Малайларның боларда гаме юк, алар, ханзадәне көнләштереп, узыша-узыша, рәхәтләнеп, су коеналар. Аның да калышасы килми, әлбәттә. Аталыгына5: «Минем су керәсем килә», дип, әле үпкәләп шыңшый, әле ялына, әле күз яшьләрен түгә-түгә елый. Ә тәрбиячесе башын гына чайкый: ярамый!
Ник ярамый? дип сорый Мөхәммәдәмин.
Син хан улы! Ханнарны теләк түгел, кирәк йөртә, дип, авызын каплый аталык.
Малай чагында әнә шулай туйганчы су да коена алмады Мөхәммәдәмин. Яшьли ятим калды, бик иртә тәртә арасына керде. Сәясәт зилзиләләрен дә татыды. Ахыр чиктә олуг кенәз Иван Васильевич кулына килеп эләкте. Аның ышанычына керү өчен дә, ару гына суган суы эчәргә туры килде. Чөнки Рәсәйнең үз боярлары да әлеге мәнфәгатьләрдә чәчләре белән җир себерергә әзер иделәр. Бик сирәкләренә генә тәхет залының ишеген ачып керү насыйп булды. Мөхәммәдәмингә исә юл һәрвакыт ачык иде. Мәскәү түрәләрен шаккатырып, Иван аны, уналтысы да тулмаган үсмер ханзадәне, Литва орышында катнашучы урыс гаскәрләренең баш воеводасы итеп билгеләде. Билгеле, ул гаскәр белән турыдан-туры идарә итмәде, тик барыбер дәрәҗәсе зур иде.
Әйе, искә алырдай хатирәләре күп. Ни хикмәт, ул аларны яшь кәләшенә мөнәсәбәтле рәвештә тәгаенли. Әйтик, бала чагыннан нәзер булып калган көймәдә йөрү турындагы хыялын ул фәкать Үрбәт ханбикә белән генә күз алдына китерә.
Шул ук вакытта бу хәлгә ачуы да килә. Әле дә, үз уйларын үзе ошатмыйча, кашларын җыерып куйды. Йа Хода, кайчаннан бирле хатын колына әверелде соң әле ул? Авыру елатыр, гыйшык сайлатыр, ди.
Үрбәт турында уйлау Мөхәммәдәмингә бетмәс-төкәнмәс ләззәт вә шатлык китерә иде. Гадәттә, ир-ат балдызларына гыйшык тота. Ә ул җиңгәсеннән күзен ала алмый. Үрбәт сөеп туймаслык хатын. Назлый башласа, балавыздай эреп китәсең.
Мөхәммәдәминнең хатирәләре шушы урында өзелде. Идарәче бахшы:
Урыс калгае Келәпик җәнаплары килде, дип аваз салды.
Чакыр, керсен, диде Мөхәммәдәмин.
Казанда урыс илчесе үзен бик ипле тота иде, борынын күтәрми. Олуг кенәз шулай кушкан иде, күрәсең. Бигрәк тә рәсми очрашулар вакытында, күпләп халык җыелган урыннарда ханны зурлый, ихтирамын күрсәтә. Хәер, бу хакта баш вату иртәрәк әле. Ник дисәң, Мөхәммәдәминне тәхеткә утырту тантанасы җомга көнне булачак. Барысы да, шул исәптән Кляпик үзе дә, әлеге мәшәкатьләргә бәйле эшләр белән мәшгуль.
Калгай, дөрестән дә, сарайга шушы мәсьәлә буенча килгән иде. Мәскәү мәнфәгатьләренә зыян китерердәй гамәл кылып куймасыннар дип шикләнә иде, ахры, ул.
Бураш сәеднең багышлама нотыгын тагын бер мәртәбә күздән үткәрергә иде, диде Кляпик, керә-керешкә. Тәрҗемәсе төп нөсхәгә туры килә микән шуны ачыклыйсы иде. Ышанычлы кешеме ул Бураш?
Мөхәммәдәмин, көлеп җибәрмәс өчен, сакалын сыпыргандай итенде. Чөнки калгай ул нотыкны көнгә ике-өч тапкыр карап чыга. Яттан беләдер инде, шәт.
Кәлимәт морза урысчаны да, татарчаны да су кебек эчә, аның фикере нинди соң? дип сорады Мөхәммәдәмин.Бураш сәедкә нотыкны язуда булышучы да ул бит.
Бураш сәед астыртын кешегә охшаган. Күңелем ятмый минем андыйларга, диде Кляпик, киреләнеп.
Юкка борчыласың, кенәз, Бураш Диния нәзарәтен дистә елдан бирле кулында тота инде. Ышанычсыз булса, Кәлимәт әллә кайчан бер-бер җаен табып алыштырткан булыр иде, дип, Мөхәммәдәмин бу нигезсез әңгәмәгә нокта куйды.
Илче ханның искәрмәсен шәрехләп тормады, корыган чыршы кәүсәседәй төз гәүдәсе генә як-якка авышып-авышып алды.
Кәлимәт чын Мәскәү тарафдары. Ул да менә ун ел инде олуг кенәзгә намус белән хезмәт итеп килә. Казан-йортта Иван үз сәясәтен башлыча эттәй тугрылыклы шушы кешесе аша үткәрә. Ханнар алышынып тора, ә ул һаман үз урынында баш карачы, хөкүмәт җитәкчесе. Габделлатыйфның тырнагы астындагы керне дә иң беренчеләрдән ул күреп алды. Гадәттәгечә, нәкъ вакытында. Хан, үзе дә сизмәстән, тәхеттән кош җитезлеге белән туп-туры Ак күл тоткынлыгына очып та төште. Кәлимәт ханлыкның Иблисе ул, аңа теш кайрау үлем белән бер.
Кляпикның сүзе бетмәгән иде әле, юка иреннәре арасыннан сүзләрен сөзеп чыгарды:
Хөрмәтле хан галиҗәнаплары, диде ясалма кылану белән, яшь кәләшегезне алай бик узындырмагыз, дәүләт эшләренә тыкшына дигән сүзләр йөри, сак булыгыз.
Мөхтәрәм кенәзгә дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр, дип, ачуы аша елмайды Мөхәммәдәмин, мөселман бикәләренең дәүләте дә, хөкүмәте дә хәләл җефетләре. Иң әүвәл алар ирләренә ярарга бурычлылар.
Шулаен шулайдыр да, хан галиҗәнаплары, бикәгә Кәлимәтнең ни кирәге чыкты икән соң, алайса? дип, турыга карап бакты илче, ул аны сарайга чакырткан.
Мөхәммәдәминнең чырае качты. Чыннан да, ни хаҗәте төшкән икән ханбикәнең ул йон бүксәсенә? Моны иң элек хан белергә тиеш иде, Кляпик түгел!
* * *
Кәлимәт үзе дә аптырашта иде. Моңарчы бикәләрнең аңа эше төшкәне булмады. Һәрхәлдә, йомышларын хан аша гына җиткерәләр иде. Бер ханбикәнең дә үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать иткәнен хәтерләми. Тик бикәгә каршы да килә алмыйсың. Чөнки бикә шулай ук рәсми шәхес, хан хатыны.
Үрбәт, дөрестән дә, баш карачыны рәсми төстә кабул итте. Янында Мансур карачы белән Тимбай бахшы да бар иде.
Кәлимәт бүлмәгә туп шикелле тәгәрәп килеп керде. Аркылысы-буе бер. Мөхәммәдәмин әйтмешли, нәкъ йон бүксәсе. Үзе елмайган атлы, әмма күзләрендә аптыраш.
Хөрмәтле бикәм, ни боерас-сы-з, мин се-е-знең карамакта, диде, тотлыга-тотлыга. Сарай даирәсендә бер-береңә берлек затта мөрәҗәгать итү гадәте яши. Ләкин баш карачы ханбикәгә син дип дәшәргә кыймады, этелә-төртелә булса да, телен бозарга мәҗбүр булды. Шулай да бүлмәдәгеләр бу үзгәрешкә игътибар итмәделәр. Күрәсең, сүзләре җитди иде.
Хөрмәтле бикәбезне хан күтәрмәк йоласына караган кайбер нәрсәләр кызыксындыра, диде Мансур карачы. Кемнең сүз башлавы алдан килешенгән иде, ахры. Аерым алганда, Олуг Мөхәммәд киезгә менгәнме, келәмгәме шуны ачыклыйсы иде.
Алтын Урда чорында ханнарның барысын да тәгыймәткә, ягъни дә киезгә мендергәннәр, диде Кәлимәт. Ул бу кагыйдәләрнең нечкәлекләрен бик яхшы белә иде.
Мөхәммәдәмин ханны да киезгә менгерегез, диде Үрбәт, әмер биргәндәй.
Кәлимәтнең күзләрендә янә аптырау билгеләре кабынып алды. Чөнки әлеге максатта диңгез аръягыннан бик зиннәтле келәм кайтартканнар иде инде.
Хан күтәрмәк йоласы хәзер яңача оештырыла бит, диде Кәлимәт, искелеккә ябышып ятуны Мәскәү дә хуп күрми.
Соңгы җөмлә барысын да үз урынына утыртырга тиеш иде. Ләкин әлеге җөмлә бикәнең ачуын гына кабартты.
Казан ханлыгына Олуг Мөхәммәд нигез салган, барысы да шул чордагыча башкарылсын, диде ул.
Тамашаның тәртибенә хөрмәтле хан галиҗәнаплары үзе генә үзгәреш кертә ала, диде Кәлимәт. Баш карачының да үз сүзен сүз итәсе килә иде.
Хан белән мәсьәләне үзем җайлармын, әмерне үтәгез! дип, Үрбәт кабул итүнең тәмамлануын белдерде.
Кәлимәткә башын иеп чыгып китүдән гайре чара калмады.
Бүлмә эче тынып калды. Һәрберсе үз уенда иде. Мансур карачы бикәнең әлеге гамәлен хупласа да, аның барып чыгасына ышанып җитми. Ник дисәң, аныңча, Мөхәммәдәмин, буыны ныгып та җитмәгән килеш, урыс мохитендә тәрбияләнеп, татарлыгын, милли аңын җуя башлаган бер тискәре вә үзсүзле адәм иде. Мәскәү кубызы нинди көй уйнаса, шул көйгә биергә өйрәтелгән зат. Борынгы киез тәгыймәткә күтәреп кенә күзләре ачылмастыр, мөгаен. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.
* * *
Мәчет эче шыгрым тулы. Монда Казан-йортның иң күренекле шәхесләре җыелган. Әмирләр, бәкләр, бахшылар, морзалар, тарханнар, угланнар Күбесе дәрәҗәле түрәләр. Кайсы карачы, кайсы аталык, кайсы имидәш. Әмма дәрәҗәлеләрнең дә дәрәҗәлеләре дин әһелләре. Күпчелекне дә алар тәшкил итә. Әнә никадәр чалма! Куй көтүеннән ким түгел.