Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 17.

Шрифт
Фон

 Каян эләктердең син, поганец, мондый нөсхәне, беренче күрү-ү-ү-ем, дип сузды олуг кенәз. Шаккатмалы бит, ә? Гәүдәсе дисәң гәүдәсе, төсе дисәң төсе

Шул арада Михалычның сырт йонына кызыл төстәге тукыма да бәйләп куйдылар. Ул инде бозымнардан азат иде.

 Кеш тиресеннән тегелгән бер тунымны китерегез! дип әмер бирде олуг кенәз.

Иван әлеге зиннәтле тунны бәхетеннән ике-өч җәя буе кадәр үсеп киткән Кәлимәтнең җилкәсенә элде.

 Бәйрәм ашы кара-каршы, бәк. Бу тун сиңа җиңеллекләр алып килер. Чөнки син бүгеннән минем Казан йортындагы яшерен шымчым буласың. Колакларым. Күзләрем. Ышанычым. Әгәр дә мәгәр хыянәт юлына басасың икән, үзеңә үпкәлә, үз аюыңнан ботарлатачакмын.

Кәлимәт олуг кенәзнең ышанычын аклады. Хәтсез генә бәкләрне үз ягына аударды. Хөкүмәттә дә, диванда да аның кешеләре утыра. Карачылар, угланнар арасында да сүзе үтә. Иван шымчысының гамәлләреннән канәгать. Бүләк турында да онытмый. Алар инде тун ише генә түгел. Баш карачы вазифасы ул бүләкләрнең иң кыйммәтлесе. Бу вазифа аңа мал-мөлкәтен дә, дәрәҗә-абруен да олаулап-олаулап китерә.

* * *

Мөхәммәдәмин кымыз кертергә кушты. Әңгәмә тагын да җанланыбрак китте. Тик әлегә бәкләр, морзалар үзара сүз куерталар. Бәгъзеләре ат көтүләре белән мактана, бәгъзеләре ау хәлләрен сөйли. Яшь кәләшләр дә телгә кереп-кереп ала. Кыскасы, төп сүзгә керешкәнче була торган гадәти гайбәтләр.

Төп сүзне йә хан үзе башлый, йә аның фатихасы белән баш карачы тәкрарлый. Яңа хан үзен ничек тотар, әлегә билгесез. Әгәр авыз хәбәрләре раска килсә, ул баш карачыны өнәп җиткерми, имеш.

Кәлимәтнең башында кырыкмаса-кырык уй. Үз сүзенең сүз буласына ышанычы зур булса да, нигәдер күңеле тыныч түгел. Эче поша. Илчеләр белән киңәш-табыш итешер иде, алар чакырылмаган. Ни сәбәпледер дөньясы кирегә китәргә тора кебек.

Хан тамагын кырып куйды. Бу «игътибар, хәзер мине тыңлагыз!» дигәнне аңлата иде. Ләкин авызыннан сүз чыкмады, йомышчы морза гына нидер ишарә итте. Бүлмәгә төз гәүдәле, ыспай киемле бер чибәр углан килеп керде. Тын калдылар. Һәммәсе карашы белән угланны капшый, янәсе, нинди тутый кош бу?

 Таныш булыгыз, баш углан Уйгын бәк, дип, тантаналы төстә тәкъдим итте аны хан.

Уйгын хан каршысына килеп тезләнде.

 Күз карашларыннан күреп торам, монда җыелган мөхтәрәм җәмәгать синең белән бик кызыксына, углан, кыскача гына тәрҗемәи хәлеңне сөйләп уз, диде Мөхәммәдәмин.

 Мин Арча бәге Хуҗаш морзаның төпчек углы, диде Уйгын, атам хан галиҗәнапларына гаскәри хезмәткә җибәрде. Үзем белән бер чирү сугышчы алып килдем. Ханга турылыклы булырга ант эчәм. Аның өчен башымны салырга да әзер.

 Бәрәкалла, бәрәкалла, дип хуплады Әхмәт бәк баш угланның сүзләрен.

Кәлимәт аңа күзенең агы белән карап куйды. Чөнки, беренчедән, хан баш угланны алыштыру хакында ләм-мим әйтмәде. Бу аны баш карачы буларак танымау лабаса. Ә баш углан турыдан-туры баш карачыга буйсына. Икенчедән, ул Хуҗаш бәк углын баш углан итеп куюга теше-тырнагы белән каршы.

Мөхәммәдәмин баш карачының эчендә нинди ялкын дөрләгәнен белми һәм белергә дә теләми иде.

 Салым түләү, аны дәүләт мәнфәгатьләрендә файдалану мәсьәләсе мине бик тә борчый, дип, ул җыен табынына яңа җим сипте. Күп кенә дәүләтләрдә, әйтик, Литвада, салымны җан башыннан түлиләр. Бездә төп берәмлек итеп хуҗалык алынган. Эре җир биләүчеләр исемлектән бөтенләй төшеп калган.

 Эре җир биләүче бәкләр гаскәр тота, диде Сәрдар морза.

 Бу хакта да сүз булыр, диде Мөхәммәдәмин. Гаскәрнең хәле бик мөшкел, мин салымның яртысын хәрби мәнфәгатьләргә тотарга кирәк дип саныйм. Баш углан да бу фикерне хуп күрә. Сез дә уңай карарсыз дип ышанам.

 Белүемчә, Казан-йорт бер дәүләт белән дә орыш ачарга җыенмый. Хәзерге вазгыять шартларында андый хаҗәт гомумән юк, дип, ниһаять, Кәлимәт тә сүзгә кушыласы итте.

 Сүз яу чабу, орыш ачу турында бармый, диде Мөхәммәдәмин сабыр гына, сүз Барча Казан җиренең иминлеге, шул иминлекне тәэмин итү турында бара.

 Салым тәртибен үзгәртү ханлыкның эчке хәленә тискәре йогынты ясаячак, диде Кәлимәт. Ул, теләктәшләр эзләп, күзләре белән бүлмәне сөзеп алды. Ләкин аны хупларга атлыгып торучылар юк иде. Һәрхәлдә, хан белән бәхәскә керергә ашыкмадылар.

 Үзен үзе саклый алмаган дәүләтнең эчке халәте дә була алмый, диде хан, өздереп, Казан элекке бөеклеген кайтарырга бурычлы. Шулчакта гына эчке халәтебез дә мантып китәр.

Сәрдар бәк ялгышын төзәтергә ашыкты.

 Мин, диде ул, иреннәрен чуп-чуп китереп, хәрби мәнфәгатьләргә акча арттыруны ифрат та мәслихәт эш дип саныйм. Гаскәр бит бәкләрдә. Шулай булгач, әлеге үсеш үзебезгә файда лабаса. Хан галиҗәнапларын моның өчен күккә чөяргә кирәк, җәмәгать.

 Инде үземнең дәрәҗәле карарымны җиткерәм, тыңлагыз, диде Мөхәммәдәмин, сүзен төгәлләп, Арча, Мамадыш, тагын берничә даругада сынап карау нияте белән салымны җан башыннан түләүгә күчәбез. Җыелган салымның яртысын хәрби максатларда файдаланачакбыз.

 Афәрин! диде Әхмәт бәк.

 Гаскәр тулысы белән хан карамагына күчә, дип дәвам итте Мөхәммәдәмин, бәкләр угланнар сыйфатында баш угланга буйсына. Шул ук вакытта алар үз карамакларындагы гаскәрләрен тулысы белән үзләре асрый. Хан эчкеләре генә казна акчасы исәбенә тотыла. Амин. Инде аш-судан рәхим итегез.

* * *

Бөек княгиня Софья Палеологны Мөхәммәдәмин якыннан белә иде. Сөйләшеп утырганнары да булды. Укымышлы, акыллы, горур патшабикә иде ул. Аны бик чибәр дип тә булмый, әмма буй-сыны искиткеч күркәм иде. Кием-салымга бик таләпчән. Җәмәгать алдына бер күлмәктән ике мәртәбә чыкмады. Аз сүзле. Шуңа күрә ниндидер тылсым иясе булып күренә иде. Ул урыс княгиняларыннан аерылып торды. Нурсолтан ханбикә белән уртак тел табып, дустанә рәвештә бүләкләр алышып яшәделәр. Үз кадерен белеп кенә көн итте. Аңа бервакытта да үлем тимәс кебек иде. Тигән бит әнә. Кайгысыннан Иван Васильевич та бик бирешкән, имеш.

Үрбәт Мөхәммәдәминнең урыс патшабикәсен күккә чөюен килештереп бетермәде. Хәер, хатын-кыз үз затын мактап сөйләгәнне өнәп бетерми бит ул. Һәрберсе үзен генә бердәнбер дип саный. Гашыйк хатын-кыз аеруча көнчел була.

 Ай-һай, бер дә харап икән, чит тәтәләр турында авыз суын корытканчы, якындагысының күңелен күрер идең, диде Үрбәт.

 Ахирәт күлмәге кигән княгиняга мөнәсәбәтле бу үпкәләүләрең һич тә урынлы түгел, бикәм, диде Мөхәммәдәмин җитди генә.

 Мин шундый көнчел инде, нигә шулайдыр, үзем дә аңламыйм

 Мин сине генә яратам, бикәм

 Юк, Мөхәммәдәмин, ханны беренче нәүбәттә мәмләкәтенең хәле борчырга тиеш, дип бармак янады Үрбәт. Казан-йорт барыбызның да гомер бишеге.

 Бу сүзләрнең төбендә ниндидер яшерен мәгънә ята кебек, бикә, диде Мөхәммәдәмин, уйчанланып, бер башлагач, йомгагыңны сүтеп бетер инде, яшермә.

 Софьяның бакый дөньяга күчүе олуг кенәзне чарасыз иткәндер, мөгаен, диде Үрбәт киная белән, сизенәсеңме, ташларны санар вакыт килеп җитте бит, Мөхәммәдәмин.

Мөхәммәдәмин хатынының изүеннән умырып тотты да күзләренә чәнчеп бакты. Озак кына керфекләрен дә какмыйча карап торды. Усал, башбирмәс, дуамал караш иде бу.

 Син, чыннан да, Аллаһының бу көне килеп җитте дип саныйсыңмы? диде ул, ниһаять.

 Җитте, Мөхәммәдәмин!

Ирен озаткач, ханбикә, җиңел киемнәрен генә элеп, бакчага чыкты. Бакча искиткеч матур иде. Алмагачлар ап-ак чәчәктә. Тирә-якка хуш ис сибеп утыралар. Иснәп туймалы түгел. Ара-тирә, яфракларны селкеткәләп, шаян җил исеп куя. Шушы хозурлыкны сәламләгәндәй, эреле-ваклы кошлар сайраша. Бу аңа кабал сугу булып ишетелә.

Кабал сугу дигәннән, кичә генә Нугайдан мәктүп китерделәр. Алгай морзадан.

Алгай Үрбәтнең төпчек энесе. Аталары бер, аналары башка. Мөселманнарда кан пакьлеге атадан санала. Шуңа күрә туганлык та атадан килә. Ул Илһамга кияүгә чыкканда, энесе тумаган да иде әле. Инде үсеп, буй җиткергән, дәрәҗәле морза, булдыклы углан булып җитешкән. Кызык, аларның әле бер мәртәбә дә күрешеп сөйләшкәннәре юк. Атаена охшаса, киң бәдәнле, нык аяклы, базык гәүдәле булырга тиеш. Нугайлар туганда ук атка ябышып туалар. Гомерләре ат өстендә үтә. Елгырлар, өлгерләр. Казан татарлары башка. Гәүдәгә дә, төскә-биткә дә чибәррәк. Бер карауда гашыйк итәләр. Ә күзләре нигәдер борынгы мангыт ыруы кызларына төшә. Бәкләр, морзалар гына түгел, ханнар да нугай тәтәләрен ярәшә. Бер-бер хикмәте бар, күрәсең.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3