиткермәгән башка нәрсәләр бардыр? Әмма шунысы ачык: күкрәге нинди булуга карамастан, мондый хатын-кызның бала табарына, имезеренә, чын ана булырына ышану барыбер кыен. Андый тапшыруны карагач, ирексездән, әлеге ханымнар ир дә, хатын да булмаган урта җенес, ниндидер мутантлар, ахры, дигән шик кала.
Ярар, мондый күренешләр бер мөгез чыгару, хәзергечә әйтсәк, шоу гына булсын, ди. Ә төрле дөньякүләм ярышларда диск атучы, бер-берсе белән көрәшүче, төптән юан чыккан, төс-кыяфәтендә, рәвешендә хатын-кызлыгы шактый аз булган ирдәүкә туташлар, штангист хатын-кызлар? Гүзәл затка 100 килолы тимер күтәрү ни-нәрсәгә кирәктер? Боларын да үтерсәләр дә аңламыйм.
Тышкы кыяфәте, физик халәте белән ир-атка тартым хатыннар, бәлки, алай күп тә түгелләрдер. Чын гермафродитлар табигать ялгышы булган ике җенесле затлар, белүемчә, тагын да азрак. Ә менә тыштан хатын-кыз булып та, үз кыланмышларын бер батырлыкка санап, ир гамәлләре кылырга ашкынган гүзәл затларыбыз ифрат та ишәйде соңгы араларда. Сүз күбрәк шулар турында иде.
Ялгыш сокланганмын
«Көчсез» җенес вәкилләренең чалбар киеп йөрүләренә барыбыз да күнектек бугай инде. Анысына бәйләнүче дә калмагандыр хәзер. Ә тәмәкегә тартылу, исерткеч эчемлекләргә битараф булмау, руль артына утырырга, машина йөртергә атлыгып тору каян килә? Офиста кичке сигезгә чаклы эшләп, кичке ашны кафеда ашаучы, гаиләне белмәгән, баланы бакмаган трудоголик хатын-кызлар күпме? Купшы гына киенгән, әмма аягында көчкә басып торган исерек хатынын каяндыр алып кайтып килүче үзе дә кызмача ирне әле кичә генә үзебезнең урамда очраткан идем. Машина дигәннән Җырчыбыз Салават, бер интервьюсында булса кирәк, «Рулгә утырган хатын-кызларны җенем сөйми», дигән иде. Шәхсән мин үзем дә шулайрак. Танылган артист Илдар Хәйруллин да, андый гүзәл затларга тискәре мөнәсәбәтен белдереп: «Арты белән парковкадан юлга чыгып маташа, бер кулында телефон, туктаусыз кем беләндер сөйләшә, руль тоткан икенче кулында сигарет, як-ягына да, артына да карамый, башка машиналар аңа әллә бар, әллә юк», дип зарланды радиодан. Бала табып, иренең ай-ваена карамыйча, баланы аңа калдырып, үзе башы-аягы белән бизнеска чумган, бар хезмәткәрләрен дер селкетеп торган «әби патша» турында да бер танышым бик тәфсилләп һәм ачуы килеп сөйләп торган иде.
Ни-нәрсә соң болар? Эмансипация, «Сыер дуласа, аттан яман» диләр, шулдыр инде, күрәсең. Мондый «мутация»нең аяныч ягы тагын шунда: бу шаукым, азгынлык дип бәяләрлек мондый кыланмышлар хәзер чикләрне дә, милли традицияләрне дә аямый. Мегаполисларда, олы шәһәрләрдә туып формалаша да, йогышлы чир кебек, тирә-якка тарала. Провинцияләр дә, бераз соңарып булса да, эстафетаны тулысы белән кабул итә киләләр.
Караңгылы-яктылы шәһәр урамы буйлап җәяүләп кенә эштән кайта идем. Каршыма, нәфис адымнар белән кырт-кырт басып, талчыбыктай зифа буйлы яшь хатын-кыз килә. Чалбардан булса да, йөрешендә яшь ханымнарда гына була торган затлы җиңеллек, күркәм хәрәкәтләр. Якынайган саен, ятышлы матур киемнәре, башлыгы астыннан таралып чыккан ярым бөдрә чәчләре генә түгел, безнең татар кызларына хас киңчәрәк йөзе, мөлаем чибәрлеге дә шәйләнә. Әмма Сокланырга өлгерә дә алмый калдым, яшь гүзәлкәй шул арада кулына тотып килгән, мин моңарчы шәйләмәгән тәмәкесенең утларын ялтыратып, капылт кына тәмләп суырып куймасынмы! Төтен боҗралары чыгарып, берни булмагандай, кырыемнан үтеп тә китте. Мизгел эчендә бар булган соклануым юкка чыкты, кәефем кырылды. Үзебезнең татар кызы бит Тик үзебезнеке дип әйтеп буламы соң аны мондый хәлләрдән соң? Эш милләттә генә дә түгелдер. Әле ике-өч ел элек кенә безнең провинциаль шәһәрдә ачыктан-ачык тәмәке тартып баручы хатын-кызларны күреп булмый иде. Ничек тиз үзгәрә дөньялар.
Гаилә кризисы һәм бәхет формуласы
Мин, әлбәттә, бар хатын-кызларыбыз да кулыннан тәмәкесен төшерми, аракы эчә, руль артыннан чыкмый дип һич тә әйтмим. Әмма тенденция, шаукым бар, аның көчәеп маташуы эчне нык пошыра. Болай да камил булмаган җәмгыятебездә, гаиләдәге рольләр бүленеше бөтенләй үзгәреп, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, өр-яңа кире күренешләр, кирәкмәгән катлауланулар килеп чыгачагы хафаландыра. Гаилә исәнлеге дә шик астына алына.
Язучы Батулла: «Кеше бәхетле булсын өчен, бары тик өч кенә шарт кирәк. Эшеңнән тәм табу, гаиләдә бәхетле булу һәм халкыңның ирекле булуы», ди. Эшкә килгәндә, аның бу болгавыр заманда олы шатлык китермәве белән күпмедер килешергә дә буладыр, бәлки. Халкыбызның ирексез булуы белән дә ун татарның тугызы рәхәтләнеп килешә, һәрхәлдә, аның өчен борчылып, баш катырмый бүген. Ә менә гаиләдәге бәхетсезлек кеше заты өчен ул инде чын фаҗига. Чөнки гаилә ул тыл. Акча эшләп, дөнья куып, Берлинны алгандай һәр кичне өйгә, гаиләгә кайтып сыенабыз. Гаилә күңел, җан җылысы чыганагы, ашкын яшәеш безне җилтерәткәндә, каккан-сукканда, яңаклаганда, безне сыендыручы соңгы бастион ул. Әлегә
Гаилә институты бүгенгә үзе исән дә төсле. Әлегә Җир йөзендә миллионлаган кечкенә дәүләтләр, ягъни гаилә атлы берәмлекләр яшәп киләләр. Үз территориясе, бюджеты, үз мәнфәгатьләре, проблемалары белән. Аларның әледән-әле яңалары төзелеп тора, искеләре картая, хәтсезләре, ни кызганыч, таркалып юкка чыга. Гаиләләр таркалса да, бу кечкенә дәүләтләрдә кайчандыр булган, әмма аннан соң төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан мәхәббәтнең нәтиҗәсе, җимеше булган балалар кала. Статистикага карасаң, Русиядә төзелгән һәр ике гаиләнең берсе җимерелә килә, ә 30 процент бала, гомумән, никахсыз туа икән. Үтә дә күңелсез, алай гына да түгел, фаҗигале статистика. Күз алдына, гади ятимнәрдән бигрәк, шәһәр саен булган балалар йортлары, сукбай балалар, үсмерләр өчен колонияләр, урам тәрбияләгән булачак җинаятьчеләр килеп баса. Тамагы тук, өсте бөтен булса да, атасыз, йә булмаса анасыз бала бер канатлы кош ул. Тулы канлы шәхес бары тик тигез, бәхетле, тулы гаиләләрдә генә үсә алганы барыбызга да мәгълүм. Әмма андый бәхетле балалар елдан-елга кими килә.
Мондый хәлләрне тулаем бүгенге «заманчалашкан» хатын-кызларыбызга гына, аларның тәртипсезлекләренә аударып кую бик үк дөрес булмаса да, аларның өлеше биредә шактый ук саллы дияр идем мин.
«Кытаклыйсы» урында, яки Хокуклардан баш әйләнсә
Гүзәл затларыбызның хәтсезе өзми-куймый ирләрне гаепләргә ярата. Булдыксызлыкта, ялкаулыкта, эчкечелектә, башка бәлаләрдә. Хәтта «кирәкләре юк» диючеләре дә бар. Грек мифологиясендәге амазонкалар кебек, хатын-кызларыбыз ир затларын бөтенләй кырып бетереп, ир җенесендәге яңа туган һәр баланы үтереп барырга җыенмыйлар төсле әлегә. Әмма барыбер бүгенге фикер сөрешләрендә, кыланмышларында алар заманчалык, алгарыш, Көнбатыш стандартларын булдырасылары килә. Шуңа ашкыналар. Тик цивилизацияле саналган, феминизм чәчәк аткан барлык илләрдә дә гаилә институты зур кризис кичерә бит. Үксез балалар саны бездәге кадәр булмаса да, начар демография һәм тоташ аерылышулар шуның төп нәтиҗәсе. Кирәкме икән соң җәмгыятькә андый «булганлык»? Американы сүгеп туйдык инде, бу юлы азмы-күпме иплерәк саналучы Көнбатыш Европаны алыйк. Халык саны анда күзгә күренеп диярлек кими. Кайдадыр саклана икән, эмигрантлар яки төпләнергә өлгергән гастарбайтерлар хисабына гына булса инде. Бу цивилизацияле эгоизм, ягъни бер баладан артыкны тапмыйча, калганнарына вакыт, акча әрәм итмичә, кешенең үзе өчен генә яшәп калырга омтылуыннан гына түгел. Хатын-кызның, гаиләдән читләшеп, ир-ат хезмәт иткән барлык өлкәләргә тартылуыннан, офисларда югалуыннан, аның чалбар киеп, бармак арасына сигарет кыстырып, руль артына утыруыннан, җитәкчелеккә дәгъва итүеннән дә. Җитәкчелек дигәннән, тере, кыю фикер, актив хәрәкәтләр, тәвәккәллек, ни генә сөйләсәләр дә, ирләргә хас, аларга тиешле сыйфатлар ич. Ә менә гүзәл затларыбызга көндәлек, вак һәм бертөрлерәк эшләрне башкаруда тиңнәр юк. Һәм бу ирләр уйлап тапкан кагыйдә түгел. Бу табигатьтән. Табигать белән бәхәсләшергә кирәкмәгәнлекне аңлыйлармы соң гүзәлкәйләребез?