Алгайның мәктүбе аны бик сөендерде. Анда түбәндәге юллар бар иде: «Мөхтәрәм вә гыйззәтле тәтәм! Мин, Казан-йортның олуг ханы, җизнәм Мөхәммәдәмингә сугышчыларым белән ярдәмгә барырга һәрвакыт әзермен. Хәбәр булуга, егерме меңлек гаскәри атларга атланачак. Көтегез!»
Бу хакта Үрбәт ханның үзенә әйтмәде әле, бераз сабыр итәргә булды, җаен көтте. Һәм бик дөрес эшләде. Бүгенге аңлашу моның дәлиле.
* * *
Үрбәт катыннан чыгуга, Мөхәммәдәмин йөгертеп кенә Шаһи солтанны чакыртып китерде. Шаһиның халык арасында Алып сыңары дигән аты чыккан. Чөнки муенына камыт җитәрлек түгел. Көрәштә дә аңа тиңнәр юк. Шуңа күрәме үзен солтан дип атый.
Ни боерасың, и олуг хан, дип, керә-керешкә Шаһи солтан маңгаен идәнгә орды.
Сине, Шаһи солтан, озын да, җаваплы да сәфәр көтә, диде Мөхәммәдәмин, ышанычлы кешем булганлыгың аркасында әлеге мөһим эшне сиңа тапшырырга ниятләдем.
Ышанычың өчен рәхмәт, хан, беләсең, мин һәрвакыт әзер.
Шаһи солтанга йомышчы морза бер төргәк китереп тоттырды.
Бу ярлык, диде хан, синең аны ачарга да, укырга да хокукың юк, ярлыкка минем мөһер сугылган. Ул Мәскәүнең олуг кенәзе Иван Васильевичка юлланган. Синең бурыч ярлыкны исән-имин аның үз кулларына тапшыру. Олуг кенәзнең үзенә! Син Мәскәүдә июньнең нәкъ егерме дүртенче көнендә булырга тиешсең. Әле вакытың җитәрлек, ашыкмыйча, ял итә-итә генә бар. Ләкин егерме дүртенче июньне бер генә мизгелгә дә исеңнән чыгарма. Телеңне тозакка сал. Төшендеңме?
Төшендем.
Сакчыларның ышанычлыларын сайла. Чикне узгач һөҗүм итүләре дә ихтимал, һәр очракка әзер бул, дип, хан янә бер тапкыр ярлыкның мөһимлегенә ишарә итте.
Эчкеләр
Юк, өметләнмә, эчкеләрдән бер гаскәри дә бирмим. Алар монда зарур. Хәерле юл!
Моңа кадәр дә ханның биремнәре ашыгыч һәм көтмәгәндә була иде. Көн-төн ат сыртыннан төшмиләр, ияр өстендә үтә иде юлга бирелгән вакыт. Ә монысы сәер бирем: үзе ашыгыч, үзе сузымлы. Читнең читәне корысын, ди, хан Иванга бер-бер этлек эшләргә җыенмыйдыр бит? Юк, монысы булмастыр, мөгаен, урыслар күптән инде кадерле кунак. Казанны басып бетерделәр, әнәтрәк. Сәүдә алар кулына күчте, алтын-көмеш түбәләреннән ашкан.
Шаһи солтан 1505 елда, Мөхәммәдәмин кушканча, июнь аеның егерме дүртенче көнендә Мәскәүгә аяк басты. Аллаһының бик хозур бер көне иде ул. Кояш нурлы йөзен күрсәтүгә, дөньяны пакьләндереп, шифалы яңгыр явып үтте. Агач яфраклары чем-яшел төскә керде. Һава саф, кешеләр көр күңел белән мал-туарын көтүгә куа. Мәскәүдә көтү иртә кузгала икән. Гаскәриләр дә аякларында. Казанлыларны туктатырга кыҗрап-кыҗрап алгалыйлар алуын, тик куллары кыска. Чөнки вәкиллекне, каладан чыгып, махсус калгай каршы алды. Кораллы сагы да бар. Алдан чапкын җибәреп, киләсен хәбәр итеп куйган иде Шаһи солтан.
Бүләкләрне барлап, ашап-эчеп, киемнәрне алыштыргалаганчы өйлә җитте. Иван Васильевич шул өйлә вакытында кабул итте дә инде аны. Шаһи солтан башта патшаны танымыйча торды, булышчысы, ахры, дип уйлап куйды. Чөнки бу таушалган өрәктәй арык адәмнең олуг кенәз булуы мөмкин түгел иде. Җансакчының:
Башыңны ор, әй, башыңны ор, дигән ачулы кисәтүеннән соң гына айнып китте. Дикъкать беләнрәк карап бакса, чыннан да, бу адәм олуг кенәз үзе икән.
Йә, сөйлә, туганым Мөхәммәдәмин хан ниләр майтарып ята анда? диде Иван солтанның соңга калган сәламләүләреннән соң. Тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә, дөбердәп чыга.
Мөхтәрәм галиҗәнап, Рәсәй җиренең олуг кенәзе Иван Васильевич, ханның юлламасы сер юллама. Мин аннан хәбәрдар түгелмен, барысы да кәгазьгә төшерелгән, дип, Шаһи солтан төргәген сузды.
Аны йомышчы дьяк саклык белән генә сүтте. Аннан ары:
Кычкырып укыргамы? дип сорады.
Юк, диде патша, сер, ди бит, ә серне ачарга ярамый.
Ул, озаклап һәм җентекләп, Мөхәммәдәминнең ярлыгын укырга тотынды. Бераздан туктап калды. Ишегалдында хәрбиләрне маршка йөртәләр иде, күрәсең, «айть-два»лары сарай эченә үк үтеп керә. Иванның кәгазьдәй ак йөзенә сырлар кунды. Моны күреп алган баш сакчы, атылып, урамга чыкты да ачу белән:
Отставить, болваны, великому князю мешаете, дип кычкырды.
Иван, ниһаять, ярлыкны укып чыкты. Аннан соң ризасызлык белән:
Нәрсә, сез анда, мәкинә башлар, юлдан адашмаслык та акылыгыз калмадымы әллә? дип, илчегә чекерәйде.
Тик ул бу сорауны җавап алу өчен бирмәде. Уйлануы иде. Чөнки берничә көн элек кенә Кляпиктан чапкын хәбәр китергән иде. Хан гаскәр белән мәшгуль, катлауланулар килеп чыкмагае, дигән. Илче әлеге шиген беренче тапкыр гына белдерми иде инде. Бодай күрсәтеп, арпа алган мокыт хәленә төшүең бар. Әйтик, Мөхәммәдәмин, илче гөманынча, Мәскәүгә яу да чапсын, ди. Бу аның өчен үз теләге белән башын элмәккә тыгу лабаса. Мәскәү карамагында төрле орышларда кайнашып, зур осталыкка ирешкән, заманча коралланган йөз меңлек гаскәр бар. Якын-тирәдә аңа каршы торырлык көч юк. Бу Мөхәммәдәмин ханга бик яхшы мәгълүм. Гаскәрне оештыруда үзе дә турыдан-туры катнашып, Литва орышында баш җиһангир да булып торды. Тар-мар ителәчәген алдан белә торып, бу дуамал җәнҗалга барырга аның башына тай типмәгән лә. Гаскәре мәскәүлеләрдән өстен булган очракта да андый адымга бармас иде Мөхәммәдәмин.
Уйлана торгач, Иванның чигәсе кыса башлады. Бу араларда өянәге көчәя генә бара. Керфек тә какмый үткәргән төннәре ешайды. Ләкин һич тә бирешәсе килми. Фани дөнья белән алыш-биреше бетмәде әле аның.
Мондый чакта ул, табиблар киңәшен тотып, йодрыгын бер төйни, бер йомшарта. Шуннан соң маңгаена тир бәреп чыга, авыртуы басыла төшә. Хәзер дә, шушы сыналган хәрәкәтләрен ясап, бераз җиңеллек алды.
Шаһи солтан алып килгән ярлык та Кляпик фаразларының дөреслеккә туры килмәвен дәлилли. Киресенчә, хан «Мәскәү үзе һөҗүмгә әзерләнә икән» дип борчыла бит әле. «Мине тәхеттән алып ташларга җыенасың икән, туганым олуг кенәз Иван Васильевич» дип үпкә белдерә.
Кляпик бер-бер саксыз сүз ычкындырган, ахры. Тинтәк. Казанга тиз арада яңа илче билгеләргә кирәк, димәк ки.
Шулай да, Мөхәммәдәмингә әлеге мәгълүматны кем җиткерде икән? Әллә, чынлап та, казанлылар яшертен эш йөртәләрме? Бәлкем, бу ярлык күз буяу гынадыр? Юк, булмас. Ләкин тикшерү зыян итмәс.
* * *
1505 елның 24 июнендә Казан каласында да, ялтырап, кояш чыкты. Мәскәүдәге шикелле үк матур көн туды. Табигатьне яшәртеп, шундый ук шифалы җәйге яңгыр явып үтте.
Мәскәүдән аермалы буларак, Казанда зур тамаша иде. Казан ярминкәсе дип даны таралган сәүдә тамашасы. Елга бер мәртәбә үтә торган бу олы ярминкәгә әзерлек чираттагысы төгәлләнгән көннән үк башлана. Быел да бик зурдан кубып әзерләнделәр. Катнашырга теләүче сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр дә бихисап. Кытайдан, Персиядән, Румнан, Литвадан кадәр киләләр. Соңгы елларда урыслар бик көчәеп китте, бүтәннәрне кысрыклый башладылар. Төпләнеп көн күргәннәре дә шактый.
Хан иртән иртүк киңәшмә җыйды. Анда баш углан Уйгын һәм тагын берничә кеше генә катнашты. Яшерен киңәшмә иде бу.
Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, Аллаһының ризалыгы белән, Казан йортының элекке данын кайтару максатларында, яңа сәяси һәм икътисади боерык эшләдем, диде хан, җыелышучыларны берәм-берәм күздән кичереп, бүген әлеге боерыгымның тәүге чараларын гамәлгә ашыруны башлап җибәрәбез. Бу эшне мин сезгә тапшырам, җитәкче баш углан Уйгын бәк. Хәерле сәгатьтә! Амин.
Баш өсте, бөек хан!
Калага баш углан Уйгын бәк хуҗа булып калачак, чөнки мин гаиләм белән вакытлыча Идел буендагы утарыма күченеп китәм.
Сез юкта калага баш карачы хуҗа булып кала иде, диде арадан берсе. Кануннарны бозу булмасмы?
Булмас, углан. Ник дисәң, иң беренче булып Кәлимәтнең үзен кулга аласыз. Аннан соң урыс илчеләре Кляпикны, Телешевны зинданга озатасыз!