Хыяллануны тәмамлап, тагын шуны әйтәсе килә: туксанынчы еллардагы кебек кискен, революцион милли яңарышка бүген өмет тотып булмый. Ул вакыттагы шартлар, мөмкинлекләр юк. Ләкин Мәскәү соңгы араларда авызлыкны бушайтырга кирәклеген аңлады. Бигрәк тә сайлаулардан соң килеп чыккан «кечкенә революцияләр» тәэсирендә. Алда күпмедер «җепшеклек» көтелә. Шунлыктан халкыбызның милли аң дәрәҗәсен елның-елына, баскычлап, акрынлык белән булса да, өскәрәк күтәрү, милләтне наданлыктан аралауның нәтиҗәле, өзлексез эшләүче юлларын табып, шул механизмны хутка җибәрәсе иде. Безгә ипле үсеш, яңарыш китерәчәк, милли хәвефсезлек тәэмин итәчәк ул даими «комитет»ның максатын һәм бурычларын шунда күрәм мин. Бу эштә барысыннан да көчлерәк, үтемлерәк корал ул телевидение. ТНВ каналын милләт исәнлеге сагына куя алсак, ул беренче олы җиңүебез булыр иде. Милли мәгърифәт өчен көрәштә дә без отарга тиеш. Оттырсак, бетү юлында тагын бер олы адым атлаган булабыз.
Хыяллар димәктән, алар бөтенләй буш фантазия, мәңге эшкә ашмаслык түгел икәнен чамалыйсыздыр. Хыяллар планга, планнар гамәлләргә әйләнсен иде диясе килә
Эшкә ашмаслык түгел дисәм дә, шикләнмичә дә булдыра алмыйм. Алда саналган зыялыларыбыз бер фикергә килә, бер якка карый алырлармы дип хыялларда да хафаланам. Татарның иң начар чире тагын рецидив бирмәсә, «мең җирдә мең учак пыскымаса» иде дим
Зыялылар һәм хакимият
Чын, башбирмәс зыялылар белән хакимияттәгеләр, үзсүзле хакимнәр арасындагы гомер-гомерләргә килгән мөнәсәбәтләр катлаулылыгы да бар бит әле. Туксанынчы елларда хакимнәр белән зыялылар бер мәсләктә булганда, нинди матур нәтиҗәләргә ирешә башлаган идек югыйсә. Шул искә төшсә, шагыйрь сүзләре белән «их, булса иде ирек» дип уйлап куясың.
Әйе, хөр, ирекле җәмгыятьләрдә зыялылар сүзе хакимияткә барып җитмичә калмыйдыр. Ул җәмгыятьләрдә уңай кайтавазга, эшлекле реакциягә дә өмет тотарга буладыр. Тик без Русия дигән ошбу илдә демократиянең бер читен, чагылышын гына күреп калдык. Иртәгәбезне дә өметле дип әйтү читенрәк. Ә хөрлек булмаганда, хакимнәрнең һәм хакимияттәгеләрнең ниндилеген, аларның фикерле вә намуслы милләтче интеллигентка, алар белән бергә милләткә, халыкка да ничек каравын, ниләр кылануын бик аңлатып торырга кирәкмидер дә. Чөнки гамәлләренә караганда, алар эчтән генә түгел, тыштан да безгә, азчылык халыкларга, Крылов Бүресенең Куянга әйткән сүзләрен һәрчак кабатлыйлар бит: «Минем тамагым ач булганга гына да гаепле ич син!» Ягъни, аз санлы булганга, титул милләт булмаганга гаепле сез. Русия хөкүмәтенең нияте ачык бер милләт, бер дин, бер мәдәният, ягъни унитар дәүләт булдыру. Моны алар яшермиләр дә. Алар «Аргументы и факты» дигән атналык газета аналитигы, зыясыз «зыялы» В. Костиков сүзләре белән: «Ни өчен татар һаман татарча, бурят бурятча сөйләшә?» дип, гел аптырап торалар. Америкага карап, аларның Русия Кушма Штатлары төзиселәре килә. Аларның үзләре мөкиббән киткән АКШның килмешәкләр ватаны икәнен дә, ә бездәге милләтләрнең гомер-гомергә үз тарихи җирләрендә яшәгәннәрен дә аңлыйсылары да, исәпкә аласылары да килми. «Өлкән туганның» зыялылары, билгеле кешеләре арасында да, әйткәнемчә, азчылык халыкларны яклаучылары күренмәде диярлек. Үзебезнең берничә бөртек зыялыбызның тавышы анда барып җитә алмый. Җитсә дә, Мәскәүдә ишетмәячәкләр, мыекларын да селкетмәячәкләр. Ишетсеннәр дисәк, бары ике генә юлны истә тотарга кирәктер: йә таләпләрне язып, алар ишетерлек итеп шаулап алу, йә үз хакимиятебез аша йогынты ясарга тырышу. Тагын шул әлеге дә баягы хакимият инде.
Урындагы хакимият милли моң-зарларыбызны, сирәк чаң сугуларны ишеткәли, әлбәттә. Әмма аның да һушы бик китми. Кайчакларда «Эт өрә, кәрван бара» принцибында тора. Болгар номерларын саклап калып булмый идеме әллә? Ә милли мәгарифне зурдан кубып якламаска хакимияткә кем комачаулый? Юк шул, «тегеләр» билгеләп куйгач, милләт ягына, аның проблемаларына бер карасалар, Мәскәү ягына биш карап алалар шул.
Хакимиятнең һәрдаим үз мәнфәгатьләре. Аның бездәгесе дә, Мәскәүдәгесе дә буйсынганны, үзе оештырган тәртипне санлаганны ярата. Буйсындырганда, мавыгып китеп, кайбер чикләрне узып китүен дә абайламый. Шулай тиеш дип уйлый. Хаталарын төртеп күрсәттеңме, тиз генә «халык дошманы»на әйләнүең дә бар. Әйе, бер генә режим да зыялыларның актив булуын өнәми. Хәтта исәпләшкән очракта да. Чөнки актив зыялылар көч чыганагы. Актив интеллигенциягә халыкны үз артыннан ияртү ихтималы бик югары. Шуны аңлаган башлыклар матди хәле әллә ни булмаган зыялыны үз ягына авыштырудан да тартынмый. Сарай «зыялылары» партия әдипләре һәм хакимнәр кушканны гына «җырлаучылар». Барча илләрдә-җирләрдәге, дәверләрдәге кебек, безнең милләтне дә читләтеп үтмәгән күренеш бу. Менә бу урында инде сораулар туа. Хакимият кәнфит сузганда, аңа үрелми калу авырмы? Ул кәнфиткә ымсынган, аны алган кешене зыялы дип атап буламы? Әллә «сатылган» зыялы ул инде, гомумән, зыялы түгелме?
Мин тагын шуны төшенәм: чынлыкка, асыллыкка дәгъвалаган интеллигент беркайчан да меркантиль булырга тиеш түгел. Аның шигаре «Дөнья малы дуңгыз каны» булганда гына, ул чын зыялы. Мал, байлык турында баш ваткан кешенең уйлары милләт язмышы тирәсендә бөтерелә алмый. Аңлы эшкуардан әле яхшы меценат чыгарга мөмкин. Тик күрәбез, аңлылык дәрәҗәсенең түбәнлеге бу очракта да үзен сиздерә. Татарда әлегә кадәр яңа бертуган Акчуриннар да, бертуган Хөсәеновлар да күренмиләр.
Аерым кешене күздә тотып әйтмим, кайбер меркантиль зыялыларыбызның, үзләренең перәнниккә алдануларын яшерергә тырышып, мәгълүмат чараларында яки сүз чыкканда, «Хакимияткә үтмичә, аңа йогынты ясап булмый» дигән кебегрәк аклануларын ишеткәнем бар. Хакимиятләрдә «бишенче колонна» тоту эчне төртеп тишмәс иде, әлбәттә. Тик сез анда кәнәфи билисез икән, әнә Разил Вәлиев кебек эш күрсәтегез
«Зыя» сүзе, ялгышмасам, «яктылык» дигәнне аңлата. Ягъни зыялы яктылык сибүче зат. Якты уй-фикерләр, ниятләр, бигрәк тә якты гамәлләр иясе. Безнең шушы ярым караңгы дөньяны яктыртырга, нурлы итәргә туган кешеләр. Шул сәбәпле гел зарланып, шыңшып, кайгырып йөреп кенә дөньяны үзгәртеп булмыйдыр диясе килә. Коры иҗат белән, китап язып кына да тормышны үзгәртү икеле. Аның өчен, ким дигәндә, Солженицын кебек яза белергә кирәк.
Зыялылар җәмгыять, милләт алдында җаваплы. Алар дәшмәгәндә, сүлпән булганда, милләтнең киләчәге югала. Татарның киләчәген без яртылаш югалттык инде. Юашлык, үшәнлек, телсезлек, власть кушканны җырлау интеллигентның мескенлеге, кирәксезлеге. Әйтә белеп әйтү, оешканлык, проблемаларның чишелеш юлларын берөзлексез эзли, таба, билгели белү, реаль эшләр һәм дә көрәшче булу, көрәштә калу кирәктер безгә.
2012Сыер дуласа, аттан яман, яки Феминизмның кайбер нәтиҗәләре
Балачактагы бер мәзәк вакыйга истән чыкмый. Каяндыр өйгә кайтып кергән әбием яңа хәбәр ирештерде: «Ай Ходаем, күрше Хөснурыйларның бер тавыгы әтәч булып кычкыра башлаган, хәерлегә генә була күрсен, бәла-казага гына булмасын инде», ди. Шөбһәләнүе йөзенә чыккан. Миңа кызык булып китте. Әтәчкә әйләнеп маташучы шул тавыкны күрәсем килеп, күршеләр ихатасын тиз генә карап та килдем. Тик күрмәдем генә. Ул вакытларда әле мин хөрмәтле хатын-кызларыбызның да кайчакларда шулай «әтәч булып кычкырасыларын», ягъни, үз вазифаларын онытып, ныклап дигәндәй, ир-ат биләмәләренә үтәсен белми идем. «Хәерлегәме соң бу?» дип тә хафаланмый идем
Гермафродитлык синдромы
Хатын-кызларыбыз кая бара соң? Табигать кануннары белән хисаплашмыйча, ирләрне тыңламыйча, алар кая ашкына?