Мәчетне бик матурлаганнар. Баш-башлары түгәрәкләнеп уелган озынча тәрәзәләрдә язгы кояш нурлары балкый. Бу нурлар балкышында стеналар, түшәмнәр белән бергә кешеләр дә алтыннан коелган кебек күренә.
Идәнгә мамыктай йомшак калын-калын келәмнәр җәелгән. Кая карама, күзләр гүзәллек, зәвык, зиннәтлелек, муллык вә купшылык белән очраша.
Барысы да дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Шулай булмыйча, хан күтәрмәк тамашасына җыелдылар лабаса!
Менә ханлыкның Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Бураш сәед мөнбәр алдына килеп басты. Чәчәктән бал җыючы кортларның канат каккан тавышын да ишетерлек тынлык урнашты. Сәеднең тын алуы да сизелеп торды. Күрәсең, ул да дулкынлана иде. Эчке калтырануын басу өчен, тамагын да кыргалап алды. Аннан соң бизәкле кул таягына таянарак төшкән хәлдә дога укып, хөтбәсен башлады:
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам васыятьләренә тугры калып, мәшһүр Казан йорты халыкларының ихтыяҗы вә теләген гамәлгә ашыру максатларында мәмләкәтебезгә баш кеше билгеләү саваплы да, игелекле дә бер күркәм гамәлдер. Баш кешене хөрмәт итү Аллаһыны олылау дигән сүз ул. Чөнки баш кеше, ягъни дә хан Күкләр ихтыяҗын башкаручы зат. Бүгенге затыбыз исә шанлы Чыңгызлар ыруыннан килүче Олуг Мөхәммәд бине Мәхмүдәк бине Ибраһим бине Мөхәммәдәмин булыр. Ходай аңа озын гомер бирсен, гадел вә шәрәфле гамәлләр насыйп итсен. Аның хакимлеге чорында Барча Казан җире тыныч һәм мул тормыш кичерсен. Амин!
Амин! Амин! Амин! дип кабатлады гавам сәеднең соңгы сүзен.
Мөхәммәдәмин ничек кенә кыю булып күренергә тырышмасын, бу сүзләр барыбер тәэсир итмичә калмады. Тез буыннары йомшарып китте. Сәед каршысына да авырлык белән генә килеп басты. Аннан ике-өч кенә адымда баш карачы, корылтай рәисе, тагын берничә мөхтәрәм бәк урын алды. Шунда ук алдан билгеләп куелган угланнар келәмгә турыпочмак рәвешендәге тәгыймәтне китереп җәйделәр. Ул алтынлы җепләр белән чигелгән, асылташлар белән бизәлгән иде.
Мөхәммәдәминнең күзләре шул купшы киезгә килеп төртелде. Дәгъва тудырган тәгыймәт шушы икән инде, алайса, дип уйлап куйды. Әлеге мәсьәлә буенча кичә иртәнге якта ул илче Кляпик белән хөкүмәт башлыгы Кәлимәтне кабул иткән иде.
Хан, синең кебек заманыбызның укымышлы вә зыялы затына иске йолаларга ябышып яту ярамас, олуг кенәз Василий да, Ауропа да аңламас. Син монгол ханы түгел, татар ханы, дип, иң элек илче үз фикерен белдерде.
Әгәр тамаша вакытында ялгыштан киез ярылып китсә, адәм мәсхәрәсенә калуыбыз бар бит, дип өстәде баш карачы.
Ә Үрбәт алардан да алданрак җитешкән иде. Бичәсенә, аның белән килештермичә, баш карачыны кабул итүе өчен, бик ачуы чыккан иде дә сәбәбен белгәч сүнде тагын. Сүнмәде, юк, киресенчә, хатыны көтелмәгән яктан ачылып китте.
Хөрмәтле Мөхәммәдәмин хан, диде ул рәсми мөнәсәбәттә, Казан ханлыгына синең бабаң Олуг Мөхәммәд нигез салган, бөек дәүләтләр сафына бастырган. Син шул юлны дәвам иттерүче. Элекке дан, элекке шөһрәтне кайтаруны да Ходай сиңа язган дип беләм. Казан йорты әүвәлгечә бөтен тирә-якны куркытып, дер селкетеп торсын иде
Болары синең эш түгел инде, диде Мөхәммәдәмин, бик үк каты бәрелмичәрәк кенә, үз вазифаларымны ничек тә үзем үтәргә тырышырмын.
Беләм, җанашым, беләм, дип, хатын иренә килеп сарылды. Сакалың шундый йомшак, күркәм синең, Мөхәммәдәмин, көннәр-төннәр буе сыйпаштырып утырсам да ялыкмас идем
Хан хатынын кочагына тартып кертте.
Син минем Аллам, дип пышылдады бәхетле бичә. Ә әлеге сүзләрне оныт, яме, җанашым, мин шулай җилбәзәк бер нәмәстә инде, хатыннарның чәче генә озын бит аларның, акыллары кыска
Ай-һай, кыска акыллы кеше тарих төпкелләрен айкап чыгара алыр иде микән? Дөрес, әлегәчә алар гыйшык телендә сөйләштеләр, наз телендә. Араларына бүтән сүз дә, бүтән гамәл дә керми, керә дә алмый иде. Ширбәт ае башканы кабул да итми, якын да җибәрми.
Ә бүген бу язылмаган канун бозылды. Һәм аны Үрбәт үзе бозды, белә торып, күрә торып бозды. Чөнки Мөхәммәдәминне менә хәзер, шушы мизгелдә үз ягыңа аударырга, теләктәшең итәргә кирәк. Югыйсә соңга калуың ихтимал. Үрбәтнең ниятләре зурдан. Ул ундүрт елга сузылган кимсетелү-җәберләүләрне болай гына калдырырга теләми. Үчен исә фәкать Мөхәммәдәмин булышлыгы белән генә кайтара ала.
Мөхәммәдәмин хатынының сүзен өскә чыгарды. Сорасалар, мөгаен, ни өчен икәнен аңлатып та бирә алмас иде. Кляпикка «әйе» дип әйтергә ачылган авыздан «юк» дигән сүз очты. Үзе дә сизми калды, гүя аның белән ниндидер тылсымлы көч идарә итә иде.
Тәгыймәт кулайрак булыр, диде.
Тегеләрнең дә бирешәсе килми. Имеш, без синең абруең, Казан йортының дан-дәрәҗәсе хакында ут йотабыз.
Мин шулай хәл иттем, дип кисте хан.
Менә хәзер ул зур бәхәсләр тудырган әлеге тәгыймәткә карап тора. Олуг Мөхәммәдкә чыдаган киез миңа да түзәр, дип уйлап куйды.
Бураш сәед, мәчет эчен яңгыратып, тамашаның иң мөһим сүзен әйтте:
Барча Казан җиренә дәгъва итүче Мөхәммәдәмин галиҗәнапларын, хан күтәрмәк йоласы буенча, тәгыймәткә бастырам, Ходай бәрәкәтле ханлык насыйп итсен.
Сәед Мөхәммәдәминне, кулыннан җитәкләп, киез уртасына кертеп бастырды. Шунда ук ханны күтәреп тә алдылар. Шатлыклы авазлар яңгырады.
Мәчет буйлап йөргәндә, тәгыймәт алтын-көмеш тәңкәләр, асылташлар белән тулды. Халык гөж килә.
Төкле аягың белән, Мөхәммәдәмин хан!
Афәрин!
Сөбханалла!
Дан сиңа, Мөхәммәдәмин хан!
Хан исеменә бик күп мактау вә данлау сүзләре әйтелде.
Баш карачы исә барысыннан да уздырды.
Мөхәммәдәмин хан, син Атабыз, без синең колларың. Ни боерсаң, шуны үтәрбез. Мәңге яшә! дип кычкырды.
Амин! Амин! Амин!
Ханны тәхеткә утыртуга, баш угланның әмере яңгырады:
Хан байракларын кертегез!
Угланнар, байракларны өскә күтәреп, горур вә җиңүле кыяфәттә мәчетне әйләнеп чыктылар да тәхетнең як-ягына тезелешеп бастылар.
Тантана дилбегәсен сәед янә үз кулына алды.
Җәмәгать! дип мөрәҗәгать итте ул җыенга. Иншаллаһ, Казан йорты ханлы булды. Хәзер мин аңа, бисмилла әйтеп, хан бүреген кигезәм.
Әлхәмдүлилләһ!
Йәрхәмүкәлләһү!
Сөбханәкә инни заләмтү нәфси фәгъфирли.
Мөхәммәдәмин тагын да мәһабәтрәк төскә керде.
Бүрек бик күркәм, бик затлы вә зиннәтле иде. Киң кырпуы күз явын алырдай телем-телем ап-ак кеш тиресеннән тегелгән, оч өлешен дә аксыл төстәге вак йомшак күннән җыйганнар. Кырпуның нәкъ урта бер җиреннән кылыч рәвешендәге шома кош кавырсыны чыгып тора. Ул бүреккә ниндидер тылсым, илаһилык өсти иде.
Бисмиллаһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вәлә хауле, вәлә куввәтә иллә билләһ, дип дога кылганнан соң, сәед, кулына яшел бәрхет бөрмәкәйне алып, нотыгын дәвам итте: Көч һәм куәт бары тик Аллаһта гынадыр. Вә шуның белән бергә Аллаһ үзенең җирдәге илчеләренә дә зур вазифалар йөкли. Алар аны үҗәтлек белән үтәргә бурычлылар. Шул җөмләдән Барча Казан җире бөек ханының да сүз вә гамәлләренә кануни хокук бирүче үз шәхси билгесе бар. Бу нашан, мөһер суккыч. Мин ул нашанны да шаһитлар каршында Мөхәммәдәмин ханга тапшырам.
Мәчет тагын бер тапкыр гөж килеп алды. Аллаһ йорты, гадәттә, салмак кына агучы ярым йокылы тормышка көйләнгән. Көндәлек дөньяви мәшәкатьләр аны урап уза. Хан мәчете исә, башкалардан аермалы буларак, хан күтәрмәк тамашасы вакытында әнә шулай язгы ташкын шикелле ярларыннан чыгып, бер кузгалып ала. Бу һич тә хилаф гамәл түгел. Киресенчә, диннең, дин әһелләренең абруен гына күтәрә. Дәүләттә Диния нәзарәте башлыгы мөфти хәзрәтләре ханнан кала икенче зат санала икән, бу табигый хәл. Шуңа күрә тамаша Бураш сәед идарәлегендә бара да.
Сәедкә чигүле мендәрчек тоттырдылар. Ул, бөрмәкәйдән алып, нашанны шуның өстенә куйды да ханга тапшырды. Шушы мизгелдән Мөхәммәдәмин тулы хокуклы хан дәрәҗәсенә иреште.