Русиядәге чын зыялыларга булган бүгенге кытлыкны илдәге сәяси тыюлар, сүз ирексезлеге, авторитарлылык белән күпмедер аңлатырга буладыр, әлбәттә. Ләкин чын зыялы, кем әйтмешли, ул инде Африкада да зыялы. Олы эшләргә сәләтлеләрен, диссидент дәрәҗәсендәгеләрне әйтүем. Шулай дисәк тә, аларның якын үткәндә генә яшәп алган, тоталитар системаны җимерүгә ифрат та зур өлеш керткән А. Солженицын кебек кыя-затлары булды. Таланты белән дә, рух ныклыгы, үҗәтлеге ягыннан да руска гына түгел, татар зыялыларына да үрнәк булырлык Солженицынның бурычлары, максаты башкарак иде сталинизмның явызлыкларын бөтен дөньяга фаш итү. Аңа милләт исәнлеге, бәйсезлеге өчен зурдан кубып көрәшәсе булмады. Гәрчә, Русиягә кире әйләнеп кайткач, «Сбережение русского народа» дигән милли идея тәкъдим итеп маташса да. Илдәге башка милләтләр язмышына бармак ашарак каравы аның бөеклеген безнең алда шактый түбәнәйтте, әлбәттә. Ләкин Солженицын барыбер егерменче гасырдагы ирек, хөрлек буылган караңгы, авыр елларда рус халкы тудырган бердәнбер дип әйтерлек чын зыялы, биек кыяташ булып калды.
Әле тагын Лихачёв, Сахаровлар, алда искә алынган Афанасьевлар, башкалар булды. Соңгыларын (Сахаровтан кала), әлбәттә, хәбәрдарлык шаукымы, иреккә юл ачу, авызлык салдыру тудырды. Авызлар яңадан томаланып, хөрлек тагын кысылгач, андыйлар тумый башлады. Бүген Русия милли-сәяси офыгында милләт намусы, хөрлек байрагы булырдай кешеләр, чын демократия, рух өчен корсакларын, тиреләрен аямыйча көрәшүчеләр күренми дисәк, хакыйкатькә хилафлык булмас төсле. Павел Чухрай дигән кинорежиссёр моңа үз аңлатмасын бирә. «Реформалар дигән булып, шулар белән мавыгып, без интеллигенцияне югалттык», ди ул. «Нефть энәсе» дә үз чиратында барыбыздан да кулланучылар ясады. «Икмәк һәм тамаша». Кибетләр һәм телевизор әлегә моңа мөмкинлек тудырып тора. Ә яшәвебез кәкре көзгеләр арасында. Демократия дә, хокук саклау органнары белән бергә суд системасы да, профсоюзлар да бар сыман. Коррупция белән дә аяусыз көрәш бара. Тик боларның барысына кем генә ышаныр икән? Җәмгыять үз-үзенә, картларына, балаларына да битараф. Ә җәмгыятьтә намус уятырга тиешле кешеләр кастасы зыялылар бүген аз.
Асылларыбыз
Шушы юнәлештә, кабат фикерли-уйлый, мин эчтән генә татарның бүгенге чын зыялыларын санаштыргалыйм. Санаган саен, тагын кемнедер искә төшерәсем, бөекләребезне арттырасым килә, әмма арттыра алмый аптырыйм. Аз, бик аз шул алар, санарга бер кулның бармаклары да җитә.
Бүген безнең Солженицын югарылыгына омтылган асыл затыбыз диссидент рангындагы Фәүзия Бәйрәмовабыз бар. Империянең татарга каршы эшләгән явызлыкларын даими фаш итеп килүдә бүген аңа тиңнәр, миңа калса, юк та. Шәхси фидакярлек, батырлык ягыннан алганда да, ул, хатын-кызларыбызга гына түгел, ирләргә дә үрнәк. Баштагы чордагы кайбер хаталары, әле дә сакланган кискенлекләре белән дә. Кискенлекләр дә кирәктер. Безнең белән бит дүрт гасыр ярым буе беркем дә кәнфитләнмәде. Астылар да, кистеләр дә, чукындырып та тордылар. Без исә һаман юашлана тордык һәм кыска хәтерлерәк булдык. Фәүзия Бәйрәмова безгә элекке дәверләрне һәм якын тарихыбызны кире кайтаруда ифрат та олы эшләр башкарып килә. Шул кайткан тарих белән, көрәшкә багышланган гомере белән батыр ханым үзенә һәйкәл дә куйды. Аның алдында барыбызга да башны иясе генә кала. Ләкин фаш итүләрдә, тарихны кайтаруда, шәхси батырлыкта бер Фәүзия генә бик тә аз шул безгә.
Мин Разил Вәлиевнең ипле уңган-булганлыгына сокланам. Интернет-форумнарда кайберәүләр язганча, аның өрми генә тешләвенә мөкиббән китәм. Чын зыялы нәкъ шулай булырга тиештер дә. Акырып-бакырып йөреп, бүгенге вазгыятьтә беркемгә дә бернәрсә исбатлый алмыйсың. Эзлекле, өзлексез рәвештә эшли алу сәләте кирәк. Вакыйгалар уртасында булу, нидер эшләр алдыннан, Мәскәү ягына карап алучы хакимият тирәсендә дә кайнау кирәк. Разил абый нәкъ менә шундый урында. Бу кешегә алдарак японнарга карата әйтелгән, безнең татарда сирәк күзәтелгән тыйнак батырлык хас.
Өлкәнәйсә дә, безнең чын көрәшчебез, легендар Фәндәс ага Сафиуллиныбыз бар. Тик соңгы араларда ул «урамга» бик сирәк чыга. Интеллигентлык белән ипле агрессивлыкны үзенә сыйдырган, әйткән һәр сүзен язып барырлык милләттәшебезне бүген махсус рәвештә күләгәдә тоталармы әллә, белмим. Минем аны мөмкин булган кадәр активрак булырга чакырасым килә. Исраф ителмәгән милли зыялылык потенциалы ул кешедә, миңа калса, күп әле.
Шаулы туксанынчы елларда Мәскәү алдында суверенитет принципларын яклап, исбатлап йөргән затлы галимебез Индус абый Таһировтан да өйрәнәселәр бик күптер безнең. Ул да татарның асыл улы.
Милли яңарыш елларында шул ук когортада булган Рафаэль Хәкимовны да тыңларга, укырга бик ярата идем мин. Ул да бүген кайдадыр күләгәдә. Ипле, акыллы аналитик, татар суверенитеты тәгълиматы авторларының берсе, инде бу татардан барыбер булмый дип кул селтәде, ахры. Әллә хакимият коридорлары үзгәрттеме аны. Бу сорауларга җавап бардыр инде ул. Тик абсолют күпчелек һәм без генә белмибез, белә дә алмыйбыз.
Бүгенге татарның әле тагын, саный китсәң, үтә дә милли җанлы, әмма ләкин аз санлы язучы-журналистлары, миллилекне күз уңында тоткан галимнәре, сәнгать әһелләре бар.
Хыяллану да зарарлы түгел
Әйтәсем килгәне, хыялланганым шул: минем шушы алда санап кителгән һәм саналмаган, исемнәре әйтелмәгәннәрне дә кушып, җәмгысы алтымы-җидеме, тугыз-унмы, күбрәкме кешене, бер өстәл артына утыртып, озын-озак итеп сөйләштерәсем, киңәш-табыш иттерәсем һәм ахыр чиктә алардан берәр төрле Милләтне коткару комитеты дипме, башкачамы аталачак, кәгазьдә рәсми, ә чынында азмы-күпме яшерен дә булган оешмага нигез салдырасым килә. Ленин бер гасыр элек әйткән сүзләр искә төшә: «Дайте мне организацию революционеров, и я переверну Россию!» Безгә нәрсәнедер әйләндереп каплыйсы юк, анысы. Революция дә кирәкми. Татарга яңа милли яңарыш, яңа, кире кайтмый торган позицияләр яулау, киләчәккә өмет белән карау мөмкинлеге, исәнлек гарантиясе кирәк. Сулар һавадай кирәк. Шуңа күрә, соңгарак калып булса да, татарның чын ул-кызларына да бер йодрыкка тупланырга, чын-чынлап оешырга, нәтиҗәле, эзлекле эш-гамәлләр кылырга тотынырга кирәктер бит инде.
Ачыктан-ачык рәвештә милли партия оештырырга, әлбәттә, беркем дә ирек бирмәячәк. Империядә милли партия төзү түгел, милләтне кайгырту, милләтче булу да гадәттән тыш күренеш санала. Шуңа күрә, иҗтимагый оешма булып теркәлеп тә, бик теләгәндә олы эшләр майтарырга була торгандыр ул, диясе килә. Аны яртылаш «идән астына» кертү шуннан оешманың бар дөньяга чыгарып селкемәгән, киң җәмәгатьчелек вакыты җитмичә белмәгән серләре, эш алымнары, гамәлләре дә булырга тиештер. Ахыр нәтиҗәләр саллы, күркәм булсынга. Һәм инде ул оешма нинди форматта, статуста булуга карамастан, иң беренче эш итеп, бар яктан да уйланылган, җентекле программа-план төзергә алынсыннар иде дип, хыялларымны дәвам итәм мин. Якын арадагы һәм киләчәктә эшләнергә тиешле эшләр планы. Яһүдләр үзләренең 1897 елгы яшерен «Сион акыл ияләре беркетмәләре»н («Протоколы Сионских мудрецов») стратегиясе белән тактикасы бәйнә-бәйнә, энәсеннән җебенә кадәр эшләнгән көрәш программаларын тулы бер гасыр алга төбәп төзегәннәр бит. Татарга дөньякүләм хакимият тә, йогынты да кирәкми. Безнең бар булган кайгыбыз исән-сау булу. Әмма ки японнарга сокланган кебек, бу халыктан да үрнәк алмаслык, өйрәнмәслек түгел.
Уй-хыялларымда әле тагын, нәтиҗәсе нинди булуга да карамастан, шушы ук мөхтәрәм затларыбызны республиканың беренче кешесенә кертәсем, яхшылап аңлашырга тырышып каратасым да бик килә. Президент та шушы милләт кешесе, бетү юлына чыкканыбызны, кичектермичә нидер эшләргә, майтарырга кирәклекне аңлый шикелле. Мин, ул кочак җәеп каршы алыр, килешер, бар эшен ташлап ярдәм итә башлар, димим. Болай уйлау беркатлылык булыр иде. Әмма уртак таяну нокталары табарга мөмкиндер. Хакимият белән килешеп эшләнгән эшләр нәтиҗәне дә тизрәк бирер иде. Моның сәбәбе дә бик гади: инертлык, өстән әйтмичә бездә беркем дә кымшанмый, инициатива күрсәтми. Чиновникларны инде әйткән дә юк. Зыялыларда да бар андый чир.