Җанашым, хатыныңны назлар идең, ичмасам, бетмәс ул Мәскәү хәлләре, дип, үпкәләгәндәй, иренә елышты. Мин сине бик сагындым
* * *
Көн артыннан көн үтте, тормыш арбасы үз көенә тәгәрәвен белде. Мөхәммәдәмин шул арбаның төбенә җигелде. Ханның мәшәкатьләре бихисап бит аның, башы түбәтәйгә сыймаган чаклары да еш була. Ә бервакыт колагына «Арча даругасында6 баш күтәрергә җыеналар икән» дигән хәбәр килеп иреште.
Арча гомер бакыйга ханлыкның сызлавыгы иде. Кәҗәләре һаман сөзешергә генә тора. Мөхәммәдәминнең үз язмышында да кылычын болгап алды Арча. Гаделлекне табарга булышты, дияргә дә ярыйдыр әле, бәлки.
1496 елның май аенда Мәскәүнең олуг кенәзе Иван III кә Мөхәммәдәмин өстенә Шәйбан ыруыннан булган Мамык исемле Себер шаһзадәсенең яу чабуы мәгълүм булды. Иван өчен Казанга һөҗүм кылу Мәскәүгә һөҗүм кылу белән бер иде. Ник дисәң, Мөхәммәдәмин хан аның кешесе.
Казанның Кәлимәт, Урак, Садыр, Агыш кебек дәрәҗәле кешеләре дә Мамык хан тарафын куәтләмәктә, имеш. Болары да олуг кенәзнең таянычы иде. Күрәсең, Мөхәммәдәмин белән аралары бозылышкан.
Озын-озак уйлап тормастан, ул ярдәмгә гаскәр тәгаенләде. Мамык чигенергә мәҗбүр булды.
Мөхәммәдәминнең эченә җан керде. Хәтта кирәге юк, дип ярдәмгә килгән урыс гаскәрен кайтарып ук җибәрде.
Мамык исә хәйләкәррәк булып чыкты, гаскәрен янә Казан тарафына борды. Аңа нугайлар кушылды. Әлеге бәкләр дә Мамык ханга тугрылыкларын белдерделәр. Мөхәммәдәмин, электән казанлыларны шактый рәнҗетүе сәбәпле, халыкта яклау тапмады. Бердәнбер юлы качып китү иде, шулай эшләде дә.
Шөкер, Иван хәлен аңлады, элеккеге җирләренә, Каширага башлык итеп билгеләде.
Мамык хан, һич уйламаганда, үзенә Казанны яулап алырга булышлык иткән шул ук Кәлимәт бәкләрне, тотып, зинданга яптырды. Аннан китереп, сәүдәгәрләрнең малына кул салды. Шул рәвешле, катгый тәртип урнаштырырга омтылды.
Арча гына баш ияргә теләмәде. Яңа хан аны яу чабып тезләндерергә ниятләде. Ә орыш арчалылар файдасына төгәлләнде.
Мамык, Казанга кайтып, калага керергә маташып караса да керә алмады. «Бәкләребезне зинданга яптырдың, сатучыларыбызны таладың» дип, якын да китермәделәр.
Шул рәвешле, теләпме, теләмичәме, Мөхәммәдәминнең үчен арчалылар кайтарды. Дөрес, Иван тәхеткә аны түгел, туганы Габделлатыйфны утыртты. Тик барыбер Арча аның күңеленә яхшылык белән кереп калды.
Бу бунтарь һәм дәгъвалы кала янә үзе хакында белгертте.
Гаскәр җибәрергә, канга батырырга! дип хәл итте илче Кляпик. Башкаларга сабак булыр.
Телешев борынын җыерды.
Тәкъдимегез монголларныкыча тупас, кенәз. Нәзбереклек таләп ителә әлеге шартларда, диде ул, ярым шаяру, ярым мыскыллау рәвешендә.
Үзегез нәрсә тәкъдим итәсез соң?
Арча даругасы Хуҗаш бәкне, чакыртып, бик шәпләп борычларга кирәк. Нишләргә икәнен ул үзе белер. Нигә дип әле без ул эшлисе эшне эшләргә тиеш?
Телешев, кәнәфигә җәелеп утырып, кәсәсенә шәраб агызды.
Бәлки, бәлки, дип икеләнгәндәй кыланды илче.
Мөхәммәдәминнең бу тамашадан чигә тамырлары бүртеп чыкты. Күр, тын алырга да бирмиләр.
Очлы күз Телешев Мөхәммәдәминнең эчендә буран купканын бик тиз сизеп алды.
Хан галиҗәнаплары, бу эшне без баш карачыга гына тапшырыйк. Кәлимәтнең турыдан-туры вазифасы лабаса даругаларда тәртип урнаштыру, дип, сүзнең юнәлешен үзгәртеп җибәрде.
Әйе, әйе, диде Кляпик. Хан һәр ярыкка чөй була алмый.
«Сез ул монда чөй булып утырасыз» дип, тешләрен кысты Мөхәммәдәмин.
Мәскәүлеләр чыгып киткәч тә, ул Арча хәлләре турында уйланып утырды. Борчый иде бу мәсьәлә аны. Бу хакта Үрбәт белән дә киңәште.
Бичәсе аны дикъкать белән тыңлады.
Арчага синең үзеңә барырга кирәктер, Мөхәммәдәмин,диде. Бүрек ташлап кына бүредән котылып булмас, күзгә-күз очрашып аңлашуга ни җитә?
Бу фикер Мөхәммәдәмингә дә ошады. Тагын ике көннән ул Арчада иде инде. Хуҗаш бәк аны бик зурлап каршы алды. Янында мари бәге Турай да бар иде.
Борынгы Арча җирендә Барча Казан җиренең синең шикелле мәртәбәле вә олуг ханын сәламләү бәхетенә ирешүебез белән без чиксез куанычлы хисләр кичерәбез, диде Хуҗаш бәк, билен бөгеп. Арча ягы һәрвакыт ханлыкның терәге булды. Киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ. Вәләкин кем дә кем кылычын кынысыннан чыгара икән, үзенә үпкәләсен. Соңгы сүзләрен олпат бәк шундый катгый итеп әйтте ки, сөңгеләр чәкелдәшкәндәй булды. Мамык хан әнә Арча сабагыннан соң әле булса игә килә алмый, ди.
Мөхәммәдәминнең, билгеле, үзен хан тәхетен ташлап качарга мәҗбүр иткән Себер шаһзадәсе турында ишетәсе килеп тормый иде. Сизелер-сизелмәс кенә иреннәре кысылып куйды. Бәк моны бик яхшы белә. Шулай да төрттереп кую зыян итмәс дип санады, ахры.
Чират Турайга җитте.
Бес тә үсебессне Касан йорты адәмнәре тип саныйбыс, хан, ярдәмгә өмет итәбес, диде ул куе җирән сакалы аша ургылып чыккан көр тавышы белән. Мари урман кешесе, сугыш-орышка маһир түгел. Ә менә агач эшендә бесгә тиңнәр юк. Урман нигъмәтләребес тә җитәрлек.
Турай кулын болгап алды. Шунда ук озын итәкле чикмәннәренең алгы чабуын билбауга кыстырган, бәкләре шикелле үк җирән чәчле көчле егетләр өч зур мичкәне тәгәрәтеп тә китерделәр.
Балыбыстан авыс итегес, диде Турай, сүс бирәм, сарайны балдан өсмәбес.
Янә бер тамаша, диде Хуҗаш бәк.
Сызгырып җибәргән иде, җир астыннан гына калкып чыккандай, бер чирү җайдак пәйда булды. Атларын биетеп кенә бастырып киләләр. Иң алда ак атка атланган углан. Ияр өстендә төзгә катып утыра, әйтерсең лә анадан аты белән туган.
Угланны кем дип белик? дип сорады хан.
Бәкнең авызы ерылды, бу сорау аны чын-чынлап бәхетле итте.
Минем үз улым ул, хан, Уйгын атлы, диде. Аннан соң олы бер канәгатьләнү белән ниятен белдерде: Углан Уйгын җитәкчелегендәге бу чирүне сиңа бүләк итәм, кабул итеп ал.
Чынлапмы?
Вәгъдә иман, хан, арчалыларның сүзе бер булыр!
Очрашу менә шулай күтәренке рухта башланып китте. «Нахак хәбәр таратканнар икән Арча кешеләре турында, ару суны гына куертканнар икән» дигән нәтиҗә чыгарды Мөхәммәдәмин. Тик бу ашыгыч нәтиҗә иде. Әңгәмә моны бик ачык күрсәтте.
Казан йортыбыз кайчан урыс кубызына биюдән туктар икән, хан? дип капланды аңа Хуҗаш бәк, табынга утыргач.
Без дустанә ике дәүләт, бәк
Казан үзенчә яшәргә, үзе теләгән ханны тәхеткә утыртырга, үзенең мөстәкыйль эчке һәм тышкы сәясәтен алып барырга тиеш, диде йорт хуҗасы, канәгатьсезрәк рәвештә. Син бөек ыру варисы. Бурычың ыруыңа лаек дәүләт кору. Олуг Мөхәммәд, Ибраһим ханнарның рухы рәнҗеп ятмасын. Кулыңа ныклап ал хакимият дилбегәсен. Оят бит, Казан урыс белән тулган, атларга ирек юк. Белеп-сизеп торабыз ич, сиңа урыс илчеләре, урыс дьяклары аяк атларга да бирмиләр, үзләренекен тукыйлар. Тукыйлар гынамы, үзләренчә эшләтәләр дә. Себереп түгәргә кирәк аларны. Татар үз өендә үзе хуҗа булсын!
Хуҗаш бәк кипшенгән иреннәрен кәсә читенә тигезеп алды, әмма эчмәде, кире өстәлгә куйды. Мөхәммәдәмин дә шәрабка кагылмады.
Кызык, бәк Үрбәт бикә сүзләрен сөйли ич, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин. Ләкин ул Хуҗашның дәгъваларына карата турыдан-туры ярып бер сүз дә әйтмәде. Әмма шуны ачыклады: арчалылар ханлыкның бүгенге хәленнән риза түгелләр.
Кәлимәт куштанның бүресе улый Казан-йортта, дип, ташка баскандай сүзен өздереп дәвам итте бәк, мин белгәндә генә, өч ханның башын ашады ул. Карачылар белән дә шул хаин идарә итә, диваны да аның кубызына бии. Иван патша, билгеле инде, бик риза-бәхилдер ялмавызының гамәлләреннән. Йөрәк сыкрый.
Хуҗаш, һичшиксез, хаклы. Ханлык Мәскәү сүзе белән яши. Кәлимәт тә баштанаяк олуг кенәз кешесе. Бу вазгыять Мөхәммәдәминнең үзенә дә ошамый. Тик ни хәл итмәк кирәк, ике арадагы Килешү шуны таләп итә бит. Килешүгә тугрылык хакында ул Иванга кат-кат ант итте. Шуның белән бергә, Хуҗаш бәк кебекләрне дә узындырырга ярамый.