Ханның бу катгый сүзләре яшь угланнарның канын кайната иде. Аларның тизрәк мавыктыргыч бурычны үтәргә тотынасылары килә башлады, түземлекләре төкәнде.
Шуннан соң ярминкәгә һөҗүм итәсез, дип, күрсәтмәләрен бирде Мөхәммәдәмин, урыс сәүдәгәрләренең мал-мөлкәтен тартып аласыз, бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә казнага тапшырасыз. Һөҗүм үтергеч булсын. Гарәпләргә, кытайларга, литвалыларга, румлыларга зыян китермисез.
* * *
Кәлимәтне өендә эләктерделәр. Дөрес, әүвәл җансакчылары белән чәкәләшеп алдылар алуын. Ихтимал, карышмаган да булырлар иде. Ләкин хәлне аңлатып вакыт үткәрмәделәр, бәйләп ташладылар да авызларына чүпрәк тутырдылар.
Түшәкчеләрнең, йомышчыларның, пешекчеләрнең кан качкан йөзләренә игътибар итмичә, Уйгын бер төркем яшь эчке белән баш карачы катына узды. Кәлимәт, өйлә намазына басар өчен, тәһарәт алырга әзерләнеп йөри иде, ахры. Угланнарны күргәч, комганын идәнгә төшереп җибәрде. Үзен алырга килүләрен шундук аңлап алган иде ул. Куркынып, як-ягына каранды, ләкин бернинди ярдәмгә дә өмет итә алыр чамасы юк иде. Баш углан, ханның уң кулы, тиктомалдан өйгә бәреп кермәс. Димәк, бу бунт!
Чыгып китегез, хәсисләр, өемнән, хакыгыз юк, мин Мәскәү патшасы Иван Васильевичның ышанычлысы, дип, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып кычкырды Кәлимәт, Казан йортының мәртәбәле баш карачысы
Син инде баш карачы түгел, дип, күзләреннән ут чәчрәтте Уйгын, Мәскәүгә сатылып, дәүләтебезгә зур зыян салганың өчен, ханнарның башын ашаганың өчен Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин боерыгы белән мин сине кулга алам.
Хакың юк, хәсис, мин Иван Васильевичның ышанычлысы, башың белән җавап бирерсең. Якын килмәгез, кара-у-ул! дип тузына башлаган иде Кәлимәт, бик тиз бөтереп алдылар.
Кляпик үзен илчеләрчә тыныч тотты.
Мөхтәрәм әфәнделәр, миңа ханның язмача әмерен күрсәтегез, шуннан соң берсүзсез буйсыначакмын, диде. Бу вакытлы аңлашылмаучылык кына булырга тиеш. Мин вәкаләтле илче! Кагылгысыз шәхес!
Ләкин ул тыныч булып күренергә генә тырыша иде. Телешев белеп каркылдаган икән, дип сызланып куйды. Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртырга килгәндәге буранлы төндә кенәз бик зур икеләнү белдергән иде. Хәер, икеләнү генәме, татарларга ышаныч юк, дип турыдан-туры әйткән иде. Ул үзе дә олуг кенәзгә ханның гаскәре белән чамадан тыш мавыгуы хакында мәгълүмат җибәреп торды. Тик шулай да бервакытта да Мөхәммәдәмин баш күтәрү юлына басар, Мәскәү илчесенә кул сузарга җөрьәт итәр дигән уйны күңеленә дә кертеп карамады. Икейөзле булган икән кара йөрәк, басурман, барыбызны да төп башына утыртты әнә. Ярый ла, исән-имин котылып булса. Ышан бу башкисәрләргә, дөмектерергә дә күп сорамаслар.
Мөхәммәдәмин мондый эшләрнең рәтен белә иде, әлбәттә, шуңа күрә кәгазьләрен дә алдан әзерләде. Тик угланнар аңа карап тормадылар, урыс илчесенә барыбер татар йодрыгының тәмен татырга туры килде.
Господа, без рук, господа я сам, дип, йөгертә-йөгертә, үзе киенеп тә куйды Кляпик.
Ярминкәнең дә иң кызган чагы иде. Искәрмәстән генә камап алдылар. Уйгын үзенең Арча егетләре белән эчкә ыргылды.
Кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз! дип кычкырды ул сәүдәгәрләргә.
Кешеләр аптырап калды. Ник шаша бу угланнар, нигә бәйдән ычкынган эт шикелле котырыналар?
Кемгә әйтәләр, кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз! дип түземсезләнде баш углан.
Халык әле һаман ышанмый. Хан мактамас угланнарны моның өчен. Мактамас. Ярминкәнең ямен җибәреп, теге
Тиз! Җиргә авыгыз!
Уйгын бар көче белән кылычын бакыр чәчле бер юан урысның муенына селтәде. Өзелгән баш юл тузанына буялып тәгәрәп китте. Аһ иттеләр. Бу инде яшь угланнарның чираттагы күңел ачуы гына түгел. Бу һөҗүм!
Ярминкәлеләр, өсләренә су сипкәндәй, төрлесе төрле якка ыргылды. Кылычлар чыңлый, сөңгеләр ялтырый. Кемнең кем икәнен дә аеру бетте. Гарәпме, кытаймы, урысмы, татармы кыралар гына. Тоташ суеш. Кычкырыш, бакырыш.
Угланнарны җанвари вәсвәсә биләп алды. Кан исе борынгы бабаларыбыздан килгән ерткычлык хисләрен бар көченә уятып җибәрде. Бу аларга һични белән чагыштыргысыз хайвани ләззәт китерә иде.
Казан ярминкәсенең үз кешесенә әверелгән кытай сәүдәгәре Мао, Уйгынның кылычыннан качу өчен, ниләр генә кыланмады, бәгырь. Дүрт аяклап мүкәйләп тә карады, түше белән җиргә ятып та шуышты, аяк-кулларын да чәбәләндерде. Үзе дә ушу остасы иде. Тик ярдәме генә тимәде. Ахыры:
Угланнар, минем ун балам кала, аларны кем ашатыр, кем тәрбияләр? дип үкерергә кереште.
Юк, күзе-башы тонган Уйгын кеше хәленә керерлек дәрәҗәдә түгел иде инде. Җаен китереп, тәки кытайның гәүдәсен урталай ярды.
Уйгын, нишлисең син, аңыңа кил, дип, аны дусты Хәмзә морза ияреннән җиргә сыдырып төшерде. Безгә хан урыс сәүдәгәрләрен генә таларга кушты ич. Нигә дип ул кытай сәүдәгәрен үтердең инде?
Баш угланның күзләрен кан баскан иде. Күзләре зәһәри дуамаллык белән яна, куллары калтырый. Башта сүзнең ни-нәрсә турында барганын да аңышмыйчарак торды. Бераздан гына:
Кытай, нинди кытай? Мин бернәрсә дә белмим, диде.
Урыс сәүдәгәрләре, бик беләсең килсә, өйләрендә сыра чөмереп, кәеф-сафа корып утыралар, диде Хәмзә, тауарларын ялчылар сата. Безгә өй борынча йөрергә кирәк.
Әйдә соң, киттек, диде Уйгын, җый угланнарны!
Озак та үтмәде, угланнарның бер өлеше, вак төркемнәргә бүленеп, кала буенча таралышты. Беренче булып исемлерәк сәүдәгәрләр сайлап алынды.
Уйгын үзе Афанасий Калистратов атлы сәүдәгәрләрнең капкасын какты. Шомакай дигән даны таралган иде Калистратовның. Йөзе шома, гәүдәсе шома, сүзе шома. Ул, билгеле, ярминкә хәлләреннән хәбәрдар иде инде.
Һай, хуш киләсез, кадерле кунагым булырсыз, дип, Уйгынны үзе ишек ачып каршы алды. Кая анда, Маврикия, өстәлеңне яңарт, күрмисеңмени, мөхтәрәм ханыбызның гаскәриләре килгән.
Сандугач урынына сайрый да сайрый. Уйгынга сүз кыстырырга да ирек бирми. Ул арада җитен чәчле, нечкә билле, тырпайган күкрәкле, зифа буйлы туташ эчемлекләр күтәреп чыкты.
Рәхим итегез, хәрби әфәнделәр, дип, сәүдәгәр, елмая-елмая, подноска акча янчыгы да китереп салды.
Уйгынга җитә калды. Усал үгездәй сөзеп карап алды да подносны бер сугуда идәнгә бәреп төшерде. Бу шулкадәр тиз һәм искәрмәстән булды ки, Маврикия кычкырырга да өлгерә алмады. Афанасий шушы киеренке шартларда да югалып калмады, кызга ябырылды.
Үкчәңне ялтырат! Күрмисеңмени, хәрби әфәнделәр ризыкларыңны ошатмады, башкасын чыгар.
Тотып бәйләгез бу үгезне, дип әмер бирде Уйгын.
Юк, юк, зинһар өчен, нәрсә кирәк, барысын да үзем бирәм, дип юмаларга тотынды Калистратов.
Тик угланнарны юмалау мөмкин түгел иде. Болар сиңа, Кәлимәт шикелле, майлы калҗага алданучылардан түгел. Коры кашык та авызларын ертмый, ботканың майсызын да бик шәпләп сыпырталар.
Бөек ханыбыз Мөхәммәдәмин гамәлегезне хупламас бит, угланнар, үземнән бигрәк сезнең өчен кайгырам, яшьләр ич әле сез, дип мыгырдануында булды йорт хуҗасы. Хан безнең йортыбызда үзе дә кадерле кунак, Ходай аңа озын гомер бирсен.
Бәйләгез! дип оран салды Уйгын.
Ай-ваена, хәйләләренә дә карамастан, Калистратовны зинданга илтеп яптылар. Ә фатирындагы бар алтын-көмешләрне, зиннәтле киемнәрен, бәллүр савыт-сабаларын казнага тапшырдылар.
«И взя царь весь драчий товар, бесчисленное богатство, у купцов русских в казну свою, насыпа палату полну до верха русского злата и серебра, и подела себе царь венцы драгие, и посуды, и блюда серебряные и златые, и царский наряд драгий свой устрои»
Казан елъязмачысы да бу вакыйгага карата үзенең менә шушындый мөнәсәбәтен белдерде.
* * *
Погром атна буе дәвам итте. Бу болганчык суда бушлай балык тотучылар да байтак булды. Төптә посып яткан адәмнәр башларын калкытты. Угланнар соңгы көннәрендә шуларны тоту белән шөгыльләнделәр. Ниһаять, кала гадәттәге тормыш белән яши башлады. Хан да кайтты. Уйгын аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, беренче көнге кансызлык галәмәтләрен дә яшереп калдырмады.