Шарифуллин Наиль Искандарович - Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?

Шрифт
Фон

Наил Шәрифуллин

Кая бара бу дөнья?


Зыялылык әгәр җитмәсә

Кайсы гына дәверләрне алма, барлык милләтләрнең, халыкларның да азмы-күпме асыл ул-кызлары, затлы шәхесләре булган. Андыйлар төп массадан, гавамнан үзләренең аңлылык дәрәҗәләре, киң карашлары, киләчәкне кайгыртулары, милләт өчен олы эшләргә әзер булулары, белемнәре белән генә түгел, ә күбесенчә батырлыклары, фидакяр гамәлләре белән аерылып торганнар. Ходай Тәгалә аларны, яралтканда ук, үзләрен хәстәрләү-кайгырту өчен түгел, бәлки, милләтнең алгарышы, абруе, бөеклеге хакына яралтадыр, ахрысы. Шигърияте белән чын каһарман бөек Тукаебыз гына булмаса да, без бүген башка халыклар арасында бер башка түбәнрәк булыр идек. Исхакыйлар, Риза Фәхретдиннәр, Батыршаларыбыз булмаса янә бер башка. Әмма сүз үткәндәге түгел, бүгенге асыл затларыбыз, аларга булган ихтыяҗ, кытлык, шул кытлык китереп торучы бәлаләр хакында иде

Милләтнең сарыкмас көче

Милләтнең көче, ныклыгы, иминлеге һәм шулар белән турыдан-туры бәйләнгән даны, дәрәҗәсе нәрсәдә? Әлбәттә, дәүләтле булуда. Әлбәттә, шанлы казанышларда, икътисади уңышларда, лаеклы тормыш-яшәешне кора, оештыра белү осталыгында, милләт вәкилләренең гыйлемлегендә. Ә гомумиләштереп әйткәндә, милләтнең көче шул милләт ул-кызларының элек һәм бүген кылган, кылачак күркәм гамәлләрендә, ул гамәлләрнең дөнья масштабындагы урынындадыр. Ул халыкның башка халыкларга һәм үз-үзенә булган ихтирамындадыр.

Ә дәүләтсез милләтнең көче, төп потенциалы нидә? Монысы да сер түгел һәрдаим азатлыкка, дәүләтчелеккә омтылуда. Шул омтылыштагы эзлеклелектә. Үзаң югарылыгында, рух биеклегендә, милләтнең чын, фидакяр зыялылары булуда.

Чын зыялылык, үзаң дәрәҗәсе, рух биеклеге. Дәүләтлеме син, дәүләтсезме, милләтне чын милләт иткән иң беренче шартлар һәм сыйфатлар шуларда, миңа калса

Күпләрне тетрәндергән япон трагедиясе (җир тетрәү тудырган дәһшәтле цунами, АЭС авариясе, күп санлы корбаннар) бар дөньяга бу милләтнең эчке көчен, ныклыгын, тыйнак батырлыгын тагын бер тапкыр күрсәтте. Хикмәт гарасат вакытында бер генә мародёрлык очрагы да булмау, бер генә кибет хуҗасының да бәяләрне күтәрмәве, радиация тәэсирендә калып та, андагы халыкның паникага бирелмәвендә генә түгел.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң аларның хәле йөз тапкыр катлаулырак иде. Баш өсләренә ташланган ике атом бомбасы, Америка бомбавозлары җир белән тигезләгән авыл-шәһәрләр, сәнәгать предприятиеләре. Өстәвенә репарацияләр нигезендә тартып алынган сәүдә, балык тоту флотлары. Заводлардагы исән калган җиһазлардан да колак кагу. Утрауларда бернинди дә чимал, ресурслар булмау. Әле тагын шуларның барысына да өстәп җиңелү ачысы. Бер сүз белән әйткәндә, тәгәрә дә үл. Уртакул бер дәүләт, милләт булса нәкъ шулай булыр иде дә, бәлки. Яисә ил берничә кисәккә бүлгәләнер, таркалыр иде. Андый очрак булмаганда да, хәерчелектә яшәр, бик озак аякка баса алмас иде.

Әмма японнар, бар дөньяны шаккатырып, егерме-утыз ел эчендә Җир шарының иң алга киткән илләренең берсенә әйләнделәр дә куйдылар. Ничек? Ни хисабына?

Миңа калса, бу могҗиза, барыннан да бигрәк, һәр япон кешесендә булган шул эчке энергия, традицияләрдән килгән рух ныклыгы, япон культурасына хас бердәмлек, хезмәт сөю, тырышлык нәтиҗәседер, ил, милләт бәласен үзеңнеке итеп кабул итә белүдәндер

Дәүләтле япон белән биш гасырга якын башкалар кулында булган илсез татарны чагыштыру, бәлки, урынлы да түгелдер. Тик шулай да искәртәсе килә: безнең халыкта алда санап киткәннәрдән, ни кызганыч, бары хезмәт сөю, тырышлык кына бар. Алары да бераз тартып-сузып. Әгәр дә шуларга өстәп, тагын бер генә сыйфат милләт фаҗигасен һәрчак үзеңнеке итә белү булса, без бүген дәүләтсез көе дә мондый ук мөшкел халәттә булмас идек төсле. Бәлки әле, Ходай кушып, дәүләтле дә булып куйган булыр идек.

Алда язганнарны истә тотып, мин биредә әйтергә теләгән төп нәтиҗә шундыйрак: японның күпчелек халкын, артык икеләнмичә, чын зыялылар дип атау хата булмас кебек. Бер-береңне, милләтеңне, мәдәниятеңне ярату, үз традицияләреңә тугрылык менә кайда ул халыкның сарыкмас көче. Милли үзаң теләсә кемне, хәтта гыйлеменә, башкасына да карамыйча, чын зыялы итә ала, миңа калса. Һәм киресенчә, коры укымышлылык кына кешене зыялы ясый алмый. Дмитрий Быков дигән рус язучысы: «Интеллигентлык ул чит кешеләргә килгән читенлекләрне күреп ярдәм итә белү», ди. Минемчә, бу таррак мәгънәдә шулай, ил-көн өчен, иртәгәң өчен кайгың булмаганда дөрес. Яңадан үзебезнең милләткә кайтып фикер йөрткәндә, бүгенге шәлпе хәл-әхвәлебезне истә тотып, шикләнми шунысын ассызыкларга була: японнардагы затлылык, андагы тоташ зыялылык хыялыбызда да булмау өстенә, зыялы дип атарлык затларыбыз да ифрат та аз шул безнең. Үзаң сыеклыгы тудырган милли наданлык, нигилизм, зыялылык кытлыгы безнең көчсезлекнең беренче сәбәбе, бүгенге бәлаләрнең башы, төп фаҗигабез, миңа калса

Сандамы икән хикмәт?

Кайберәүләр без җиде миллион дип мактанырга яратсалар да, бу арттыру, әлбәттә. Без күпкә азрак. Татарлыктан җәяү качканнар, бер авыз сүз татарча белмәгәннәр, татар моңнарын тыңлаганда, күз яшьләрен сөртмәгәннәр безнекеләр түгел инде. Азмы-күпме татар җанлылыкны, телне, гореф-гадәтләрне саклаганнарны санасаң, ике-өч миллион чыгар идеме икән? Тик хикмәт санда түгел, сыйфатта. Сыйфат булмау санга суга, санны билгели бит. Сыйфатлы милләт булсак, без санлы да, данлы да булыр идек, шәт.

Тик күләмне, санны да гел кирәксез әйбер дип булмый торгандыр. Инглизләр, алманнар, французлар, испаннар кебек бар дөньяга йогынтылы олы милләт булып яшәү күпкә җиңелрәк. Милләтләргә генә түгел, табигатьтә дә зурларга яшәү күпкә кулай. Аларга тимиләр, аларны кыерсытмыйлар. Киресенчә, зурлар үзләре кечеләрне тотып ашый. Бүгенге дөньяви милли сәясәт тә шуннан бик азга гына кайтыш. Кече милләтләрне шушы егерме беренче гасырда да «ашый» торалар. Бигрәк тә үз яшәү пространстволары булмаганнарны. Хөрлек, ирекне алга сөрмәгән дәүләтләрдә җан асраганнарны. Күбрәк элеккеге дәверләргә хас ачыктан-ачык юк итү, төрле геноцидлар булмаганда да ассимиляция дигән нәрсә кала килә. Глобализация дигән шаукым, авторитаризм басымы, шовинизм аны тизләштерә торалар.

Дәүләткә ия илләрнең, хәтта бик зур булмаганнарының да, борчу-мәшәкатьләре, проблемалары, ким дигәндә, бергә аз үзләрен ничек саклап калырга дип, зурдан кубып баш ватасылары юк. Зыялылары да андый кайгыдан азат.

Безне буйсындырган рус милләтенең көче, потенциалы күп гасырлар буе үз дәүләтчелеге, үз территориясе булуда, күп санлылыгында. Чималга бай территориясендә. Һәм шуның белән шул, бетте дә. Аларның унтугызынчы гасырдагы бөек әдәбиятлары белән чагыштырганда, хәзер аеруча күтәренке рух егәре, бердәмлек, милләткә, мәдәнияткә олы мәхәббәт, бөеклек турында сүзне бик алып бармаска да була, миңа калса. Русның чын зыялылары, затлы шәхесләре бүгенгесе көнне шактый аз. Юрий Шевчук кебек курыкмыйча, турыдан ярып, Путинның үзенә «Кайчан ирек булачак?» дип сорау бирүчеләр, Угаров кебек «Театр. doc» куючылар, илдәге бүгенге чиктән ашкан гаделсезлекләрне йөрәге аша уздыручы, күркәм фильмнар авторы Станислав Говорухин кебекләр, башка шундый азмы-күпме фидакярлеккә, батырлыкка тартымнар 100120 миллионнан артып киткән милләт өчен бик аз. Ә инде безнең, милли азчылык халыкларның хәленә кереп, аларны яклап чыккан рус зыялыларын мин бөтенләй диярлек белмим. Бер Юрий Афанасьев бар иде, хәзер ул да күренми. Безгә андый хәерхаһка бик исәп тотарга да кирәкмидер. Чөнки алар өчен «спасение утопающих дело рук самих утопающих» кына булмады, «батарга» да һәрвакыт ярдәм итеп килделәр. Эне, сеңелләрен батыручы «абый» кем була соң инде ул, дип сорыйсы килә кайчак. Һәм ничек аны ихтирам итмәк кирәк?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3