Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 14.

Шрифт
Фон

Король ризалыгын белдерде.

Патша буларак, Иванның абруе сыналыр чак җитте: кәсә мөлдерәмә килеш калырмы, түгелеп китәрме тиздән шул ачыкланырга тиеш.

Новгородтан кайтып төшкән илче: «Хәзер аларга сүз үтми, фәкать кылыч кына бастырырга мөмкин», дип тәкрарлады. Боярлар, воеводалар ни уйда икән? Шуны ачыклау өчен, Иван Дәүләт Думасын җыйды.

 Нишлибез? дип мөрәҗәгать итте ул Думага.

Җавап та кыска вә аңлаешлы иде. Дума исеменнән аны көрәк сакаллы иң өлкән бояр Кирилл Мефодьевич җиткерде.

 Государь! Кулыңа корал ал! диде.

 Сугыш? дип залга текәлде Иван.

 Сугыш! дип җавап бирде зал бертавыштан.

Сугыш озакка сузылмады, Мәскәүнең әзерлеге югары иде. Новгородлылар ягыннан унике мең кеше орыш кырында ятып калды, унҗиде меңе әсирлеккә эләкте. Шулай да Бөек Новгород мөстәкыйльлеген саклап кала алды. Ник дисәң, аның артында биниһая зур славян дәүләтенең башлыгы король Казимир бармак янап тора. Ә Казимирның биле каты, Мәскәүнеке ише генә түгел. «Мәскәүне санласагыз, олуг кенәзне хөрмәт итсәгез, салымнарны вакытында түләсәгез, хәзергә мин сезне тынычлыкта калдырам», диде Иван күршеләренә.

Иванның абруй кәсәсе түгелмәде. Кырык елдан артык мөлдерәмә булып торды.

* * *

Хан күтәрмәк йоласы белән бәйләнешле тантаналар шактый озак дәвам итте. Үрбәтнең шушындый да мул, шушындый да купшы, шушындый да зиннәтле тамашаны беренче күрүе иде. Булса да булыр икән байлык, үлчәп-санап кына бетерермен димә. Илһамны болай олыламаганнар иде. Һәрхәлдә, ул вакыттагы мәҗлес-тантана сәхифәләре күңелендә сакланмаган. Бәлкем, Илһам үзе теләмәгәндер? Ә Мөхәммәдәмин бөтенләй башка чут. Үзен күрсәтә белә, кешеләр белән аралашудан тәм таба белә. Туганда ук хан булып туган. Аның белән аралашу үзе бер рәхәт.

Шул ук вакытта Үрбәт әлеге күптин-күп мәҗлесләрнең тизрәк төгәлләнүен дә тели иде. Көнләшә ул бу мәҗлесләрдән. Чөнки Мөхәммәдәмин алардан арына алмый.

Бүген, ниһаять, бәхете елмаячак, Мөхәммәдәмин үзе дә сагынган икән, көт, киләм, диде. Көне буе үзен тәртипкә китерде Үрбәт. Түшәкчесенә дә, юындыручысына да тынгы бирмәде. Беренчесен, урын-җирне йомшак җәймәгәнсең, дип битәрләде, икенчесен, суың каты, ислемайларың искергән, дип дәгъвалады. Аш-су тутасына да эләкте. Тутырган тавыгын табынга бөтенләй куйдырмады, артык кызарган, ә ул алтынсу төстә булырга тиеш, имеш. Патраш үләненнән ясалган онны да ошатмады, шулпаны болганчыкландыра бу дип, читкә этеп куйды.

Ә күлмәк сайлау үзе бер тамаша иде. Алдында бер тау күлмәк, кайсын сайларга белмичә иза чикте. Күлмәкче тәкъдим иткәннәр аңа ошамый, ул якын иткәннәрне күлмәкче кабул итми. Әйткәләшеп беттеләр. Ахыры күлмәкчене бүлмәсеннән куып чыгарды да кытай ефәгеннән тегелгән ак күлмәген кияргә булды. Ак төс аның гәүдәсен тагын да нәфисрәк күрсәтә иде. Аккошка охшап китә.

Иң соңыннан кабалын көйләде. Моны берәүгә дә ышанып тапшырмый ул. Хәер, Казан җирендә кабал сукмыйлар, монда гөслә, кубыз ише уен кораллары таралган. Кабалы һәрвакыт үз янында. Тоткынлыкта да кулыннан төшермәде. Нугай илендә чакта кызлар белән, ярыша-ярыша, кабал сугалар иде. Көйләрне һәр бормасына туры китереп, ул гына уйный белә иде. Берәү дә аңа җитә алмады. Үзенә үзе кушылып җырлый да. Тавышы моңлы Үрбәтнең, мамыктай йомшак нәфис тавыш.

Мөхәммәдәмин Үрбәт катында дөньясын онытып, тугарылып ял итә. Гыйшкы да көннән-көн арта гына барган кебек. Хатынының йөзе-бите дә, буй-сыны да, тавышы да, үз-үзен тотышы да бик якын иде аңа.

Зөфаф кичендә Үрбәт иренә кулъяулык бүләк итте. Үзе чикте, сурәтләрен дә, бизәкләрен дә үзе сайлады. Аларның һәрберсенә тирән мәгънә багышлады. Мәхәббәте соңарып килсә дә, әнә шулай уты-ялкыны, ашкынулы хисләр белән килде. Һич көтмәгәндә, алдына бәхет кошы сайрап кунды ич.

 Төсем итеп сакла, бу кулъяулыкка минем бөтен хисләрем салынган, диде Үрбәт. Сурәтләренә игътибар ит, менә бу ике һомай кошы синең белән мин. Бер-берсенә турылыклы изге оҗмах кошлары. Ходай безне дә нәкъ шулар сыман яраткан, беребезне беребезгә насыйп иткән.

 Миңа әле берәүнең дә кулъяулык бүләк иткәне юк иде, диде Мөхәммәдәмин. Рәхмәт. Мин аны һәрвакыт үзем белән йөртермен.

Мөхәммәдәмин бүләкне бик кадерләп эчке кесәсенә салып куйды. Ә үзе Үрбәткә затлы асылташлар белән бизәлгән көмеш беләзек бүләк итте. Хатыны аны бик яратты, йоклаганда да салмый.

Мөхәммәдәмин килеп керүгә, Үрбәт хезмәтчеләрен чыгарып җибәрде. Ул ирен үзе сыйларга ярата, үз куллары белән. Тик бүген эчке бер тоем белән иренең күңелендә борчуга охшаш ят нәрсә барын абайлап алды. Беренче карашка һичнинди үзгәреш тә юк сыман. Мөхәммәдәмин элеккечә үк ихлас та, шат та, аз-аз гына вәкарьле дә, тәкәббер дә иде.

Үрбәт, нинди борчуың бар дип, иренең өстеннән тормады. Кирәк тапса, үзе әйтер әле, дип уйлады. Дөрестән дә, бер-ике чәркә шәраб эчкәч, Мөхәммәдәминнең күңел төене дә чишелеп китте.

 Гафу ит, аппагым, мине бүген чыгырдан чыгардылар, диде.

 Мәшәкатьләреңне онытып тор, җанашым, ял ит, күңел ач, диде Үрбәт, ирен назлый-назлый. Телисеңме, кабал сугып алам, җыру җырлыйм.

Ул, кабалын кулына алып, нәфис бармакларын биетеп алды. Бүлмә эче колакка ятышлы аһәң белән тулды. Аңа җыр өстәлде.

Бу ашкынулы гыйшык җырын тыныч кына тыңлап булмый иде. Ул бөтереп ала да әле күкләргә ашыра, әле ярсу диңгез дулкыннарында тибрәтә, әле эссе кояш нурларыдай өтә башлый. Җырда Үрбәтнең үз хисләре, шуңа күрә ихлас вә табигый яңгырый, тыңлаучыны да битараф калдырмый.

Мөхәммәдәмин хатынының алдына килеп тезләнде. Үрбәтнең кулыннан кабалы төшеп китте.

 Җанашым, акылыңа кил, хан тез чүкми, дип, ирнең аякларына егылды.

 Мин сине бик яратам, бикә, диде Мөхәммәдәмин.

 Ә минем яратуымның чиге юк

Яратышып-сөешеп янә табынга утыргач, Мөхәммәдәмин өзелгән сүзен ялгап җибәрәсе итте. Күрәсең, йөрәгенә тигән иде.

 Гаскәреңнең яртысын тарат, дип бәйләнә Кляпик, диде ул. Бу юлы Мәскәүдән бик үзгәреп килде, ни сөйләгәнен үзе белми.

Үрбәт каш астыннан гына иренә карап куйды. Урысларга кагылышлы сүзләре күп иде аның. Иң нык борчыганы Мәскәү кешеләренең Казан-йортка баш булып йөрүләре. Сарайда да алар бихисап. Юньлегә түгел ич бу. Тыкшыналар, күрәсең. Ниндидер килмешәк хан булып ханга күрсәтмә бирсен инде.

 Ул Кляпик белән Теләшне Мәскәүләренә куып җибәрергә кирәк, диде Үрбәт, иренең сүзен куәтләп. Гаскәреңне тарат, имеш. Бәлкем, ханлыкны да таратыргадыр? Үзе тагын иренә карап алды, җимне йоттымы, янәсе, йөзен чытмадымы? Тыгылма, бу синең эшең түгел, дип орышып ташламасмы?

 Аларны җибәреп булмый, илчеләр бит, диде Мөхәммәдәмин сүрән генә, гаскәр мәсьәләсендә мин синең белән тулысынча килешәм.

 Казан-йортны элекке хәленә кайтармый торып, бу бәлаләрдән арынып булмас, Мөхәммәдәмин, диде Үрбәт. Синең ханлыгың вакытында аны урыс үз пәрәвезенә чорнаган, син үк ул пәрәвезне өзгәләргә бурычлысың. Югыйсә үз халкың алдында каһәрле булуың ихтимал.

Үрбәт сүзләрнең юри кискенрәкләрен сайлады. Чын дөреслекне белеп тору ханның үзенә дә, халкына да файда гына, дип уйлады.

Мөхәммәдәмин, ни гаҗәп, сырт йоннарын кабартмады.

Үрбәт янә үсенеп китте.

 Йә, нигә авызыңа су каптың? дип, көлә-көлә, иренә тустыган тоттырды.

Мөхәммәдәмин аны тиз генә бушатып куйды да әйтте:

 Син тәкрарлаганны эшләү өчен, бикә, Рәсәй белән төзелгән Килешүне гамәлдән чыгарырга кирәк. Ә минем Иван Васильевич каршында антын орган аты аласым килми, диде.

 Мөхәммәдәмин, мин сине кыю, тәвәккәл, булдыклы, зирәк хан дип беләм, диде хатын, һәм ышанам, Казан-йортның элекке данын кайтарачаксың әле син. Кайтарачаксың!

Үрбәт әлеге әңгәмәдән бик канәгать калды. Чөнки Мөхәммәдәмин аның сүзләрен җитдигә санап кабул итте. Җае туры килүгә, фикерләшүне дәвам итәргә дә була лабаса. Әле бу башы гына.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3