Мин синең каршыңда бик гаеплемен, бөек хан, урынсызга кылыч уйнатулар да булды, диде.
Зыян юк, бәк, диде Мөхәммәдәмин, утын ярганда, йомычка оча инде ул.
Мөхәммәдәмин баш угланнан риза калды. Аның өчен бу бик мөһим иде. Димәк, ышанычлы. Чөнки алда тагын да саллырак эшләр тора, бәк әле үзен күрсәтәчәк.
Тик торган сөңге тутыга ул, углан, аны һәрвакыт кулда тотарга кирәк, дип, хан ният пәрдәсенең бер почмагын күтәребрәк куйды.
Уйгын йодрыкларын шыгырдатып кысты.
Мөхәммәдәмин өйлә вакытында Үрбәт катына юнәлде. Алар хәзер ир белән хатын гына түгел, фикердәшләр, җаваплы дәүләт әһелләре дә иде. Назга, ярату-мәхәббәткә эшлекле мөнәсәбәтләр дә килеп кушылды. Казан ханлыгы тоткан сәяси юнәлешне бермә-бер борып куйган 24 июнь вакыйгасы аларның уртак җимеше ләбаса. Әмма бу беренче чиратта Үрбәт бикәнең казанышы. Мөхәммәдәминне үзгәреш-яңарышлар зарурилыгына беренче булып ул ышандырды, ул котыртты. Моны хәтта урыс елъязмачысы да (билгеле, ачу белән) танырга мәҗбүр иде. Менә аның сүзләре:
«Махметемину же царю люба бысть братия жена вельми. И нача она помале, яко очнь, разжигати сухие дрова, яко чернь, точити сладкое древо, яко прелуковая змия, научима от вельмож своих царевых, охапившеся о выс (т.е. обнявшись за шею) шептати во уши царю и нощь, да отвергнется от великого князя, да не словет Казанский царь раб его, и во всех землях да не срам будет и уничижение будет всем царем, и всю Русь да побьет живущую в Казани и корень их изведет».
Үрбәт катыннан җыр ишетелә иде. Мөхәммәдәмин, ишек чаршавына посып, колагын моңга салды. Җыр салмак кына агучы елганы хәтерләтә иде. Озын, сузынкы.
Шундый бирелеп, мөкиббән китеп җырлый иде Үрбәт, ул хәтта ире яшеренгән урыныннан чыккач та абайламый торды. Күргәч дерт итеп китте.
Бик мәгънәле җыр җырлыйсың, бикәм, диде Мөхәммәдәмин, ниндидер хәер-фатихага охшаган димме?
Хәер-фатихасы да бар инде, хан. Сәфәрләрең уң булсын, дим. Мул итеп мал-мөлкәт, ганимәт төяп кайтыгыз, дим. Күп әсирләр насыйп итсен Ходаем, дан-дәрәҗә, исәнлек-саулык бирсен. Җырым белән шуларны телим инде мин, Мөхәммәдәмин.
Амин!
Әле менә «Идегәй» дастанын кабат күңелемнән үткәреп утырдым, дип, рухланып сөйләп китте Үрбәт. Күрәсең, бу әңгәмәгә алдан ук җентекләп әзерләнгән иде. Ханның рухи тотрыклылыгын саклау, тоткан мәсләгеннән читкә тайпылырга ирек бирмәү өчен, ханәкә әллә нинди адымнарга барырга әзер иде. Дастанда татарларның да, нугайларның да, кыпчакларның да фаҗигасе тасвир ителә. Бөтен җиһанны дер селкетеп торган мәшһүр Алтын Урда яшәүдән туктый. Кемнәр аңа кул сала соң? Шушы олуг дәүләтне бар иткән бөек Бату ханның үз нәселе. Үз тәненә үзе кадалган чаян сыман, чынгызлылар да үз-үзләрен чагалар.
Менә шундый ачы юллар белән тәмамлана дастан. Әгәр инде Казан үзенә баш дәүләт булган икән, аның даны да Алтын Урда данына тәңгәлләшсен иде. Башка чыккан баш бала төп йортның гадәтләрен куган ише.
Ханәкә, син боларны ничек шулай җентекле сыйфатта беләсең соң? дип гаҗәпкә калды Мөхәммәдәмин. Чөнки ул, үзе урыс арасында җитлегүе сәбәпле, татар тарихының нечкәлекләрен белми, хәтта ки хәбәрдар да түгел иде. Үрбәт тартып кертте аны әлеге мавыктыргыч җиһанга. Үзенең нәсел-нәсәбен, ыруын, халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, җыр-биюләрен белмәгән ханның чын дәүләт җитәкчесе булуы мөмкин түгел икән. Мөхәммәдәминнең күңеленә, ниһаять, шушы хакыйкать барып иреште.
Сине Ходай мине бәхетле итү өчен саклаган, диде Мөхәммәдәмин.
Рәхмәт инде, җанашым. Онытып торам, минем сиңа бер бүләгем дә бар бит әле.
Бүләкне ир-егет бирә аны, аппагым, дип көлемсерәде Мөхәммәдәмин, никах кануннарын бозарга ярамас.
Бу гади бүләк түгел, бу бөтенләй үзгә бүләк, аны бүләк дип тә әйтеп булмыйдыр, мөгаен
Бикәм, газаплама, зинһар, күрсәт тизрәк ул бүләк түгел бүләгеңне.
Үрбәт эчке бер дулкынлану белән түрдәге сандыкның ефәк япмасын ачты. Сандык эченнән остабикә яулыгының яртысы чамасындагы кара нәрсәне кулына алып:
Карагай башы ку булыр, хан билгесе ту9 булыр, диде дә Мөхәммәдәмингә сузды.
Кыл байрак?!
Мөхәммәдәмин янә бер гаҗәптә иде. Ирен сөйгән хатынның өенә нур явар, ди. Шул иде бу.
Мин аңа хан күтәрмәк тамашасына әзерләнеп йөргәндә тап булдым, дип аңлатты Үрбәт. Беләм, хәзер кыл байрак йөртмиләр. Әмма дә ләкин бу Олуг Мөхәммәд хан туы. Ул сиңа да җиңү китерәчәк.
Башка яңалыкларың булса да әйтә күрмә, берүк, диде Мөхәммәдәмин чын күңеленнән, мин аларны күтәрә алмам, йөрәгем ярылыр.
Иң саллысы ту иде, диде Үрбәт, бәхетенә сыеша алмыйча. Тагын печтек кенә бер хәбәрем бар. Шатлыклы хәбәр. Алгай морзадан мәктүп алдым, гаскәремне тупладым, җизнидән әмер генә көтәм, дигән. Юл уңаеннан үзенең дә Казанга сугыласы килә. Хан ничек карар икән, дигән.
Кадерле вә дәрәҗәле кунагым булыр, шушы сүземне җиткер, диде Мөхәммәдәмин. Минем кырык меңле гаскәремә Алгай морзаның егерме меңен кушсаң, җәмгысы алтмыш мең. Иншаллаһ, җиңү безнең якта булыр. Ту безгә юл күрсәтер.
* * *
Алгайның Казан каласында булганы юк иде әле. Иксез-чиксез нугай далаларыннан соң шәһәр аңа кәбәрткә10 шикелле кысан тоелды. Шулай да тора-бара күнә башлады кебек, кала үзенчә, дала үзенчә матур икән. Тик ул монда барыбер төпләнеп яши алмас иде. Ә менә ара-тирә тутасы белән җизнәсе янына кунакка килеп, сафа сөрергә һич тә каршы килмәстер, мөгаен. Казанда туташлар да бик зифа күренә. Тик артык нәзберекләр, өрсәң очып китәрләр төсле. Тутасы да нишләптер шуларга охшап калган. Очыртырсың нугай кызларын, җиргә төп сыман тамырланганнар алар. Ат өстендә дә ир-егетләрдән калышмыйлар.
Хан каенишен Уйгын бәк белән таныштырды. Бик тиз дуслашып киттеләр. Ләкин Үрбәт энесеннән тотам да калмады. Беренче мәртәбә күрешүләре бит. Туган-үскән җирнең коры курасы да чәчәк кебек күренер, ди. Үзе кайтып йөри алмый. Чөнки ир хатыны. Ханның исә андый ерак җирләргә чыгып китәргә җае юк. Аннан соң нугайлылар, теге вакытта Себер ханзадәсе Мамык ягында булып, Мөхәммәдәминне тәхетен ташлап китәргә мәҗбүр иткәннәр иде. Араларыннан елан үтте.
Шөкер, Үрбәт мөнәсәбәтләрне акрын-акрын булса да җайлап килә инде. Алгай бәк әнә егерме меңлек Нугай гаскәрен Мәскәү кенәзлеге чигенә тезеп куйды. Монысы да тәтәсе хакына, билгеле.
Тик Мангыт-йортның үзендә дә сулар болганыштырыбрак тора икән. Үрбәт бик борчылды.
Хәрәм мал төс бирми, тәтә, диде энесе, ерактанрак суктырып.
Үзебезчә, мангытча турыдан гына бәреп сөйлә әле, туганым, диде Үрбәт.
Мангыт-йортта мангытлар баш булырга тиеш, килмешәкләр түгел, диде Алгай. Аның да кара күзләреннән очкыннар сибелде. Тәтәсе шикелле ул да хис, тойгы кешесе иде, ахры.
Нугай морза нәселе, дип төзәтте энесен Үрбәт. Идәгә морза, дәүләтебезгә нигез салганда, нигәдер Әбелхәер дәүләтеннән читләшеп бетмәгән. Бу шуның шаукымы.
Тәтәй, Идәгә морзага тел тигезмә, заманасы шулай булган, дип кызып китте Алгай. Хәзер менә нәкъ вакыты. Җизнәкәй дә ярдәменнән калдырмас, шәт.
Әйе, энем, тик ул дәүләткә Нугай морза исемен йөртү фарыз. Гаделлек барыннан да өстен.
Алгайның бу сүзләрдән буасы ерылып китте, тигез ак тешләре ялтырап күренде. Даланыкыларча чибәр иде морза. Киң җилкәле, базык гәүдәле. Камыт аяклары да килешеп тора. Хәтта калын иренле зур авызы да, табактай җәлпәк йөзе дә үзенә үлчәп ясагандай нәфис булып тоела иде.
Тәтәсе дә нәкъ ул уйлаганча уйлый икән ләбаса! Шуңа куана иде. Әлбәттә, Урда Нугай морза исемен йөртәчәк.
Ханәкә, ниятләребез туры килә икән, диде Алгай.
Туры килмичә, без мангытлар ла, дип елмайды Үрбәт.
Чәйдән соң алар, ат менеп, кала карарга чыктылар. Кешеләр танымасын өчен, өсләренә гади кием киделәр, атларны да гомуми утардан гына иярләделәр.