Үрбәт шул ук көнне наз-сөешүләрнең иң кызган чагында гына:
Ил теләге ир, ди, хан, варислар турында да уйларга вакыт җиткәндер, мөгаен, чараларын күрергә җыенмыйсыңмы соң? дип, читтән уратып кына әйтеп куйды.
Мөхәммәдәмин бу бүлдерүне өнәмәде, зур учлары белән хатынының авызын каплады.
Үрбәт коелып төште. Әһә, ошатмады, димәк, күңеленә корт төшкән икән инде моның, дип, хөкемен дә чыгарып куйды. Кабат сүз кузгату мәгънәсезлек кенә булыр иде. Нишләмәк кирәк, маңгаеңа язылган язмышны тир белән генә сыпырып төшереп булмый шул. Күрәчәктән качып котылу да юк. Ничекләр яшь кәләшне кияү катына әзерләп кертерсең? Аның өчен иң авыры шушы булачак. Үзен дә ханның карт хатыннары Җөһдә белән Фатыйма әзерләгән иде. Ул чагында көндәшләренең нинди хис кичерүе Үрбәтнең уена да кереп карамаган иде. Хәлләре хәл булган икән, бәгырькәйләрнең. Үз башыңа төшкәч кенә беләсең икән.
* * *
Мөхәммәдәмин хәзер көнен тулысы белән диярлек гаскәриләр янында уздыра. Нижнийга уңышсыз яу чабу аны бик зур борчуга салган иде. Гаскәрне баштанаяк ныгытырга кирәк. Бу беренче чиратта казна хәленә бәйле. Казнаны тулыландыру белән даими шөгыльләнү зарур. Дөрес, 24 июнь җәнҗалы шактый керем бирде. Ләкин казна төпсез кое кебек ул, күпме салсаң да йота.
Хәрби Шура утырышында да сүз казна хәлләреннән башланып китте. Салым җыюны үзгәртеп кору юнәлешендә эш башланган иде инде. Хан тәкъдиме белән, литвалылар үрнәгендә, аны җан башыннан җыю мәгъкуль күрелде. Шуның өстенә эре җир биләүчеләргә, һөнәр остаханәсе тотучыларга, сәүдәгәрләргә, зур милекле затларга, мал-мөлкәтләреннән чыгып, өстәмә салым төшерелә. Әлегә яңалык ватык арба шикеллерәк шыгырдабрак кына бара. Бигрәк тә бәкләр ризасызлык белдерә. Чөнки алар бит әле гаскәр дә тота. Ул гаскәрләр хан карамагында, бәкләр фәкать корал, ат, ашау-эчү, кием-салым һәм башка кирәк-яракка китә торган чыгымнарны гына каплый. Малсыз хуҗалар, бәкләр ризасызлыкларын ачыктан-ачык күрсәтмиләр, билгеле, эчтән генә мыгырданалар. Ханга баш бирмәү җилгә каршы төкерү белән бер ич инде ул. Төкерегең барыбер үзеңә төшә. Шуңа күрә утырышның бу өлеше шома үтте. Утлы корал мәсьәләсе исә шактый бәхәсләр уятты. Беренче булып Бураш сәед күтәрелде. Кашлары җыерулы иде мөфтинең. Башта һәммәсен дикъкать белән күздән кичерде. Шул кыяфәттә озак кына басып торды.
Баш өсте, тәкъсир, тыңлыйбыз, дип, хан аңа ярдәмгә ашыкты.
Утлы корал дигәнегез шайтан төкереге ул, диде рухани чәрелдек тавышы белән. Мөселман өммәтенә караган гаскәргә утлы корал кертү нәмәхрәм, Аллаһының каргышы төшәр, берүк якын җибәрмә, разый-бәхиллегем юк.
Сүзен әйткәч тә, Бураш сәед җыелышучыларны усал карашы аша уздырды, гүя утлы корал төкереген чәчәргә әзерләнә иде.
Нижнийда шушы утлы корал аркасында уңышсызлыкка очрадык, тәкъсир, ничек каршы торырга соң аңа? дип, хан каш астыннан гына мөфтигә карап куйды.
Сәед чатырдай зур чалмалы башын артка чөебрәк уйланып торгандай итте дә вәкарь белән генә җавабын җиткерде:
Мөселман орышчысын «Аятел Көрси» саклый, диде. Хикмәт шунда: угланнар догага тартылмый, бөтен бәланең башы шуннан килә.
Сәед тыны кысылудан интегә иде булса кирәк, тукталып калды.
Хәзерге заман орышында догага гына салышып җиңүгә өмет баглау үзе бер бәла, дип, яшьләрчә кызу канлылык белән Уйгын бәк мөфтигә каршы төште. Ходай да, сакланганны гына саклармын, дигән.
Гадәттә, сәед белән бәхәсләшмиләр. Фикерләре белән килешмәгән очракта да дәшми калуны мәгъкуль күрәләр. Кем дөрес, кем дөрес түгел ахыр чиктә хан хөкем чыгара. Шуңа күрә баш угланның күтәрелеп бәрелүен бик үк өнәп бетермәделәр. Бигрәк тә Бураш сәед тузынды. Ханнан фатиха да сорап тормыйча, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды да, капчык авызыдай киң итәкле җиңнәрен җилфердәтә-җилфердәтә, кулларын буташтырып сөйләп китте:
Коръәнне ватканыгыз җитмәгән, инде изге догаларыбызга кизәнәсезме? дип кычкырды. Бәлане аны доганы санга сукмау китерә. Кылычларыгыз шуңа тутыга. Кара син аны, углан башы белән ни сөйли бит, ә? Ходайдан куркыр идең, мәлгунь. Әстәгъфирулла, әйттем исә кайттым. Лә иләһә илләлаһуль-халимуль-кәрим.
Уйгын бәк тә үзенекен сөрде:
Тәрәккыйлек хәл итә бүген орышның язмышын, дип, башлаган сүзен куәтләде. Кадими акыл белән ерак бара алмыйсың, заманы ул түгел.
Әйткәләшне хан сүндерде:
Мөхтәрәм сәедебез мең мәртәбә хаклы. Дога мөселманның байрагы ул, диде.
Бурашның эре сөякле какча йөзе яктырып китте, бүлмә буйлап җиңүле карашын йөртеп чыкты. Тик ханның сүзе бетмәгән иде әле.
Баш угланның сүзләрендә дә хаклык бар, диде ул, батырып. Тәрәккыяткә борылыр чак. Моңа кадәр утлы коралга мөнәсәбәтебез тискәре иде. Нижнийга һөҗүмнән соң бу карашыбызның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Утлы коралга фәкать утлы корал белән генә җавап бирергә мөмкин.
Аңлыйсызмы дигәндәй, хан беравык бүлмәне күзәтеп торды. Шул арада Бураш сәед аклану сүзен кыстырырга өлгереп калды:
Мин тәрәккыяткә тәкәллеф түгелмен, диде.
Хан дәвам итте:
Якын көннәрдә Бөек Литва кенәзлегенә баш углан Уйгын бәк җитәкчелегендә хәрбиләр, илчеләр чыгып китәчәк. Утлы коралны тәрсәнәбезгә12 кертербезме, шуннан соң тәгаенләрбез.
* * *
Мөхәммәдәминнең яңа никахын Үрбәт кенә түгел, бөтен сарай түземсезлек белән көтә иде. Һәммәсенең үз мәнфәгате. Җөһдә вафатыннан соң, аның вазифалары Фатыйма ханбикәгә күчсә дә, сарайда барыбер Үрбәт сүзе сүз. Иренә таянып, дуамалланып китүе дә бар. Яшь хатын нәфесле, иркә була ул. Авырга туры килмәгәе, дип борчылалар, адәмнең көне адәмнән бит инде ул.
Үрбәт бимазалана, сарай бимазалана, бер Мөхәммәдәмин ваемсыз гына йөри бирә.
Шулай да беркөнне, көтсен, дип, Үрбәткә хәбәр салды ул. Ханәкә коелып төште. Бу синең кара көнең, Үрбәт бикә, хан, ниһаять, үзенең карарын җиткерәчәк, дип тәшвишләнде. Үрбәт кием-салымын да шушы рәсми вакыйгага туры китереп сайлады. Мөхәммәдәмин моны шундук абайлап алды.
Аккошыма бүген соры төс кунган икән, диде, ишектән килеп керүгә, күзе үткен иде аның.
Пакьлек булса, аклык була, дип кинаяләде үз чиратында Үрбәт.
Ханның сакал очлары дулкынланып куйды. Ул елмая иде булса кирәк.
Ханәкәбезнең йокысы туймаган, ахры, дип, шаярткандай, хатынының биленнән кочып алды.
Шундый якын иде аңа бу куллар. Йә Аллам, тиздән алар яшь кәләшнең биленә дә ятачак бит инде. Һай, яман да икән көндәшлек хәлләре.
Үзем дә керфек тә какмадым, диде Мөхәммәдәмин, юынган арада.
Үрбәтнең кулындагы сөлгесе төшеп китә язды.
Мөхәммәдәмин аңа сынап карап торды да әйтте:
Әллә нинди син бүген, бикә, диде. Үзеңә охшамагансың.
Ханбикә күңелендәген чиште:
Синең керфек тә какмавың гаҗәп түгел, хан, үрсәләнер чагың, диде.
Әйе, дип хуплап алды аның сүзләрен Мөхәммәдәмин, гаскәрне сугышчан хәлгә китерү күп вакыт, күп тырышлык сорый. Иншаллаһ, очына чыгып киләбез инде. Ә керфек какмауның сәбәбе башка, менә тыңлап кара әле, ошатырсың микән?
Мөхәммәдәмин куеныннан бер кәгазь кисәге тартып чыгарды. Аны учлары белән сыпыра-сыпыра ипләп кенә җәйде дә күзләренә якын китерде, карлыкканрак тавыш белән укый башлады:
Үрбәт башта аңышмый торды. Нинди мангыт кызы? Ә-ә, яшь кәләшен янә Мангыттан сората икән. И Аллам, буталып бетте инде.
Мактана аласың, ханнан шагыйрь ясадың бит тәки, диде Мөхәммәдәмин.
Чын күз яшьләре менә шунда килде. Тик бу инде шатлык, куаныч, ярату яшьләре иде.
Рәхмәт, җанашым, солтаным, хәләлем, бердәнберем, бәгырь ташым, дип сөйләнә-сөйләнә, үзен үзе белешмичә сулкылдады бикә. Мин бит сине яшь кәләшең турында хәбәр җиткерергә кергәнсең дип торам
Инде Мөхәммәдәмин өнсез калды.
Иске авыздан яңа сүз, нинди нахак бәла тагасың син миңа, бикә? дип, гаҗәпсенеп, хатынына бакты.