Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 23.

Шрифт
Фон

 Ахырзаман, ахырзаман

Бу хурлыкны күреп, Мөхәммәдәмин шашар дәрәҗәгә җитте.

 Алгай морзаны алып килегез! дип әмер бирде.

Күп тә үтми морза күренде. Ул чатанлый иде. Ләкин хан аның чатанлавына игътибар итмәде. Үзен үзе белешмичә:

 Чирүеңне кулыңа ал, куркак җан, нәрсә җебеп төштең? дип кычкырды.

Алгай каршы сүз әйтмәде, кан баскан ачулы күзләрен әйләндереп, җизнәсенә карап алды да чатанлый-чатанлый китеп барды.

Мөхәммәдәмин тиз генә Уйгынны чакыртты.

 Синекеләргә чират җитте, баш углан, хәлне төзәтергә кирәк, диде. Ул орышның барышыннан һич тә канәгать түгел иде, үз-үзенә урын таба алмый, йөрәге алгысына, җаны өзгәләнә

 Алгай морзаны сөңгегә күтәргәннәр, дип аваз салды тоткавыл сакчы, әле генә хәбәр китерделәр.

Мөхәммәдәмин нидер әйтмәкче булып авызын ачкан гына иде, өлгерә алмыйча калды. Нәкъ шушы мизгелдә чатыр авызында көчле шартлау тавышы яңгырады

Шул ук көнне гаскәр бернинди ганимәтсез Нижнийны ташлап китте.

* * *

Мөхәммәдәмин каенишен югалтуны бик авыр кичерде. Нугайлар үзләренә котырына, гүя аерылган корт күче. Морзаның үлемендә ханны гаеплиләр, ике арада чак кына бәрелеш булмый калды.

Аллаһы боерса, каенишенең үчен кайтарачак әле ул, кайтарачак!

Үрбәт ирен төрлечә юатты. Ул үзе дә җанын кая куярга белмичә кайгыра иде. Төпчекләре иде бит. Атаеның бар гамәлен, бар мал-мөлкәтен үзенә мирас итеп алырга тиешле төп варис иде. Ул хәсрәтен Мөхәммәдәмингә күрсәтмәде, эчтән генә янды. Иренең болай да яралы йөрәгенә кан саудырасы килмәде.

* * *

Көннәрдән бер көнне, һич уйламаганда, Җөһдә ханбикә йокысыннан уянмады. Ул Мөхәммәдәминнең үз вазифасын бик белеп, зур төгәллек һәм җаваплылык белән җиренә җиткереп башкара торган турылыклы хәләл җефете иде. Ханның хатыннарына күзәтчелек итү, гаиләне йодрыкта тоту, кием-салым, бүләкләрне кабул кылу, аш-су, мәҗлесләр оештыру кебек вазифалар йөкләнгән иде аңа. Түшәкчеләр, пешекчеләр, кәнизәкләр, асраулар өчен дә ул җаваплы, кыскасы, сарайдагы хатын-кызларга бәйләнешле һәр чараны ул оештыра иде. Шуңа күрәме бәйләнчек, вакчыл иде ханбикә. Бигрәк тә Үрбәткә каныга, «хәрәмләшәсең, алдап-йолдап ханны үз ягыңа аударасың, чиратны бозасың» дип бәйләнә иде. Чынында әлеге сүзләр Мөхәммәдәмингә кагыла, чөнки чиратны ул санга сукмый, күбрәк яшь хатыны тирәсендә чуала. Җөһдә моны белә, әмма үчен Үрбәттән ала иде.

Менә шул Җөһдә түшәгеннән тормады. Алдагы көнне генә сарайда, Коръән укытып, абыстайлар мәҗлесе уздырганнар иде. Мөнәҗәтләр әйтештеләр, бәетләр тыңладылар. Хәтта думбра да суктылар. Каланың иң танылган өч-дүрт дистә остабикәсе генә килгән иде. Сарайныкылар күпме тагын. Бу Җөһдә тәкъдим итеп, хан тарафыннан хупланган даими үткәрелүче мәҗлес иде. Һәр елны җөмәдел ахир аеның беренче җомгасында рәгаиб кичәсенә туры китереп үткәрелә иде ул.

Бу кичәдә хәзрәте Рәсүл галәйһиссәламнең атасы хәзрәте Габдулла илә анасы хәзрәте Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешүләредер. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нуры хәзрәте Әминәгә күчкән көндер. Сарайда бу вакыйганы шулай хөрмәтләп үткәрәләр иде.

Ханбикәне бимазаларга берәү дә кыймады. Йончыгандыр, мәҗлестән соң рәхәтләнеп ял итсен, диделәр. Шулай өйлә җитте, намазга басарга вакыт, ә ханбикә тормый да тормый. Түшәкчесе түзмәде, бүлмәсенә узды.

 Ханбикә, бер-бер йомышың юкмы? дип аваз салды. Чөнки белә, хуҗабикәсе көйләтергә маһир.

Түшәкченең сүзләре бүлмә эчендә йотылып калды. Җавап булмагач, түшәкче хуҗабикәсенә күз саласы итте. Тегесе, үзенә хас булмаганча, чалкан төшкән, авызы ачык, йөзенә балавыздай аксыл-саргылт төс кунган

Әллә сырхауланып киткән инде, дип уйлады кыз һәм, йөгереп чыгып, имче тутакайны алып керде.

 Бикәңә ахирәт күлмәге әзерлә, диде им-томчы тыныч кына. Ай-вай да килмәде, әйтерсең гадәти хәбәр җиткерә.

 Кит, булмаганны, диде түшәкче, дерелдәгән кулларын кая куярга белмичә, ханбикә бит ул

 Ханбикәләрне дә Ходай үзенә ала, диде тутакай. Күрмисеңмени, күзләре керәчләнгән.

 И кадерле бикәм, ниләргә дип безне ятим иттең, ташлап киттең, дип, гадәт буенча сыктарга тотынды түшәкче. Синсез ниләр эшләрбез без? Ашавыбыз ашау, йокыбыз йокы булмас. И Ходаем, түземлекләр бир, бу кадәр хәсрәтне күтәрерлек көч бир

 Вакытыннан алда шыңшыма, диде имче битараф кыяфәт белән, күрәсең, ханбикәгә рәнҗүле иде ул. Бар, хәбәр сал, ханга җиткерсеннәр.

Җөһдәне дәрәҗәсенә туры китереп, зурлап, олылап җирләделәр. Ясинны Бураш сәед үзе укыды. Хан гүр сәдакасын да аңа бирде. Кырыгын бик күп кеше җыеп үткәрделәр. Үрбәт бу мәшәкатьләрнең эчендә кайнады. Бик тату яшәмәсәләр дә, якташлар иде ич. Икәве дә дала кызы, Нугай һавасын сулап буй җиткергән абруйлы бикәләр. Язмыш аларны көндәш итте. Ир бүлештеләр. Инде Җөһдәнең бернидә хаҗәте юк. Фанидан бакыйга берни дә күчми шул. Җиһанга нинди хәлдә аваз салган булсаң, шул ук хәлдә китеп тә барасың. Калган кешегә генә барысы да кирәк.

Үрбәт тә кара кайгыга төште. Моңа Кырым ханбикәсе Нурсолтанның Мөхәммәдәмингә язган хаты сәбәпче булды. Ул аны очраклы рәвештә генә кулына төшергән иде. Сүзләрдән әйтерсең лә төймә тезә, кәгазьгә сәйлән булып ятканнар. «Барча Казан җиренең мөхтәрәм вә гыйззәтле ханы Мөхәммәдәмингә Ходай озын-озак патшалык насыйп итсен, саулык-сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы бирсен» дигән мөрәҗәгатеннән соң акыллы киңәшләрен бирә. «Әдәпле бул, халык сөяр; гыйффәтле бул, Алла сөяр; сабырлы бул, үкенмәссең; чыдамлы бул, картаймассың» дип, теләкләрен җиткерә.

Боларына ике куллап риза Үрбәт. Тик анасын бу гына канәгатьләндерми шул. Үгет-нәсыйхәтен дәвам итеп, мәктүбен түбәндәге юллар белән тәмамлый: «Бернәрсәгә дә карама, тагын өйлән, кәләшеңне үзең сайла, яшь булсын, ишле нәселле булсын. Ходай кушып, варисың тумасмы?»

Нурсолтан ханбикә, билгеле, хак. Ул Олуг Мөхәммәд ыруының киләчәге турында кайгырта. Югыйсә ханлык башкалар кулына күчәчәк. Чөнки Мөхәммәдәминнең дә, Габделлатыйфның да балалары юк. Аталары Ибраһим ханның ике җәмәгатеннән биш улы булган. Уллары менә ни өчендер орлыксыз. Үрбәтнең беренче ире Илһам хан да варис калдыра алмады. Мөхәммәдәмин дә шул чут. Шуларның кысырлыгы аркасында Үрбәткә дә бала табу, бала сөю, бала багу бәхете тәтемәде.

Нурсолтан ханбикәнең әлеге гаделсезлек белән килешәсе килми. Бәлкем, гаеп хатыннарындадыр?

Акыл белән боларның барысын да кабул итә Үрбәт. Ләкин йөрәк бар бит әле, күңел бар. Ә йөрәкнең Мөхәммәдәминне һич тә үз яныннан җибәрәсе килми.

Мөхәммәдәмин анасына ничек җавап биргәндер, анысы билгесез, тик ул вафат булган хәләл җефете урынына янә дә никахка керергә хокуклы. Мәҗбүри түгел, билгеле, шулай да хокуклы. Ир-атка шунысы да бик җиткән. Нәфес куарга дисәң, аларга куш. Нәфес ул тыя алсаң гына юаш, ирек бирсәң, бирән кебек туймас.

Үрбәт иренең җәясен төрлечә тартып карады. Әлегә бернәрсә дә сизелми. Сизелмиме, сиздермиме? Анысын хак Алла үзе генә белә. Өйләнү башына китереп сукса, барыбер үз дигәненә ирешәчәк, «яшь ханбикәне кабул итәргә әзерләнегез» генә диячәк. Берни дә кыла алмыйсың, әзерләнәсең.

Ханәкә көрәшергә карар кылды. Ходай биргән чибәрлеген дә, наз-яратуларын да, хәйләләрен дә тозак итеп корды. Хатын-кызның кырык чырасы бар бит аның, берсе сүнсә, икенчесе кабына. Кием-салымын яңартты. Ак төстәге күлмәкләре генә дә дистәгә җитте. Чөнки белә, Мөхәммәдәмин ак төс ярата. Урын-җирләрен дә үзгәртте. Ошатсын гына. Сандугачтай сайрый, күгәрчендәй гөрелди. Үзе гүя наз гөленнән яратылган.

Ә эчендә ут. Нишләргә соң? «Яр бирмәк җан бирмәк» дигән борынгылар. Мөхәммәдәминне ул хатыны булып та, анасы, тутасы, сеңлесе булып та ярата иде. Мөхәммәдәмин аның сулаган һавасына, эчкән суына әверелгән иде. Шул халәттә ничек кул кушырып утырмак кирәк?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3