Ханның тәпәләве үтергеч булырга тиеш, диде ул, эчке бер киная белән Иван патшаның яраткан гыйбарәсен кабатлап. Әгәренки аның тәпәләүләре көчле күренеп тә, үтергеч булудан туктый икән, чарасызлыкның башлануы шушы була инде. Ә минем тәпәләүләрем үтергеч булыр!
Бу кинаяне һәрберсе үзенчә гөманлады. Кәлимәтләрнең койрыгына басар бу, дип сөенде Хуҗаш бәк. Турай исә аны урысларга карата һөҗүмне көчәйтүгә өндәү дип кабул итте.
Монахлар мариларны христиан диненә күчәргә өндиләр, чиркәү салдырыгыз, диләр. Беснең мөселман кардәшләребесне мәсхәрә итәләр, дип, урыслар бакчасына бер олау таш ыргытты.
Әңгәмә озынгарак сузылды. Сүз бозау имезә, башка тояк тигезә, җитәрдер, мөгаен, югыйсә үтергеч тукмаклар эләгүе дә бик ихтимал, дип уйлап куйды бәк һәм җиңелчә генә кулларын чәбәкләп алды. Бүлмәгә, ябырылып, яшь туташлар килеп керде. Кием-салымнары җиңел, үтә күренмәле, бөтен матурлыклары уч төбендәгедәй менә мин дип ярылып ята. Ашкынулы көй яңгырады. Кәнизәкләр боргаланып-сыргаланып биергә тотындылар.
Мәҗлес соңында Хуҗаш ханны улы белән таныштырды.
Казан-йортның олуг ханына хезмәт итү минем өчен зур дәрәҗә, диде Уйгын, ханның күзләренә туп-туры карап.
Йөзе-күзе, килеш-килбәте, бөтен торышы нур чәчеп тора иде угланның. Үзе дегет арбасыннан төшеп калган диярсең, чәче кара, каш-керфекләре кара, сакал-мыегы кара. Шул каратут йөздә асылташ сыман шомырттай ике кара күз елтырый. Энәдән-җептән киенгән. Ат бәйләрлеге бар бу егетнең, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин.
Хан байрагы астында җанымны фида кылырга да әзер, дип төгәлләде углан сүзен.
Җиһан исәннәр кулында, углан, яшәү хакында уйларга кирәк, диде Мөхәммәдәмин, башлы-күзле булырга ниятлисең дип ишеттем, Ходай хәерле тормыш насыйп итсен.
Уйгынның нурлы йөзе тагын да балкып китте.
Бусагаңа йөземне сөрәм, и мөхтәрәм Мөхәммәдәмин хан, диде ул шундый ук тәвәккәллек белән, үтенечемне кире какма, зинһар, никахыма фатихаңны бир!
Сөбханалла, углан, дип, хан Уйгынның юлпычтай киң аркасыннан сыйпап алды. Ошатты ул Арчаның яшь бәген.
Кәләш, киенеп-ясанып, күрше бүлмәдә генә көтеп торган икән. Турай бәк аны, җитәкләп, хан каршысына китереп бастырды.
Минем кысым Тутыя сиңа баш ия, хан җәнаплары.
Мөхәммәдәмин кызны башыннан аягына кадәр күзәтеп чыкты. Ул аптырашта, чөнки сылукай ике тамчы су шикелле Серафимага охшаган иде. Тутыя да, аның элекке мәгъшукасы кебек, тау кылганыдай аксыл чәчле, аксыл кашлы, аксыл йөзле иде. Шундый ук чибәр, зифа. Ни хикмәт, бу чибәрлек ханны дулкынландырмады. Серафима узган заманда калган иде шул инде. Үрбәт аны Мөхәммәдәминнең күңеленнән тәмам кысып чыгарды.
Бик гүзәл кызың бар икән, бәк, котлыйм, диде ул Турайга. Ә кызга карап өстәде: Ышанам, Казан бикәләре арасында да үзеңнең лаеклы урыныңны табарсың.
Аннан соң ул, Уйгын белән Тутыяны янәшә бастырып, аларга ханның абруйлы фатихасын юллады:
Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, сезнең никахка үземнең дәрәҗәле фатихамны бирәм. Шуның белән Ходай каршында үз өстемә зур җаваплылык алам. Фатихамны гомерегез буе саф-пакь килеш саклагыз. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез. Уйгын бәк, син ирлек вазифаңны, Тутыя бикә, син хатынлык вазифаңны Коръән-Кәримдә тәгаенләнгәнчә намус белән үтәгез. Мәмләкәтебезгә лаеклы ул-кызлар үстерегез. Ошбу теләкләрне Аллаһы рәхмәте белән җиткерәм. Амин!
Яшьләр, тезләнеп, ханның чабуын үптеләр. Турай ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртергә дә онытты. Хуҗаш бәк тә бик дулкынланган иде, ханга әйтергә сүз таба алмыйча тотлыгып торды.
* * *
Арча Мөхәммәдәмингә ниндидер дуамал тәвәккәллек иңдерде. Ул аннан, читлектән чыгарылган җанвар шикелле, иркен сулыш тойгысына уралып кайтты.
Шул кызу белән ул икенче көнне үк Карачылар шурасын җыйды. Диван әһелләре дә чакырулы иде.
Ханның итәгенә ут капкан кешедәй үрсәләнүен Кәлимәт ошатмады. Хуҗаш бәк коткысына бирелгән, димәк ки, ә ул гомер бакый Мәскәүгә каршы булды. Җыенга Кляпик белән Телешевның чакырылмавы аның шиген тагын да көчәйтеп җибәрде. Бу ычкыну Иванга ошамаячак, билгеле, нигә карамадың, нигә юл куйдың, диячәк. Мөхәммәдәмин үзе дә башы-аягы белән олуг кенәз кешесе. Шуның өчен аны тәхеткә утырттылар да. Бәлки, энәдән дөя ясамаска кирәктер? Яңа хан бит, ихтимал, бераз гына кети-мети уйныйсы да киләдер? Шаяргалап алсын, әйдә, аннан ни зыян, мал да үз утарына кайта, адашып, әллә кая олага алмас, дилбегә барыбер Кәлимәт белән Иван кулында.
Кәлимәт суны болгата да, үзе су өстендә кала да белә иде. Сизгер, хәйләкәр, зирәк. Хакимлек хакына ул бернинди хилафлыклардан да йөз чөерми. Борыны сак, җилнең кай тарафтан искәнен шундук тоеп ала. Мәскәү кенәзе Иван Васильевич Казан ханлыгын вассал дәүләт итүгә, дәрәҗәлерәк урын өмет итеп, урыслар башкаласына элдертте Кәлимәт. Олуг кенәзнең аю ише ерткыч җанварларга мөкиббән икәнен күптән белә иде инде ул. Былтыр Себергә кешеләр җибәреп, кара аю баласы кайтарткан иде. Кулга ияләштерделәр, бер елда биниһая зур булып үсте. Ушлы да иде.
Кәлимәт Мәскәүдә сарай ишеген төгәл бер атна саклады. Иртүк килеп баса, ут алгач кына китә. Кабул итми генә бит Иван. Дьяк аша «көтсен» дип әйттерә үзе, ә һаман чакырмый. Кылыч борынлы, юка иренле дьякның кесәсенә алтын тәңкә дә шудырып карады, файдасы гына тимәде. Әйтерсең лә кизү тора, сарай йомышчылары кебек нәкъ эш башлануга килеп җитә дә ишек катындагы аулак кәнәфигә сеңә. Кешеләр патша катына керә-чыга, ду киләләр, тормыш кайный. Кәлимәт исә утыра-утыра йокымсырап та китә. Аннан соң, бер-бер ят тавыш чыгармадыммы икән дип куркынып, тирә-якка күз ата. Янына дьяк килеп басканда да, йокылы-уяулы хәлдә иде ул. «Олуг кенәз Иван Васильевич сине көтә» дигән сүзләрнең асылына төшенмичә берара аңгыраланып торды.
Ә нәрсә?.. Кайда? дип мыгырданды.
Олуг кенәз Иван Васильевич көтә, тиз бул! дип кычкырды дьяк, ә үзалдына: И поганый татарин, дип сүгенеп тә алды.
Патша янына кергәндә, Кәлимәт үз акылында иде инде.
Хөрмәтле галиҗәнап, атабыз олуг кенәз Иван Васильевич, дип, тәхет хуҗасының аягына егылды, Казан-йорттан сезләргә күп сәламнәр алып килдем. Без Сезләрне үзебезнең бердәнбер һәм алыштыргысыз хакимебез дип саныйбыз. Ходай озын гомер, патшалык куәте бирсен. Эчкерсез хөрмәтемнең билгесе итеп, Сезләргә бүләк алып килгән идем, кабул итеп алсагыз, бик шат булыр идем
Бүләгең кая? дип сорады Иван битараф кына.
Тышта, дип, орынган башын идәннән күтәрде Кәлимәт, Сезләр кайда кушса, шунда илтәбез.
Ни-нәрсә соң ул?
Аю, Иван Васильевич җәнаплары, Мишка
Мишка?!
Иван, гаҗәпләнеп, бәккә терәлеп катты.
Тор әле, поганец, тор. Татарлар, гадәттә, чапкын бүләк итә торганнар иде, син аю дисең. Мишка ха-ха-ха
Ул буыла-буыла көләргә тотынды. Аңа ияреп боярлар, дьяклар, җансакчылары шыркылдый башлады.
Өйрәтелгән аю, диде Кәлимәт, патша көлеп туйгач, берәүдә дә юк андый аю. Корымга буягандай чем кара.
Ниемә дип, алайса, утырасың соң, күтәр үкчәңне, бар, тиз бул, Михалычны алып кер.
Кәлимәт атна буе тыныч кына үзенең язмышын көтеп утырган алпамша тәпине, җитәкләп диярдәй, патша янына алып керде. Аюны баһадир гәүдәле дүрт кеше чылбырда тота. Кулларында озын саплы балта. Алай-болай тузынырга керешсә, хәзер маңгаена балта түтәсе төшәчәк.
Бүләк аю гайрәтен күрсәтергә ашыкмады. Киресенчә, үзен иркә мәче шикелле тотты, дәрәҗәле урынга килеп эләгүен сизенә иде булса кирәк. Дәрәҗәле урын бер үк вакытта иң куркыныч урын да әле ул. Шулай да яңа хуҗасын ошатты, ахры, сәлам биргәндәй, калын тавышын чыгарып үкереп алды.
У-у-у
Иван яшь бала сыман сөенде. Аюның бер алдына, биш артына төште, маңгаеннан сыйпады, сөйде, яратты. Ул яшьтән шушы ерткычны үз итте. Башкалар эт дип хыялланганда, ул атасыннан аю баласы бүләк итүен үтенде. Шуннан китте инде. Көч-куәтләре, җитезлекләре, килеш-килбәтләре белән ихтирамын яулады Михалычлар Мәскәү тәхетенә дәгъва кылучы малайның. Баш бирмәүчеләренең маңгаена үзе үк кистән белән тондыра иде. Бер сугуга ега иде. Үзе дә аюдай гайрәтле иде Иван.